Артистларның җыр остазы
Кариевләрне җырлый торган театр, диләр. Артистларны җырлатучы мөгаллим исә – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Зәйнуллина.
Чыннан да, анда һәр артист җырлый. Мондый дан таралуга, музыкаль мирасыбызны сәхнәгә күтәрергә омтылган, «Галиябану», «Башмагым» һ.б. спектакльләребезгә яңа сулыш өргән баш режиссер Ренат Әюпов сәбәпче, әлбәттә. Артистларны җырлатучы мөгаллим исә – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Зәйнуллина.
Җыр мөгаллимнәре бүтән театрларыбызда да бар. Әмма Лилия ханым – Кариев театры өчен чын мәгънәдә зур табыш, чөнки ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында хор-дирижер, консерваториябезнең ялгыз вокал бүлекләрен тәмамлаган җырчы гына түгел, күренекле музыкантыбыз Ренат Гыйләҗев җитәкләгән «Сорнай» ансамбле мәктәбен үткән шәхес тә. Ике йөзләп халык җырын, дистәләгән йола күренешләрен халкыбызга яңадан кайтарган «Сорнае»быз бит ул! Онытылган татар музыка уен коралларын табып-торгызып, яңадан ясап, аларда уйнарга өйрәнеп, осталык дәресләре, сәхнәдәге чыгышлары аша думбра, саз, ятаганнарны популярлаштыру буенча бәһасез эш алып барган газиз коллективыбыз! Җыйнак кына булса да, «Сорнай» җыр, бию, музыка башкару сәнгатьләрен берләштерә. Җырлап биер өчен артистларыннан киң сулыш, көчле тавыш сорала. «Сорнай» илебезнең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә генә түген, Германия, Финляндия, Болгария, Австрия, Франция, Бельгия, Италия һ.б. күп кенә илләрдә көй-моңнарыбызны тамашачыга ирештерде, бөтендөнья фольклор фестивальләрендә лауреат исеменә лаек булды, халыкара этномузыка симпозиумнарда катнашты. «Сорнай» белән бергә Л.Зәйнуллина да ярты дөньяны йөреп чыкты, борынгы музыка уен коралларында уйнарга өйрәнде, җырлап, биеп, зур мәктәп үтте.
Г.Кариев театрына ул, консерваториянең икенче курсында укыганда, педпрактикага гына килә. Ул вакытта әле театрның Кариев исеме дә, бинасы да юк, Островский урамындагы бер бинаның почмагында уйныйлар, шунда ук артистларның тулай торагы да урнаша. Әмма татар яшьләр театрының киләчәктә яулыйсы үрләре хакына язмыш «Сорнай» җырчысы Лилияне труппа белән бәйли. Бүген бары тик Кариев театрында гына шулкадәр җырлы спектакльләр бар, бары анда гына яше-«карты» яратып, тәмен белеп, татар халык җырларын башкара, Кариев артистлары гына икешәр-өчәр сәгать дәвам иткән җыр концертлары оештырырга сәләтле. Л.Зәйнуллинаның мөгаллим буларак осталыгын беренче спектакльләрдән үк югары бәялиләр. Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында «Кызлар-йолдызлар» спектакле белән Брест шәһәренә баргач, мәсәлән, артисткаларның унлап «акапелла» башкарылган җырын ишетеп, тамашачы, театр белгечләре махсус вокаль ансамбль җырлый дип алдана, соңыннан драма артистларының шулай оста җырлауларын аңлагач исә, шакката. Казанга әйләнеп кайткач, кызлар-йолдызлар Лилиябезгә зур уңыш белән узган иҗат сәфәрләре өчен рәхмәт белдереп, кул чаба. Татар авылларының җир йөзеннән юкка чыгуы, милли йолалар, тел онытылу турында әрнеп куелган «Микулай» спектаклендә артист кызларыбыз башкаруында керәшен җырларын тыңлагач та, «Бәрмәнчек» ансамбле җырчылары чыгыш ясый, дип алданучылар байтак булды. Декабрьдә генә «Һөнәр» яшь режиссура фестивале гөрләп үтте. Анда Болгарда ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан «Йосыф» спектакле дә күрсәтелгән иде. Гөнаһ шомлыгына, фестиваль грипп чире котырган вакытка туры килеп, труппаның бериш артистларына авырган килеш уйнарга туры килде. «Йосыф» спектаклендә исә күпләребез гомер ишетмәгән мөнәҗәтләр яңгырый. Әлеге дә баягы режиссер Ренат Әюпов аларны спектакль өчен махсус эзләп тапкан. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән театр тәнкыйтьчеләре һәр спектакльне энәсеннән җебенә кадәр тикшерә, бәя бирә. «Йосыф»ның бөтен уңай сыйфатларыннан аерып, артисткаларның җыр осталыгын югары бәяләүләре вокал мөгаллиме Л.Зәйнуллинаның зур эш нәтиҗәсен күрсәтә. Киеренке халәттә дә сынатмаска, ансамбльдә бер-берсен ишетергә, янәшәдәге артистның тын алуына кадәр тоярга өйрәткән икән, Лилия ханым чыннан да үз эшенең остасы дигән сүз.
Драма артистларын җырларга өйрәтү җиңел түгел. Бөтенесе Аллаһ биргән тавыш белән тумаган, консерватория дә тәмамламаган. Кемдер бала чактан җырларга курка, кемгәдер балалар бакчасында, мәктәптә җырлау сәләтенә кагылышлы авыр сүз әйткән булулары мөкин. Һәр яңа роль – үзе сынау. Шуның өстенә җырларга да кирәк булса... Актер артык дулкынланырга мөмкин. Салкын тия. Чамадан тыш хисчән артист халкына, күңеле пыяла савыт кебек чәлпәрәмә килсен өчен, бер сүз җитә. Китек күңел белән җырлап кара! «Ничек килеп керүләреннән, күз карашларыннан күңел халәтләрен аңларга өйрәндем. Кайвакыт йөзенә бер карау җитә, әһә, бу бүген җырлый алмаячак, дим. Әмма бернигә дә карамыйча спектакльне уйнарга, җырларга кирәк. Шуңа күрә мөгаллим генә түгел мин, психолог һөнәренә дә өйрәндем», – ди Лилия ханым.
«Лилиябез кояш кебек, үзенә тартып тора, аның белән аралашып, үзеңә көч аласың, – дип сөйләде күренекле артистыбыз җырлы рольләр остасы Фәнис Кәлимуллин. – Л.Зәйнуллинаның эше театрда гына бетми, ул тәүлегенә егерме дүрт сәгать безне кайгырта. Сакланырга, киенеп йөрергә, тавыш яраларына зыян китермәс өчен, тегене ашамаска, моны эчмәскә куша, көнбагыш чиртмәгез, ди, безгә җил дә тидерми. Лилиябез – сәхнәдә искиткеч артист та, тормышта милләтебезнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган, соклангыч зыялы шәхес тә». «Режиссерыбыз Ренат Әюпов безгә сәхнә сәнгатен ачса, җыр дөньясына Лилия Зәйнуллина алып керде, – дип сөйләде күренекле артистка Лилия Низамиева. – Без радиодан, телевизор экраннарыннан яңгыраган халык җырларын гына белсәк, «Сорнай» ансамблендә иҗат иткән артистка буларак Л.Зәйнуллина безгә гомер ишетмәгән халык җырларын өйрәтте, җыр мирасыбыз никадәр бай икән, дип көннән-көн ныграк гаҗәпләнәбез... Бөтен кеше дә җырлый белеп тумый. Лилия мине җыр сәләтемә ышанырга өйрәтте. Спектакль вакытында ул пәрдә артында торса, безгә тынычрак, җырлавы рәхәтрәк, ул көч өсти сыман».
Репертуарда профессиональ композиторларның җыр, музыкалары башкарылган спектакльләр дә байтак. Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов, Зөлфия Рәүпова, Эльмира Галимова, Миләүшә Хәйруллина һ.б. моң ияләренең әсәрләрен дә сәхнә өчен бердәй оста әзерли мөгаллим.
Ничек барысына да өлгерәдер, Л.Зәйнуллина «Дорога звезд» иҗат мәктәбендә балаларга вокал серләрен дә ирештерә. Анда укыган кызлар, малайлар байтак дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулады. Шуның өстенә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар балалары өчен оештырылган «Апуш» театр студиясендәге сабыйларны җырларга өйрәтә. Җырлы рольләрдә үзе дә сәхнәгә чыга. «Җиде кыз», «Айрыз батыр» спектакльләрендә иҗат иткән образлары әле һаман да күзалдыннан китми...
Миләүшә Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев