Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Әлфия Миңнуллина: Үзгәртеп кору елларыннан соң татар матбугаты бик күп укучысын югалтты

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист Әлфия Миңнуллина үзгәртеп кору елларыннан соң татар матбугатына зур зыян салынды дип саный.

«Үзгәртеп кору елларыннан соң Урта Азия территориясендәге республикалар бәйсез дәүләтләргә әйләнгәч, аларда яшәүче татарлар милли матбугаттан мәхрүм калды. Элек алар татар матбугатын Казаннан яздырта иде. 1990нчы еллар башында бу мөмкинлек чикләнде, чөнки почта бәяләре кыйммәт, әлеге мәсьәләдә бернинди сөйләшү-килешү юк. Шул чорда татар матбугатына зур зыян салынды – ул шактый киң катлау укучысын югалтты. Халык татарча укудан аерылды. Татарча укудан аерылдымы – телдән дә аерылды, дигән сүз. Читтә татар мәктәпләре юк бит», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Әлфия Миңнуллина милләттәшләребезнең татар матбугатына мохтаҗ булуын искәртте. «Эх, интернетка татарча җырлар куйсагыз – тыңлар, видеолар карар идек», – дип әйттеләр. Кызганычка, интернет тарала гына башлаган чорда, аның тизлеге әле бик түбән булганга, аудио һәм видео язмаларны электрон форматта тарату мөмкин түгел иде. Шул вакытта ук, татар концертларын интернеттан трансляцияләп булса икән, дип хыяллана идем», - диде ул.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев