Мәдәни җомга

“Ал таңнарга ак томаннар аша”

Хәмит Латыйф иҗади җиңүләргә зур хезмәтләр аша килгән

Ачы ятимлекне татып ом­тылынган шул ал таңнарга. Ятимлек дигәч, хәтергә бик күптән укылган, әмма һич кенә дә онытылмый торган бер ­шигырь искә төшә:

“Учактагы соңгы кузда
Бер караусыз чәй кайный.
Зур аланда ятим малай,
Тезләнеп, чалгы яный.

Ә ул чабып килгән покос
Офыкларга тоташкан.
Кайрак тоткан нәни кулы
Кара канга укмашкан.

Эндәшүчең булса икән:
“Улым, кил, җитәр инде”.
Зур чалгысын читкә ташлап,
Берсүзсез китәр иде...”

Ләис Зөлкарнәй шигыре бу... Ятимлекнең никадәр аяныч икәнен бик яхшы аңлатып биргән юллар.

Каршымдагы олуг рәссам да миңа балачагында чалгы белән чирәм чапканы хакында сөйли. Ул ятимлекнең ни икәнен бик тәэсирле итеп аңлатып бирә ала, ә менә чирәм чапканда гомеренең бәхетле, күңелле мизгелләрен кичергән, чөнки аның әтисе ул чакта исән булган әле! Ул: “Улым, кил, җитәр инде”, – дигәндер, бәлкем, әмма кечкенә Хәмитнең эштән бераз булса да туктап торган вакыты бик хисаплы сәгатьләргә сыйган шул... Унбишәр сутыйлы ике ындыр, ике бәрәңге бакчасы, чишмәдән көненә уникешәр-уналтышар чиләк су ташу, мал-туар карау, чиләнү-чөйләнү аның балачагында. Әнисе сабыйга җиде ай чагында, егерме дүрт яшендә фаҗигале төстә дөнья куйган. Дәү әтисе Гарифны инде 1921 елны ук үтергәннәр, югыйсә ул заманында патша армиясе хезмәтеннән дә исән-имин әйләнеп кайткан. Кечкенә Хәмитнең әтисе Нәҗип Гариф улы, Бөек Ватан сугышы башланган көндә Көнбатыш Украинада, армиядә хезмәттә булган һәм немец гас­кәрләренең нинди куәт белән илгә бәреп керүен үз күзләре белән күргән. “Рота чигенде... Карасаң – тоташ ут, чыпчык та очып үтә алмый, ротадан нибары өч солдат калды, әсирлеккә эләктек”, – дип сөйләгән ул авылдашларына. Германиягә кадәр алып китсәләр дә, батыр йөрәкле адәм әсирлектән ике тапкыр качып караган, ләкин икесендә дә аны фашистлар табып, суык зинданнарга ябып куйган. 1941 елның 17 сентябреннән башланган тоткынлык 1945 елның 7 маена кадәр дәвам иткән. НКВД “иләге”еннән үтеп, туган якларына әйләнеп кайткан әтисе Хәмиткә нибары унике яшь чагында, яралардан һәм үпкә чиреннән вафат  та булган. “Сугыш турындагы фильмнарны һич карый алмыйм, – ди рәссам. – Миңа анда күрсәтелгән иза-җәфалар әтием кичергән газаплар булып тоела”.

Шулай итеп тома ятимлекнең, ачлы-туклы көннәрнең нәрсә икәнен татыган яшүсмер, унбиш яшендә Башкортстанның Илеш районы Тыпый авылындагы мәктәпнең сигез классын тәмамлагач, Бүләр авылыннан Уфага чыгып китә. Күңеленә якын авылы, аның урманын, чишмәсен, Олыяз елгасын, Кызыл яр аланын ташлап китү җәл булса да, максаты - зурдан: ул рәссам булачак. Сәләте бар ич! “Авылның 1978 елда гомумән юкка чыгачагын алдан күзаллап та булмый иде, ләкин ул шундый аяныч язмышка дучар ителде, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Мин авылга, анда һичкем көтмәсә дә, кайтып йөрдем. Озак кайтмасам, чиргә сабыша идем. Авыл – минем рухи тоткам иде. Ул беткәч, минем бар дөньям убылып, җимерелеп юкка чыккан кебек булды. Күңел төшенкелегеннән бары иҗат кына йолып калды”.

Иҗат өчен иң әүвәл нык­лы белем кирәклеген яхшы аңлаган яшүсмер Уфа музыка-педагогика училищесына укырга керә, ләкин мохтаҗлык җанын ашый, күңелен төшерә һәм булачак рәссам, I курсны тәмамлар алдыннан укуын ташлап, янә туган ягына кайтып китә. Анда клуб мөдире булып та, район газетасында рәссам булып та хезмәт куя. Бер хисапчының: “Хәмит, сиңа укырга кирәк!” – дигән киңәшенә колак салып, янә Уфага юл ала һәм анда балта осталары курсын тәмамлый. Төрле төзелешләрдә идән җәя, тәрәзә кысалары, ишекләр куеп йөри. Көннәрдән бер көн, очрак­лы рәвештә, газета битеннән Мәскәү яны Загорский районының Богородское авылында агачтан уеп эшләү алымнарына өйрәнергә мөмкин булуы хакындагы игъланны укый һәм, тәвәккәлләп, башкалага юнәлә. Шушы авылдагы фабрикада эшләү өчен, монда агачны ую алымнарына укыталар.  Богородскоеда берьеллык курсны тәмамлагач, ул яңадан Уфага кайта. Шәһәрдәге сәнгать училищесына кисүче оста һөнәре буенча укырга керә. “Училищены тәмамлагач, Яр Чаллыга килдем, биредә рәссам булып эшли башладым. Шәһәрнең сәнгать фондында дүрт ел хезмәт куйдым, Яр Чаллыдагы биналар бизәлешенә үз өлешемне керттем. Күп кенә балалар бакчаларын бизәдем. Мәсәлән, ГЭС бистәсендәге бер балалар бакчасының уен бүлмәсендә Г.Тукай әкиятләре мотивларына башкарылган классик татар уемлы җиһазлар – минем хезмәтем. Кызганыч, әмма бу монументаль эшем 1990 елларда, күп кенә балалар бакчалары шәхси кулларга тапшырылган вакытта юкка чык­ты, чөнки әлеге бакча да шәхси кулларга күчкән иде”, – дип бик көрсенеп искә ала Хәмит ага әлеге күңелсез вакыйганы.

Тирән уемлы бизәкләр ясау осталыгы аны тагын Уфага кайтара әле. Бу юлы, 1995 елны, Хәмит Латыйповны бирегә рәссам Тәлгать Мәсәлимов чакыра. Ул Уфаның сәнгать институтында керамика бүлеге ачарга ниятләп йөри, әмма никадәр тырышып та, бу эшнең финанс ягы һич кенә дә хәл ителми. Ә Х. Латыйпов ул арада суык тидереп, нык чирләп китә. “Температура кырык градуска күтәрелде, бик авырдым... Күзләремә диварда “янып торучы” картиналар күренә башлады, күңелемә берөзлексез шигырь юллары килде, аларны кәгазь битләренә язып бардым. Урыннан тору бик авыр булса да, Т.Мәсәлимовның пастель каләмнәре белән рәсем ясаганын искә төшереп, шундый ук каләмнәрне кулыма алдым һәм бертуктаусыз рәсем ясарга керештем. Чир узды, ә утыз биш яңа рәсемемне дус-иш рәссамнар, кызыксынып-сокланып бәяләде. Бу рәсемнәремнең һәммәсен дә Туймазының туган якны өйрәнү музее сатып алды”, – дип исенә төшерә талант иясе ул чорны.

Тирән елга тын ага дигәндәй, Хәмит Нәҗип улы да тормыш юлын тыныч бәян итә: асылда, рәссамның һөнәри юлы Туймазы белән бәйле. 1983 елны ул “Туймазы фарфоры” заводында рәссам-бизәүче булып эшли башлый. Төрле сәнгати ысуллар кулланып, сувенирлар иҗат итә, алар өчен калыплар ясый. Аннары шушы ук каланың “Медицина пыяласы” заводының шамот цехына күчеп, сувенирларны инде шамоттан җитештерергә керешә. Үзле балчыктан ясаласылары өчен модельләр уйлап таба. Бераздан, “Санфаянс” заводы ачыла һәм ул инде шул яңа заводта хезмәт куя. 1986 еллар ахырында аның йөзләгән эскизлары буенча декоратив вазалар, сервизлар, сынчыклар, милли сувенир продукциясе җитештерелә. Ул үзе иҗат иткән савыт-сабаның формаларына, төсләренә, үлчәмнәренә, бизәлеш­ләрендәге орнамент ритмнарына зур игътибар бирә. 1989 елда иҗат ителгән “Болгар” һәм “Контрастлар” вазалар серияләре сәнгать белгечләренең бик югары бәяләмәләренә лаек була.

1999 елны рәссам инициативасы һәм тырышлыгы белән Туймазы шәһәренең 49 нчы лицеенда агачтан ую һөнәренә өйрәтә торган өч еллык бүлек ачыла. Останың сувенир ясау өлкәсендәге тәҗрибәсен исәпкә алып, Хәмит Латыйповны Казандагы “Туран” ширкәтенә баш рәссам итеп эшкә чакыралар һәм ул анда да 2000-2002 елларда бихисап агач сувенирлар иҗат итә. Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү алдыннан иҗат ителгән дүрт йөз данә бизәкле декоратив тәлинкә эскизының бер түрәдә дә кызыксыну уятмавы гына күңелен төшерә, чөнки шундый ният белән бер мөрәҗәгате дә уңай нәтиҗә бирми. Андый сувенирларны, менә инде унбиш ел вакыт үтсә дә, кибет киштәләреннән табып булмый әле. Чөнки алар кабатланмас ысул белән ясалган сувенирлар. “Ә бездә һаман шулай дәвам итә: түбәтәйләр, калфаклар... ягъни сатуга милли мирас әйберләре генә чыга, ә яңа сувенирлар җитештерү хакында уйлаучы юк”, – ди оста.

Х. Латыйпов үзенчәлекле шагыйрь буларак та күпләргә мәгълүм. Автор 1997 елны, үзе ясаган рәсемнәр белән бизәп, “Җир һәм күк” шигырьләр китабын чыгара. 2006 елда “Галәми гамь” әдәби-нәфис басмасын да үз шигырьләре һәм төсле картиналары, графикасы белән бергә тәкъдим итә. Графикасы да гадәти түгел, сурәтләре ацтеклар, толтеклар, майялар цивилизация­ләрендә ясалган рәсемнәргә тартым. Ул бу охшашлыкка махсус килмәгән. Кисемле сызык­ларның еш кабатлануы бары тик рәссамның холкындагы туры сүзлек белән бәйле, ахры. Хәмит Латыйф – иҗади бәйгеләрдә актив катнашып, саллы җиңүләргә ирешкән шагыйрь дә. 2006 елны “Тулпар” журналының ел йомгагы буенча беренчелекне яулаган, 2013 елны инглиз теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре белән Румыниянең Канцтанса шәһәрендә нәшер ителә торган “Nazar Look” журналы бәйгесендә җиңеп чыккан. 2008 елны аның “Күңел хаты” дип аталган кулъязма китабы да “Татарстан китабы сәнгате” I рес­публика күргәзмә-бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кергән.

Рәссамлыкка килгәндә дә, аның хезмәтләре үз бәясен алган: 2014 елны ул Яр Чаллыда узган “Ел рәссамы – 2014” бәйгесе лауреаты булган, 2015 елны Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә, 2019 елны Россия рәссамнары берлегенең “Духовность. Традиции. Мастерство” көмеш медаленә лаек табылган. Рәссам бик күп күргәзмәләрдә катнашкан.

“2002-2003 елларда, Саба районының Шәмәрдән балалар сәнгать мәктәбендә укытканда шәхси күргәзмәм ачылган иде, шул ук вакытта Байлар Сабасында яңа спорт комплексын ачарга килгән кунаклар: Минтимер Шәймиев, Рөстәм һәм Рәис Миңнехановлар белән узган әңгәмәләрдән соң аларның иҗатым белән ихлас кызыксынуларын тойдым. “Гамәли Гамь” китабым нәкъ шушы шәхесләр булышлыгы белән нәшер ителде, – ди Хәмит Нәҗип улы. – Менә бүген  тагын иң якты хыялларымны тормышка ашыра алмыйча азапланам. “Уелган бизәкләр” дип аталган, күп фотосурәтләр белән баетылган яңа китабымның макеты, кызганыч, 2020 елда басылачак китаплар исемлегенә кертелмәде. Ә бит ул татар яшьләре өчен дә бер дигән уку әсбабы булырлык!”

Рәссамның “Чирләү” шигырендә шундый юллар бар:

Киселгән өметләр очкынын
Күкләргә очырып төн бага.
Яшисең югалтып исәпне,
Вакытсыз килгәнсең дөньяга.

Дөрестән дә, башка заманнарда, бәлкем, мондый үзенчәлекле альбомнар, китаплар тиз арада нәшер ителер иде. Останың хезмәт сөючәнлегенә сокланырлык, аннан үрнәк алырлык: соңгы вакытларда ул каләм белән алты йөзгә якын рәсем ясаган, пастель каләмнәре белән ясалганнары да бихисап! Нәшер итү өчен пас­тель каләмнәре белән ясалган рәсемле “Шәмәхә төсләр эзе” альбомы макеты, “Ияләр иле” дип аталган, рәсемнәр белән, балалар өчен язылган шигырь китабы макеты да әзер инде. Тик болары да шулай ук нәшер итү карары юклыкка барып тоташа.

Рәссамның илле алты әсәре – Мәскәүнең “Шиһабетдин Мәрҗани” фонды тупланмасында. Иҗатчы  Шәмәрдән бистәсендәге лицейга да егермеләп эшен бүләк иткән. Башка әсәрләре Татарстан Милли музее, “Хәзинә” милли сынлы сәнгать галереясы, “Казан” милли мәдәни үзәге музее, “Туран” ширкәте, Болгар сынлы сәнгать музее, Кырлайның Г.Тукай музее, Туймазының төбәкне өйрәнү музее тупланмаларында саклана. Останың нибары берничә төр пычак, берничә төрле өтерге белән генә кулдан иҗат ителгән әсәрләре... алардагы рельефлар төрлеге, композицияләрендәге төгәллек күңелне әсир итәрлек! Боларга линогравюралар иҗат итүне дә, дивар панноларын да өстәргә кирәк.

Кырау суккан Гөлгә карап,
Кош елады,
Күл чыланды,
Җил улады,
Җан сызланды...

Рәссам үз шигырендә җанлы табигатьне шулай сурәтли. Табигать күренешләре аның картиналарында да: аларда – чәчәкләр иле, кошлар, боланнар... һәм боларга өстәп кешелек белән бәйле җырлар, бәйрәмнәр, әкиятләр...

Ал таңнарга ак томаннар аша
Хәтер карап калган үрелеп.
Теләк калган, әйтер сүзләр калган,
Үксез елларыма күмелеп.

“... Арылган инде, билгеле, – ди оста. – Балачакта көч түгеп эшләү дә умыртка баганасын зәгыйфьләгән, хәзер инде иелеп эшләүләр авырлык белән бирелә. Төрле күргәзмәләрдә, фәнни конференцияләрдә, арт-симпозиумнарда, этнофутуристик фестивальләрдә катнашуларым да азайды... Шунысы бик куанычлы, мин инде унике ел намаз әһеле. 2008 елның җәендә Кырымда яшәүче якташлар оешмасы үзләренә кунакка чакырган иде. Алар өчен “Гамәли Гамь” китабымны тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Бу куанычлы мәдәни тантанадан соң бер якташ ханым белән Бакчасарайны күрергә бардым. Намаз вакыты җиткәч, без Бакчасарайдагы элекеге Кырым ханнары намаз кылган борынгы мәчеткә кердек. Мин ир-атлар залына үттем. Анда намаз кылган мөселманнар чыгып киткәч, залда берүзем генә калдым. Шулчак... күзләремнән бертуктаусыз кайнар күз яшьләре коела башлады.  Бу хәлне күргән якташ ханым шунда ук миңа намаз догаларын һәм аны уку кагыйдәләрен өйрәтергә алынды һәм мин шул көннән бирле намазда. Догалар күңелемә тынычлык, иҗатыма илһам бирә”.

 Коръәндәге “әл-Хәҗҗ” сү­рә­сенең җитмеш җиденче аятендә: “И, иман китереп инанучылар! Раббыгызга рөкугъ һәм сәҗдә кылыгыз, һәм гыйбадәт кылыгыз, һәм хәерлек эшләгез. Шаять, сез уңышка ирешерсез!” дип язылган. Уңышлы булу һәр иҗатчы өчен дә мөһим, билгеле. Менә бу талантлы рәссамыбыз, декоратив-гамәли сәнгать остасының китап һәм альбом макетларын карап чыккач, алар, һичшиксез, нәшер ителер әле, дип телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: