Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Академик Индус Таһиров Мәскәүдә «Татар штабы»нда лекция укыган

Чарада Мәскәү татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — галимнәр, студентлар, студентлар клублары, яшьләр хәрәкәтләре рәисләре һәм активистлары, шулай ук күренекле аксакаллар катнашты.

Мәскәү татарлары Штабында академик Индус Ризак улы Таһировның «Мирсәет Солтангалиев тарихи шәхесе һәм хәзерге Россиядә федерализм мәсьәләләре» дигән лекциясен оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Мәскәү татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — галимнәр, студентлар, яшьләр хәрәкәтләре рәисләре һәм активистлары, шулай ук күренекле аксакаллар катнашты.

Индус Таһиров татар һәм Татарстан тарихы турында җентекләп сөйләде, яшьләрне татар халкының данлы традицияләрен дәвам итәргә һәм арттырырга чакырды. Шулай ук «Татар штабы» эшчәнлеген югары бәяләде.

Казан академигы шулай ук Мәскәү татарларының сорауларына җавап бирде. Мәсәлән, күпләрне татар телен саклау мәсьәләсе борчый. Индус Таһиров, курслар, шәхси мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачылышына басым ясап, бу мәсьәләдә активрак эшләргә чакырды.

Лекция тәмамланганнан соң чара түгәрәк өстәл форматында дәвам итте һәм күпләр академикка татар тарихы турында сораулар бирергә өлгерде.

«Татар штабы» Индус Таһировка чарада катнашкан өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев