Мәдәни җомга

Типкәләнгән талант

Композитор Марс Макаровның тууына 80 ел

... Йортсыз калган адәмнәр 
Күккә багып елады... 
Гөнаһка баткан заманның 
Кайтавазы улады...  

Менә шушы шигъри юлларны язган данлыклы музыкант, виртуоз баянчыларның баянчысы, педагог, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Марс Андреевич Макаровның соңгы 15-20 елда әдәби юнәлешкә борылуы очраклы түгел. 

1990 еллардан башланган илдәге вәз­гыятьнең ачы язмышы, аның да кулына каләм алырга мәҗбүр итте. Әлеге композитор, музыкантның шигырьләр, мәкаләләр язуын белмәүчеләр дә байтактыр. Илдәге үзгәрешләр аны да битараф калдырмады. Шундый ачыну хисе белән язган шигырьләренең берсе.

        КӨРӘШ  ГИМНЫ

Йоклама, тор, күтәрел көрәшкә,
Булмас яшәп мондый хурлыкта.
Җитәр, күп түздек, яшәп кытлыкта,
Калдырмыйк Ватанны коллыкта!

Сорыкортлар байый илне талап,
Көнбатышның җаена ярап.
Яшәмик болай мескенгә калып,
Күтәрел көрәшкә,
Әй, горур халык!

Көрәшмәгән милләт милләт түгел,
Халкым дәшә изге көрәшкә.
Хаклык даулап шаулатыйк мәйданны -
Рух-дәрт биреп һәрбер иптәшкә!

Ватан күген "төтен" капласа да,
Атлыйк, дуслар, атлыйк бер уйдан!
Киләчәккә якты өмет биргән
Әткәйләрнең көрәш юлыннан!  

дип, күңелендәге көрәшкә булган давыллы хисләрен шигъри юлларга сала.      

Марс Макаров, үзе дә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы алдыннан, 28 октябрьдә (1939 ел) Норлат районының (элеккеге Биләр районы) Чурабатыр авылында дөнья­га килә. Исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде. Әтисе НКВД (шунда эшләүче буларак) эше буенча, шул елның май аенда һәлак була. Ә әнисе Алексеевский район үзәгеннән, өч баласын ияртеп, яңадан үзенең туган авылы Чурабатырга күченеп кайтырга мәҗбүр була. Марсның музыкага сәләте, омтылышы 5-6 яшьләрдә ачыла башлый. Авыл халкы сөйләве буенча, әтисе гармунда (тальян) бик оста, виртуоз уйнаучы була. Әнисе дә шулай ук гармунда уйный, бик матур җырлый. Тегү теккәндә дә җырлаганын яхшы хәтерли Марс.

Әнисе клуб үзешчәннәре арасында, төрле кичәләрдә, спектакльләрдә актив катнаша. Бервакыт Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасын авыл клубы сәхнәсендә куярга булалар. Әнисенең Галиябану ролен бик тормышчан башкарганын гел исендә йөртә ул. Заманалар башка булса, бәлки профессиональ актриса да булып китәр иде, әмма авыр тормыш шартлары, өч бала тәрбияләү моңа мөмкинлек бирми.

Марсның әнисе Чистай шәһәре балалар йортында тәрбияләнгән вакытта ук, күп җыр-көйләрне шунда өйрәнә. Шундыйлардан: "Урман кызы", "Без кабызган утлар сүнмәс алар!", "Һаваларда йолдыз", "Кошлар кебек", "Сания апа суга бара" һ.б. бик күп лирик җырлар әнисе җырлавында кечкенә Марсның күңелендә сеңеп кала. Гармунда беренче отып алып уйнаган көе "Сания апа суга бара" җыры була Марсның. Соңрак, уйнавы шомара төшкәч, рус халык биюе "Барыня"ны уйный башлый.  

Әнисе аны алты-җиде яшьләрендә гармуны белән төрле кичәләргә, хәтта туйларга да алып баргалый. Алар икәүләшеп күңел ачтыра авыл халкына.   

1946 елда үзләренең авыл мәктәбенә укырга керә. Җыр дәресе укытучысы Рокыя апа өйрәткән "Партизанка", "Щорс" турындагы җырларны да өйрәнеп, яратып уйный башлый. Музыкаль белем алу хыялы аның балачагыннан ук килә.  

1954 елда әнисе Мария Никитична өч баласын алып, Казанга тәвәккәлләп, юлга кузгала. Марска бу вакытта 14 яшь була. Яшүсмер малайга авыл белән саубуллашу бик тә авыр тәэсир ясый. Ул челтерәп аккан чишмә тавышларын, сандугачлы, күкеле урманнарны, яшел болын, кыр­ларны, һәр кич бака "хоры" яңгырап торган инеш-суларны, таңнан кычкыра торган әтәч тавышларын, гомумән, авыл ыгы-зыгысын  сагына. Иртән йокысыннан тору белән: "Әни, кайтыйк авылга, миңа монда уйнарга иптәшләр дә юк, рәхәтләнеп гармунда уйнарга өебез дә юк", - дип аптырата. Шау-шулы шәһәр тормышына бик озак ияләшә ул. Хәйран гына вакыт фатирдан-фатирга күченеп йөрүләр, балаларга нык тәэсир итә. 

Авылдан килгән елны ук, Казанның 26 нчы мәктәбендә укый башлый. Шушы уку дәверендә, бәхетенә күрә, заманында шактый популяр  баянчы Рәис Сафиуллин белән таныша. Нәкъ шушы Рәис абыйда  гармунда шөгыльләнә башлагач, хромкадан баянга күчәргә ниятли. Әмма баян сатып алырга бернинди дә мөмкинчелек юк. Шуңа карамастан,  улының талантын аңлап, әнисе баян сатып ала. Марс Рәис абыйда шөгыльләнүен дәвам итә. Нота грамотасын өйрәнә. Әлбәттә, остазы Марсларның финанс хәлен яхшы аңлый. Ул аны бернинди түләүсез, музыка училищесына керергә әзерли. 

"Безгә, Рокыя Ибраһимова һәм Мөхтәр Әхмәдиевләрнең уйнавын тыңлап үскән малайларга, Рәис Сафиуллинның төрле көйләргә вариацияләр ясавы, гаҗәеп бер яңалык булып тоела иде", дип сөйли Марс. Соңрак, мәктәптә югары классларда укып йөргән чакларында ук, Бату Мөлеков, Ифрат Хисамов белән якыннан аралашу да, иҗат юлына үзенә күрә бер ныклы этәргеч була. 

1958 елда ул Казан музыка училищесына кабул ителә. Баян бүлеге укытучысы да (Виктор Седаков) аңа рус халык көйләрен үзләштерергә ярдәм итә. Шул ук уку елларында баянчы Ильяс Шәрипов белән таныша, ул башлап йөреп, баянчылар "триосы"н (Ильяс Шәрипов үзе, Марс Макаров, Нәсыйх Вилданов) оештыра. "Трио" йогынтысында укыган елларында инде ялгызы (соло) радиога яздырыла башлый. Шулай итеп, Марсның җитди иҗат юлы халык көйләрен баян өчен эшкәртүдән башлана. Репертуарында беренче яратып башкарган әсәрләреннән татар халык көйләре: "Кошлар кебек", "Алтын-көмеш", "Минзәлә", "Тәфтиләү", "Су буйлап"; композиторлар әсәрләреннән: Салих Сәйдәшевнең "Совет Армиясе маршы", " Наемщик" әсәреннән кереш музыка, "Хуш авылым"; Арам Хачатурянның "Кылычлар белән бию", Ифрат Хисамовның "Бәрәңге", Васил Хәбисламовның "Җиз кыңгырау моңнары", Заһид Хәбибуллинның "Себер татарлары биюе", Исмай Шәмсетдиновның "Биләр яшьләре" һ.б. композиторларның җырларына эшкәртмәләре шактый. 

1962 елда училищены тәмамлап, Нәсыйх Вилданов белән Марс Татарстан җыр һәм бию ансамбленә эшкә алыналар. Алар ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров үтенече белән эшкә килә. Ансамбльдә байтак вакыт хезмәт куюы, иҗатының башлангыч этабына шактый этәргеч була. Ә җыр язу теләге, көйләрне баян өчен эшкәртмәләрдән башлана. Ансамбль өчен "Зәкәрия" көен эшкәртә, ул көй ансамбль репертуарының уңышлы номерларының берсе булып санала. 

Марсның халыкта киң танылу алган беренче җыры "Киек казлар" (Хәсән Туфан шигыре) була.  Мәрхүм, шагыйрь Хәсән ага Туфанның шактый еллар Сталин конц­лагерьларында җәфа чигеп, ачы йөрәк сагышы белән язылган тирән лирикасы, күрәсең, Марс Макаровка нык тәэсир иткән. Җырны беренче тапкыр ансамбль солисткасы Нәфисә Василова (керәшен кызы Анастасия Васильева) белән радиога яздыра. Җыр баян белән дә (М.Макаров үзе уйнавында), фортепьяно белән дә, җыр һәм бию ансамбле белән дә языла. Ансамбльнең иң уңышлы җырларыннан санала. Марс җырны махсус Нәфисә Василова тавышын күздә тотып яза. Беркөнне радиодан яңа язмалар тапшыруында, шушы үзенең "Киек казлар" җырын ишетеп, Хәсән Туфан таң кала. Марс Макаровны күрәсе килү максаты белән һәм җырның уңышлы язылуын ошатып, аны эзләп өйләренә бара. Бәхетенә күрә, Марс үзе өйдә булып, ишекне ача. Хәсән Туфанны янәшә күрүе, Марс өчен ул вакытта, ниндидер бер зур могҗиза була... Х.Туфан белән чәйләп алгач, Марс пианинода Хәсән ага теләге белән "Киек казлар"ны уйнап-көйли. Шактый утырганнан соң, ире белән Марсның сеңлесе килә. Бәхеткә күрә дигәндәй, шунда кияүнең фотоаппараты була. Хәсән ага белән фотоларга төшәләр. Әллә нинди сыйфатлы булмаса да, фотолар истәлеккә әйбәт бүләк була. Ул шушы килүендә, үзе белән алган шигырьләр китабында: "Марс энем, бу билгеләп куелган шигырьләргә дә игътибар итәрсең әле, бәлки киләчәктә популяр җырлар булып китәр", - дип, аңа култамгасы белән китабын бүләк итә. "Ай чыга Арча кырыннан", "Барган саен еллар җылырак", "Агыла да болыт агыла", "Каеннар көтәләр", "Юксындырсаң, нишләрмен?" кебек җырлар Хәсән Туфан үтенече белән языла. 

Баян өчен язылган әсәрләренә килгәндә: "Якташлар биюе", "Вальс экспромт", "Юмореска" кебек пьесаларын; "Каз канаты" көенә концерт вариацияне, "Кичке авыл", "Аулак өйдә" әсәрләре эшкәртмәләрен аерып атап үтмичә мөмкин түгел. 

Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Исмай Шәмсетдинов, Заһид Хәбибуллин кебек олпат композиторларыбызның аңа карата булган җылы мөнәсәбәтләре иҗатында зур бер этәргеч бирә, үз-үзенә ышанычы тагын да арта. 1966 елда "Баян өчен пьесалар" дигән беренче җыентыгын чыгаруда Марска А.Ключаревның зур ярдәме тия. Җыентык дөнья күргәч, аның иҗаты киңәеп, икенче сулыш алып, үсеп китә. Наҗар Нәҗми шигыренә "Көзге романс", Сибгат Хәким шигыренә "Ни сөйли урман?", Гамил Афзал шигыренә "Татарстан таңнары"(конкурста 2 нче премия алган җыр), Клара Булатова шигыренә "Кыңгырау чәчәкләре", Габделхак Игебаев шигыренә "Уралым", Рәдиф Гаташ шигыренә "Язгы ташу", Зиннур Насыйбуллин шигыренә "Кара шәле килә сөйрәлеп", Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә "Минем иркәм биюче" һәм "Ак самавыр", Мәхмүт Хөсәен шигыренә "Иң кадерлем син генә" (миңа атап язган), Фәнис Яруллин шигыренә "Тормыштан суынма, син", Габдулла Тукай шигыренә "Кырлай", Муса Җәлил шигыренә "Ялгыз күке", үзенең шигырьләренә һ.б. күп җырлары татар җыр сәнгатендә зур уңыш казана. Соңгы елларда зур күләмле (6 кисәктән) симфония язу бәхетенә дә ирешә ул. Әмма финанс булмау сәбәпле, бу әсәр башкарылмыйча Мәдәният министрлыгында ята. Марс Макаровның 80 еллык юбилее уңаеннан һәм шушы симфонияне башкару нияте белән июль аенда мәдәният министрына керергә туры килде. Ирада Әюпова бу чараларга үзенең уңай фикерләре белән мине беркадәр өметләндергән иде... Ни кызганыч, бу симфония Мәдәният министрлыгында юкка чыга кебек. Шушы эш белән министрлыкта Рәшит Саматович Фәтхуллин шөгыльләнде. Әмма эшнең тиешле нәтиҗәсе булмады. Министрлык Норлат районына юбилейны Марсның үз төбәгендә уздыру турында хат юллаган иде, әмма ни гаҗәп... Шушы көнгә кадәр төрлечә ышандырып килделәр дә... хәзер бөтенләй дәшмәс булдылар. Юкса, юбилейны уздыру 2 ноябрьгә билгеләнгән иде.  Нинди каршылык бу?.. Үзе исән чагында да 65-70-75 яшьләре дә искә алынмады. 70 яшен Норлатта уздыру өчен сөйләшергә кайткан иде башлык янына, ә анысы: "Мин сезне белмим", - дип күңелен төшерә.... Өйгә кайткач, елардай булып сөйләгән иде. Мин аны:  "Сиңа түгел, бөтен шәхесләргә шундый этләрчә караш, Илһам Шакировны да 70 яшендә генә бәһасен, кыйммәтен аңлый башладылар", - дип төрлечә юатыр­га тырыша идем. 

Махсус белеме юк дип, композиторлар берлегенә әгъза итеп алмадылар. Янәсе, берлекнең форматына туры килми... Кем чыгарган ул андый форматны? Шул Берлек үзе түгелме? 1987 елда премьер-министр урынбасары Мансур Хәсәновка фатир мәсьәләсе белән баргач, ул "исем"нәре белән кызыксынды. Мин 1984  елда документлар биргәнен әйткәч: "Аңа "Киек казлар" җыры белән күптәннән композитор титулы тиешле", - дигән иде. Композиторлар берлегенә элемтәгә чыкмакчы иде, әмма берлек рәисе Кәлимуллин урынында туры килмәде. 1984 елда бирелгән документларны таптырып, М.Хәсәнов ярдәме белән Марс Макаровка 1987 елның 18 август карары белән ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде. Хәзергесе көндә бу исемне кыйммәтле машиналарда җилдерткән, аннан-моннан 3-4 нотадан әвәләнгән "җырлаучылар", "композиторлар" бернинди дә авырлыксыз, үзләренең "оятсыз йөзләре" белән бик ансат кына ала. Татар музыка сәнгате үсешенә бихисап бай мирас калдырган шәхескә менә шушындый караш. Үзлегеннән (баян классы буенча училище гына бетергән музыкант) симфония язу алымнарын үзләштереп иҗат  иткән әсәре - зур дәүләт оркестры өчен симфониясе дә югалды...1987-1988 елларда Г.Тукай шигырьләре циклы буенча симфоник поэмасын иҗат итте. Аны А.И.Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры репертуарындагы уңышлы әсәрләре дип, халык концертларда бик җылы кабул итә. Баян, тальян өчен инструменталь әсәрләр, хор өчен берничә тавышка җырлар, лирик җырлар, романслар яза. Татарстан радио-телевидение фонотекалары киштәләре аның әсәрләреннән сыгылып тора. Г.Тукай бүләгенә ике тапкыр тәкъдим ителеп, хәтта кандидат итеп тә теркәмиләр. Ә бит юкса, аның иҗаты тулаем Тукай рухы белән язылган. 

Әйе, шунысы гаҗәп: М.Макаров түрәләргә яраклаша алмады. Табигате андый түгел иде... Гомумән, тегене-моны соранып йөрү талантлы шәхесләргә хас сыйфат түгел. Алар шул гаделсезлектән эчүгә дә бирелүчән... 

Марс Макаров сәнгатебезнең түбән тәгәрәвенә, андагы очсыз- тозсыз, күңелне болгата торган "җырулар, җырлаучыларга" эче пошты, йөрәге янды, күңеле ярсыды. Шулай булса да, ул үз күңелен юатырдай шөгыль тапты. Республикабызның данлыклы шәхесләре турында мәкаләләр язды. Соңыннан аларны төрле газета-журналлардан туплап, 2011 елда "Сәнгатебез йолдызлары" дигән китап бас­тыру бәхетенә иреште. “Мирас” журналы белән аралашып, алар басмасына онытыла барган җырларның кыскача тарихларын биреп барды. Ни кызганыч, 2014  елларда сәламәтлегенең какшавын сизеп, еш кына хастаханәләрдә ятарга туры килде. Шул халәтендә дә ул каләмен ташларга ашыкмады. Газета-журналларда басылган шигырьләрен, хикәя язмаларын, кайбер җырларын туплап, 2015 елның декабрь аенда нәшриятка тапшырып, хастаханәгә ятты. Баш миендәге яман шеш 2016 елның 16 мартында аны безнең арабыздан алып китте. Үлгәннән соң, җәй башында "Кайтаваз" исемле китабы дөнья күрде. Ул шагыйрь Разил Вәлиев булышлыгы белән басылды. Аңа рәхмәтебез чиксез. Ул Марсның бер үтенечен дә кире какмый, әмма мәдәният өлкәсендәге түрәләрнең М.Макаров белән санлашасы килми һәм хәзер дә шул битарафлык дәвам итә. 

2017 елда Марсның вафатына ел булганда, чыккан китаплары уңаеннан концерт-презентация уздыру өчен, 16 мартка филармония концерт залын арендага алган идек. Филармония җитәкчелеге, минем мәдәният министрына барып залны бушлай алу ниятен белгәч, концерт-презентацияне 15 майга күчереп куйган. Мин бу хакта А.Сибагатуллиннан (ул вакыттагы министр) белдем. Шаккатмалы хәл,  акча эшләү максатыннан - шәхесләр белән дә санлашмыйлар. Ә май аенда концертларга кем килсен? Анда кешенең бакча эшләре, отпускалар башлана... Кызганыч, бу чара "эшлексез" бәндәләр аркасында булмый калды. Ә бит Марс Макаров шушы филармониядә тәүге хезмәт юлын башлаган. Бер караганда, филармония үзе, бу чараны үткәрүдә булышлык итәргә тиеш бит, юкса... Лекторий бүлегендә эшләгән елларында, алар ачык машина-тракторларда, ат чаналарында туңып-өшеп, салкын ягылмаган клубларда халыкка ихлас хезмәт иткән. Күбесе, хроник авырулар алып, яшьли үлеп китә... М.Макаров үзе дә, простата аденомасы белән гомере буе чирләде. Ә шушы талантлы шәхесләребез эт типкесендә яши. М.Макаров вафат булгач, мәдәният өлкәсеннән бернинди дә игътибар, хәтта кайгынамә дә бирүче булмады. Хәер, ни хикмәттер, филармония миһербаны килеп, 10 мең сум сәдакасын бирергә җөрьәт итте. Ә күмү процессында музей хезмәткәре генә катнашты. Татар җәмәгатьчелегенең хөрмәте менә шулай булды. Һәйкәлне дә үз хисабымнан куйдым. Бу хакта да телгә алучы булмады. 

Безнең илдә башыңны күтәрмичә, ишәк шикелле эшләсәң дә, бер тиен дә кадер-хөрмәт юк. Махсус белеме юк дип, иҗатчыны берлеккә алмыйча, төрле сәбәп белән алдалап йөртү - ахмаклык... Талантны катыргыга алыштырып буламыни? 

Фирдания МАКАРОВА.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: