Агач уючы
Милләтемнең әкиятләре, риваятьләре, бәетләре күңелемне һәрчак җәлеп итә, шәхсән үзем аларны кат-кат укыйм, чөнки алар буенча әллә никадәр иҗат эшләре ясарга мөмкин бит.
Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы, танылган рәссам, керамика һәм агач ую остасы Хәмит Латыйповның 2021 елда нәшер ителгән «Уелган бизәкләр» әдәби-нәфис басмасы һәвәскәр осталар, укытучылар һәм укучылар өчен тәкъдим ителгән. Бу сәнгать төре белән кызыксынучылар аны Татарстан китапханәләрендә таба ала.
Талант иясенең агачтан уеп ясалган сәнгать әсәрләре фотолары күпләп тупланган әлеге альбом бар сәнгать сөючеләрнең дә күңеленә хуш килерлек. Альбомда «Паннолар», «Уеп ясалган панноларның эскизлары», «Вазалар», «Декоратив тәлинкәләр», «Сувенир сыннар», «Сандыклар һәм ишекләр» бүлекләре белән таныша алабыз. Андагы язмалар да бик төгәл, һәркемгә аңлаешлы телдә. Ул рәссамның гаҗәеп матур график рәсемнәре белән дә бизәлгән. Сүз уңаеннан, Хәмит Нәҗип улы Чаллы каласында оештырылган «Ел рәссамы» бәйгесенең «Сынлы сәнгать» номинациясендә быел да беренчелекне яулады.
Останың фотосурәтләр аша барланган фактуралы хезмәтләре нибары ике гади эш коралы – пычак һәм өтерге белән генә башкарылган. «Әлеге альбомымда мин уеп эшләү сәнгатендәге иҗади мөмкинлекләрне киңәйтү алымнарын чагылдырдым. Озак еллар дәвам иткән иҗат юлымны янә бер кат барладым. Алар арасында авыл капкаларындагы, коймаларындагы, тәрәзә йөзлекләрендәге кош сурәтләренә таянып иҗат ителгәннәре дә шактый. Авыл осталарына хас гадилек, ихласлык кушып уелган сурәтләр мине һәрчак сокландыра килде. Алар мине һәрчак иҗатка рухландырды, җаныма ниндидер көч-куәт өстәде. Балачактан бирле күңелем түрендә сакланучы шушы бизәмнәр мине тагын да нәфисрәк сурәтләр иҗат итергә этәрде. Әйтик, менә 2006 елда ясаган «Кош» панносы – шуңа бер ачык мисал. Бу әсәремдә мин башта фонны чокып, тигезләдем, шул фонга башка бер төр бизәкләр кертмәдем, бизәмнәрне бары тик кош сурәте эченә генә уйдым, – дип аңлата сәләтле остаз. – Гомумән, кош сурәтләрен еш уям. Чөнки ялан кошның авазы туган-үскән җирләремнән, әллә никадәр ерак аралардан да миңа кадәр әле дә ишелә төсле! Андый кошларны аерым-аерым итеп тә иҗат иттем һәм аларның һәр кайсының үз холкын да барладым, аларны «Уйланучан кош», «Гаҗәеп кош», «Сәер кошлар», «Ялан кошлары», «Сакчы кошлар», «Тырыш кошлар» һ.б. дигән исемнәр белән атадым. Мондый, төрле холыкка ия балык сыннарым да җитәрлек, алар да йә усал, йә шаян яки инде тыныч һәм яхшы кәефлеләр... Иҗатчыларның бик сирәге генә балык сурәтен ясамыйдыр. Минем агач ую сәнгатемә кагылышлы иҗаттымдагы һәрбер эшләнмәмдә дә диярлек балыклар да, җәнлекләр, кошлар да чагылыш таба.
Панноларымның күбесе борынгы дастаннарга, риваятьләргә таянып та иҗат ителде. Без бит ул дастаннарны бик еш искә дә алмыйбыз диярлек, безне тормышның башка мәшәкатьләре, хәсрәтләре басты. Милләтемнең әкиятләре, риваятьләре, бәетләре күңелемне һәрчак җәлеп итә, шәхсән үзем аларны кат-кат укыйм, чөнки алар буенча әллә никадәр иҗат эшләре ясарга мөмкин бит».
– Хәмит абый, сезнең иң беренче агач эшләнмәләрегез үк милли тематикада булгандыр дип күзаллана...
– Әйе. Иң яраткан иҗат эшләремнең берсен 1975 елда Уфа сәнгать училищесының II курсында укыганда ясаган идем. Ул елны Г.Тукай иҗатына таянып, «Шүрәле» панносын иҗат иттем. Иң ошаткан эшләрем рәтенә кергән әлеге хезмәтемдәге Шүрәлегә соңгы елларда башка караштан чыгып карыйм. Ул миңа киләчәккә юл таба алмаган кавемебезне хәтерләтә. Үз милләтеңә, киләчәккә таба юл – минемчә, ана теленең бар уку йортларында, мәктәпләрдә күбрәк сәгатьләр укытылуы белән бәйле. Хәзерге көн татар балаларының рус телендә генә гәпләшүләре – никадәр дәрәҗәдә аяныч күренеш. Үз ана телендә югары белем ала алмаячакларын алар инде яхшы белә, шуңа күрә дә аларның аңын чит тел генә җәлеп итә башлый. Ни өчен зур милләтебезнең үз ана телендә укыта торган университеты, институты булмавы миңа аңлашылмый. Аларны ачарга ни комачау итә соң?!
Аннары 1977 елда, һаман да шул Уфа училищесында укыган чагымда камил перспектива кануннарына таянып ясаган «Суга бару» панносы фотосурәтен дә әлеге басмага керттем. Калган хезмәтләрем дә милләтем мәдәнияте белән генә бәйле. Олы тарихыбызны барлап, «Җиңүче», «Туган ил турында җыр» кебек панноларны, төрле сувенирларны да иҗат иттем, уен коралларыбызны искә алып, кубызда, курайда, гармунда уйнаучыларны да сурәтләдем. Әйе, аларның кайберләреннән моңсулык та бөркелә, чөнки кайдадыр бик еракта калган вакыт, гомернең иң асыл чагы сагышка төрелеп искә төшә. Гомумән, бар эшләремдә дә аерым бер моң булуын теләүче рәссам мин.
– Ә битлекләр?! Алар... безнең милләт сәнгатенә һич кенә дә якын түгел...
– Битлекләр темасы – яшүсмер, яшьлек елларым белән бәйле. Мине гомерем буе журналларда, китапларда басылган фотолардагы Африка битлекләре кызыксындырды. Бу да бит халык сәнгате. Әлбәттә, ул илләрдә алар дин белән дә бәйле. Битлекләрнең энергетик аураларын тоеп, аларда Галәмнең һәм кешелекнең яшәү серләре яшеренгән дип фаразлый идем. Шушы гаҗәеп мавыктыргыч темага алынып, 2004-2005 елларда агачтан битлекләр сериясен уйдым. Битлекләр күп рәссамнарның игътибарын җәлеп итә. Әйтик, кеше йөзе сурәтен геометризацияләп ясарга гына омтылган, кубизмга мөкиббән рәссамнар да битлек эшенә һәрчак тартылган.
– Сез иҗат иткән савыт-сабалар искиткеч матур...
– Вазаларны, кечкенә мичкәләрне, бал савытларын ясау – ул һәрчак күңелле иҗат! Туймазы фарфор заводында, Туймазы медицина пыяласы заводында күп еллар хезмәт куйдым һәм шунлыктан бихисап формадагы вазаларны, савыт-сабаларны үзле балчыктан ясау тәҗрибәм булганга күрә дә, аларны ясау бик зур авырлык тудырмады. Мондый эшләнмәләремне пычак белән генә уйдым, аларда өтерге бик аз кулланылды. Әмма шушы савыт-саба өчен уелачак сурәтнең әйләнгеч яссылыкка ятасын аңлап, кешеләргә рәсемнең бер фрагменты, бер өлеше генә күренеп торуын да истә тотарга кирәк булды, шуңа күрә әлеге төр эшләнмә рәсемнәрнең үз үзенчәлекләре бар, билгеле. Алардагы бизәмнәр бер-берсе белән үрелеп барырга, камил булырга тиеш. Үзенчәлекләр ваза формаларына да өстәлде. Әйтик, «Болгар вазалары» сериямдәге савытларның композицияләренә борынгы Болгар архитектурасы чалымнарын керттем, бу аларның капкачлары аша да барланды. Алар, әлбәттә, башта станокта чокып эшләнде, шуңа күрә капкачлы мичкәләр – иҗатымдагы тәҗрибәләр синтезы да.
Сувенир сыннарда исә мин шартлы чишелешләргә дә килдем, идея лаконизмын да үз иттем.
– Хәмит абый, иҗатыгызда терек табигать, аеруча урман күренешләре бихисап...
– Чөнки балачагым елларындагы беренче хатирәләрем Башкортстанның матур табигате белән бәйле. Аның яме, андагы урманнар һәм чишмәләр җыры, кошлар сайравы – мине яшәргә өметләндергән рухи кыйммәтләр дияр идем. Мин ул авазларны гомерем буе сагынып яшим! Моны үз туган авылсыз калган кеше генә аңлый булыр. Мәгълүм ки, мин үскән Бүләр авылы җир йөзендә юк инде. 1970 еллар азагында аны гигантомания бетерде. Ул чор чиновниклары кечкенә авылларны таркатып, андагы халыкны башка, зуррак авылларга, үзәкләргә күчерергә кирәк дигән фәрман чыгарган булгандыр. Әмма мондый вакыйгалар күпләрне сантый итте, рухи фаҗигаләргә китерде. Чөнки кешеләрнең күбесе күченеп киткән җирләргә күнегә алмады. Безнең Бүләрдә кибет, ферма, дүрт сыйныфлык мәктәп тә бар иде. Зират та. Авылыбыз урман, басуларга бай җирдә урнашкан. Гаҗәеп чишмәсе дә бар иде аның. Мин шул 45 ләп йортлы авылыбызны бик тә сагынып, гел кайтып йөрдем. Аның һәр йорты, урамы хәзер дә төшләремә керә. Элекке авылдашлар белән арба юлы буйлап кайтып, һәр җәй саен Бүләр җирлегенә барыбер җыелабыз... Туган җир тарта.
Шушы, туган ягым хозурлыгын түгәрәк декоратив тәлинкәләр иҗат иткәндә дә гел күз уңында тоттым. Аларда татарлыгым тагын да алга чыкты, тәлинкә фоннарын милли чигүләребезне, каюлы читекләребезне хәтерләткән, үз милләтебезгә генә хас бизәкләр белән баеттым. Әмма шул ук вакытта агачтан уюның билгеле бер кагыйдәләре булуын да искә төшерер идем, чөнки агач ую осталары бу хакта да онытмаска тиеш: төрле тәҗрибәләр ясыйм дип, агач эшләнмә композициясендә билгеләнгән чикләрне бозу уңышка китермәскә дә мөмкин. Чөнки агач – ул ялгыш яисә артык кисеп бозуларны бер дә яратмый.
Милләт уңышы төшенчәсенә әйләнеп кайтсак, татар үзен-үзе кайгыртырга тиеш дип саныйм. Балаларыбыз ике белемгә: үз тарихыбызга һәм ана телебезгә омтылса гына, без милли үзенчәлекләребезне саклап калачакбыз. Сынлы һәм гамәли сәнгатебезне ныклап пропагандалаганда гына, яшь буында аларга карата мәхәббәт уяначак. Узган ел көзендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ачылган «Туган җирдә» шәхси күргәзмәмә ата-аналар үз балаларын, мәктәп укытучылары үз укучыларын ияртеп килде. Кечкенә балаларның, яшүсмерләрнең гамәли эшләнмәләрем, яңа картиналарым белән теләп танышуларын, миңа да бихисап сораулар яудыруларын күрү күңелемә якты киләчәгебезгә карата берникадәр өмет өстәде.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев