Мәдәни җомга

Сагышлы юксыну

Яшең 80 не узып 90 га якынлашканда, юксыну тойгысы кешенең аерылмас озатучысына әверелә икән. Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләр генә түгел, аларның кайбер холык-гадәтләре, эшләгән эшләре, әйткән сүзләре искә төшеп үзләрен юксындыра. Бигрәк тә бергә эшләгән өлкән артистларның кабатланмас шәхесләр булганлыгын хәтерләгәндә, юксыну сагышка әверелә. Мәсәлән, Шәүкәт абый Биктимеров җыелышларда бик актив...

Яшең 80 не узып 90 га якынлашканда, юксыну тойгысы кешенең аерылмас озатучысына әверелә икән. Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләр генә түгел, аларның кайбер холык-гадәтләре, эшләгән эшләре, әйткән сүзләре искә төшеп үзләрен юксындыра. Бигрәк тә бергә эшләгән өлкән артистларның кабатланмас шәхесләр булганлыгын хәтерләгәндә, юксыну сагышка әверелә. Мәсәлән, Шәүкәт абый Биктимеров җыелышларда бик актив чыгышлар ясаган, иҗатта әллә ни эш кырмаган аумакай холыклы, күп сүзле бер артистка карата: «Коры җирнең каек-кимәсе булды инде бу абзый», - дигәнен хәтерләп, Шәүкәт абыйның сүз снайперы булганлыгын да, теге абзыйны да күз алдына китерәсең. Габдулла абый Шамуковның ниндидер бер бәхәс вакытында баш бухгалтер ханымның артистларны кимсеткән сүзләрен ишеткәч: «Сезнең сүзгә каршы мин: йөз бухгалтердан театр оешмый, ә менә бер артистлы театрлар бар һәм яшиләр», - дигәне канатлы фикер буларак театрда һаман телләрдә яңгырый, Габдулла аганы хәтерләтеп юксындыра.
Бер сүз белән әйткәндә, Габдулла Шамуков шәп артист иде. Ә кеше буларак ихлас күңелле, ялгансыз, ышанучан һәм үзенә тиз ышандыручы, мавыгучан кеше иде. Мавыгучанлыгы турында театр эчендә төрле анекдотлар тууын әйтеп узу да гайбәт дип кабул ителмәс. Репетицияләрдән буш вакытларда тәнәфесләрдә Габдулла абый, дөньяларын онытып, шахмат уйнарга ярата иде. Шулай бер уен вакытында ул рольдәге киемен алыштырырга өлгермичә, азарт белән уйнап утырганда, кинәт радиодан режиссер ярдәмчесенең, Габдулла абый, дип чакырган тавышы яңгырый. Кулына ат фигурасын тоткан, бер аягына түфлиен дә кимәгән килеш, артист сәхнәгә атылып чыккан, имеш. Бу хәлнең дөрес булуына Габдулла абыйның башка чакларда мавыгулары да дәлил.
1963 елда театр, Уфага гастрольгә барырга дип, зур пароходны тулысынча үзенә яллады. Мондый юмартлыкны күрмәгән артистлар юл ризыкларын мул әзерләп каюталарга урнашты, тәмам "бәйдән ычкынып", иң юмарт һәм кунакчыл хуҗаларча бер-берсен кунак итешүгә күчте. Моңа пароход йөртүчеләр дә җәлеп ителеп, күпмедер вакыт узуга, төнлә пароходыбызның сайга утырганлыгы мәгълүм була. Театр җитәкчеләренең ничек кайгырганын күзаллау кирәкмидер, әмма Габдулла абыйдагы шатлануның чиге юклыгын хәтерләтми булмый. Аңа кызык һәм күңелле. Махсус аның өчен оештырылган бер чара кебек иде бу хәл. Ул һәр очраган кешене туктатып, кызарып чыккан кояшка сокланырга куша, һаман бер үк сүзне кабатлый, «Романтика бит бу!» - ди, шигырь сөйли, директорга рәхмәт укый. Ә директор, икенче пароход чакыртып, коллективны Уфага соңлатмау мәшәкатьләрендә кайный. Әйе, икенче пароходка күчерделәр. Кузгалып киттек. Барысы да шат һәм аек. Тик Габдулла абый гына пошаманда, чөнки аны романтикадан мәхрүм иттеләр...
Ниһаять, Алабуга шәһәре пристаненә җитеп туктый пароходыбыз. Кемнәрдер шәраб киоскы эзләп чыкса, Габдулла абыйга газета кирәк. Анысы өстәрәк икән - шәһәр эчендәрәк. Пижама һәм юка башмак кына кигән халык артисты, аны-моны уйлап тормый, газета эзләп йөгерә. Тапса, пижамасында акчасы юк икән, каютада калган. Газета ала алмый. Ә каютасына дип борылып чапса, пристаньда пароход юк! Көтмәгән - киткән! Нишләсен, Габдулла абзабыз турыдан-туры райком секретаренә бара, хәлне сөйли. Пароходны гаепли. Габдулла абыйның даны райкомнарга үтеп кергән чак була, күрәсең. Аны яхшы костюмнарга киендереп, "Волга" машинасына утыртып, Уфага озаталар. "Свердлов" пароходын Габдулла абыйның ничек каршылаганын чамалыйсыздыр... Шулай, Габдулла абый һәрнәрсәдән кызык таба, матурлык эзли һәм соклана белә, башкаларны да сокландырырга тырыша иде.
Ул борынгы кием-салымнарга, йолаларга, гадәтләргә үтә игътибарлы иде. Бу аның узганнарга гашыйк булып яшәвеннән түгел. Ул күп нәрсә белән тиз мавыга иде. Узганнар белән генә яшәгәнне - бәхетсез, киләчәк белән генә яшәгән кешене - хыялый, бүгенге белән яшәгән кешене мәнсез диләр. Өч заманны да күңеленә сыйдыра алганны гына иҗади кеше, камил зат диләр. Габдулла абый шундый иде.
Кешене күтәрү өчен кайчак аның бик күп әйбәт сыйфатлары да аз. Ә төшерер өчен бер йомшаклыгын атау да җитә. Габдулла аганың йомшак якларын мин белмим. Кемнәрдер белгән һәм тиешле урынына җиткергән, күрәсең. Аңа СССРның халык артисты исеме иң соңыннан гына бирелде (иң алдан аңа тиешле булса да). Хәер, бирелмәгән булса да, Габдулла Шамуков исеме дәрәҗәләрдән дә данлы иде.
Ул милләтебезнең мәдәният тарихында үз киштәсенә урнашып, шул биеклектән безне күзәтәдер кебек. Без исә - аның варислары, останың тарихтагы урыны дөресме-юкмы - шуны ачыкларга тиешбез. Күңелдә аның бер сүзе һаман яңгырый кебек: «Аңламадылар».
Бүген режиссер Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия булган кебек, аның остазы Габдулла Шамуков исемендәге премия булдырылса, бу чара артистның 110 еллыгына бүләк, татар театрының дөньякүләм данын үстерүдә нәтиҗәле рухландыручы нәрсәгә әверелер. Бу премия кәсепчеләрдән чын иҗатчыларны аера белүгә юнәлтелгән гадел һәм тәвәккәл чараларның берсе буларак, җәмәгатьчелек тарафыннан хупланып кабул ителер иде. Күпкырлы иҗатчы Габдулла Шамуковның исеме әлегә кадәр Казаныбыз урамнарының берсенә кушылмавы да бик аяныч!
Бу хәлләрне күрмәмешкә салышуларның сәбәбен сер итеп сакламыйча, данлы шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерүдә тәвәккәл бер адым ясалса, останы юксынып сагышланучы варислары гына түгел, гомумән, милли тамашачыларыбыз рәхмәтле булыр иде.
Әйе, Габдулла абый, сине үз вакытында аңламадылар, дөрес­рәге, без - замандашларың сине аңламаганбыз. Аңлаган булсак, син - эшләгәннәреңнән күбрәк эшләгән, уйнаган рольләреңнән күбрәк уйнаган, язганнарыңнан күбрәк язган булыр идең.
Әмма синең кылган хезмәтләрең ике артист, әдип шәхесенә җитәрлек. Шулар өстенә син эстрада остасы, галим-педагог та идең! Кызганыч, без бу хезмәтләреңне соңрак күрәбез. Хәзер инде сиңа боларның әһәмияте юк. Әмма варисларың өчен кирәк! Дөнья классигы Шекспирның ун әсәрен, Лопе де Вега, Мольер, Шиллер, Бомарше, Золя комедияләрен, Пушкин, Грибоедов, Островский әсәрләрен татарча укыткан, сәхнәдән татарча яңгыраткан тәрҗемә остасы Габдулла Шамуков әле бүген дә тиңсез. Син тәрҗемә иткән әсәрләрдә автор стиле, шигъри сөйләм, тел үзенчәлекләренә хилафлык килми генә түгел, син хәтта үзең тәрҗемә итәргә алынган авторның шәхси үзенчәлекләрен дә татар укучысына, татар тамашачысына җиткерүгә ирешә идең.
Антик дөнья сәнгатенең атак­лы әсәре - Эсхилның «Прометее» белән дә татар укучылары синең тәрҗемәң аша танышты. Шигырь белән язылган бу катлаулы әсәрне татарча уңышлы яңгыратуга бер яктан синең үзеңнең шигырь төзелеше мәсьәләләре белән якыннан кызыксынуың, шигырь язу теориясен яхшы белүең, икенче яктан поэзияне тәрҗемә итүдә туплаган бай тәҗрибәң һәм төрек, гарәп, фарсы телендә язылган шигырьләрне шул телләрдә укый алуың ныклы нигез булгандыр.
Мәсәлче буларак та әле милли әдәбиятыбызда син ирешкән биеклекләргә күтәрелгән шәхес бармы икән?! Мин белмим. Мәсәлнең кинаягә нигезләнгән традицион алымнары сиңа шактый гыйбрәтле сюжет-вакыйгалар корырга, образлар тудырырга мөмкинлек биргәндер кебек. Менә мәсәлән: креслода утырган Мияугалиең мал врачы Ябалакка шылтырата:
-Тыңласана, зинһар,
Сезгә бик зур йомышым бар,
Маэмайның бик хәле начар.
Нур калмады күзләрендә,
Сагыш, хәсрәт йөзләрендә;
Шундый сизгер, уяу сакчы,
Хәзер бакчы,
Йоклап китә постта торган
җирләрендә,
Ял кирәк, ял! Юкса аның
эше харап...
Төпле киңәш бирегезче
үзен карап...
Мондый сөйләшүне ишеткәч тавыклар аптырап кала:
- Дошманы өчен ник Мияугали шулкадәр өзгәләнә? - диләр. Мәсәлнең асылын Әтәч аңлатып бирә:
- Мияукайга һич ошамый
мондый сакчы,
Шунда ул бар дип күрсәтеп
илдә юкны,
Сәп-сәламәт Маэмай дусын
Авырый дип, пенсиягә
озатмакчы...
Кыскасы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләүче шундый аллегорик образлардан һәм шартлы вакыйгалардан тыш мәсәл язуда шигъри фикерне төрле әйбер-предметлар яки турыдан-туры кешеләрнең үз образлары аша ачу алымын да кулланып, Габдулла ага Шамуков өч дистәгә якын оригиналь мәсәл иҗат итте. Г.Шамуков мәсәлләре бүген дә актуальлеген югалтмады бит. Бүген бармы аңа алмаш?!
Әмма Габдулла Шамуков барыннан да бигрәк артист, сәхнә остасы иде. Аның иҗат юлы 1930 елда Уфада Башкорт академия театрында башлана. 1946 елда аны Г.Камал исемендәге театрга махсус чакырып алалар. Шуннан алып ул гомеренең ахырына кадәр Казанда, татар халкының баш театрында хезмәт итте.
Кайбер артист гомер буе бер характердагы образлар иҗат итә. Габдулла Шамуков - холык-фигыльләре, табигатьләре белән бер-берсеннән бик нык аерылып торган, капма-каршы образларны да бердәй осталык белән башкара алган киң диапазонлы артист-виртуоз. Моңа дәлил итеп Ленин, Тукай, Хуҗа Насретдин, Балтаев образларын искә төшерү дә җитәдер.
Шунысы хак һәм куанычлы, татар сәхнәсендә Габдулла Шамуковның гаять самими, үзенчәлекле, күпкырлы таланты шәкертләрендә уңдырышлы туфрак табып тамыр җибәрде, чәчәк атты, җимешләрен бирде. Бигрәк тә Г.Камал исемендәге театрда.
Габдулла Шамуков сәхнә остасы - артист кына түгел, җәмәгать эшлеклесе дә, милләтпәрвәр гыйлем иясе, тикшеренүче-тарихчы да иде. Аны кайда да үз итеп, белгеч итеп, киңәшче-табышчы итеп кабул итәләр. Ул - үз тиңнәре иҗатчылар белән тиз танышып, дуслашып китә, бәхәс-манзаралар ярата, яңалык һәм ачышларны күрә белгән зирәк һәм тапкыр кеше иде. Кызганыч, бик теләсәк тә, без бүген Габдулла ага Шамуковка тиңләрлек, аның диапазоны белән чагыштырырлык артист - шәхес табып, «менә ул шундый!» иде дип күрсәтә алмыйбыз.
Габдулла абый бар иде - бер иде һәм шулай булып кала да. Бәлки иҗат кешесенең кыйммәте шундадыр. Бар, бер, кабатланмас булуда!
Әхтәм ЗАРИПОВ.
.«Мылтыклы кеше». Г.Шамуков - Ленин.
.«Тукай». Г.Шамуков - Тукай.
.«Хуҗа Насретдин». Г.Шамуков - Хуҗа.
.Г.Шамуков - Кол Гали.
Фотолар Камал театры музееннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: