Мәдәни җомга

АЧЫК ТӘРӘЗӘЛӘР

Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел Хәзерге татар шигърияте белән ныклап таныша калсаң, әле анык эченә кергәнче, исемнәрнең күплегенә сөенеп куясың. Әлбәттә, бу гайре табигый хәл түгел. Безнең халык - шигъри күңелле. Мәкальләренә генә игътибар итегез: татар мәкале һәрвакыт диярлек рифмалашкан булыр. Димәк, бу - безнеке. Тәрҗемә-фәлән түгел. Шагыйрьләр күп. Элек...

Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел
Хәзерге татар шигърияте белән ныклап таныша калсаң, әле анык эченә кергәнче, исемнәрнең күплегенә сөенеп куясың. Әлбәттә, бу гайре табигый хәл түгел. Безнең халык - шигъри күңелле. Мәкальләренә генә игътибар итегез: татар мәкале һәрвакыт диярлек рифмалашкан булыр. Димәк, бу - безнеке. Тәрҗемә-фәлән түгел.
Шагыйрьләр күп. Элек тә шулай булган. Казан ханлыгының ахыргы елларында дөнья көткән Мөхәммәдьярны гына искә төшерик.
...Бер гаҗәп бу кем шәһәрнең эче тулы
Шагыйрь булмышлар барча кече һәм олы... -
дип яза ул.
Кемгә ничектер, миңа калса, бу өзектән, шагыйрьләрнең күплегенә ирония белән бергә, безнең күңелләргә ятышлы горурлану хисе дә сир­пелә сыман.
Әлбәттә, шигъриятнең асылын шигырьчеләр түгел, чын шагыйрьләр билгели. Әле телгә алынган XVI гасыр башындагы «шагыйрь булмышлар»ның кайсысы гына безгә килеп җиткән соң? Берән-сәрәннәре һәм Мөхәммәдьяр! Зур шагыйрьләр тагын да булгандыр, ләкин аларның әсәрләре Иван Грозный янгыннарында инде мәңгегә юкка чыккан. Лә­кин бит шул ук вакытта Мөхәммәдьярның гаҗәеп фәлсәфи поэмала­ры исән калган! Әллә Тәңре бөекләрнең, фидакярләрнең иҗатын уттан-судан үзе саклыймы?
Шагыйрьләр күп. Вакыт - хөкемдар. Шулайдыр. Әмма кемнең кем икәне үзе яшәгән заманда ук күренә. Тукайның бөеклеген үзе исән чагында ук танымаганнармыни?
Ни дисәң дә, «барча кече һәм олылар» арасында олылар берничә башка калкып тора. Шуңа күрә заман җилләре дә аларга беренче бу­лып кагыла, заманның кайсы якка борыласын да иң әүвәл алар хәбәр итә.
Мин беркемне дә рәнҗетергә теләмим, шулай да безнең, күбебез язучылыкны, шагыйрьлекне һөнәр буларак сайлап алган кешеләр. Баш­кача моны кәсеп дип тә әйтергә мөмкин.
Хәер, моңа борчыласы юк. Әдәбиятта кәсепчеләр дә кирәк. Күләм, күпмедер вакыттан соң, сыйфатка әверелә. Зур шагыйрьләрнең дә зур­лыгын башкалар белән чагыштырганда күрәсең.
Ә бит Ходай шагыйрь итеп яраткан кешеләр дә бар! Шуларның берсе - Мөдәррис Әгъләмов.
Без студент чакларда ул тулай торакка еш килеп йөри, хәтта озак кына вакытка шунда туктала да иде. Шагыйрь күңеле яшьләргә тар­тыла, шул түбә астында ул гүяки үз рухына ышык эзли. Баштарак гаҗәпләнсәк тә, без моңа күнектек - ул таң алдыннан килеп керә, төн уртасында чыгып китә, безнең күңелләрне сөлгедәй селеккәләп, көяләр­не коя.
Дөнья дәшәр, күкрәгеңә
Язгы һава тулса.
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!..
Бу - аның безнең тулай торакта язган бер шигыреннән өзек.
Өстәл янында шигырь көчәнеп утыручылар белән Мөдәрриснең бернинди уртаклыгы юк, ул үзе - шигырь, һәм менә шул шигырь, кечкенә буйлы, башын әз генә уңга кыегайтып, җәһәт-җәһәт Казан урамнары буйлап үзе генә белгән максатка ашыгучы Мөдәррис Әгъ­ләмов кыяфәтенә кергән дә, бәндәләрнең күңел ишекләрен шакып йөри, уятырга тели!
«Их, син, сәях дустым, нәни гигант!» - Зөлфәт аның үзенчәлеген шушы бер юлда әйтеп бирә белгән.
Дәрвишлек - Шәрекъ шигъриятенең арка сөяге. Нигә ул безне бу заманда сәерсендерде, гайре табигый булып тоелды соң әле? Нигә без шагыйрьне беркемгә дә кирәкмәгән документлар тутырып утыручы чиновник кыяфәтендә күз алдына китерә башладык?
Ә бит баксаң, Мөдәррис Әгъләмов кебек үтә дә традицион шагыйрь юктыр хәзер татарда. Аның традиционлыгы ерактан, борынгы чәчәннәр­дән үк килә. Без инде аларны онытканбыз. Күзәнәкләр генә, күптән булган илаһи гүзәллекне искә төшерергә теләгәндәй, киерелеп сискәнеп куя.
Ләкин М.Әгъләмов - замана шагыйре, традиционлыгы исә безгә өр-яңа бер ачыш булып тоела. Гасырлар сулышыннан сибелгән, мүк сарган ташларны чистартып, бергә җыеп, гаҗәеп бер җыйнак, пөхтә өй җиткерүче ташчыга, нәкышчегә охшый шагыйрь. Бүген без шул йортның бусагасыннан үтәргә тырышабыз. Узуы авыр, өй безнең өмет­ләр, әрнүләр, рәнҗешләр, хыяллар белән шыплап тутырылган. Иңнәрне кыскан һавасында бәхетсез гасырларыбызның авырлыгы.
Шагыйрьләр күп. Алар төрле. Мөхәммәдьяр да сарай тирәсендә чуалган, ханның сыңар бер ягымлы карашына өмет итеп йөрүче ша­гыйрьләрдән үзен аралап куярга ашыккан. Ул Казан ханы Мөхәммәд Әмин төрбәсенең мөҗавир-сакчысы булуны, тып-тын сәгатьләрдә атак­лы шагыйрь Мөхәммәд Әминнең рухы белән аралашып утыруны ар­тыграк күргән. Әмма шул ук вакытта дөньядан да аерылмаган, Казан ханлыгының тормышын, анда яшәүчеләрнең уй-хисләрен сарай шагыйрь­ләрен түгел, ә нәкъ менә Мөхәммәдьяр поэмаларын укып беләбез.
Мөдәрристәге бәйсезлек, шагыйрьне дөньядагы барлык абруйлар­дан өстенрәк итеп күрү әнә шулай ерактан, татар яшәешенең түрен­нән үк килә. Шундый инану тагын Хәсән Туфанда бар иде.
М.Әгъләмов та үзен тезмәчеләрдән аерып куя:
Акча кирәк, киләчәкне тәэмин
Итеп калу кирәк, янәсе...
Ә шагыйрьгә әйтеп калу кирәк,
Һәр минуты - дөнья бәһасе!
Киләчәкне тәэмин... үзләренең
Булмас киләчәге хакына
Баш ияләр, бил бөгәләр килеп
Үлеп яткан шагыйрь катына.
Мөдәррис Әгъләмов күләмле әсәрләрне бик аз язды. Аның озын-озак итеп язарга вакыты да юк, ул дөньяның һәр кымшануына да фике­рен әйтеп калырга тырыша, татар шигъриятенең, тормышының яхшы мәгънәдәге көндәлеге булырга тели иде. Тукай кебек. Шулай да аның поэ­малары бар: «Акмулла арбасы», «Тукайдан хатлар»...
Кан тартмаса да, җан тарта. М.Әгъләмовның җаны кемнәргә тар­тылуын поэмаларның исеме үк күрсәтеп тора.
Бездә шигырь тәнкыйте, шигырь белеме юк дәрәҗәсендә. Орлык­ларны җилгәреп, кибәктән аерып бирүче юк. Әлбәттә, бу вазифаны шагыйрьләр үзләре дә башкара ала.
Ләкин совет пропагандасы Белинский-фәләннәрне һәйкәлләштереп, аларның ролен шулкадәр күпертеп куйган ки, без, үзебез дә сизмәстән, бәяләмәләрне билгеләнгән тәнкыйтьчеләрдән көтәбез.
Бу поэма Сезгә, тәнкыйтьчеләр!
Әлли-бәүдәй татлы Сезнең көйләр.
Изрәп йоклый азмы даһилар.
Тик шагыйрьләр, уятырга теләп,
Төннәр буе тәрәз шакыйлар.
Күңел тәрәзәләрен шакып йөрүчеләргә нинди тәнкыйтьче кирәк булсын?! Әмма шигырь кысалары эчендә бәргәләнгән давылны дөнья­га чыгара белүчеләр кирәк.
Күп әсәрләрендә М.Әгъләмов турыдан-туры «Халкым!» дип мө­рәҗәгать итте. Юк, үгет-нәсихәт укырга да, каядыр өндәргә дә җыен­мады ул. Халкына шагыйрь үз итеп, бертигез дәрәҗәдә итеп эндәште. Халык аның өчен һәрвакыт үз югарылыгында иде. Шагыйрь дә шигырьләрендә шул кимәлдә калды. Түбәндә дә, өстәрәк тә түгел. Шуңа күрә аның ялтыра­вык сүзләргә, вакытлы бәяләмәләргә мохтаҗлыгы да юк иде сыман.
Шагыйрь - яра. Дөнья ваклыгыннан
Бетте инде дисәк вакланып,
Халык барыбер үз ярасын таба,
Әрнесә дә, таба актарып.
Халык язмышы өчен борчылу, эчтән генә сыкрану, рифмалар чәке­шеп киткәндәге өмет чаткылары күп татар шагыйренең иҗатына хас. Бүген инде шигырьгә әйләнгән өндәмәләрне, сүзләрне егерме-утыз еллар элек язылган шигырьләрнең эчке тукымасыннан күпләп табарга була.
Мөдәррис минем күз алдымда бу сис­темага бер протест буларак гәүдәләнде. Аның эш-гамәле дә, үз-үзен тотышы да, хәтта киенү рә­веше дә рухны, күңел азатлыгын буып торган чынбарлыкка нәфрәт, аны кабул итә алмау хисе уята иде.
Ләкин ул безне өметтән беркайчан да мәхрүм итмәде:
Үз дигәнчә бара халык һаман,
Үз дигәнчә бара кешелек.
Казан өязендә кыссаң аны,
Ул Җаектан чыга бүселеп.
Бәреп чыга башкорт даласыннан,
Себерелеп чыга Себердән -
Сындырам дип тоткан Столыпин
Тотып кала бары сеңердән.
Шагыйрьләргә әүлиялек хас. Мөдәррис тә ул вакытта ук үткәннәр­гә карап, киләчәкне юраган икән. Юраудан биг­рәк безнең җанда ыша­ныч, тәвәккәллек уятыр­га теләгән.
Минем күңелдә шул бер сурәт: шагыйрь кара төннәрдә күңел тә­рәзәләрен шакып йөри...
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: