Мәдәни җомга

Сабакташ профессор

Ел башында, инде 2006 елдан бирле Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Мөгаллим улы Миңнуллинга 60 яшь тулды.

Ким әфәнде белән без фәкыйрегезгә данлыклы Казан дәүләт университетындагы филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә бер чорда укырга туры килде. Ягъни, без - шәкерттәшләр, күп мәсьәләләрдә фикердәшләр. Күптән белгән кеше хакында язу авыррак шикелле, әмма җиңеллеге шунда ки, аның бөтен эшләгән эшләре синең күз алдыңда, бары  тәртип белән кәгазьгә генә төшерәсе...

Ким Миңнуллин 1959 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, урта мәктәпне район үзәге булган Югары Яркәйдә тәмамлый. Һәрбер татар баласының язмышы Казанга тартылган кебек, Ким әфәнде дә урта мәктәптән соң Казанга килеп, 1974–1977 елларда С.П. Горбунов исемендәге авиация заводының 3 номерлы һөнәр училищесында белем алуын дәвам итә. Совет Армия­сендә хезмәт итеп кайтканнан соң, 1980–1985 елларда Казан дәүләт университетының филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетта укыган вакытта җәмәгать эшләрендә актив катнашты, факультетның комсомол оешмасында җаваплы вазифалар башкарды. 

Ким факультеттагы фәнни тормышка да битараф түгел иде. Без укыган дәвердә университетта һәр ел саен студентларның фәнни-гамәли конференцияләре узды. Ким бу конференцияләрдә актив катнашты, хәтта  1983 елда Ташкент университетында уздырылган студентларның фәнни-гамәли конференциясендә дә чыгыш ясап кайтты. Әдәбият буенча фәнни конференцияләр белән укытучыбыз Резедә апа Ганиева җитәкчелек итте. Ул фәнни фикерләү сәләте булган яшьләрне күрә иде, аларны кулларыннан тотып фән юлына кертә белде. Ким әфәндегә дә шундый бәхетле язмыш язылган: ул Р.Ганиева җитәкчелегендә әдәбият буенча уңышлы диплом яклап, укуны тәмамлаганнан соң, бер ел үткәч, 1986 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтының халык авыз иҗаты бүлегенә аспирантурага укырга керә. 1988–1996 елларда шул ук бүлектә фәнни хезмәткәр вазифасын үти. 

Ул 1996 елда Институт каршында ачылган докторлык диссертация советында “Татар шигъриятендә җыр жанры” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклады. Бу елдан Ким әфәнденең язмышы, инде студент елларында ук бөреләнгән оештыру сәләтенә юл ачыла, аңа Татарстан Министрлар Кабинетының Премьер-министр урынбасары секретариатында төп референты вазифасын йөклиләр, соңрак Татарстан халыклары телләрен үстерү буенча бүлек башлыгы, Татарстан Республикасы халыкларының мәдәниятен һәм телләрен үстерү буенча бүлек мөдире булып эшли. Республика министрлык­лары, дәүләт идарәләре, шәһәр һәм район хакимиятләре, фәнни оешмалар, уку йортларында Татарстан Республикасы телләре турында законны тормышка ашыру эшенә җитәкчелек итә.Бу елларда ТР Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы телләре  турында” канунны тормышка ашыру буенча Комитет секретаре да булып тора. Тынгысызлык, ташып торган көч-куәт 2006 елның октябрендә аңа инде Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына директор булып сайланырга этәргеч бирә.

К.Миңнуллиннан институт хезмәткәрләре яңалык,өметле киләчәккә ышаныч, яңача фикер, эш алымнарын көтте. Чыннан да, ул килү белән институт төбәкара һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләр уздыру, бер үк вакытта фәнни хезмәткәрләрнең кызыксындыруын арттыру йөзеннән материалларның конференциягә өлгертү мәсьәләләре хәл ителде. Тора-бара республика  күләмендә милли-мәдәни үсешкә ярдәм йөзеннән оештырылган төрле проектларда катнашып, институтның план эшләрен дөньяга чыгару, халыкка таныту юллары җайга салынды. Мәсәлән, Г. Тукайның 1-2 нче томнарын матбугатка әзерләү мәсьәләсе, башта “Мирас-наследие” проекты буенча эшләнде. Институт бүген андый бихисап проектларда катнаша. Нәтиҗә дә бар: хезмәткәрләр шул проектлар буенча 20 - 30, кайбер елларда 50 – 60 чамасы китап нәшер итә. Бу - институт җитәкчесенең оештыра белүенә, шуны фәнни хезмәткәрләрдән таләп итә алуына бәйле. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты озак еллар дәвамында Россия Фәннәр академиясе бинасында өйдәш булып, зур күләмдә аренда бәясе түләп яшәде. К. Миңнуллинның тырышлыгы белән институтта бу мәсьәлә дә хәл ителде, 2016 елда институтның кечкенә генә булса да үз куышы булды. Бүген шул бинада фәнни эш кайный, киләчәккә планнар корыла.

Ким әфәнде 2001 елда институт каршында ачылган докторлык диссертациясе советында “Сүз сәнгате буларак җыр” дигән темага докторлык диссертация яклады.Ул алдагы елларда фәнни тикшеренүдә активлык күрсәтә, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге арта: Татар дәүләт гуманитар институтында, Казан дәүләт гуманитар педагогик университетында укыта, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Берничә ел Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Башкорт дәүләт педагогика университетында дәүләт имтиханнары комиссиясе рәисе булып тора. Аның җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 5 кандидатлык диссертациясе якланды.

Ким Мөгаллим улы фәнни тормышта да актив эшчәнлек алып бара. Аның тарафыннан 130 фәнни мәкалә, 10 монография һәм уку ярдәмлек нәшер ителде. Мәсәлән, 1998 елда “Шигърият һәм җыр сәнгате”, 2000 елда исә “Татар җыры һәм басма әдәбият” хезмәтләре басыла. Соңрак “Һәр чорның үз җыры” (2003), “Татар халык авыз иҗаты. Хрестоматия” (2004), шулай ук республикада тел сәясәтен тормышка ашыру программасының башында торган кеше буларак 3 томлы “Татарстан Республикасының телләр сәясәте: документлар һәм материаллар 1920 – 1930 һәм 1980 – 1990 еллар” (1998, 1999) вә “Тел язмышы – халык язмышы” (2008) кебек җыентык­лар әзерләп бастырды. 

Институтның директоры буларак, К.Миңнуллин – тел, әдәбият һәм сәнгатькә караган күп кенә проектларның җитәкчесе, төп оештыручысы да. Мәсәлән, аның җитәкчелегендә “Төбәкләрнең телләре яки азсанлы халыклар телләренең Европа Хартиясе: Европада ратификация нәтиҗәләре һәм перспективалар” татар халык иҗатының 15 томлыгын рус телендә бастыру, татар әдәбияты тарихының 8 томлыгын нәшер итү буенча институтта эшләр бара. Болар дәүләт күләмендә оештырылган проектлар буенча әзерләнә. Әлеге проектның аерым томнары укучыга барып та җитте инде. Ким әфәнде институтка директор булып сайланганда, халкыбыз­ның энҗе-җәүһәрләрен эзләү, аларны саклау мәсьәләләре азрак сүнә башлаган иде, хөкүмәт тә соңгы елларда моңа әлләни игътибар бирмәде кебек. Институтка нигез салынган көннән алып оештырылган фәнни экспедицияләрне җанландыру йөзеннән, Ким әфәнде дәүләт күләмендәге проектларга кушылды һәм ул 2014 – 2018 елларда Татарстан һәм Татарстаннан читтә татарлар яшәгән төбәкләргә комплекслы экспедицияләр оештырып, шактый материаллар тупланды. Алар институтның Музыкаль  һәм язма мирас үзәгенә тапшырылды. Экспедиция булган төбәкләр буенча китап­лар әзерләп чыгару да матур традициягә керде.Инде бүгенге көндә бу юнәлештә 20 китап дөнья күрде. Еллар дәвамында оештырылган экспедицияләрдә халык арасында киң таралган кулъязма, халык авыз иҗаты буенча материаллар җыелып беткән дип санарга мөмкин иде. Кызганыч, алай ук түгел икән шул. Халык арасында халык җәүһәрләре бүген дә табыла, киләчәктә дә табылачак. Институт бу традицияне киләчәктә тагын да дәвам итәр.

Ким Мөгаллим улы институтка директор итеп сайланган вакытта хезмәткәрләрнең күпчелеге пенсия яшендәге өлкән буын вәкилләре тәшкил итә иде. Ул яшьләрне фәнгә тартты, өметлеләрен, талантлыларын институтта эшкә калдырды, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якларга булышлык итте. Дөрес, соңгы елларда Россия хөкүмәтенең фәнни кадрлар әзерләү сәясәте тискәре якка үзгәрү, Казанда диссертацияләр советының аз булуы, бүген яшьләрнең фәнгә килүенә зур киртә куйды. Шуңа карамастан, К.Миңнуллинның ярдәме һәм хуплавы белән 2017 елда Гүзәлия Хаҗиева-Димербаш Чабаксар шәһәрендә, 2018 елда Рауза Солтанова исә Мәскәүдә сәнгать фәннәре буенча докторлык диссертацияләрен яклады. Шул рәвешле, институт коллективы күпкә яшәрде, яшь көчләр белән тулыланды һәм заман ритмына яраклашып, фәнни ачыш ясыйлар, монографик хезмәтләр язалар, зур проектларда катнашып, татар гуманитар фәне үсешенә үзләреннән  өлеш кертәләр.

Институтның яшәрүе турында сүз алып барганда гаилә традициясен дә искә алмый булмас. Бүген институтта Ким әфәнденең улы филология фәннәре кандидаты Бәхтияр Миңнуллин тел белеме бүлеген җитәкчелек итә һәм ул бүлек шактый уңышлы эшли. Бүлек хезмәткәрләре татар теле белеменә, аның тарихына караган теоретик хезмәтләр бастыра килә. Алар тел белеме өчен әһәмиятле монографик хезмәтләр. 

Ким Мөгаллим улы бүгенге көндә “Безнең мирас” һәм Үзбәкстанда нәшер ителгән “Сүз сәнгате” (“Искусство слова”) журналларның редколлегия советы әгъзасы, татар телендә басылган “Фәнни Татарстан” журналының баш мөхәррире вазифасын да башкара. 

Зөфәр МӨХӘММӘТШИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: