Мәдәни җомга

МӘХӘББӘТ БАРЫБЕР КӨЧЛЕРӘК

Күптән түгел Казандагы С.Сәйдәшев музеенда күренекле әдип, «Агыйдел», «Тормыш җыры», «Миңлекамал» кебек классик әсәрләр авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмир иҗатына багышланган кичә булып үтте. Язучының бәхете - аның мирасын барлап, халыкка җиткереп торучы хәләл җефете, балалары булуда, дигән гыйбарә бар. Бу җәһәттән Мирсәй Әмирнең иҗаты бәхетле. Аның...

Күптән түгел Казандагы С.Сәйдәшев музеенда күренекле әдип, «Агыйдел», «Тормыш җыры», «Миңлекамал» кебек классик әсәрләр авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмир иҗатына багышланган кичә булып үтте.


Язучының бәхете - аның мирасын барлап, халыкка җиткереп торучы хәләл җефете, балалары булуда, дигән гыйбарә бар. Бу җәһәттән Мирсәй Әмирнең иҗаты бәхетле. Аның архивын барлап, әсәрләрен дөньяга чыгаруны кайгыртып торучы кызлары Гөлшат һәм Ләйлә ханымнар бар. Кичәгә алар гаилә архивында сакланган кулъязмаларны, М.Әмирнең Черек күлдәге төрмәдән хатыны Фәүзия апага аяк чолгавына язып, яшереп тапшырган хатын, фоторәсемнәр, әдипнең тавышы язылган тасма алып килгән иде. Әдәбият белгече, КФУ профессоры Фоат Галимуллин әдипнең иҗатына күзәтү ясады. «М.Әмир - татар хатын-кызы язмышына зур игътибар биргән әдипләрнең берсе. «Агыйдел» әсәрендәге Артыкбикә образы исә башкорт авылы кызының рухи үсешен сурәтли. Көчләп кече хатынлыкка бирелгән кыз бу коллыктан качып, шәһәргә китә. Анда югары уку йортына кереп, студент була, иптәшләре белән авылга кайтып, «Галиябану» спектаклен куя. Күрәбез, автор изелгән хатын-кыз язмышы турында тирән уйлана, аңа бу коллыктан чыгу юлларын күрсәтергә омтыла. Соңрак язылган «Миңлекамал» драмасында ул татар хатын-кызының бик күп асыл сыйфатларын ача, аның батырлыкка, үз-үзен аямаска сәләтле булуын күрсәтә. Озак еллар Г.Камал театры сәхнәсендә барган «Тормыш җыры» спектаклендәге Фатыйма җыры халык арасында бик яратып җырланды», - дип сөйләде Фоат ага.

Мирсәй Әмир шактый еллар Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып та эшли. 50 нче елларда татар әдәбиятен урысчага тәрҗемә итү бик актуаль була. Аның тырышлыгы белән бик күп әсәрләр урыс телендә басылып чыга. Шул елларда Мирсәй Әмир СССР Югары Советына депутат итеп тә сайлана. Биредә дә ул милли әдәбиятләргә ил җитәкчелегенең игътибарын юнәлтә, иҗат әһелләренең тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен күтәрә.

Кичәне алып баручы Татар әдәбияте музее директоры Альбина Әпсәләмова Мирсәй Әмирнең хатыны Фәүзия апага булган мәхәббәтенә киңрәк тукталды.

Фәүзия Нур кызы Башкортстанда мулла гаиләсендә туа. Кечкенә чакта ук әтисе вафат булып, ул Стәрлебаш балалар йортына килеп эләгә. Булачак ире Мирсәяф Әмиров белән дә шунда таныша.

Белгәнебезчә, 1937 елгы репрессия җилләре яшь язучы Мирсәй Әмирне дә бөтереп ала. Хатыны Фәүзия сагыну һәм ялгызлык ачысын басар өчен көндәлек алып бара. Искә алу кичәсендә 2 ел буена яшь хатынның сагыну, сагышларын сыйдырган көндәлек укылды.

Язучының кызы Ләйлә ханым Әмирова әнисенең әдәби эшчәнлеге, мөгаллимлек итүе хакында сөйләде. Фәүзия апа Татарстан китап нәшриятенең иң актив тәрҗемәчеләреннән берсе була.

Әдип үз әсәрләре туган халкы тарафыннан укылса, сәхнәләрдә уйналса гына бәхетле була. Бу җәһәттән Мирсәй Әмир иң бәхетлеләрдән саналырга хаклы. Аның «Агыйдел» әсәре әдәбият дәресләрендә дистә буын татар укучыларының күңеленә кереп бара. «Миңлекамал», «Тормыш җыры» әсәрләре заманында сәхнәләрдән төшми уйналды. Кичәдә Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова үзенең «Тормыш җыры»ндагы Фатыйма образы хакында яратып сөйләде: «Фатыйма - бик батыр, көчле рухлы хатын. Аның холкын мин яраттым. Без әлеге рольне күренекле актриса Шахсәнәм Әсфәндиярова белән парлап уйнадык», - дип сөйләде ул.

Аннары Мирсәй Әмир турындагы балачак истәлекләре белән шагыйрь Нури Арсланның улы Илдар Арсланов та уртаклашты, Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова исә әтисенең язучы М.Әмир хакында язганнарын укыды. Радио өчен язылган аудиотасмаларда Зифа Басыйрова, Фатыйма Ильская башкаруында әдипнең әсәрләре яңгырады.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: