Мәдәни җомга

СЕБЕРНЕҢ МИЛЛӘТ ХАДИМӘСЕ

Бу язмам - Себер татарларының милли хәрәкәтендә, иҗтимагый тормышында, мәгърифәт-мәдәниятендә җан атып йөрүче Хәнисә ханым Алишина турында. Ул ХХ гасыр ахырында фәнгә килеп, төрки тел гыйлемендә әйдәп баручы галимнәрнең берсенә әйләнде. Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Бөтендөнья төрки академиясе әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан...

Бу язмам - Себер татарларының милли хәрәкәтендә, иҗтимагый тормышында, мәгърифәт-мәдәниятендә җан атып йөрүче Хәнисә ханым Алишина турында. Ул ХХ гасыр ахырында фәнгә килеп, төрки тел гыйлемендә әйдәп баручы галимнәрнең берсенә әйләнде. Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Бөтендөнья төрки академиясе әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы ул. Казан университетында аспирантурада уку еллары, Татарстан Фәннәр академиясендә эшләп алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик эшчәнлек аны чын галим, зур белгеч итеп тәрбияли. Нәтиҗәдә, Х.Алишина 1992 елда «Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче Себер татарлары сөйләме» дигән темага кандидатлык диссертациясен, ә 1999 елда "Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик тикшерү" дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый.

Галимә Себер татарларының килеп чыгышы турында төрле карашлар яшәгән хәзерге чорда халыкның тарихын тикшергәндә, беренчеләрдән булып, археология, этнография, диалектология, архив чыганакларына таянып өйрәнә, чөнки ономастика бу фәннәр белән тыгыз бәйләнештә генә үсә ала. Халыкның тел үзенчәлекләрен, иң борынгы тарихын өйрәнүдә аның "Себер татар авыллары исемнәре" дигән китабы (2004) тел гыйлеменең җитди казанышларыннан берсе санала. Хәнисә Алишинаның фәнни-тикшеренү өлкәсендәге хезмәтләре исемлегендә 221 китап, укыту өчен 4 кулланма ярдәмлек, гәзит-журналларда 281 мәкалә, 95 фәнни, 187 фәнни-популяр мәкалә бар. Ул - кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча махсуслаштырылган совет әгъзасы, Казан федераль университеты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз фәнни бәйләнештә эшли. Галимә җитәкчелегендә 10 аспирант кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады. Хәзерге көндә алар төбәгебезнең төрле югары уку йортларында эшли.

Хәнисә Алишина 20 ел элек Төмән дәүләт университетында тәүге татар бүлеген ачып, татар телен, Себер татарларының тарихын өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә. 1993-2012 елларда университетның татар теле һәм әдәбияте бүлегенә Төмән өлкәсенең көньяк районнары мәктәпләреннән 300гә якын укучы кабул ителеп, югары белемле белгеч булып чыкты. Укытучы-остаз җитәкчелегендә студентлар туган төбәк тарихын өйрәнүдә Казанның данлыклы университеты китапханәсе архивларында казынып, Төмән өлкәсе тарихына кагылышлы материалларны эзләп таба. Татар телен бөтенләй белмәгән, урыс мәктәбен тәмамлап килгән студентларның татар теле дәресләре белән кызыксынуын, танып-белү активлыгын ничек көчәйтергә? Бүлектә эшләүнең беренче көннәреннән үк галимә әнә шул турыда уйлана. Туган телен белмәгән, әмма белергә омтылган яшьләргә татар телен укытуда, аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә яңача якын килергә тырыша. "Мин беренче класска укырга кергән елны Ватан сугышы ветераны, елга флоты капитаны - әтием Җәүдәт Әхмәтсабир улы Әйтбаев көтмәгәндә вафат булды. Кодрәтле, гайрәтле шәхес иде ул. Ятим үстем, фәнгә юл ярып бару да авыр булды. Ятимнәргә ярдәм кулы сузуның никадәр кирәк икәнен мин балачактан ук үз җилкәмдә татыдым. Шуңа күрә сәләтле, тырыш студентларга ярдәм итәргә, аларны үстерергә тырышам. Әгәр мин татар милләте өчен бер генә татар баласын татар телле, мәгърифәтле, мәдәниятле, әхлаклы, шәфкатьле итә алсам, үзем өчен зур горурлык дип саныйм", - ди Хәнисә Җәүдәт кызы.

Университетның татар бүлеге шактый еллар (1999-2012) җирле халкыбызның фольклорын җыю, өйрәнү, аны барлау өлкәсендә шактый нәтиҗәле эш алып барды. "Туган халкыбызның гореф-гадәтләре, рухи культурасы бик үзенчәлекле. Халык иҗат иткән фольклор бик кызыклы һәм бай. Моңарчы халкыбызның матур традицияләре үз төсен югалта килде, әмма соңгы елларда алар яңадан туа, яңартыла башлады. Безнең максатыбыз - авыллар тарихын, гомумән, тарихыбызны өйрәнү белән беррәттән, әнә шул күркәм традицияләрне яңадан кайтару, аны яңа бизәкләр белән баету. Халык авыз иҗаты - фольклор бәйрәмнәрен үткәреп тору - ана телебезне саклауда, аның кулланыш сферасын киңәйтүдә, туган телебезгә ихтыяҗ тудыруда көчле бер чара", - ди Х.Алишина. Студентлар тюркология буенча фәнни курс эшләре язып, күбесе аларны яхшы билгеләргә яклый. Студентларның туган төбәгебез тарихы, фән-мәдәният хезмәткәрләре, Себер җирендә татар халкы, Себер татарларының теле һәм мәдәнияте, фольклоры, гореф-гадәт, йолалары кебек актуаль темаларны яктырткан мәкаләләре өлкәнең "Яңарыш" гәзитендә урын ала килә.

Хәнисә Җәүдәт кызы җәмәгать эшләрендә дә әйдәп баручы, бу өлкәдә дә ул актив эшчәнлек күрсәтә. Әйтик, Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендә яңа урамнарга галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен бирер өчен дә ул бик зур көч куйды. Галимә - күренекле язучыбыз Якуб Зәнкиевнең беренче биографы да. Олы әдипнең 80 яшьлек юбилеена ул, үзе акча юллап, "Луноликая красавица" дигән җыентыгын нәшер итте. Шулай ук язучының "Ялкында өтелгән мәхәббәт" романын урысчага ("Любовь, объятая пламенем") тәрҗемә итеп, губернаторның финанс ярдәме белән дөньяга чыгарды. Ике телнең дә нечкәлекләрен яхшы белүе, теоретик белеме, бай тормыш тәҗрибәсе һәм искиткеч тырышлыгы нәтиҗәсендә Хәнисә ханым әсәрне уңышлы тәрҗемә иткән. 2005 елда аның үзенең "Татары земли сибирской" дигән китабы Татарстан китап нәшриятендә дөнья күрде. Төмән җиренең мәшһүр татарлары белән таныштыра торган бу китапның басылып чыгуы гаять әһәмиятле булды.

Галимә Мәскәү, Казан, Уфа, Махачкала, Хакасия, Якутия һ.б. галимнәре белән иҗади элемтәдә тора, алар белән аралашып яши. Хәнисә Алишина Русиянең күпмилләтле алдынгы вәкилләре, галимнәре арасында хаклы рәвештә күренекле урын тота. Бу урын аңа җиңел генә бирелмәде, ул аны тырыш, игелекле хезмәте белән яулады. Туган халкыбызның гореф-гадәт, йолаларын, традицияләрен саклауда, торгызуда гражданлык бурычын тирән аңлап эш итүче, региональ тюркологиядә, телләр бәйләнешендә югары квалификацияле белгеч ул. Аның фидакяр хезмәтенә үзе хезмәт куйган Төмән дәүләт университеты җитәкчелеге дә югары бәя бирә. Тарих фәннәре докторы Александр Еманов аңа багышлап "Ханиса Алишина" дигән китап та чыгарды. Быелгы VII өлкә автономиясе конференциясендә Төмән өлкәсе вице-губернаторы С.Сарычев, Х.Алишинаның хезмәтенә югары бәя биреп: "Университетта татар бүлеге эшләү дәверендә Хәнисә Алишина 300гә якын татар студентын татар телле итте, рәхмәт аңа!" - диде.

Авыл укытучысыннан фән докторы дәрәҗәсенә кадәр юл үткән галимә Хәнисә Алишинаның күңеле шулай да тыныч түгел. Ул моңарчы хәл ителмәгән мәсьәләләрне гамәлгә ашыру турында уйлана. "Себер татарлары энциклопедиясе"н чыгару, татар, башкорт, казах һәм башка телләрне өйрәнү өчен төрки телләр кафедрасы ачу, татар сәнгате һәм мәдәнияте дигән фәнне мәктәпләрдә укыта башлау, Себер татарларының фәнни лабораториясен-институтын булдыру, Төмән дәүләт университетында татар теле бүлеген яңадан ачу, мәктәпләрдә 1 нче сыйныфтан ук татар теле дәресләрен кертү, "Булат Сөләйманов" дигән китап чыгару, туган авылында яңа мәктәп, балалар бакчасы төзетү кебек бик тә актуаль мәсьәләләрне күтәрә ул. Мәктәп язмышы турында кайгырту - Хәнисә Алишинаның яшәү принцибы.

Заман белән бергә атлаучы галимә-педагог гаиләсендә дә яхшы тәрбияче. Әни буларак та күпләргә үрнәк ул. Ире Хәмит Уфада мәдрәсә тәмамлап, халкыбызга иман нуры иңдерә. "Фән дөньясына аяк баскан кешенең тимердәй сәламәтлеге һәм нык тылы булырга тиеш, - дигән иде Диләрә Тумашева миңа. Ирем Хәмиткә рәхмәт, ул минем яклаучым да, ярдәмчем дә, көч-куәт бирүчем, матди яктан тәэмин итүчем дә булды. Ат кебек эшләр өчен хатын-кызга янында шундый кеше булу кирәк. Калганы аның үзеннән, тырышлыгыннан торадыр", - ди Хәнисә ханым. Аларның кызлары Төмән университетында аспирантура тәмамлап, әнисе сукмагыннан белем үрләренә юл ала.

Бәхет күктән иңми, халык әйтмешли, эштә булган тимер тутыкмый. Хәнисә Алишинаның тормыш юлы шуны раслый. Зур табигый таланты, гаять югары дәрәҗәдәге эш сәләте, армый-талмый эзләнү-тикшеренүләре аңа фәннең югары үрләрен яуларга булышты. Ул чын фән кешеләренә хас рәвештә, үзен бик гади, тыйнак тота, мин-минлек, масаю аңа ят нәрсә. Шул ук вакытта бөтен тормыш рәвеше затлы, һәрвакыт ачык йөзле, сабыр холыклы, кешелекле, эчке-тышкы дөньясы белән гүзәл, матур шәхес ул Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА.
педагог, Татарстан һәм Русиянең
Журналистлар берлеге әгъзасы.
Төмән.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: