...Ә ТУГАН ТЕЛ КАДЕРЛЕРӘК (АУДИО)
Сәхифәнең бу чыгарылышында, башка темаларны үпкәләтмичә генә читкәрәк куеп торып, иң мөһим мәсьәләгә ябышыйк әле.
Бу – радио һәм телевидениедә кулланыла торган татар телен тәртипкә салу проблемасы. Шулай итми булмый, чөнки соңгы вакытларда татар телле эфирда “тел натурализмы” дигән күренеш яңадан үзен нык кына сиздерә башлады. Идеологиясе болай: рас бүгенге татар кешесе русчасын да, татарчасын да бергә укмаштырып сөйләшә икән, димәк, без дә тапшыруларыбызда шушы ике телне катнаштырып сөйләргә тиешбез, шулай итсәң, халыкка аңлаешлырак була.
Халыкка аңлаешлы тел! Шәп әйтәләр! Нәкъ Тукай заманындагыча! Аерма шунда гына: ХХ гасыр башында милли матбугатны гарәп-фарсы һәм төрек сүзләреннән беркадәр арындырып, гади халыккка аңлаешлы телдә – саф татар телендә язарга тырышсалар, бүген исә әнә шул саф татар теленә икенче бер телне катыштырып, “современный татар теле”ндә халыкка нидер аңлатмакчы булалар.
И энекәшләр-сеңелкәшләр, халык бит сезнең ул аңлатып сөйләүләрегезгә тамчы да мохтаҗ түгел. Ул инде рус телен сездән-бездән камилрәк белә. Шунлыктан без татарчалап сөйли торган яңалыкларны да, хәтта кулинария рецептларын да татар кешесе берсеннән-берсе өлгеррәк интернет сайтларыннан яисә рус телендәге телерадиоканалларыннан укып, ишетеп, карап өлгергән була. Бәс, шулай булгач, аңа татар телендәге тапшырулар нигә кирәк соң, дигән табигый бер сорау туа. Халык төшенәсен төшенеп, аңлыйсын аңлап җиткергән бит инде әллә кайчан.
Бу сорауга җавап бирү өчен башта бер кызык сөйлим әле.
1960 елларда безнең авылдан Әдибә исемле бер кыз Казан педагогия институтына укырга керә. Ул заманнарда авыл баласының вузга кабул ителүе үзе бер гайре табигый хәл булса, Әдибәнең рус теле бүлегенә барып керүе бөтен халыкны шаккатыра. Шаккатмаслык та түгел, чөнки безнең авылда саф русча сөйләшкән кешенең гомумән дә күренгәне булмады. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы мәсьәләсендә дә бәхет елмаймады. Безнең авыл район үзәге Сарманнан биш кенә чакрымда урнашкан. Районның берәр начальствосының баласы вузга керә алмыйча әйләнеп кайта да, ата-анасы, киләсе елга кадәр эшләп торырга җылы урын эзли башлый. Керәләр РОНО мөдиренә. “Әнә, – ди тегесе, – ни төбендә генә Каран мәктәбе бар, барсын, эшләсен...” Менә шулай итеп, вузга керерлек тә белеме булмаган, гомерендә бер тапкыр дәрес биреп карамаган җыен әтрәк-әләм укытты безне рус теленнән. Хәер, ул заманда махсус белемле рус теле укытучылары да бик сирәк иде шул әле...
Менә шундый шартларда укып чыккан Әдибә педагогика институтының рус теле бүлегенә (!) кабул ителә. Укытучылар таң калалар: “караңгы” татар авылыннан килгән кыз бернинди акцентсыз чип-чиста итеп русча сөйләшә, грамматиканы да, әдәбиятны да су кебек эчә. Бу хәл турында ректорның үзенә җиткерәләр. Феноменаль абитуриентны вуз җитәкчесе үзе кабул итә.
– Сеңлем, рус телен шулай яхшы итеп син кайларда өйрәндең? – дип сорый ректор.
– Безнең авылга радио керттеләр бит, радио тыңлап өйрәндем мин, абый, – дип җавап бирә Әдибә.
Аңладыгызмы инде, җәмәгать, эшнең кая барганын?! Радио укытучыны, мәктәпне алыштырган. Ә бүген, мәктәпсез калып барган чагыбызда, телевизор экраныннан, радио эфирыннан ишетелгән сүз татар теле укытучысын, татар мәктәбен алыштыра аламы? Менә кайда мәсьәлә! Монда инде тапшыруларны алып баручыларның, дикторларның сөйләме аерым бер игътибарга алынырга тиеш. Бар иде заманалар, әйтик, безнең Татарстан радиосында Камал Саттарова, Эльс Гаделов, Фоат Галимуллин, Тәлгать Хаматшин, телевидениедә Иркә Сакаева, Рөстәм Нәбиуллин кебек дикторлар әдәби сөйләм телен эталон дәрәҗәсенә күтәрделәр. Саф, табигый, зәвыклы, грамоталы татар теле иде бу. Алар алып барган тапшырулар чын мәгънәсендәге татар теле дәресе иде. Минем үземнең, мәсәлән, кешеләрдән: “Фәлән сүзне Тәлгать Хаматшин болай дип әйтте, димәк, шулай әйтелергә тиеш”, – дип сөйләгәннәрен әллә ничә тапкырлар ишеткәнем булы. Кызганыч, бүгенге көндә республикабыз һавасын пәрәвез җебедәй чорнап алган эфир дулкыннарында сөйләүчеләрнең менә шушы хасияте югалып бара.
Дөрес, эфирда яңгыраган сөйләм ул барыбер нәрсәгә булса да өйрәтә үзе. Эфир – универсаль корал. Аның ярдәмендә гыйлем бирергә дә, наданлык чәчәргә дә мөмкин. Чөнки радиодан, телевизордан ишетелгән сүз ул барыбер кешенең колагына кереп кала, сиздерми генә зиһен киштәсенә менеп утыра. Теләсә кемгә ышанып тапшыра торган корал түгел бу. Микрофон алдына килеп, татар теле мөгаллиме дәрәҗәсендә сөйли алмасаң, ник йөрисең син монда буталып, дип әйтәсе килә кайберәүләргә. Эфирдан грамотасыз кешене сөйләтү – туган телебезне саклау өчен дип бүлеп бирелгән барлы-юклы акчаны исраф итү, шушының өчен дип салым түләгән халыктан көлү дип бәялим мин үзем.
Әлбәттә, менә шушы мәкаләне укучылар арасында ук автор белән бәхәскә керүчеләр табылыр. Туган телебезнең гомумән яшәп калу-калмау мәсьәләсе турында сүз барган вакытта телнең ниндидер сафлыгы, грамоталылык турында сөйләп баш катырма әле, диярләр. Андый кешеләргә мин бер генә сорау бирәм. Безнең республикада дистәләгән рус телле каналлар бар. Шуларның берәрсендә тапшыруны алып баручы рус телен бозып, татар яисә инглиз акценты белән сөйләсә, җитмәсә әле ниндидер урам жаргоннары кыстырып җибәрсә... Бу канал җитәкчеләренең язмышы ни-нәрсә белән бетәсен күз алдына китерүе дә куркыныч. Моны аларга өстәгеләр дә, астагылар да гафу итмәячәк. Күрдегезме, телнең сафлыгын бозу бик үк гөнаһсыз эш түгел ул. Ә менә республикада шул рус теле белән бертигез дәрәҗәдәге дәүләт теле булып торучы татар телен көн саен эфирда теләгәнчә әвәлиләр.
Моның әле тагын икенче ягы да бар, дуслар. Менә без, үзебезне татар телен саклау өчен тырышабыз дибез. Ә без нинди телне сакларга тиеш булабыз соң? Инде ярымруслашкан урам теленме, әллә әлеге дә баягы “современный татар телендә” сөйләүчеләр теленме? Кайсысын? Ярым дөреслек булмаган кебек, яртылаш бозылган тел дә була алмый. Безнең туган телебез берәү генә, ул – саф, әдәби тел, Тукайлар, Галимҗан Ибраһимовлар, Хәсән Туфаннар, Зөлфәтләр, Мөдәррис Әгъләмнәр теле. Безнең телеканалларның җитәкчеләре, менә шушы дөреслекне аңлап, туган тел өчен җаваплылыкны тойган һәм үз хезмәткәрләрен әлеге максат тирәсенә туплаган очракта гына, без эфирны балаларыбызга, яшьләребезгә татар телен өйрәтүче мөгаллим дәрәҗәсенә күтәрә алачакбыз.
...Шулай дидек тә, туктап торыйк. Укучы ни әйтер икән дә, радио һәм телеканалларда эшләүче һөнәрдәшләр ни дип җавап кайтарыр икән, дип көтик. Тәнкыйтьләсәгез дә, хәтта сүксәгез дә разый, тик дәшми генә калмагыз. Сәхифәнең киләсе чыгарылышларында теманы дәвам иттерербез.
Нәсим АКМАЛ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев