Мәдәни җомга

«Кызыл Паша» Кәрим Хәкимов

Хәкимов Кәрим Гәбдрәүф улы – Советлар Берлеге белән гарәп илләре арасында эшлек­ле мөнәсәбәтләрне урнаштыручы беренче дип­ломат.

Ул – Хиҗаз, Нәдҗ патшалыкларында – Согыд Гарәбстанында, Йәмәндә яшь Совет дәүләтенең сәүдә агенты, генераль консулы һәм тулы хокуклы вәкиле буларак дөньяда танылган шәхес. Россия Президенты Владимир Путин Согыд Гарәбстанына бару сәбәп­ле, "Кызыл Паша" кушаматы белән тарихка кергән дипломатны федераль мәгълүмат чаралары да искә төшерде. Аның милләтен башкорт дип күрсәтүчеләр дә бар. Гәрчә ул үзен һәрчак татар дип санаган.


Кәрим Хәкимов Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында 1892 елда (кайбер мәгълүматларга караганда 1890 елда) туа. Яшьли тимер юлларда, шахталарда эшли. Инкыйлаб елларында большевиклар партиясе эшчәнлегендә актив катнаша, Оренбургта халык мәгарифе комиссариатын җитәкли. Гражданнар сугышында Төркестан фронтында комиссар була. Кәрим Хәкимов – В.Ленин, И.Сталин белән бергә яшь Совет иленең төзелешен, милли сәясәтен билгеләүдә катнаша, Галимҗан Ибраһимов, Мирсәет Солтангалиевләр белән бергә ВКП (б) Үзәк комитетының мөселман бюросын җитәкли. 1920 елда, Татарстан АССР төзегәндә хакимият дилбегәсен кулына алган җиде кешелек Вакытлы революцион комитет әгъзасы. 

1921 елдан башлап Кәрим Хәкимов Чит ил эшләре комиссариатында эшли. Ул – ил башлыклары, министрлар белән эш йөртүче дәүләт эшлеклесе. 1924 елда Кәрим Хәкимов тагын дүрт дипломат белән бергә Җиддәгә килә. СССР киләчәктә "Согыд Гарәбстаны" атамасы белән танылачак дәүләтне (1932 елга кадәр – Нәдҗ, Хиҗаз Корольлеге дип атала) таныган беренче ил була. 

Гарәп телен белгән Кәрим Хәкимов король белән уртак тел таба. Ул вакытта гарәп дәүләтенә Бөекбританиянең йогынтысы зур була. Дипломатик осталыгы аркасында Кәрим Хәкимов һәм аның ярдәмчесе Нәзир Түрәкуловны "кызыл пашалар" дип йөртә башлыйлар. Гарәбстанда совет табибләре эшли башлый. Аминә Алимбәк ике амбулатория, аптека ача. "Аны кечедән алып өлкәнгә кадәр яратты, ә мин аны мөслимә булганы өчен аеруча яратам", дип бәя бирә король Габдел Газиз аның турында. 

1932 елда принц Фәйсал бин Габдел Газиз Мәскәү һәм Ленинградка килә. Әмма бу очрашуда гарәпләр максатларына ирешә алмый – аларга СССР кредит бирми. Мәскәү сәяси килешү төзергә дигән шарт куя, ә Согыд Гарәбстанының Британия белән мөнәсәбәтләрне бозасы килми. Әмма принцка телефон станциясен бүләк итәләр. Бу СССРның чит илләргә белгечләр җибәрү буенча беренче тәҗрибәсе була. 

Кәрим Хәкимов 1924-1927, 1936-1937 елларда, Нәзир Түрәкулов 1927-1935 елларда илче була. 1937 елда аларның икесе дә репрессияләнә һәм атып үтерелә. Илчеләрнең язмышы Габдел Газизне тетрәндерә. Ул СССРдан бүтән Илчеләр кабул итмәячәген әйтә һәм 1938 елда Җиддәдәге вәкиллек ябыла. Ул 1990 елларда гына кабат булдырыла. 

Нинди кеше булган соң ул, Кәрим Хәкимов? Ничек итеп гади авыл егете, эшче һәм кызыл комиссарга, аннары зур дәүләтләр арасындагы хәтәр чоңгыллар, упкыннар аша күпер сала алырлык дипломатка әйләнә? Бу хакта Кәрим Хәкимовның авылдашы, күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе,  Римзил Вәли белән сөйләштек. Ә ул дипломатның яшьлек дусты Лотфи Гадилов ярдәмендә Кәрим Хәкимовның биографиясен өйрәнә башлаган.

 – Лотфи җизни – Кәрим Хәкимовның бертуган сеңлесе Мәгъния апаның ире иде. Алар Хәкимов белән бергә Оренбург янындагы Каргалы мәдрәсәсендә укыган. Лотфи Закир улы – тәҗрибәле журналист, Башкортстан радиокомитетының җитәкчесе булып эшләде, – ди ул.    

50 нче елларда илдә "җепшеклек" чоры башлангач, Лотфи Гадилов Кәрим Хәкимовның исемен мәңгеләштерүгә керешә. Ул архивларда эзләнә, аның турында мәкаләләр яза, тарихчы Фәрит Гомәров белән бергә биографик очерклар әзерли, хатирәләр туплый. 

– Мәгъния һәм Лотфи Гадиловлар Уфаның Тукай урамыннан ерак булмаган йортта, Салават Юлаев (элек Крупская бакчасы) паркы янында яшәде. Дүсәнгә кунакка кайтканда гел Кәрим Хәкимовны искә алдылар. Дипломатның фотолары, аның документларының күчермәләре авыл китапханәсендә витринага куелды. К.Хәкимовның нинди кеше булуын, нинди юлларда йөрүен Лотфи җизни белән Мәгъния апа гел искә алып, безгә сөйли иде.  Хәзер Кәрим Хәкимовның кем икәнен белүчеләр арта бара. Башкортстан матбугатында гына түгел, Татарстан газета-журналларында да аңа багышланган язмалар очрап торды. Биг­рәк тә "Казан утлары", "Гасырлар авазы" журналларында бу шәхес турында тарихи материаллар басылды.  Милләтен үз кулы белән "татар" дип  күрсәткән дипломатик анкетасы да матбугатта күренгәли, – дип сөйләде Римзил Вәлиев. 

Гәрчә аның чыгышы, тамырлары, милләте нинди булу мөһим түгел. Ул – дөньякүләм инкыйлабка ышанган кеше, большевиклар партиясе вәкиле. Бер үк вакытта коммунист та, мөселман да, Ленин белән бергә милли сәясәтне билгеләүдә, Совет илен төзүдә катнашкан "ата" интернационалист та. Төрки халыкларда социализм төзүдә, мөселман дөньясында, гарәп илләрендә иң мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә үз сүзен әйткән тарихи шәхес. Фарсы култыгы илләре, Изге Мәккә, Мәдинә, Җиддә, Ташкент, Бохара, Оренбургта, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россия тарихында К.Хәкимов шактый тирән эз калдырган. 

Аның эшчәнлеге төрле чорда төрлечә бәяләнергә мөмкин, ләкин әһәмияте арта бара.

– Кәрим абыйны аткач, хатыны Хәдичә апа – "халык дошманы" гаиләсе әгъзасы буларак репрессиягә эләгеп, 8 ел төрмәдә утырган. Яшь чагында Хәдичә апа бик чибәр кыз булган, Төркестан фронтында агитбригада артисткасы буларак чыгыш ясаган. Аңа гашыйк булган комиссар Кәрим Хәкимов кобурасыннан наганын чыгарган да, әйткән: “Хәдичә, әгәр дә сиңа берәрсе якын итеп кул тидерсә, икегезне дә атып үтерәм”. Бу аның мәхәббәт аңлатуы булган.

1924 елда, Хиҗазга килгәч, шул ук көздә ул Гомрә хаҗына барган. Аның улы Шамил шунда вафат булган һәм җирләнгән. Король аның каберен гел карап торырга кушкан.

Кызлары Флора ханым Казанда консерватория тәмамлый. Гомер буе Мәскәүдә “Юность” радиосында эшләде, ул да арабызда юк инде. Аның кызы Марина берничә ел элек астма авыруыннан вафат булды. Илченең нәсел тамырлары шулай өзелгән дияргә мөмкин.

Бертуган энесе бар иде, Халик бабай, ул Мәскәү төзелеш институтында зур профессор иде. Халик бабайның Мәскәүдә ике кызы бар. Алар өлкән яшьтә, балалары юк дип беләм. Кәрим абзыйның сеңлесе Мәгъния апаның оныгы Зарема Уфада яши, аның улы бар.

Мин студент чагымда Уфада телефон аппараты заводына эшкә урнаштым, акча эшләп, К.Хәкимов турында мәгълүмат эзләргә Мәскәүгә киттем. Мине ул вакытта Чит ил эшләре министрлыгына кертмәделәр, ләкин мин К.Хәкимовның энесе Халик бабай белән очраштым. Илчелектә эшләгән секретарь хатыны Маһи ханым Фәттахованы очраттым. Аның шундый сүзләре әле дә истә: “Идея ягыннан бик ныклы иде ул. Җанны алды Кәрим абзый: көне-төне безне эшләтә, телләр дә өйрәнәбез, әле тагын берничә сәгать "политучеба" – сәяси укулар үткәрә иде”. 

Илче үзе дә белемле булган, башкалардан да шуны таләп иткән. 

“Кызыл паша” – Кәрим Хәкимовка гарәпләр биргән атама. Аның данлы исеме шундый. Паша – ул илче дигән сүз. Икенчедән, Хәкимов Совет иленнән килгән – ул кызыл, өченчедән, ул гарәп илләре белән бик шәп хезмәттәшлек алып бара. Нәҗип Әсәнбаев шушы “Кызыл паша” сүзен пьеса атамасы итеп алды. 

Кәрим Хәкимов – легендар шәхес. Аны дипломат, дәүләт эшлеклесе диләр, шунысы минем өчен кызык: баштарак аны революционер диделәр. Чыннан да, ул революционер. Гади пролетарий булып йөргән дә, сәяси эшләргә катнашып киткән. 

Кәрим Хәкимов авылдан 12-13 яшендә чыгып китә. Соңрак Уфада "Галия" мәдрәсәсендә укыган. Ул яшь кенә килеш Томск гимназиясендә экстерн имтихан тапшырган, русча белем алган. Уфадагы "Галия" мәдрәсәсендә уку Гарәбстанда эшләргә әзерлек биргән. Оренбург өлкәсендә наркомпроста (Мәгариф халык комиссариатында) эшләү дә зур сынау булган аңа. 

Шуннан соң ул Төркестан (хәзерге Казахстан, Үзбәкстан җирләре) Компартиясенең үзәк комитеты секретаре итеп сайланган. Валериан Куйбышев Бохара Республикасында РСФСРның вәкиле булганда аның урынбасары булган, аннан соң Куйбышев урынына Кәрим Хәкимов калган. 

1921дә Хәкимовны Иранга җибәрәләр, Решт, Мәшһәд шәһәрләрендә консул итеп билгелиләр. Чын дипломатиядә "чирканчык" алганнан соң, Хәкимовны 1924 елда Хиҗазга консул, СССРның дипломатик агенты һәм тулы хокуклы вәкиле итеп юллыйлар. Хәкимов анда килеп җиткәндә, Хиҗаз иле белән күршедәге Нәдҗ арасында сугыш барган. Нәдҗ Хиҗазны яулап ала, яңа дәүләт барлыкка килә, соңыннан ул Согыд Гарәбстаны дип атала. 

1926 елның февралендә Кәрим Хәкимов яңа дәүләт патшасы Габдел Газиз ибн Согыдкә СССРның дөньяда беренче булып аларны яңа дәүләт итеп таныганы турындагы грамотаны тапшыра. 

Согыд Гарәбстаны төзелгәннән соң Мәккә һәм Мәдинәнең роле үсә. 1926 елда Мәккәдә бөтендөнья мөселманнар конгрессы булган. Анда илче Кәрим Хәкимов тәкъдиме буенча, зур делегация бара: Риза Фәхретдинов, Муса Бигиев һәм башкалар анда  ай буе була.  

Кәрим Хәкимов яңа илнең патшасы Габдел Газиз Ибн Согыд һәм аның улы Фәйсал белән бик нык дуслашып китә. Күп илләр мөселманнарны трюм­да гына йөртә торган була. К.Хәкимов хаҗиларны яхшы пассажир пароходында йөртүне оештыра, бу Совет иленең абруен арттыра. Гадәти дипломат, илченең мондый киң колачлы эшләр башкару һәр дәүләттә теләсә нинди чорда бик югары бәя алыр иде. 

Гарәбстан патшасы: "Әгәр дә большевиклар Кәрим Хәкимов кебек  булса, мин аларга каршы түгел," дип белдергән була.   

– СССРдан хаҗга баруны оештыручы беренче кеше дә Кәрим Хәкимов була. Әле ул сәүдә эшләрен дә алып бара. Ул Мәдинә, Мәккәгә, Җиддәгә Совет хөкүмәтеннән он, самавырлар һәм табиб­ләр китерткән. Мөселман хатын-кызларына хатын-кыз табибләре китерүе бик мөһим булган. 

Йәмән белән бәйле бер кызыклы факт бар. Атаклы тележурналист Владимир Шнейдеровның “Клуб кинопутешествий” дигән программасы бар иде. Аннан соң бу тапшыруны атаклы Юрий Сенкевич дәвам итте. Шнейдеров 1929 елда, кинотехникумда укыганда, Йәмәнгә практикага барган, Кәрим Хәкимов тормышын өйрәнү буенча беренче совет документаль фильмын төшерүне оештырган. "Әл-Йәмән" дигән фильм хәзер дә Россиянең Беренче каналында ядкәр буларак ­эфирдан күрсәтелә.     

1932 елда К.Хәкимов, Мәскәүгә кайтып, “Институт красной профессуры” дигән югары белем бирү уку йортына укырга керә. 1936 елда кире Согыд Гарәбстанына СССРның илчесе булып бара. К.Хәкимов гарәп илләрендәге хезмәттәшлекне нык итеп җайлый белгән, чөнки ул гарәпләрнең гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт иткән, аларча киенеп йөргән. Король аны зурлаган. К.Хәкимов большевикларның иң ышанычлы кешесе бит. Әмма аның рухы, дингә, милләткә мөнәсәбәте гарәпләр иленә баргач кына ачыла. Ул алар белән ихлас итеп эшләгән. 

1937 елны К.Хәкимовны кире Мәскәүгә чакырталар. “Сезгә чакырып кайтарылган бөтен илчеләрне аталар, хәзергә кал, мондый хәлләр үтеп китәр”, – дигән аңа Габдел Газиз ибн Согыд. Ләкин Кәрим абый 1937 елның көзендә Мәскәүгә кайта һәм тиздән кулга алына. 1938 елның гыйнварында, шпионажда гаепләнеп, атып үтерелә. 

Бөтен мөселман дөньясы мәркәзенең беренче патшасы Ибн Согыд һәм аның улы Фәйсал К.Хәкимовның һәлакәтен авыр кичерә. Эр Риад К.Хәкимов һәм аннан соң илче булып торган казах  Түрәкулов атылганнан соң СССР белән аралашуны өзә. СССР таркалганчы илчелек яңадан булдырылмый. Бары тик 1990 елда гына, СССР тарала башлаганда, илчеләр белән алмашалар. 

Илчеләрне хәтта дошманлашкан илләр дә үтермәскә тиеш. Коточкыч хәл: Сталин репрессияләрендә үз иленә хезмәт иткән дипломатлар юк ителгән. 

Мәскәү белән аралар өзелгәч, Согыд Гарәбстанында нефть табыла һәм бу ил АКШ, Бөекбританиянең икътисади мохитенә якыная. Советлар белән якынаюның җимешләре шулай исраф ителә. Бу бик кызганыч хәл! 

Хәзерге дипломатиядә дә К.Хәкимовның әһәмияте бик зур. Россия гарәп илләре белән хезмәттәшлек иткәндә, татарлар, мөселманнар аша эш алып бара. Россия мөселманары дөнья базарында нефть бәяләрен билгеләргә ярдәм итә, бу ил икътисады язмышына да тәэсир итә ала. 

Кәрим Хәкимовка игътибар тагын да артачак, чөнки ул легендар шәхес. Әгәр Россия мөселман илләре белән хезмәттәшлек итә икән, Кәрим Хәкимов үрнәк итеп салган юлны дәвам итә дигән сүз.  

Соңгы вакытта Кәрим абый белән кызыксыну артты. Интернетта аңа багышланган документаль фильмнар бар, яңалары да төшерелә. Уфада, Мәскәүдә, Гарәп илләрендә документаль әсәрләр, фәнни хезмәтләр языла. Самара татарлары журналында Рәшит Шакиров язмасы, "Мәдәни җомга" газетасында Рәис Зарипов очерклары дөнья күрде. Берәүләр аны инкыйлабчы дип саный, икенчеләр - дипломат, дәүләт эшлеклесе, хәтта атаклы разведчик дип тә әйтәләр. 

Әлбәттә, бу гади шәхес, гадәти язмыш түгел. Ул СССР, Россия, Көнчыгыш илләренең серләре, хикмәтләре белән бәйле. Бу шәхесне 40-50 ел дәвамында өйрәнеп тә барысын беләм, аңлыйм дип әйтә алмыйм.

Берничә ел элек Япониядән Норихиро Наганава дигән галим Казан университетында стажировка үткәндә миннән К.Хәкимов турында сорашты. Ике-өч сәгать дәвамында белгәнемне аңлаттым. Норихиро шуннан соң Бишбүләккә, Дүсәнгә барган, Британия архивларыннан да мәгълүматлар тапкан. Ул үзенең аналитик очеркларын Интернетта бастырып чыгарды.

Уфа тарихчысы Руслан Хәйретдинов Кәрим абзый турында кандидатлык диссертациясе яклады. Радик Кудояров зурдан кубып фильм төшерде, ни өчендер бу фильм җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәде. Согыд Гарәбстанында РФ илчесе булып эшләп, күптән түгел кайткан Олег Озеров узган елда К.Хәкимов турында хезмәт яза башлады. Бу биографик хезмәтнең берничә бүлеге Уфадагы "Бельские просторы" журналында басылып чыкты.

Яңа хезмәтләр барысы да Дүсән музеенда сакланган документларга, Лотфи Гадилов, Фәрит Гомәров язган китапларда чыккан фактларга таяна. Шуннан да күбрәк материаллар очраса, бу гаҗәеп мөһим, сирәк очрый торган табыш булып күренә.

1980 елларда мин К.Хәкимов илче булган чорда Согыд Гарәбстан патшасы Габдел Газиз ибн Согыдның киңәшчесе дипломат һәм галим Джек Филбинең улы Ким Филби булуын исәп­ләп чыгардым. Бәлки атаклы совет разведчигы булган Ким Филбинең 1935 елдан башлап Мәскәүгә эшләвен әтисе белмәгәндер дә. Ә бәлки... Һәрхәлдә Ким Филби 1949 елда Англиянең тышкы разведкасы белән АКШ күзләү идарәсенең (ЦРУ) уртак эшчәнлеген тикшереп торучы, Британия разведкасының җитәкче урынбасары булган. Ә үзе 1935 елдан ук СССР разведкасына хезмәт иткән. Хәзер аның турында китаплар, документаль фильмнар чыкты. Ә бит заманында мин аңа: "Әтиегез янына Гарәбстанга бармадыгызмы, Кәрим Хәкимов турында белмисезме?" – дип хат язган идем. Кызганыч, Мәскәүгә күчеп кайткан атаклы разведчик белән очрашып булмады, чөнки ул нәкъ шул айларда вафат булды.

Мин аталы-уллы Филбиләр турында табышларымны Уфада партия өлкә комитеты секретаре, Бишбүләк районыннан чыккан якташыбыз Таһир Ахунҗановка биргән идем. Бу китаплардагы фактлар Нәҗип Әсәнбаевка "Кызыл паша" пьесасында гарәп патшасының киңәшче булган инглиз дипломаты (спектакльдә аның ролен Хәмит Яруллин башкарды) образын иҗат итәргә ярдәм итте. Башкорт академия драма театры “Кызыл паша” дигән спектакль куйды, бу әсәр хәтта Йәмәндә һәм Мәскәүдә уйналды, үзәк телевидение аша күрсәтелде.

Безнең Дүсән авылындагы музей экспонатлары арасында бик күп фоторәсемнәр, мөһим документларның копияләре, Хәкимовның трубкасы һәм мандолинасы бар. Дипломатиядән ерактагы авылдан булсак та, без авылыбыз дөнья сәясәтендә катнаша дип саныйбыз. 

2007 елда Россиядә Согыд Гарәбстанының көннәре үткәрелде. Казан Кремлендә күргәзмә ачылды, Гарәбстанның сәнгатен күрсәтергә 90 кешелек делегация килгән иде. "Пирамида"да мәдәни кичә үтте. "Корстон" кунакханәсендә мөселман модасы кичәсенә меңләгән кеше килгән иде, урын җитмәде. Гарәбстанның һәр төбәгенең үз киемнәре, үз биюләре бар икәнлеген күрсәттеләр.  

Кунакларны Теләче Сабан туена алып бару үзе ни тора! Нәкъ шул чорда, 2008 елда Минтимер Шәймиев гарәп иленә визит ясады, Россия-Ислам дөньясы стратегик күзаллау төркеме төзелде. Элегрәк Казанның мэры булып эшләгән Камил Исхаков та ислам илләре хезмәттәшлеге оешмасында РФ вәкиле буларак бу эшләрдә актив катнашты. KazanSummit форумнарына шул вакытта нигез салынды. РФның ислам илләре белән хезмәттәшлеген Татарстан җитәкчелеге аша, Казан аша оештыру шуннан башланды. Бу эшләрнең чишмә башы Кәрим ­Хәкимов эшчәнлегенә бәйле. 

Мин бу илне күрергә гомер буе хыялландым. 2009 елда үзем дә Россия-Гарәп форумында катнашу өчен Согыд Гарәбстанына бардым. Анда Мәскәүдән чартер белән зур делегация барган иде. Без бу форумда мөселман киносы фестивален тәкъдим иттек һәм югары бәя алдык.

2011 елда Уфада К.Хәкимов буенча узган халыкара конференциядә 35 илдән галимнәр, дипломатлар килгән иде. Узган елда Оренбург дәүләт архивы да зур фәнни конференция үткәрде. Ике йортка истәлек такталары куелды. 

Соңгы ике елда безнең авылдагы музейда Согыд Гарәбстаны галимәсе Амаль аль Рәшиди ике тапкыр булып китте. Башкалар да килеп тора. Күптән түгел Россия Фәннәр академиясенең зур галиме, Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин аның турында 450 битлек китап чыгарды. Шулай ук “Россия” телеканалы журналисты Сергей Брилёв безнең Дүсән авылына килеп репортаж төшерде һәм Владимир Путин Согыд Гарәбстанына сәяхәткә чыккан көннәрдә бу репортаж эфирга бирелде. 

Кәрим Хәкимов, чыннан да, гаҗәеп фигура булган. Совет галимнәре аны көнчыгыш дипломатиясенең төп фигурасы дип йөртә. Менә хәзер Уфада аның турында зурдан кубып өр-яңа фильм төшерергә торалар. 

Реаль сәясәттә һәм тарихта хәзер Кәрим Хәкимовның лаеклы урыны билгеләнә. Шунысы ап-ачык: 1938 елда атып үтерелгән "Кызыл паша" яңадан дипломатиягә, зур сәясәткә кайта. Бу гамәлләрдән Татарстан да читтә тора алмый.    

Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА.

intertat.ru


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: