Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

АТКАЗАНГАН БУЛЫП ТОРМАГАН...

Гүзәл кыз Альбина опера җырчысы булу турында хыялланмаган. Ташкентта дөньяга килгән сылу (17.10.1979) биш яшьтә музыка мәктәбенең фортепиано классына кабул ителгән. Баянда уйнаучы әтисе Әнвәр белән бәйрәмнәрдә исә сәхнәгә күтәрелеп, әнисе Рауза өйрәткән татар җырларын да башкарган. Әби-бабалары ачлык елларында икмәкле Үзбәкстанга Татарстандагы Чүпрәле районының Чынлы авылыннан, Башкорт­стандагы Туймазы районының...

Гүзәл кыз Альбина опера җырчысы булу турында хыялланмаган. Ташкентта дөньяга килгән сылу (17.10.1979) биш яшьтә музыка мәктәбенең фортепиано классына кабул ителгән. Баянда уйнаучы әтисе Әнвәр белән бәйрәмнәрдә исә сәхнәгә күтәрелеп, әнисе Рауза өйрәткән татар җырларын да башкарган. Әби-бабалары ачлык елларында икмәкле Үзбәкстанга Татарстандагы Чүпрәле районының Чынлы авылыннан, Башкорт­стандагы Туймазы районының Солтанморат авылыннан, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән алып килгән халык көйләрен тугандаш үзбәкләргә тыңлаткан. Ә Казаннан артистлар килгәч, Шаһиморатовлар фатиры концерт залына охшап калган. Хисчән әти-әни һәм бала җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Гөлзадә Сафиуллинага... кушылып моңланган.
Урта Азиядә ыгы-зыгы кубып, төп милләт халкы үзенә өстенлек дауларга керешкәч, юрист Әнвәр гаиләсен Казанга күчергән. Альбина И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы ишеген ачып кергән. Директор Резедә Сабитовская, пианиночыларның күплеген искәртеп, аңа дирижерлык - хор бүлегендә укырга киңәш иткән. Тырыш кыз бер үк вакытта "Татар җыры" конкурсында катнашырга да уйлаган. Әтисе белән халык көйләрен өйрәнгән. Телефон аша аның берсен опера театры җырчысы Хәйдәр Бигичевка да тыңлатып караган.
- Кызың кайда укый соң? - дип кызыксынган артист.
- Дирижерлык - хор бүлегендә, - дигән арбитраж суды хөкемдары.
- Аңа вокал дәресләре кирәк бит.
Заманында музыка училищесын тәмамлаган баянчы, унбиш­ләп җыр авторы шуннан соң кабат директор янына килгән. Нәтиҗәдә Альбина вокал бүлегендә дә укырга керешкән. Сәләтле кызга консерватория профессоры - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина белем биргән. Тырыш А.Шаһиморатова уку йортыннан ике диплом алып чыккан.
Аннары юллар Н.Җиһанов исемендәге консерваториягә ялганган. Мондагы уку-өйрәнү дә элеккечә ике юнәлештә барган. Профессор Алевтина Булдакова - дирижерлык-хор, Зилә Сөнгатуллина вокал серләрен өйрәткән. Үсешкә омтылган кыз концертларга да йөргән, җырлар тыңлап гыйбрәтләнгән. 2000 елда Казанда узган Бөтенроссия М.Глинка исемендәге вокалчылар конкурсы Альбинага аеруча тәэсир иткән. Ул, башкаручыларның осталыгына сокланып, шул биеклеккә күтәрелергә теләп: "Укуны Мәскәү консерваториясендә дәвам итәсе иде", - дигән карарга килгән. Казан консерваториясе җитәкчелеге дә студентның үсешкә омтылышын хуплаган. Әмма 2001 елда Россия башкаласы Татарстаннан килүчене колач җәеп каршыламаган. Иҗади имтихан тапшыргач та, астыртын каршылык юлга аркылы төшкән.
Сентябрьдә түләүле бүлек ачылып, әти-әнисе банктан ссуда алып бер уку елы өчен 104 мең доллар акча күчергәч тә, дүртенче курста уку насыйп булмаган. Өстәмә табыш алырга теләптерме, җитәкчелек Альбинаны икенче ел рәттән өченче курста калдырган. Биш еллык уку вакыты алты елга сузылган. Галина Писаренконың вокал дәресләре 2004 елга кадәр дәвам иткән.
Мәскәү консерваториясендә "кирәгеннән артык" укуның шифасы да тигән, билгеле. Альбина, опера җырларын җентекләп өйрәнеп, К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда үзенә эш урыны тапкан. Дж.Вердиның "Травиата" операсында Виолетта партиясен башкарган. Коллектив белән чит илләргә гастрольләргә чыккан. Тәҗрибә җыярга килеп, Испаниядә халыкара бәйгедә (2004) өченче урынны алган. Чиләбедә, Ирина Ар­хипова җитәкчелегендә узган М.Глинка исемендәге вокал­чы­лар конкурсында беренче бас­кычка күтәрелгән. Дөнья унлыгында йөрүче скрипкачы, дирижер, СССР халык артисты Владимир Спиваков белән Зур театрда (2006) концертын куйган.
Музыкаль театр җырчылары белән Америкада чыгыш ясаганда, моңарчы киң даирә белмәгән татар кызы Хьюстон Гранд операсы театры җитәкчеләренең игътибарына юлыккан. Сәләте күзгә бәрелеп колоратур сопрано тавышы тамашачы күңелен яулагач, Альбина Техас штатындагы студиягә (2006) укырга чакырылган.
Зур сикереш ясарга тәвәккәллеге җитсә дә, яшь опера җырчысы инглиз телен начар белгән әле. Шуңа күрә Санкт-Петербургтан күченеп килгән инженер-физик, театр белән егерме еллап элемтәдә торган опера һәм классик музыка белгече Марк Зальцберг тәрҗемәче итеп чакырылган. Мөһаҗир остазлар белән өйрәнүче арасында арадашчы вазифасын башкарган. Тора-бара татар җырчысының үсеш юлын күрсәтүче, уңышларын дөньяга җиткерүче тәнкыйтьчегә дә әйләнгән.
Өендә меңәрләгән концертның видеоязмасын саклаучы М.Зальц­берг белдергәнчә, концертмейстер Питер Пастор башта Россиядән килүче билгесез шәкерт иҗатына шикләнебрәк караган. Римский-Корсаковның "Патша Солтан турында әкият" операсыннан Патшабикә - аккош ариясе уңышлы башкарылгач кына, аның шөбһәләнүе юкка чыккан. Моцартның "Тылсымлы флейта"сыннан иң кыен әсәр булып саналган Төн патшабикәсе ариясе яңгырагач, өйрәтүче яңа танышы турында: "Студиягә искитәрлек һәм сәләтле җырчы килгән, - дигән мактау сүзләрен әйткән. - Аның белән эшләү җиңел дә, рәхәт тә булыр".
Шуннан, унар сәгатькә сузылган күнегүләр вакытында, матур җырлау сәнгатен үзләштерү башланган. Башкаручы тавышы белән идарә итәргә, героеның холкын ачарга өйрәнгән. Моңа ирешү өчен, дөньяга танылган опера җырчысы Ева Пудель үзенең осталык дәресләрендә Альбинага иң авыр өзекләрне җырлаткан. Һәрбер төгәлсезлегенә "бәйләнеп", аңа күп вакытын багышлаган. Башкаларны болай "интектермәвенең" сәбәбен: "Студиягә килүчеләр арасыннан фәкать Шаһиморатова гына теләсә нинди таләбемне үти ала, - дип аңлаткан. - Аны зур киләчәк көтә!"
Дирижер Эдуардо Мюллер да, мактауларга кушылып: "Мин хәзер синнән булдыра алмаслык эш таләп итәм, - дигән. - Ә син булдырасың. Тиздән син барлык теләкләреңә ирешәчәксең!"
Чынлап та, бөекләрнең фаразлаулары чынга ашкан. Тырыш Альбина, оркестрдагы музыка кораллары белән ярышып, күп­ләрнең буе җитмәслек югары ноталарга үрелгән. Хьюстон Гранд опера театры репертуарындагы спектакльләрдә җырлый башлаган. Студиядән берүзе Нью-Йорк­ка - "Метрополитен-опера" театрына чакырылган. Озын юл узып, Мәскәүгә - опера җырчыларының П.Чайковский исемендәге XIII халыкара конкурсына (2007) да кайтып килгән. Көтмәгәндә, күпләрне шаккатырып, беренче урынны алган. Шул вакыт, базардагы сатулашуны хәтерләтеп, сәхнә артында: "Алтын медаль Россиянең башка җырчысына бирелергә тиеш иде, - дигән сүзләр ишетелгән. - Альбина, Америкадан кайтып, уртак уйны сүтеп ташлады. Өстенлеге күренеп торгач, Ирина Богачева җитәкчелегендәге жюри әгъзалары Шаһиморатованың җиңүен танымыйча булдыра алмады".
Колумбиядән опера импрессариосы Мэтью Эпстайн да әлеге вакыйганың шаһиты булган икән. Ул моның турында дирижер Альберто Мутига шаккатып сөйләгән. Билгесез җырчыны Моцартның туган җиренә - Австриядәге Зальцбург шәһәренә, 1920 елдан бирле үткәрелеп килгән фестивальгә (2008) чакырткан.
Төрле театрларда дөнья операсы репертуарының катлаулы партияләрен башкарган Альбина Шаһиморатова, милләтебезне горурланып искә төшергәч, чит ил матбугатында "Татар сандугачы" дип зурланган. Ә Америка, Европа буйлап озын юл үтеп, Казанга - атаклы җырчы булып әйләнеп кайткач, аңа Татарстан Республикасының халык артисты (2009) исеме бирелгән. Иҗаты Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (2011) белән дә бәяләнгән. Аңа Казан дәүләт консерваториясендә (2014) опера җырчыларын укыту эше дә ышанып тапшырылган.
Атказанган булып тормыйча, утыз яшьтә халык артисты исемен алган А.Шаһиморатова, дөньяның бер читеннән икенче кырыена барып җитеп, опера әсәрләрен язылган телдә - итальянча, инглизчә, французча, немецчә, русча, татарча башкара. Тик шунысы бар: өермәле иҗатының башлангыч чорында Альбина чит илдән килгән һәр чакыруга уңай мөнәсәбәтен сиздерсә, хәзер һәрбер җиргә чыгып йөгерми. Килешү төзүчеләр белән үзенең дәрәҗәсен белеп сөйләшә. Кәгазьгә имза куйганчы, кызыклы роль, оста дирижер, сәләтле музыкант, зәвыклы тамашачы турында сүз алып бара. Кызы Аделинадан аерыла алмаган чакларда, кайбер гастрольләргә ирен - психотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Русланны да алып чыга. Ә тәүлеккә берничә очыш ясап, сәфәрдән тиз генә әйләнеп кайту күзалланса, кайчакта бер яшьтә өч айлык сабыен әнисе Раузага, каенанасы Кадрия ханымга калдыра. Хәзер иҗат белән гаилә тормышы бергә үрелеп бара.
Менә Альбина Казан, Татарстан горурлыгы булган XXXIV Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленә дә кайтты. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында концертын уздырды. Арияләрне чит телләрдә башкару белән генә чикләнмичә, татар халык җырларын да яңгыратып, ул тагын бер кат үзен милләтебезнең сөекле кызы итеп күрсәтте.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев