Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Алмаз Хәмзин: Язучылар балаларга кызыклы булмаган әсәрен сөйләп, татар теленә нәфрәт уята

«Мәктәпләрдә «хисап» өчен генә чыгыш ясауларны туктатырга кирәк», - диде артист.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, артист Алмаз Хәмзин сүзләренчә, язучылар, шагыйрьләр мәктәпләрдә балалар белән очрашуларда кызык булмаган әсәрләрен сөйләп, татар теленә нәфрәт уята башлый.

«Язучылар, шагыйрьләр балаларга бик үк ошап бетмәгән шигырьләр сөйли, иҗаты белән таныштыра, кайберсе повестен сөйли башлый. Нәрсәгә кирәк ул аларга? Алар аны укымаган, белми. Акрынлап, татар теленә нәфрәт уята башлыйлар», - диде ул Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстан язучылары катнашындагы түгәрәк өстәлдә.

Аның әйтүенчә, балаларны шәхси үрнәк белән тәрбияләргә кирәк. «Мәктәпләрдә «хисап» өчен генә чыгыш ясауларны туктатырга кирәк. Бу турыда беркайчан да әйтелми. Без җыелышларда докладлар белән бик матур гына чыгыш ясыйбыз, ләкин аны ничек итеп максатка ирештерү турында бервакытта да сөйләшмибез», - диде ул.

Алмаз Хәмзин тел мәсьәләсен күптәннән күтәрергә кирәк иде дип саный. «Мин бу эш белән күптәннән шөгыльләнәм: пандемиягә кадәр ун ел эчендә 1200 мәктәптә булдым, балаларга шигырь язу, шигырь сөйләү буенча мастер-класслар бирәм. Җырлар җырлыйм, юмор сөйлим. «Идел ярларына нурлар сибеп» дип җырлап җибәргәч, укучыларның сиңа карашы үзгәрә», - диде артист.

«Пандемиядән соң ике ел үтте. Чакырулар була башлагач, апрельдә бер район мәктәбенә бардым. Габдулла Тукайның кайсы айда туганын, әнисе һәм әтисенең исемен, туган елын сорадым. Җавап бирә алмадылар. Берсе әнисенең исемен Хәмдүнә дип әйтте. Авырга киткәч, баянны алдым да, «Туган тел»не уйнап җибәрдем. Калган куплетларында кушылырлар дип, кычкырып җырлый башладым. Үзем җырлаудан туктадым – беркем дә җырлый белми икән», - ди ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев