Мәдәни җомга

Композитор Җәүдәт Фәйзи истәлекләре: Дәрдемәнд пианиносы һәм Такташ ошатмаган поэма

Татар китабы йортында композитор Җәүдәт Фәйзинең 110 еллыгына багышланган «Тормыш җыры» дигән искә алу кичәсе узды. «Урман кызы» җыры язылу тарихы нинди? Дәрдемәнднең пианиносы Фәйзигә ничек килеп эләккән? Ни өчен Такташ Фәйзинең поэмасын ошатмаган?

Кичәдә музейның фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова болай дип сөйләде:

«Композитор нәселендә өч шәҗәрә саклануын әйтә: берсен — әтисе, икенчесен — язучы Мирхәйдәр Фәйзи һәм өченчесен — Шакирҗан дигән туганнары яза. Ул текст формасында булса да, андагы мәгълүмат бик кызыклы. Мирхәйдәр Фәйзи белән Җәүдәт Фәйзи туганнан туган булып чыга. Композиторның теле бик матур, ягымлы. Ул киңкырлы шәхес булган: көйләр генә иҗат итеп калмаган, ә көндәлекләр, мәкаләләр дә язган. Мәсәлән, «Тапшырылмаган хатлар» операсына либреттоны Фәйзи үзе иҗат иткән. Яшьлек елларыннан алып, ул истәлек дәфтәрләре алып барган».

 

 

Җәүдәт Фәйзи истәлекләрен укучыларга да тәкъдим итәбез.

 

Дәрдемәнд пианиносы

 

Музыка мәктәбе ябылса да, мин дәресләремне ташламадым. Ноталарны таный башлаган идем инде. Киң һәм зур кәгазь тасмага пианино клавиатурасы ясадым да, кирәк чакта аны өстәлгә җәеп, «до, ми, соль, фа, ля, до», дип, әйттерәм генә. Бармаклар уйнаган була, авыз көйли. Соңгы вакытларда әти, кабинетыннан чыгып, мыек астыннан гына елмаеп, мине тыңлап тора.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә әнием сөенечле хәбәр әйтте. Кыйммәтле әйберләрне сатып акча җыйганнар да пианино алырга булганнар.

Менә ул бәхетле көн дә килеп җитте. Әтием, әйдә, улым дип, йөк ташый торган чанага утыртып, үзе белән каядыр алып китте. Ара якын гына икән. Ишегалдына кереп туктадык. Ифрат бай җиһазлы өйгә кергәч, «Мәрьям ханым» дигән мөлаем гына апа каршы алды.

— Рәхим итегез, — дип, пианино капкачын ачты.

Димәк, шушы инде ул без ала торган пианино. Капкачының эчендә «Мюль бах» дип немецча язылган калай да бар.

— Уйнап кара, балакаем, — дигәч, дулкынланудан калтыранган бармакларым белән әлеге «Алтын-көмеш”не уйнадым. Тавышы шундый ягымлы, матур; клавишлары йомшак, җиңел. Әтием, елмаеп:

— Ничек соң, ошыймы? — дип сорады.

Нәрсә әйтим, авыз колакка җиткән. Җыя алмыйм гына бит, сүзсез калдым…

Пианиноны өйдән чыгарып, чанага утырттылар. Өстен киезләр, чыпталар белән капладылар. Әллә каян килеп чыккан дүрт дәү абзый безне озата килделәр. Пианиноны өйгә кертеп урнаштыргач, әти, парланган такталарын сөртеп, өске-аскы капкачларын ачып куйды. Эче алтынмыни? Ялт итеп тора. Болай да, тегеләй дә тартылган берсеннән-берсе нечкә кыллар, матур, ак башлы, йомшак чүкечләр. Суыктан кергәч уйнарга ярамый икән, берәр көн җылынырга, кибәргә тиеш икән. Күпкә түзгәнне, анысына гына түзәрмен инде аны…

Мидхәт абый белән Шәүкәт мәктәптән кайтып керделәр. Абый: «О-о!» диде, энем: «Во-о!» дип, баш бармагын шәмләндерде.

Безне сөендерүенә шатланган әтием:

— Бу пианиноның кадерен белегез, балалар, яхшы итеп уйнарга өйрәнегез. Ул — шагыйрь Дәрдмәнд пианиносы, — диде.

 

Идел ташуы

 

Боз акканда Идел шулкадәр көчле ташыр дип кем уйлаган. Коточкыч булып ташыды ул. Бишбалта, Яңа бистә якларында су алты метрдан да югары күтәрелгән, диделәр. Казанкадан болакка кергән су чак кына Проломный (хәзерге Бауман — ТИ) урамына җитмәде. Безнең мәктәп тәрәзәләренә кадәр су күтәрелде. Кайбер шуграк һәм тазарак малайлар, суның салкын булуына карамастан, тәрәзәдән сикереп су коенып та чыккаладылар. Шәһәрнең югары ягында торучы укучылар йә дәрескә бөтенләй йөри алмадылар, йә көймәләргә утырып кына мәктәпкә киләләр иде.

Безнең кебек Тукай урамы тирәсендә торучыларга андый мәшәкать булмады. Ә Яңа бистә халкы көймәләргә утырып кына йөрде. Ул тирәдә су астында калган йортларның подвалларына су кереп, кешеләр дә һәлак булгалаганнар. Су басудан зарар күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен махсус комиссияләр оештырылган.

Көннәр җылынып, су кими башлагач, шул очка барып көймәдә йөри торган булдык. Күңелле дә соң урам буйлап көймәдә йөзүе!

Мин Иделне ел да шулай ташыйдыр дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Мондый зур ташуның булганын бик карт кешеләр дә хәтерләми икән.

 

«Яктылык»

 

Ниһаять, «Яктылык» дигән поэма язып бетердем. Акка күчереп, әтиемә бирдем. Ничек тә Һади Такташка тапшыруын үтендем. Берничә көннән әтием шатлыклы хәбәр алып кайтты. Такташ укыган. «Матур гына урыннары да бар», — дигән. Үземне чакырган. Нинди зур шатлык!

Икенче көнне үк Гажурга йөгердем. Барып җитәм дигәндә генә, бер ханым белән Такташның каршыма килгәнен күреп, туктап калдым. Алар көлешә-көлешә сөйләшеп янымнан үтеп киттеләр. Күңелем һәм аякларым кушуы буенча, миңа аларның артларыннан тагылып барырга туры килде.

Шунысы характерлы, Такташны бөтен кеше таный икән. Ул узып киткәч, борылып карыйлар яисә бер-берсенә төртеп күрсәтәләр. Трамвайга керсә — яшьләрнең күзе анда. Шулай, Һади абый, синең популярлыгың бик зур. Синең уйчан йөзең, уйчан зәңгәр күзләрең, кабарынкы иреннәреңнең матур елмаюы, коңгыртрак куе чәчләреңнең дулкынланып торулары күп кенә Казан яшьләренә бик үз, бик якын.

Икенче көнне тагын Гажурга бардым. Тагын туры китерә алмадым. «Ул кайсы көнне сәгать унбердә, ә кайчакларда өчтә генә килә. Аны туры китерүе кыен. Күбрәк Главлитта, типографиядә була ул. Шулай да иртәгә иртәрәк килеп карагыз, безнең редколлегия утырыш булмакчы», — диделәр миңа.

Өченче баруымда киңәшмәнең беткәнен көттем.

— Бу егет сине берничә көн эзли инде, — дигәч, Һади абый минем яныма килеп:

— Ни йомыш? — диде.

Ничек сүз башларга белми, уңайсызланып кына:

— Гафу итегез… Мин Җәүдәт Фәйзуллин, теге «Яктылык»… — дип сүз башлаган идем, ул, ачылып:

— Ә-ә, сез Харис абый малае, — дип, мине култыклап, бер буш өстәл янына китереп утыртты.

— Мин сезнең «поэма» дип аталган язмагызны укыдым. Ачыктан-ачык сөйләшик. Әсәрегез миңа ошамады. Сәбәбе — сез бүгенге тормыштан аерылып, ярым символик, ярым мифик әсәр язгансыз, — дип башлады ул сүзен. Тәмәке кабызды, ә мин тын да алмый тыңлыйм. — Менә без, җиде-сигез еллык стажы булган шагыйрьләр дә, андый зурдан кубалмыйбыз. Сезгә шагыйрь булыр өчен үзегезнең шәхси тойгыларыгызны лирик планда җырлау кирәк. Каләмегезне очлагач, тормышны тирәнрәк аңлагач, бәлки, шундый зур темаларга да күчә алырсыз. Инде сезнең шигьри телегезгә килсәк, монда да эшләр шәптән түгел. Дөрес, матур гына урыннары да очрый. Гомумән, сез шигърият законнарын белеп бетермисез, рифмалар белән мавыгып, шигырьнең иң әһәмиятле компоненты — ритмга игътибар бирмисез. Тел кытыршылыклары - сезнең зур җитешсезлегегез. Мин сезгә шушы якларга игътибар итәргә һәм, язган тәкъдирдә, үзебезнең тормыштан темалар табып, шуларны җырларга киңәш бирер идем! — дип, сүзен тәмамлады.

Кемдер аның янына килеп нәрсәдер әйткәч, Һади абый:

— Мине көтәләр. Ярый, сау булыгыз! — дип, кулын бирде дә, өстәл яныннан торып китеп барды. Мин, әлбәттә, аңа рәхмәт әйттем, нәсихәтен тыңларга сүз бирдем. Ул елмаеп башын иде.

Минем «Яктылык» поэмам барып чыкмады, әмма Һади Такташ белән танышу, аның миңа игътибарлы булуы күңелемдә онытылмаслык эз калдырды.

 

«Урман кызы»

 

Кич белән Фатих Мөсәгыйть килеп керде. Күз карашыннан ук сизелә — нигәдер бик дулкынланган. Тунын салып элде дә:

— Мин сиңа зур эш белән. Беләсеңме, 8 декабрьдә Һади Такташның үлүенә бер ел тулу уңае белән шагыйрьне искә алу кичәсе була. Ул кичә өчен мин дә җаваплы. Сиңа текстлар китердем. Такташ шигырьләренә музыка язасың, — дип, куен кесәсеннән кулдан гына язылган өч кәгазь чыгарды.

— Әйтүе ансат, язасың, имеш. Яза алмасам? Вакыт та бик аз бит.

— Ундүрт көн бар әле. Бөтен көчеңне саласың инде, егет. Шунсыз барып чыкмый.

— Җырчыларга өйрәтергә дә кирәк ич.

— Анысы минем эш. Артистларны үзем оештырам. Сиңа ун көн срок.

Фатихның катгый тоны миндә үземә ышаныч тудырды.

Чыннан да, нигә әле үземне сынап карамаска?! Бу бит миңа бирелгән беренче музыкаль заказ.

— Алай булгач, карап карыйк, нинди шигырьләр китердең икән?

Фатихның иреннәре генә түгел, күзләре дә елмайды.

— Монысына кул куям. Егетләрчә бу, — дип ул мине текстлар белән таныштырды. <<…>>

«Урман кызы» поэмасыннан «Нигә, нигә синең шаян күзләр?» дип башланган текстның сүзләре бигрәк матур иде. Ул, әлбәттә, лирик җыр. Күңелем хәзердән үк көй көйли башлады инде. Пианино янына барып утырдым…

Өч шигыренә әсәр яздым. Көй өчен борчылмыйм, алар үзем уйланганча язылдылар. Ә менә тулаем алганда, музыкада җитешсезлекләр күп. Шулай да, җаваплы кичәдә башкарырлык булсын өчен киңәш кирәк, ярдәм кирәк. Бердәнбер таянычым — Василий Иванович Виноградов.

Аның өенә бардым. Барысын да аңлаттым.

«Син дошманым минем» белән «Байрак тегәбез»гә кайбер төзәтмәләр кертте, ритмик якларын ачыклады. Ә «Урман кызы»на чират җиткәч, аны кат-кат уйнады да, гадәте буенча «аһ!» «аһ!» дип соклануын белдерде.

— Бу — гаҗәеп музыка! Монда яңа интонацияләр бар. Бу җыр безнең татар музыкасында яңалык булачак! Көе турында әйтәм. Аккомпанементы начар. Көйнең матурлыгын боза, — дип, урыныннан торып, папиросын кабызды.

— Сез, иптәш Фәйзуллин, шагыйрьнең урман кызы образын ничек күзаллыйсыз? — дигән сорау бирде. Мин, бераз уйланып:

— Минемчә, Такташ ул кызны, кояш нурларына төренгән каен агачлары арасында күргән, — дидем.

— Менә, менә, дөрес күрәсез. Ә чынлыкта исә сезнең кызыгыз куе караңгылык белән капланган имән агачлары күләгәсендә булып чыккан. Ягез әле, үзегез әйткәнчә тасвирлап уйлагыз.

Рояль янына барып утырдым. Импровизация ясап маташтым. Ул бераз тыңлагач, кулымнан тотып уйнавымнан туктатты.

— Юк, юк, болай ярамый. Нәфислек югала… Калдырыгыз миңа бу җырыгызны. Тегеләрен мин күрсәткәнчә эшләп бетерегез, анда да эш җитәрлек, ә монысын гармонияләштерәм. Иртәгә килеп алырсыз.

Яңадан килгәч, хәйләкәр елмаеп, болай диде:

— Монысы сезнең — шедевр.

Уйный башлады. Кояшлы каенлыктагы урман кызын тасвирлаган нәфис музыка тавышы агылды. Бүлмә эче яктырып киткән төсле булды… Чыннан да, гади эшләнгән, ләкин бу гадилеккә зур осталык белән генә ирешергә мөмкиндер. Музыка беткәч, өнсез калдым.

— Йә, композитор, - диде ул, — җырыгызны ошаттыгызмы?

— Бик ошый! Сезгә рәхмәтемне ничек аңлатырга да белмим, Василий Иванович!

— Анысы ерунда! Гомерле булса — безгә шул җитә.

Материаллар Җәүдәт Фәйзинең «Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Татар халык көйләре. Истәлекләр». — Казан: Тат. кит. нәшр., 1987. — 392 б. китабыннан язып алынды.

 

Зилә Мөбәрәкшина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: