Мәдәни җомга

"Ренат Еникеев — татар музыкасының тере классигы иде"

15 март Татарстан композиторлар берлегендә композитор Ренат Еникеев белән хушлаштылар. Сәнгать әһелләре аны татар музыкасы классигы, тыйнак кеше дип искә алды, аның мирасын саклау проблемын күтәрде.

Хушлашу чарасы башта берлекнең ишегалдында узачак дип хәбәр ителгән иде, ләкин чараны берлекнең икенче катындагы залда үткәрделәр. Зал кысан, күп кеше коридорда калды.

Чараны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Композитор белән хушлашырга Камал театры артистлары Равил ШәрәфиРенат Таҗетдин, яшь музыкантлардан Динә Закирова, композитор Ильяс КамалЭльмир Низамов, өлкән буын зыялылары — Земфира СәйдәшеваФилүсә АрсланӘлфия Айдарская, депутат Ркаил Зәйдулла, язучылар, тәнкыйтьчелләр бар иде.

Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе иясе Ренат Еникеев 13 март көнне 83 яшендә вафат булды. Аның әсәрләре үзе исән чакта ук татар вокал сәнгате җәүһәрләре булып танылды. Татарның затлы нәселе вәкиле саналса да, үтә тыйнак Ренат Еникеевны нишләптер гел күрмәмешкә салыштылар. Аның 80 яшьлеге дә тиешле дәрәҗәдә оештырылмады.

Ренат Еникеев Казан консерваториясендә укыган чагында ук фортепиано һәм оркестр өчен концерт яза. Ул вакытта Татарстан музыка сәгатендә бу икенче шундый әсәр була. Беренче концертны Рөстәм Яхин яза.

Аның иҗаты хакында композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резеда Әхиярова сөйләде һәм мирасын саклау проблемын күтәрде:

 

 

— Ренат Еникеев үзенең әсәрләре белән татар музыкасын яңа баскычка күтәргән шәхес. Аның әсәрләре дөнья күләмендә яңгырады. Алар артистларның, оркестрларның репертуарында кала, чөнки бик тирән, үзенчәлекле, җанга үтеп керә торган әсәрләр. Балалар өчен "Сәйдәшстан" бөтен музыка мәктәпләрендә яңгырый, дәүләт оркесты аның Рапсодиясен башкара. Татар милли җәүһәре дигәндә нәкъ менә Ренат Еникеев әсәре күңелгә килә. Ренат Еникеевның бай мирасы ул исән чакта да өйрәнелде. Минемчә, хәзер шушы бөтен материалны туплап китап чыгарырга кирәк. Аның иҗаты моногрифиягә лаек. Аның исеме берәр урамга бирелүгә, яшәгән йортына мемориал такта куелуга да лаек. Ул онытылырга тиеш түгел.

Әмма мирас мәсьәләсен өйрәнү бездә бик күп сораулар уята. Филолог, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова әнә шул фикердә:

 

 

— Бу — бик четрекле мәсьәлә. Бер яктан архивлаштыру систeмга салынды дип мактанабыз, ләкин бер нәрсәне күз уңыннан ычкындырабыз. Без татарның соңгы энциклопедистлары, гыйлем ияләрен озатабыз. Миңа калса, Ренат абый кебек шәхесләрдә татарның йөз еллык тарихын колачлаган документлар бар. Еш кына туганнары мондый архивларның кадерли белми. Шунысы да бар, бик сирәкләр генә үзләре исән чакта шәхси архивларын тәртипкә китергән. Мисал өчен, язучы Аяз Гыйләҗевнең архивы шундый иде. Ренат абый язучылар белән дә элемтәдә торган, Урманче, Сәйдәш белән дус булган. Аның мирасы өчен кем җаваплы? Элек шундый систем бар иде: кеше китә, иҗади берлекләрдә мирасын өйрәнү комиссиясе төзелә. Ул архивны туплый, өйрәнә һәм дәүләткә тапшыра. Хәзер өлкәннәр үзләре архивларын мирасханәгә илтеп куярга тырыша. Ләкин анда бу мирасны өйрәнү өчен ставкалар каралмаган. Тере шаһитлар белән эшләү куелмаган. Бу эш дәүләт дәрәҗәсендә алып барылмаса, без зыялыларыбыз белән аларның мирасын да югалтырга мөмкинбез. Ренат абый мирасы белән кем шөгыльләнергә тиеш? Берлекме? Аерым белгечләрме?

Хореограф Лима Кустабаева фикеренчә, Ренат Еникеевның әсәрләрен киң катлам халык белми:

 

 

— Зур бер плеяданың соңгы вәкиле китте. Аның музыкасы — дөнья дәрәҗәсендәге музыка. Минем өчен ул бәяләп батергесез кеше. Үзен беркайчан да беренче планга куймады, башкаларны кайгыртты. Сәйдәшне кайтаруда аннан да күбрәк эш башкарган кеше булмагандыр да. Ул Сәйдәшнең 100 еллыгына аның әсәрләрен редакцияләп җыентык әзерләде. "Сәйдәшстан" балалар өчен әсәрләрен генә искә төшерик. Урманчены зурлаган әсәрләрен алыйк. Еникеевны онытмыйк дисәк, безнең максат аның иҗатын радио, телевидение аша киң катлам халыкка чыгару. Бу эшләнми. Композитор, җырчы әнә шундый бөек әсәрләрдә генә формалаша ала. Кызганыч, XXI гасыр безгә әле олпатларга алмаш барын күрсәтмәде. Чөнки мирас күз уңында түгел, ул яңгырамый. Һәм бу куркыныч вазгыять.

Камал театры дирижеры Фоат Әбүбәкеров Ренат абыйны иң зур композитор дип искә алды:

 

 

— Камал театры белән сәламәтлеге ярыйсы булганда элемтәсен өзмәде ул. Соңгы өч елда гына күренмәде. Ә болай премьераларны карап барырга тырыша иде. "Кол Гали" спектакленә гаҗәеп музыка язган иде. Скрипка өчен әсәрләре шулкадәр җанга якын. Бездә шәхесне белү юк инде ул, нишлисең, үлгәч сөйләп алабыз да, онытабыз.

Чыннан да, соңгы елларда композиторның тормышы авыр булган. Хатыны Нәргиз Мөштәри соңгы көннәренәчә архив хезмәтендә эшләгән. Быел ул да вафат булган. Бердәнбер уллары Надир авыру, үзе дә ярдәмгә мохтаҗ. Бу хакта музыка белгече Земфира Сәйдәшева раслады:

 

 

— Без аралашып яшәдек. Ренат Еникеевның хатыны Нәргиз белән якын дуслар идек. Бу гаиләнең бик авыр хәлдә булуын беләм. Финанс хәлләре бик мөшкел иде. Үземнән хәл кадәренчә булыштым, композиторлар берлегеннән ярдәм булганмы — әйтә алмыйм. Гәрчә, композиторлар берлеге шундый уникаль шәхеснең тормыш хәлен игътибар үзәгендә тотарга тиеш булса да. Язучылар берлегендә эш шулай корылган бит. Әйткәнемчә, тормышлары бик фәкыйрь иде. Ренат Еникеев соңгы елларда бернинди гонорар алмады. Бер пенсиягә яшәделәр. Аның күләме котчыкмалы аз. Нәргиз ярдәм булсын дип архивта ярты ставкага эшләп йөрде. Ул бит шулкадәр аз акча. Аларның фәкыйрьлеге киемнәрендә дә кычкырып тора иде. Нәргиз гыйварда бакыйлыкка күчте, Ренат — мартта. Надир өчен бик борчылабыз. Сәламәтлеккә туймаган бу кеше ничек яшәп бетерер.

Чарада Ирада Әюпова мирасны өйрәнү һәм башка мәсьәләләр иртәгә үк өйрәнелә башланачак, дип белдерде. Копозитор Казанның Иске Татар бистәсе зиратында җирләнде. Хушлашуга 70ләп кеше килгән иде.

 

Азатлык 

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: