Мәдәни җомга

Миллилекне байрак итеп… 

(Әдәбият галиме Флүн Мусин тууга 80 ел тулу уңаеннан)

Гади татар авылыннан чыккан сугыш чоры ятименең Мәскәүдә укып,  филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дәрәҗәсенә ирешүе, соклануга лаек.


Флүн Мослах улы Мусин Татарстанның Мөслим районы Иске Карамалы авылында дөньяга килә. Әтисен Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалткан малайны тормыш кечкенәдән авырлыкларга бирешмәскә өйрәтеп үстерә. Башлангыч белемне Флүн үз авылында алса, урта мәктәпне күрше Күбәктә тәмамлый. Алга таба ул чор авыл баласына табигый булмаган адым ясала – үсмер Флүн Мәскәүнең А.М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтына укырга керергә дип чыгып китә. Әлеге институтка студентлар язучылар союзыннан тәкъдим кәгазе белән генә алынганлыктан, Ф. Мусин анда кабул ителми, әмма имтиханнарын уңышлы тапшырып, Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, Казанга кайтып, «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 

Мәскәүдә уку, башка халыкларның да әдәби мохитендә кайнау, мәдәни тормыш­ларында катнашып килү, табигый ки, Ф.Мусинның дөньяга карашын киңәйтә. Чордашлары билгеләгәнчә, булачак галим алтмышынчы-җитмешенче елларда «яңача фикер йөртүче» буларак таныла. Газета битләрендәге мәкаләләре фәнни нигезле, объектив фикерле, заманча булулары белән аерылып тора. Шулай да аны фән дөньясы ныграк кызыксындыра, һәм ул 1963 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлый. 

1968 елда «60 нчы елларда татар прозасында уңай герой проблемасы» дигән темага кандидатлык, ә 1983 елда М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында «Татар совет прозасында сәнгатьлелек тәҗрибәсенең күчемле үсеше» дигән темага докторлык диссертациясен яклый.

Флүн Мусин күпкырлы гыйльми эшчәнлек алып бару белән беррәттән, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә җитди шөгыльләнә. Аның мәкаләләре еш кына  «Правда», «Литературная газета», «Вопросы литературы», «Журналист», «Дружба народов», «Октябрь», «Тюркология» газета-журналларында дөнья күрә. Моның белән ул, бер яктан, татар әдәбиятын танытуга булыша, икенче яктан, әдәбият белемен һәм тәнкыйтен үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

1960-1980 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе буларак, Ф. Мусин әдәби тәнкыйть эшен оештыруга күп көч куя. Галим республика матбугатында хәзерге әдәбиятның актуаль мәсьәләләре хакында түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр оештыра, аларда алдынгы язучылар һәм галимнәрне катнаштырып, милли әдәбият турында зур сөйләшүләр алып бара. Ә инде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире вазифасын башкарганда «Татар әдәбияты тарихы»н фәнни нигездә эшләүне башлап йөрүчеләрдән була. Институтның Г.Тукай, И.Гаспринский, Ә.Кунанбаев, Р.Фәхретдинов, Ф.Кәрими, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Җәлил, Һ.Такташ, Ш.Госманов кебек шәхесләргә багышлап үткәргән халыкара фәнни-гамәли конференцияләрен оештыру эшләрендә катнаша һәм тирән эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясый.

Ярты гасыр дәвамында республиканың мәдәни тормышында актив кайнаган Ф.Мусин милли әдәби-тәнкыйди һәм әдәби фикернең үсеш үзенчәлекләрен билгели торган әйдәп баручы фигураларның берсенә әверелә. Күпгасырлык әдәбиятыбыз­ның кайсы гына чорын алма, галимнең һәр язучы иҗатына үз бәяләмәсе, аерым һәр дәвергә карата фәнни карашы бар. Ф. Мусин татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләренә, аерым язучылар иҗатына багышлап 400дән артык мәкалә яза, унбиш китап нәшер итә. Аның «Тормыш сынавы» (Казан, 1969), «Тарих һәм заман» (Казан, 1974), «По координатам жизни» (Мәскәү, 1976), «Связь времен» (Казан, 1979), «Тормыш үзәненнән» (Казан, 1987), «Көмеш көзге» (Казан, 1989), «Гаяз Исхакый: тормышы һәм эшчәнлеге» (Казан, 1998), «Гаяз Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты» (Казан, 1998), «Татар әдәбиятының хәзерге этаптагы үсеше мәсьәләләре» китап-монографияләре, һичшиксез, татар әдәбияты фәнен үстерүгә зур өлеш кертә. 

80 нче еллар уртасында галим халкыбызның рухи-мәдәни мирасын тагын да әтрафлырак өйрәнеп, халыктан яшереп яткырылган әсәрләрне кире кайтару турында уйлана башлый. 1987 елда Респуб­лика мирас комиссиясе төзелә һәм аның җитәкчесе итеп Флүн Мусин билгеләнә. Бу комиссия күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый мирасын туган халкына кайтаруны максат итеп куя. Озакламый сөенечле нәтиҗәләр дә күренә: әлеге комиссия Татар «Мирас» фонды булып рәсми теркәлә һәм аның президенты итеп янә Флүн Мусин сайлана. Фонд 1991 елда үзенең матбугат органы «Мирас» журналын гамәлгә куя. 

Флүн Мусин Гаяз Исхакыйның әдәби һәм сәяси эшчәнлеген өйрәнү аша милләтебезне рухи савыктыру мәсьәләләренә килә. Гомеренең соңгы елларында матбугатта дөнья күргән «Татарның киләчәген кайгыртып», «Татарны ничек сакларга?», «Русиядә татар булып яшәү җиңелме?», «Интернет хаталансын, дисәк...», «Татарны чын татар итү турында» дигән мәкаләләрендә галим халкыбыз язмышына кагылышлы җитди мәсьәләләр күтәрә, милләтнең киләчәге яшь буынны тәрбияләүгә бәйле булуына басым ясый. Мәсәлән, «Милли идея байрагы астында» дигән мәкаләсендә Флүн Мусин XXI гасыр кешелекнең гуманлашу дәвере булырга тиешлеген һәм монда гуманитар фәннәрнең иҗтимагый-идеологик роле артуы турында яза. Әлеге фәннәр заман ихтыяҗына бәйле рәвештә яңартылырга тиеш. Флүн Мусин бу эшнең фәнни-методологик характердагы программа – гуманитар фәннәрне алга таба үстерүнең яңа концепциясен булдырудан башланырга тиешлеген әйтә һәм әдәбият тарихы һәм теориясен максатчан, системалы һәм комплекслы өйрәнүнең юнәлешләрен эшләүдә үз тәкъдимнәрен кертә. Галим концепциянең нигезендә милли идея ятарга тиешлеген ассызыклый.

Кешелекнең яңа дәвергә аяк басу чорында яшь буынга гуманлы тәрбия бирүнең асылын нечкә тоемлаган галим бу эшнең ана теле мөгаллимнәренә бәйле булуын күзаллап, аларга көн таләпләренә җавап бирерлек белем бирү буенча җитди эшләр алып бара, Казан дәүләт университетында, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында укыта, Россиянең татарлар укмашып яшәгән төбәкләрендә булып, анда татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын күтәрү юнәлешендә эшли.

Флүн Мусин – татар әдәбияты фәнендә үз мәктәбен булдыруга ирешкән галим. Аның җитәкчелегендә фәнни хезмәтләр язган дистәләгән шәкертләре, укучылары әдәбият фәне өлкәсендә һәм татар иҗтимагый тормышында актив эшләп, остазлары юлын дәвам итә. 

Айгөл ГАНИЕВА-ГЫЙНИЯТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: