Мәдәни җомга

АК ПАРОХОД

Минтимер Шәймиев, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт юлын Мөслим районы үзәгендә, ремонт-техник станция­нең баш инженеры буларак башлап җибәрә. Ул болай да Мөслимнән 40-45 чакрым чамасында яткан Әнәк авылында туып-үскән егет. Минтимер мәктәптә укып йөргән чакларында Әнәк - үзәге Пучы авылы булган Калинин районына карый. «Мәктәбендә үзем укыган...

Минтимер Шәймиев, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт юлын Мөслим районы үзәгендә, ремонт-техник станция­нең баш инженеры буларак башлап җибәрә. Ул болай да Мөслимнән 40-45 чакрым чамасында яткан Әнәк авылында туып-үскән егет. Минтимер мәктәптә укып йөргән чакларында Әнәк - үзәге Пучы авылы булган Калинин районына карый. «Мәктәбендә үзем укыган Пучыга әйләнеп кай­тыр­мын», дип канатланып йөргән егетнең хыяллары чынга ашмый кала. 1958 елда әүвәл район үзәгендә булган МТСларны юкка чыгаралар да алар урынына колхозлардагы комбайн-тракторларга техник ярдәм күрсәтергә тиешле РТСларны ачып җибәрәләр. Әле район үзәге саналган Пучыга кайтып хезмәт кую да начар булмас иде. Үч иткәндәй, нәкъ Минтимер Шәймиев диплом алган 1959 елда Калинин районын да юкка чыгаралар һәм элек аның составында булган 6 хуҗалыкны Мөслим районына кушалар. Тәкъдир сынавына буйсынып, Минтимер Шәймиевкә күршедәге Мөслимгә юнәлергә туры килә.
- Минем иң гүзәл елларым Мөслимдә үтте, - дип искә ала ул соңрак үзенең тәүге хезмәт елларын. - Бу җир минем өчен бик изге. Яшьлек елларында бергә эшләгән дусларым, танышларым гомер буе онытылмас хатирә булып истә калды.
Әйе, соңыннан Республика Президенты дәрәҗәсенә ирешкән шәхеснең яшьлек елларын сагынырлыгы бардыр. Кайда тәүге тапкыр канат җилписең, нинди киртә һәм сынаулар аша үтеп чыныгасың - киләчәккә чаклы да һәр адәм баласын шул сукмак озата бит. 22 яшьлек егетнең бөтен район өчен җаваплы баш инженер тәртәсенә җигелүе үзе үк - бүген күз алдына да китереп булмастай гайре табигый хәл. Күршедәге туган авылыңда колхоз рәисе булып эшләп йөргән әтиең каршында да, «Шәрип малае ни кырыр икән?» - дип күзәткән якташларың алдында да сынатмаска кирәк. Төп камытны үзең кимичә һәм мичәгә җигелеп тартмыйча бер чараң юк. Ләкин бөтен район каршында әле өйләнергә дә өлгермәгән, пар тапмаган малай булып күренү дә абруй өсти торган затлы сыйфат түгел. Эш - эш белән, аннан ары гаилә кору хакында да кайгыртасы бар бит әле. Яшереп торасы юк, Минтимернең эчендә ут уйнаган вакыт. Техникумны тәмамлаганнан соң Пучыга килеп райпотребсоюзда баш экономист булып эшли башлаганда танышкан Сәкинә-сылу, Калинин районы бетерелгәч, Казанга китеп барган. Аның «Теплоконтроль»дә эшли башлавы да, читтән торып Мәскәү сәүдә институтына укырга керүе дә - бик мактаулы адым. Иллә мәгәр Сәкинә - Казан кызы, ә Казан - егетләре мыжгып торган олы пайтәхет ул...
Яучы сыйфатында Шәрип абзый үзе барып кайтканнан соң, Минтимер, тәвәккәлләп, үзе дә юлга чыга. Бары да - ул теләгәнчә, һәммәсе дә әйбәт. Кавышырга сүз куешкан ярлар, ап-ак пароходка утырып, Чаллыга төбәлә. Туйны тыйнак кына итеп Әнәктә үткәрәләр. Икенче таңда Мөслимнән «ГАЗик» килеп төшә, шуңа утырып эшкә юнәләләр. Район хуҗалары бүрәнәдән салынган йортны бүлеп бирә, япь-яшь парлар шунда оя кора.
Әле үзе дә аякка гына басып килгән РТС райондагы барча хуҗалыкта кыр эшләрен дә, терлекчелек тармагын да, хәтта әле юллар төзү, күпер салу мәшәкатьләрен дә күз уңында тотарга тиеш. Кылны кырыкка ярыр­дай булып, тәгәрмәчкә утыртылган тиен шикелле бөтерелсәң дә, һәммәсенә өлгерерлек түгел. Аның әле пайтәхеттән «җәһәннәмдә» яткан районында юньле юлы бармы да, күперләре бармы?
Яз җитүгә, Ык белән Мәллә елгаларында боз кузгала. Ә районның ярты мәйданы - шулар аръягында. Кайсыдыр колхозлар чәчкечләрне, каток­ларны үз вакытында паркларга кайтарып җиткермәгән. Өлкә белән район комитеты түрәләре, эшем ияләредәй, чәчүгә төшүне таләп итә. Колхоз рәисләре күз яшьләрен түгеп ялваралар. Ә Ык белән Мәллә өстендә, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, олаулы ат чыгарырдай бер күпер юк. Ярыл, шартла, әмма хуҗалыкларга чәчкечләрне илтеп җиткерергә кирәк. Кылган адымнарыңның кысасын чамалап яисә ташбашлыгыңны йөгәнләп маташырдай яшең һәм тәҗрибәң бармыни?!
Башка һичбер төрле чарасы калмаган Минтимер бер яз аенда Мәллә аркылы тимер трос суздыра да, шуңа бәйләп, чәчкечләрне елгага озаттыра. Су төбеннән шудырып тарта-тарта, барча агрегатны Мәлләнең аръягына чыгарып җиткерәләр. Чәчү графигы һич өзелми. «Бүре дә тук, сарыклар да исән». Бүген булса, Президент Шәймиев «теге» яшь егетне гафу итәр идеме икән әле?..
Терлекчелек тә - даими игътибар сорый торган, мөһим тармак. Ил башлыгы Хрущев тиз арада Американы куып җитү өчен ашыктыра. Фермаларда терлекләрнең баш санын арттыралар, тик аларга ризыкны юньләп әзерләрдәй азык цехлары һаман төзелмәгән. Аеруча яңа пәйда була башлаган дуңгызчылык комплекслары азыкны һәр көн саен тонналап, җитмәсә ваклап, әллә ничә төрле компонентлар кушып, пешереп йә парлап бирүне таләп итә. Цехларны, казаннарны механикалаштырмый һич чара юк. Терлекчеләр көрәк-сәнәк белән генә эш итеп, әлбәттә, җитешмиләр. Инженер дипломы алып кайткан Минтимер Шәймиев әллә нинди яңа механизмнар уйлап таба. Каешны - шүрегә, чылбырны тешле ыргакларга атландырып дигәндәй, авылда нинди запчасть тапсалар, шуннан өр-яңа агрегат коралар. РТС цехларында заводларның төшләренә дә керми торган болгаткычлар, төягечләр, кискечләр һәм азык бүлү конвейерлары ясала. Ни галәмәт, шуларны күрү һәм өйрәнү өчен Казан хәтле Казаннан да белгечләр һәм җитәкчеләр килеп, башларын чайкап тора.
Ләкин яшь инженер бар вакытын тимер-томыр арасында һәм кырларда гына үткәрмәс бит инде! Энергия ташып торган заман. Минтимер районда кукуруз игүче яшь белгечләр советын оештыра, атна саен укулар үткәрәләр. Комсомол райкомында да эшләр аксый сыман, яшьләр штабына ут өстәргә кирәк. Егеттәге инициативаны, спортка һәм мәдәнияткә тартылуны күреп, бюро әгъзасы итеп үк сайлап куялар. Район 1962 елда кукурузның гектарыннан 845 центнер уңыш җыеп алгач, бу эштә әйдәүче булып йөргән Минтимер Шәймиевне комсомолның XIV съездына делегат итеп тә сайлыйлар. Ул куйган тырышлык, хезмәткә бирелгәнлек менә шулай бик тиз бәяләнә. Икенче елны Шәймиевне инде Минзәлә каласына, районара «Сельхозтехника» берләшмәсенең башлыгы итеп күчерәләр. Булачак Президентның үсеш баскычлары Мөслимдә нигезләнә. Казанда тәү мәртәбә Сәкинә ханым белән бергә утырган ак пароход Минтимер Шәрип улын менә шулай итеп бәхет, хезмәт һәм үсеш юлына алып чыга.
И.ВАХИТОВ.
. Минтимер Шәймиев һәм Сәкинә ханым. 1962 ел.
. М.Шәймиевнең институт тәмамлаган 22 яшьлек чагы.
. М.Шәймиев Мөслим районында, үзе өстәмә курсларда укыткан механизаторлар белән.
. Мөслимдә элек үзләре гаилә тормышын башлаган йорт янына еллар узганнан соң кунакка кайткач.
. Гаилә. Инде уллары үскәч.
. Шәймиевләр гаиләсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: