Мәдәни җомга

Разил Вәлиев депутатлык, иҗаты турында: «Сөйләр сүзем, язар әйберем шулкадәр күп»

Татарстанның халык шагыйре, язучы Разил Вәлиев «Болгар радиосы»нда «Яшәү яме» тапшыруында кунакта булды. Депутат булганда шагыйрь күңеле ниләр күргән? Ураза гаете канунын ни өчен кабул итәргә теләмәгәннәр? Нигә Илһам Шакиров «Мәңгелеккә китеп барам» җырына көй язган? Болар хакында шагыйрь тапшыруда сөйләде.

 

Илһам Шакиров — мине җыр дөньясына алып керүче

 

Илһам ага үлгәч тә, уйланып утырдым, чөнки татар халкының язмышында аның тоткан урыны искиткеч зур. Ул җыры, моңы белән һәрбер өйгә, авылга, шәһәргә, иң мөһиме — һәр кешенең күңел түренә кереп урнашты. Мин татар мәдәниятен, сәнгатен Илһам абыйдан башка күз алдына китерә алмыйм. Илһам абый булмады, ди. Татар җыры нинди хәлдә булыр иде икән? Күз алдына китерә алмыйм.

Тормышта һәрвакыт яхшы кешеләр очрап торды. Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Рәдиф Гаташ дисеңме… Илһам Шакиров бөтенләй башка урын алып торды, чөнки ул мине иң беренчеләрдән булып җыр дөньясына алып кереп китте. Югыйсә, аңа кадәр дә шигырьләр яза идем, әмма шушы дөньяга керергә исәбем юк иде. Үзем дә гармунда уйнадым, мәктәптә хорда Алмаз Хәмзин белән җырлап та йөрдек.

Мин Мәскәүнең әдәбият институтында укыганда (1967-1968 еллар тирәсендә) Илһам абый мине эзләп табып, бер көйгә шигырь язып бир, дип әйткәннән соң, аңа каршы килә алмадым. «Дулкын» дигән җыр шактый популяр булып китте, халык көенә язылган җырны Илһам абый озак еллар буе җырлап йөрде.

Шул елларда «Илһам» җырының кушымтасы да туды. Илһам абыйга бер очрашканда укып күрсәттем. «Разил, әйбәт булган бу, әмма уңайсыз. Мин бит әле исән. Сәхнәгә чыгып, минем турыда җыр җырлап йөрү килешмәс», — дип әйтте ул. Язып бетерермен дигәч тә, унбиш-егерме ел вакыт узды. Берзаман Илһам абый шактый өлкәнәйгәч, шигыремне язып бетереп, композитор Луиза Батыр-Болгарига күрсәткәч, көе дә язылды. Илһам абыйга аны Асаф Вәлиев җырлап карады. Ул аны ишетте, хуплады дип уйлыйм. «Булган бу», — дип әйтте.

 

Халыкны елаткан «Мәңгелеккә китеп барам» җыры

 

Илһам абыйда табигатьтән бирелгән зур талантларга гына хас тыйнаклык бар иде. Аның репертуары искиткеч бай. Берничә дистә җырын ул «халык көе» дип кенә атый иде, ә чынлыкта исә ул аның үзенеке иде. Соңгы юлга озаткан вакытта «Мәңгелеккә китеп барам» дигән җырны башкардылар, ул аны беркайчан да үзенеке икәнен әйтмәде. Башкорт шагыйре Габделхак Игебаев сүзләренә язылган Илһам Шакиров көе иде ул.

Бервакыт Илһам абыйның өенә килеп кердем, өстәлендә «Мәңгелеккә китеп барам» дигән шигырь ята. «Яңа көй яздым әле», — диде һәм җырлап күрсәтте. Анда шактый «усал» сүзләр бар иде: «Тираннарга ләгънәт укый-укый, мәңгелеккә китеп барам». «Илһам абый, кирәк микән бу җыр? Син беркая да китмисең бит әле. Син исән-сау, җырлап йөрисең, халык сине ярата, хөрмәт итә. Китеп барам дигән сүз әллә ничек, күңелгә тия», — дидем. «Алай димә, энем, аның кирәге чыгар әле», — ди. Һәм, чыннан да, аның кирәге чыкты. Шул җыр халыкны елатты, тетрәтте. Шул җыр белән үзен дә озаттык.

 

Илһам Шакиров исемендәге премия булырмы?

 

Бездә бик күп премияләр бар. Аларның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң зурысы — Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гавриил Державин, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һ.б. премияләре. Әмма җырчылар өчен ни өчендер бер премия дә юк. Әгәр дә хөкүмәтебез Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясен булдырса, бик яхшы булыр иде. Бу — җыр сәнгатенең иң югары кимәлдәге авторларга, җырчыларга тапшырылса, урынлы булыр иде.

 

Ни өчен «Татарстанның халык язучысы» түгел?

 

Нишләп аны «язучы» һәм «шагыйрь» дип икегә бүлгәннәр икән, дип тә уйлап куям. Язучы булгач, аңа драматург та, прозаик та, тәрҗемәче дә керә. Әмма шагыйрь булу — бөтенләй башка нәрсә. Әдәбиятыбызның да башлангыч чоры шигырьдән башланган. Беренче язган әсәрләрем шигъри иде, шуңа күрә мин үземне, беренче чиратта, шагыйрь дип саныйм. Теләсә кайсы шагыйрь, тели икән, мәкалә, пьеса, проза яза ала. Тик теләсә кайсы прозаик шигырь яза алмый. Шигырь — әдәбиятның нигезе. Мәкаль-әйтемнәрдә образлылык, фикер бар. Әдәбият шуннан башланган икән, шигъриятнең тоткан урыны зур.

Гел шигырь генә язып утырып булмый, чөнки ул шундый илаһи бер халәт. Ә кеше гел «илаһи халәттә» генә була алмый. Ике шигырь арасындагы «тәнәфестә» мин проза да, публицистик әсәрләр дә язам.

 

Аяз Гыйләҗевның повесть яздыруы

 

Иң беренче повестем егерме яшемдә язылды. «Эт кояшы» дип атала. Заманында шау-шу куптарды. Очраклы гына иҗат ителде. Күңелдә йөри иде, әмма утырып язармын дип һич ниятләп тормадым. Көннәрдән бер көнне Мәскәү әдәбият институтына күренекле язучы Аяз Гыйләҗев килеп керде. Бергәләп чәй эчтек. «Разил, син проза язасыңмы?» — дип сорады. «Юк, әлегә кадәр язган юк. Берничә хикәя язып караган идем, әмма мин шигырь язам, мин — шагыйрь», — дим. «Алай дип әйтмә син, гомер буе шигырь язып булмас. Прозаик — мәңгелек кеше, проза әсәрен үлгәнче яза ала», — диде ул. Яза башлаган әсәрем турында әйттем. «Шулаймы? Алай булгач, язып бетер син аны. Мин Мәскәүдә берничә атна булам әле, син бетереп куй, кайтышлый керермен, миңа укырсың», — диде.

Шагыйранә ялган иде ул. Мин аны әле язмаган идем, күңелдә генә йөри иде. Тотылдым бит инде… Нишләргә? Кайтышлый керәм, дип әйтте. Утырдым да, бөтен эшне ташлап, көне-төне ике атна дәвамында «Эт кояшы» повестен язып тәмамладым. Аяз ага килеп керде, мин аңа чәй эчә-эчә берничә сәгать кычкырып укыдым. Соңыннан ул: «Шәп, лихо», — дип әйтте. Аяз абыйның бу сүзләре шулкадәр канат куйды!

Машинкада бастырып, аңа җибәрдем. Ул повестьны Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышына куйган, бу хакта зур сөйләшү узган: мактаганнар да, сүккәннәр дә. Азактан Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Марс Шабаев: «Бу повестьны бастырып чыгара алмыйбыз әле», — дигән. Аяз абый: «Ни өчен? Ул бит яхшы әсәр», — дигәч: «Менә шуның өчен нәшер итә алмыйбыз да инде», — дигән җавап ишеткән. Ул Совет чынбарлыгын каралтып күрсәтә, социалистик реализм таләпләренә туры килмәгән. Шулай итеп, «Эт кояшы» 21 елдан соң гына дөньяга чыкты.

 

Әдәбият — сәясәткә килеп керүемнең сәбәпчесе

 

Мин сәясәткә очраклы килеп кердем. Депутат булырмын дип гомеремдә дә хыялланмадым. Татарстанның Милли китапханәсенә директор итеп куйдылар. Китаплар янына килгәч, куандым. Анда өч миллионнан артык китап бар. Үземне шактый укымышлы кешегә санап йөри идем, мин шыр надан икән бит, дидем. Шуның кадәр зур байлыкны беренче мәртәбә күрәм. Боларны бит беркайчан да укып бетереп булмый, шунысы кызганыч. Кеше гомерендә 600-700 том китап укый ала, ә монда — өч миллион ярым! Әгәр дә алдымда максат бар икән, шуңа ирешергә ярдәм итә торган китаплар гына укырмын дип тырыштым.

Сәясәткә кереп китүемә дә әдәбият сәбәпче булды. Китаплар кызганыч хәлдә иде: баскычта да, подвалда да яттылар. Зуррак бина кирәк дип, тегендә-монда йөри башладым. Бина бирмиләр. «Син депутатлыкка чыгып кара. Депутат булсаң, бәлки, нәрсә дә булса хәл итә алырсың», — диләр. Ризалаштым. Бер урынга унике кеше иде. Үттем. Шулай итә-итә шактый вакыйгаларга тап булдык: Мәскәү белән шартнамә төзү, Конституция кабул итү һ.б.

Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация кабул иттек. Ул берничә вариантта бар иде, шуның берсен режиссер Дамир Сираҗиев белән без эшләп тапшырдык. Халык барысын да белеп бетерми: депутат халыкның күз алдында шикелле, ләкин кешеләр депутат эшләгән эшнең ун процентын булса да белә микән? Комитет, комиссияләрдә эш бара, закон проектлары әзерлибез, парламент сәгатьләре, бәхәсләр оештырабыз. Монда иң авыр, иң катлаулы хезмәт — Мәскәү белән эшләү.

 

Канун кабул ителсен өчен ниләр кичәргә кирәк?

 

Татар халкын яшәтә торган нинди закон бар һәм аларны кемнәр эшләде, дип сорасагыз, мин ике дә уйламый, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты башкарып чыкты дип әйтәм. Мәгариф, мәдәният, китапханәләр, архивлар, милли мәсьәләләр булсынмы… Законны яздың да чыктың түгел. Аны чыгарыр өчен утлар, сулар кичәргә кирәк. Ул шуның хәтле катлаулы нәрсә. Бу — Россия законы белән тәңгәл килми, прокуратура, Юстиция министрлыгы каршы чыга… Менә шуларга аңлата-аңлата миләр кайный башлый.

Гади генә законны әйтим әле. Ураза гаете бүген Татарстанда бәйрәм көн булып санала. Ул канунның проектын үз кулларым белән яздым. Корбан гаете булгач, нишләп Ураза гаете дә ял түгел, дип уйладым. Яздым да, Дәүләт Советында тәкъдим иттем. Бу канунга шулкадәр каршылык булды! Хәтта Мәскәүдән дә: «Христианнарның бер генә бәйрәме бар, ә сезнең нишләп ике бәйрәм булырга тиеш?» — диделәр. «Раштуаның ничә көн булганын беләсезме? Ун көн ял итәләр. Ә без бер көн. Икесен бергә кушкач та, ике генә көн була. Аннан соң, һәр атнаның кайсы көнендә ял итәбез? Якшәмбе көн шулай ук турыдан-туры христиан дине белән бәйләнгән. Киресенчә, христиан дине булган мөмкинлекләрдән дә файдаланып, кертергә тырышам. Халык сорый, халык таләп итә», — дигәч, үзебезнең абзыйлар да, Мәскәүдәгеләр дә риза булды.

Һәр закон авырлык белән кабул ителә. Милли мәсьәләләргә калганда, алар нык катлаулы. Кайвакыт, нишләп без туган телне тиешле дәрәҗәдә сакламыйбыз, диләр. Моны белмәгән кешеләр сөйли. Әгәр дә бездән генә торса, ТР Дәүләт Советы барысын да хәл итсә, без бөтенләй башка дөньяда яшәр идек. Безнең бер генә кануныбыз да Россия законнарына каршы килә алмый. Каршы килә икән, прокурор шунда ук таләбен куя. Прокурор сүзен тыңламасак, ул безне судка бирә. Суд карарын да үтәмәсәк, Татарстан Дәүләт Советын закон нигезендә куып тараталар.

***

Депутат булып эшләгән чорда күңелгә тигәне — вакыт җитмәү. Дөресен әйткәндә, законнар язуга күп вакытым китте, иҗатка калмады. Әмма аның файдасы да булды. Һәркөн миңа 30-40 кеше килә, берсе дә сөенече белән уртаклашам дип килми. Кайгысын, проблемасын сөйли. Бу кешегә ничек ярдәм итеп була икән дип, тыңлап, уйлап утырам. Күңелем белән: «Бу бит минем киләчәк әсәрем өчен сюжет», — дим. Һәр әсәр — кеше язмышы. Мин анда күп нәрсәне беләм. Сөйләр сүзем, язар әйберләрем шулкадәр күп.

 

Зилә Мөбәрәкшина

Интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: