96 яшьлек Мәхмүт Гәрәев вафат

«Олы яшьтә булуына карамастан, ул соңгы көнгә кадәр сафта калды. Зирәк акыл, көнләшерлек хәтер һәм юмор хисенә ия иде. Россия Оборона министрлыгы коллегиясенә килергә әзерләнде. Тик өлгермәде…»
Совет һәм Россия Хәрби җитәкче, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев вафат булды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Аңа 96 яшь иде.
Кайгылы хәбәрне Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә Мәхмүт Гәрәев гаиләсе җиткерде.
«Олы яшьтә булуына карамастан, ул соңгы көнгә кадәр сафта калды. Зирәк акыл, көнләшерлек хәтер һәм юмор хисенә ия иде. Россия Оборона министрлыгы коллегиясенә килергә әзерләнде. Тик өлгермәде…» — диелгән хәбәрдә.
Мәхмүт Гәрәев алты сугышта катнашкан. 1941 елның ноябрендә Мәскәү янындагы көрәштә хәрби чирканчык ала, 18 яшендә батальон белән командалык итә. Генерал Гәрәев 20 елдан артык хәрби фәннәр академиясен җитәкләде.
Ул Сугыш һәм Хәтер белән бәйле барлык гамәлләрнең эмоциональ үзәге булды. Төрле халыкара һәм бөтенроссия конференцияләрдә актив катнашты.
Мәхмүт Гәрәев ике дистә китап, йөзләгән фәнни эш һәм мәкалә язды — алар барысы да илнең оборона көченә багышланган. Тарихны яңадан язарга тырышучыларга каршы торды.
Генерал Гәрәев герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен кайтару өчен дә күп эш башкарды. Нәкъ менә аның немец коллегалары ярдәме белән кулга алу һәм җәзалау турындагы Гитлер командованиесенең боерыклары табылган. Хәзер Җәлилнең батырлыгы документаль рәвештә расланды.
«Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәхмүт Әхмәт улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелгән хәбәрдә.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2021 - 06:20Галия Гайнетдинова: Милләтне тел билгелиБашкортстанда туган һәм 16 яшьтә бирелгән паспортыма “милләте башкорт” дип язылган булса да, мин үземнең башкорт икәнлегемә бер генә дәлил дә китерә алмыйм22500
-
12 апрель 2021 - 13:04Румыния татары Наим Белджин укучысы Халыкара көрәш турнирында өченче урын алган Патриция Мария Петрас бер мең доллар белән бүләкләнгән.2200
-
12 апрель 2021 - 11:08Иманлы булу – ул көне-төне мәчеттә намаз укып утыру дигән сүз түгел... Урал! Урал! Могҗизавый Урал! Моннан кырык еллар элек беренче күрүләремнән алып әле кичә генә кайтуымны исәпләсәм, мин бу куе урманлыкка чумган таш олпатны йөзләрчә тапкыр узганмын икән.3500
-
12 апрель 2021 - 10:32“Күперне су басты. Үлем-китем генә була күрмәсен, зиратка юл ябылды” Мамадыш районының Күк чишмә авылының яңа күперен су баскан. Утыз ике ел шушы хәл дәвам итә икән. Авылда сигез йортта гына яшәүчеләр бар, алары да өлкәннәр.5100
-
12 апрель 2021 - 10:17Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда делегатлар шул карарга килде.6001
-
12 апрель 2021 - 08:29Әтнә театры «Ана күңеле… далада» трагикомедиясен чыгарды Спектакльнең премьерасы Әтнә театры сәхнәсендә 9 һәм 10 апрель көннәрендә булды.4200
-
12 апрель 2021 - 06:00Вәхшилек 1937 елның августыннан 1938 елның октябренә кадәр «милли приказлар» буенча 365 мең 805 кеше хөкем ителгән. Аларның 172 мең 830 ы атылган.5501
-
11 апрель 2021 - 06:00Фотографның иң якты проекты Кем уйлаган бу агач тәрәзә йөзлекләрен фотога төшерү минем өчен башта – мавыгу, аннары чын һәм иң нык яраткан эшем булып китәр дип?!9001
-
10 апрель 2021 - 06:25Лилия Гыйбадуллина: Җәйрәп гомер сөрә бирсен вакыт Дөньялыкның бәрхет болынында... Салават күпере артыннан Үзәннән үрләргә чапмасаң, Кем соң син? Бу җирдә кем соң син? Шул үрдә үзеңне тапмасаң...14801
-
10 апрель 2021 - 06:20Айга кырын карама (10-16 апреля) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!7100
-
9 апрель 2021 - 14:27Россиядә елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанда ачыклана Татарстан районнары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга җыелган укытучылар туган телне укыту осталыгы белән уртаклашты.16600
-
9 апрель 2021 - 11:15Без өчлектә, тик 31 мең балага мәктәптә ник урын юк? Әлмәт мэры Тимур Нагуманов үзчикләүләр кертелгәч алып бара башлаган “туры эфир”лар берарара бик популярлашып китте. Аңа карап, башка кала башлыклары да бу алымны кулланып карады, әмма әллә ялкауландылар, әллә Тимур Дмитриевич кадәр технологияләрне белмәделәр...14600
-
9 апрель 2021 - 09:53Велосипедчылар! Юлга чыгарга ярамый Юлларда велосипедчылар күренә башлады. Соңгы елларда бу спорт төре буларак та популярлаша бара, веломаршрутлар оештыралар, кайберәүләр хәтта эшкә велосипедта йөри.10100
-
9 апрель 2021 - 09:45Ярминкәләргә рәхим итегез! Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алалар (сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халыкның сатуга өстәлгән бәяләрдән башка гына сыйфатлы һәм натураль авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.11200
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 март 2021 - 08:50Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә 22, 23 мартта концерт куярга тиеш була.55601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика