Мәдәни җомга

СӘНГАТЬ ҖЕНЕ КАГЫЛГАН ЕГЕТ

Якташым Әзһәр Хөсәенов (ул Сарман районының Карашай-Саклау авылында туган) белән мин Минзәлә шәһәрендә 1960 елда таныштым. Ул район мәдәният йортында бик бирелеп сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара. Унтугыз яшьлек бу төскә-биткә чибәр, мөлаем, килешле буй-сынлы егетне һәрчак яшь-җилкен, егетләр һәм кызлар төркеме уртасында күрәсең, барчасы аңа тартыла иде. Ул яшьләрнең үзләре...

Якташым Әзһәр Хөсәенов (ул Сарман районының Карашай-Саклау авылында туган) белән мин Минзәлә шәһәрендә 1960 елда таныштым. Ул район мәдәният йортында бик бирелеп сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара. Унтугыз яшьлек бу төскә-биткә чибәр, мөлаем, килешле буй-сынлы егетне һәрчак яшь-җилкен, егетләр һәм кызлар төркеме уртасында күрәсең, барчасы аңа тартыла иде. Ул яшьләрнең үзләре таныган, ихтирам иткән әйдаманы-лидеры булды.

Мин район авыл хуҗалыгы инспекциясендә агроном, дустым Равил Фатыйхов райбашкарма финанс бүлегендә эшли, без бер пенсионер апаның кечкенә генә фатирында бергә яши идек. Яшь, дәртле чак. Кичләрен мәдәният йортына, ял паркына бию мәйданчыгына йөрибез, күңел ачабыз. Менә бер кичне Әзһәр икебезне дә 1957 елда оешкан, Мәскәүдә декадада катнашкан җыр һәм бию ансамбленә катнашырга чакырды, Минзәләнең иң чибәр кызлары бездә инде, килегез дип кызыктырды. Риза булдык, өйләнәсе, буйдак егетләргә кем кирәген белә инде Әзһәр. Ансамбльдә сәнгать сөюче 30 лап яшь кызлар, егетләр тупланды, репетицияләр - җыр, бию өйрәнүләр башланды.

Үзешчән дип аталса да, ансамбль безне күп нәрсәгә өйрәтте: хорда ике тавыш белән күмәк җырларга, күмәк биюләрдә музыка ритмына тәңгәл китереп җитезлегеңне, осталыгыңны күрсәтергә, һәрвакыт елмаерга, елмаерга! Иң мөһиме - үзара дуслык, бер-береңә ярдәмләшү, коллективның уңышлы чыгышы өчен янып-көеп хезмәт итү, осталыкка, камиллеккә, югары сәнгать дәрәҗәсенә омтылу. Әзһәр ансамбльне яшьләр белән тулыландыруда булышчы гына түгел, хорда башлап җырлаучы вокалист, аерым номерлар башкаручы солист та иде. Аның тавышы көчле, моңлы, тембры ятышлы, күмәк җырга килешеп тора, үзе генә җырлаганда аның баритоны күңелләргә хуш килә. Соңыннан белдем, ул яшүсмер чакта ук җырчы булырга хыялланган, татар җырларын тыңлап өйрәнеп, җырлый-җырлый үскән, ниһаять, сәхнәгә менгән, тамашачының мәхәббәтен яулаган.

1963 елда конкурс аша үтеп, мин Республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли башладым, гаиләбез белән Казанга килеп урнаштык, Әзһәр белән тагын очраштык. Ул да Казанда яши. Очрашканда төрле темаларга әңгәмә куера, бигрәк тә әдәбият, сәнгать мәсьәләләре кызыксындыра, Минзәләне дә искә алабыз.

Без бер үк елларда аспирантурада укыдык (Әзһәр мәдәният өлкәсендә, мине авыл хуҗалыгы икътисады кызыксындырды). Ул турыда да фикер алышабыз. Әзһәр мәшһүр сәнгать әһелләре Сара Садыйкова һәм шагыйрә Гөлшат Зәйнашевалар (минем әнием ягыннан туганым) белән дустанә, иҗади бәйләнештә яшәде. Бу күренекле зыялы затларның иҗатын пропагандалауда бик күп хезмәт куйды, әле дә бу саваплы, рәхим-шәфкатьле эшен дәвам итә. Гөлшат Зәйнашева һ.б. сәнгатькярләр белән берлектә ул композитор Сара Садыйкова иҗтимагый фондын оештырды, озак еллар аның җитәкчесе вазифаларын башкара, иҗаты белән халкыбыз күңелендә онытылмас урын алган бу затларның якты истәлеген мәңгеләштерергә тырыша. Бу хезмәтләрне ул үзенең вөҗданы, күңеле кушуы буенча сәнгатькә тирән мәхәббәтеннән чыгып, түләүсез, волонтер буларак тормышка ашыра. С.Садыйковага һәйкәл кую, Казанның бер урамына, Чаллы концерт залына аның исемен бирү, музеен булдыру һ.б. гамәлләр Әзһәр тырышлыгы белән, вакытын, белемен, энергиясен кызганмыйча яуланган нәтиҗәләр. Менә ничә еллар инде Әзһәр Казанда композитор С.Садыйкова музеен булдыру мәшәкатьләре белән йөри, хөкүмәт карарын чыгартты, бинасы да билгеләнде - ул композитор туган йортта (Париж Коммунасы урамында).

Әзһәр өлкән яшьтә булса да кайнап торган иҗади тормышта яши. Әйтик, ул яңа телевизион фильмнар иҗат итүче һәм төшерүче төркемнәрне оештыручы, директор. С.Сәйдәшев, С.Садыйкова турында телевизион фильмнар, "Тузган торактан күчкәндә" нәфис фильмы (Г.Зәйнашева сценарие) тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.

Әзһәрнең бу уңышлардан башы әйләнми. Ул һаман эзләнә, мәдәният, сәнгать серләрен өйрәнә. Һади Такташ язганча, ул тормышта яктыга, югарыга таба юл ала. Читтән торып укып Көнчыгыш Себер мәдәният институтын (Улан-Удэ шәһәре) 1969 елда уңышлы тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Минзәлә райкомында мәдәният эшләре инструкторы итеп билгеләнә. Авылларда ул кызыклы мәдәни кичәләр, концерт, спектакльләр оештыра, клуб хезмәткәрләренә сценарийлар язып ярдәм итә. Татарстан районнары тарихында беренче мәртәбә, Минзәлә Сабан туенда мең кеше катнашындагы хор чыгыш ясый, аның кайтавазы еракларга яңгырый.

Үзешчән сәнгатьне тагын да югары баскычка күтәрү максатында, Минзәлә районы җитәкчеләре Казаннан ярдәмгә төрле елларда композиторлар Р.Яхин, Җ.Фәйзи, А.Ключарев, З. Хәбибуллин, С.Садыйкова, Ә.Бакиров, Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар, М.Латыйпов, И.Хисамовларны чакырып китерәләр. Биредә күренекле язучылар Г.Бәширов, Р.Ишморат, Н.Дәүли, шагыйрьләр Г.Зәйнашева, М.Шабаевлар була, төрле очрашулар үткәрәләр. Минзәлә районы Татарстанда һәм илдә мәдәният үзәге буларак таныла, бирегә тәҗрибә өйрәнү өчен СССРның төрле төбәкләреннән делегацияләр килә башлый, курслар ачыла. Шул елларда Минзәләгә багышланган яңа җырлар иҗат ителә.

Мәдәният һәм сәнгать җене кагылган Әзһәрне 1967 елда гаять бай тарихлы, илдә данлыклы театрга - Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт Татар драма театрына директор итеп куялар. Әзһәр бу вазифаның бик җаваплы, җитди икәнен яхшы белә. 1957 елда Мәскәүне шаулаткан Татар сәнгате һәм әдәбияте декадасында Татарстан район театрларыннан бердәнбер булып Минзәлә театры гына катнаша. Башкала сәхнәсендә М.Фәйзинең "Галиябану", Ю.Әминовның "Язылмаган законнар" спектакльләрен күрсәтеп, зур уңышка ирешә. Театр белгечләре бу спектакльләргә югары бәя бирәләр, күп кенә актерлар мактаулы исемнәргә, дәүләт бүләкләренә лаек була; театрның статусы күтәрелә - ул инде дәүләт театры исемен ала.

Минзәлә районының мәдәният, сәнгать фронтында армый-талмый, нәтиҗәле хезмәт итә торгач, унөч ел гомер үтә дә китә.

Биредә Әзһәр мәхәббәтен таба - Фаһимә исемле музыка укытучысы белән 1970 елда гаилә кора; 1972 елда уллары Рөстәм, 1974 елда кызлары Сәрбиназ туа, аларны тәрбияләп, югары белем бирәләр.

1971 елда Әзһәрнең хезмәт һәм тормыш юлында яңа дәвер башлана. Аны Татарстанның мәдәният һәм сәнгать үзәге - дәртле, моңлы, әмма әле серле Казанга эшкә чакыралар. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында баш администратор булып бер ел эшләгәч, Казан курчак театрына директор итеп күчерәләр. Әзһәр авыр хәлдәге, ташландык дип әйтерлек курчак театрын кабул итеп ала, куркып калмый, җиң сызганып эшкә керешә, өч ел эчендә аякка бастыра.

Моңа кадәр күбесенчә урыс телендәге спектакльләр белән мавыккан театр репертуарына Әзһәр күренекле татар язучылары, драматурглары әсәрләрен кертеп сәхнәләштерә башлый. Бу башлангычны уңышлы башкару өчен әзерлекле режиссер кирәк, кемне чакырырга? Дәрәҗәсен югалткан мондый театрга тәҗрибәле режиссер эшкә килерме? Әзһәр язучы, драматург, режиссер, артист һәм тагын әллә кем, кыскасы, мәдәният-сәнгать өлкәсендә җитмеш һөнәр иясе Рабит Батулла кандидатурасына туктала.

Республика, мәдәният министрлыгы җитәкчелеге Әзһәрнең уңышлы эшләвен исәпкә алып, 1975 елда аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына директор итеп билгели. Әзһәр театрны 6 ел дәвамында уңышлы җитәкли. Театрның репертуары, классик драма әсәрләре белән беррәттән, хәзерге заман тормышын, вәзгыятьне тасвирлаган яңа спектакльләр белән баетыла. Артистлар Әзһәрнең гастрольләрне оста оештыруын, сәфәрдә тормыш-көнкүреш шартлары турында даими кайгыртуын әле дә сагынып, мактап телгә алалар. СССРда беренче булып театр коллективы ерактагы БАМ төзүчеләре, чирәм җирләрдәге шәһәр һәм авылларга барып хезмәт күрсәтә. Татарстан буйлап та камаллылар хәрәкәттә: Чаллыда КамАЗ төзүчеләре алдында, берничә мәртәбә килеп, Түбән Камада иң яхшы, масштаблы (бөтен коллектив катнашында) спектакльләрен күрсәтеп, тамашачыларның ихтирамын казанып, хезмәтләренә югары бәя биргән мактау грамоталары алып кайталар.

Әзһәр үзен фән өлкәсендә дә сынап карый. 1981-84 елларда СССР Фәннәр академиясе филиалы - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият институтында аспирантура үтә. Аның белеме арта, фикер офыклары киңәя, мәдәният, әдәбият, сәнгатькә карашы үсеш ала. Бу елларда галим-голәма арасында яңа танышлар, дуслар табыла, алар Әзһәргә фәнни тикшеренүләрне дәвам итәргә киңәш итә, синнән әйбәт галим чыгачак, дип юрыйлар. Җитәкчесе Баян Гыйззәт тә шул фикерне куәтли. Әзһәр алдында четерекле дилемма килеп туа. Нишләргә? Үзеңне фәнгә багышларгамы, әллә яшьтән үк күңелне биләгән, инде канга сеңгән, белгечлек алган, бай тәҗрибә туплаган әлеге дә баягы мәдәният, сәнгать дөньясына кире әйләнеп кайтып, үз халкыңа, милләтеңә хезмәт итәргәме?

Бу проблема үзеннән-үзе, җайлы хәл ителә: 1985 елның язында аны Казан телестудиясенә чакырып, программалар һәм тапшырулар хәзерләү баш администраторы итеп билгелиләр. Аның җитәкчелегендә оештырылган тапшыруларны без зәңгәр экраннарда еш карап килдек. Соңрак (1994-97) Әзһәр Хөсәенов телевизион фильмнар директоры вазифасында шактый фильмнар төшереп, экранга чыгаруны оештырды.

Гаҗәп кеше ул Әзһәр Хөсәенов - җаны-тәне белән мәдәнияткә, сәнгатькә хезмәт итүче, бөтен тормышын шуңа багышлаган зат. Аны якыннан белүче бер күренекле иҗат әһеле: "Әзһәрне күп еллар беләм, аңа мәдәният һәм сәнгать җене кагылган!" - дигән иде. Әлбәттә, олылап әйтелгән әлеге сүзләрдә зур хаклык ярылып ята.

Марс ГАИТОВ,
Татарстан Фәннәр академиясенең Татар Энциклопедиясе институты өлкән фәнни хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: