Мәдәни җомга

Композитор да, адвокат та иде

Җитмешенче елларда композитор Җәүдәт ага Фәйзи белән аралаша башладым, хәтта дуслашып та киттек дияргә була.

Ул чорда Казан телевидение студиясендә баш мөхәррир булып эшли идем, Җәүдәт ага безнең тапшыруларда еш катнашты. Төрле концертларда чыгыш ясады, үзенең яңа җырларын да иң башта телевидениегә алып килде. Алар күренекле җырчыбыз Мөнирә ханым Булатова белән гел бергә йөри иде. Күрәсең, иҗатташ дуслар булганнардыр. Әгәр Җәүдәт аганы тапшыруга чакырсак, аның белән бергә килгән Мөнирә ханым композиторның бер генә җырын булса да башкармыйча студиядән китмәде. Мөнирә апа концертларында төп аккомпаниатор һәрвакыт Җәүдәт Фәйзи булды.


Без ул чорда Казанда үтә торган 1 нче Май һәм Октябрь демонстрацияләрен телевидение буенча тулысынча күрсәтә идек. Бервакыт демонстрация вакытында Җәүдәт аганың ике соравыма җавап бирүен үтендем. “Миңа бер сорау да җитәр, син Мөнирәгә дә бер сорау бир”, – ди бу. Без шулай эшләдек тә. Җәүдәт ага тапшырудан бик канәгать калды. Хәтта карышсам да, ул безне соңыннан кафега алып керде. 

Җәүдәт ага бик талантлы, шул ук вакытта гаҗәеп тыйнак шәхес иде. Ул борынын чөймәде, безнең кебек гади журналистларны тыңлый белде, теләп аралашты. Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Җәүдәт ага Фәйзинең музыкаль эшчәнлеге киң колачлы булды. Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укыганда илкүләм танылган рус композиторлары Б.С.Шехтер, В.А.Белый класс­ларында һәм профессор Г.И.Литинскийдан композиторлык буенча махсус дәресләр ала ул. Уку чорында ук Җ.Фәйзи берсеннән-берсе ялкынлы патрио­тик җырларын,  романсларын халыкка бүләк итә килә. 1938 елны Мәскәү консерваториясен тәмамлап, композиторларыбыз, опера җырчыларыбыз Казанга кайта. Җ.Фәйзи Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләренә музыка яза, музыкаль сәнгатебезнең төрле өлкәләренә яңа яңгыраш өсти. Әйтик, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясендә татар халкына хас шаянлык, тапкырлык, җитезлек яңа интонацион көйләрдә әйтелә. 

Бөек Ватан сугышы елларында, халкыбыз авыр кичерешләр белән яшәгәндә, Җ.Фәйзи татар сәнгатендә музыкаль комедия жанрын башлап җибәрә. “Башмагым” музыкаль комедиясен иҗат итә. Тагын бер үзенчәлеге: татар зыялылары арасында ул чын зыялы булып кала алды. Игътибарлы, эшчән, гади...

Музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина үз вакытында шулай дип язган иде: “Кемнәрне генә олы юлга алып чыкмады ул. Зөләйха Хисмәтуллина (радио­дан Ленинград музыка училищесына укырга җибәрде), Флера Сөләйманова (радиода техник хезмәткәр дәрәҗәсеннән җырчы итте), Рәйсә Тимофеева (Чаллыдан Казанга чакыра)... Мин үземне әйтмим дә... “Син эшләргә тиешсең”, – диде алар А.С.Ключарев белән. Мин бит радио дикторы гына идем. “Кил, яңа әсәрләребезне тыңла, өйрән, укы”, – дия иделәр. Аңа рәхмәтем зур. Архивны күзәткәндә игътибар иттем,  ул татар музыкасы тарихы белән дә кызыксынган. Күп язган, эзләнгән... Үзе дә кабатланудан качарга, яңа интонацияләр табарга тырышам, ди торган иде... Җ.Фәйзи, гомумән, үзе турында әллә никадәр китап чыгарырга лаеклы шәхес иде. Тормышын, иҗатын өйрәнергә дә өйрәнергә әле безгә”...

Җәүдәт ага көндәлекләр яза иде. 2000 елның гыйнварында “Татарстан” журналында аларның бер өлеше беренче тапкыр матбугатта басылып чыкты.   Көндәлекләрнең бер өлешен бүген газетабыз укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.

                     * * *

1942 ел. М.Җәлилне халык дошманы, диләр. Җырлары халыкка әйләнеп кайтмас микәнни?

1947 ел, 2 март. Бүген без иптәш Пирогов белән Композиторлар берлегенә, сәнгать идарәсе һәм консерватория укытучыларына үзебезнең халык уен кораллары оркестрын тәкъдим иттек. Оркестрның составы, башкарыласы репертуар “теоретик”лар гайбәте өчен, һичшиксез, кыргый тәэсирләр калдырырга тиеш иде. Мин моны белә торып консерваториядә тәкъдим итү ягында тордым. Чөнки нәкъ менә биредә эшләүчеләр, оркестр турында бик үк матур булмаган гайбәтләр таратып, җитәкчеләрен булдыксызлыкта гаепләгәннәр иде.

Гаҗәп, чыгыш ясаучылар трубаны валторна белән алмаштырырга кирәк кебек мантыйксыз сүзләрдән узмадылар. Н.Җиһанов исә һәрвакыттагыча ялкынланып сөйләде. Ул милли төсмерләре булмаган чын сәнгатькә чакырды. Имеш, “безгә халык уен кораллары оркестры, гомумән, кирәкми. Симфоник оркестр – менә ул чын сәнгать бизәге!” Миңа Нәҗипкә каршы чыгарга туры килде. Дирижер иптәш А.С.Пирогов өлкән музыкантка  хас булмаган мескен чыгыш ясады. Аңа эндәшмәсә күпкә яхшы буласы булган! Оркестр уен кораллары өчен труба кертүне аңлатканда, имеш, труба – җиңү билгесе, шуның өчен ул оркестрда, дигән сүзләргә кадәр барып җитте. (Нинди политик табылган!).

5 март. Нинди авыр көн: акча юк, аны бу көннәрдә генә алу мөмкинлеге дә күренми. Килешүләр дә, хезмәт хакы да бу арада булмаячак. Шуңа өстәп, адым саен кемнеңдер гөнаһлары өчен миңа яла ягалар...

Иң авыры – сөекле хатыным урын өстендә ята. Аның өчен үзем авырсам, күпкә җиңел булыр иде. Иҗат итәчәкмен. Иҗат тынычландыра алучы бердәнбер чара бугай...

6 март. “Ватанга мәхәббәт” сюитасын эшлим. Эш барышында фикерләрем үзгәрде: сюитаны кыскартырга булдым. Музыкада бөек эшләрнең берсе – чама хисе,  фикернең гармоник байлыгы, ритм һәм фактура төрлелеге, тональность дөрес куелышы, нәрсә генә булмасын, авторның максатка ирешү юлындагы төп юнәлеше – төгәл форма һәм эчке тоемлау белән ышанган үлчәүдә.

10 март. Кайчан да булса безнең Иҗат йорты булыр микән? Бәрәңге, утын, тулай торак мәсьә­ләләрен онытып, композиторларның Идел ярында, табигать  кочагында кабатланмас әсәрләр тудырасы чаклары җитәр микән?

12 март. Үз хезмәтемә тиешле бәя алырмын дип ничек ялгышканмын, ничек беркатлы булганмын! Эшемнән җибәрсәләр, җиңелрәк булыр иде – иҗат итәр идем, ичмасам!

13 декабрь, 1955 ел.  (Съездда утыр­ганда уйланулар). Х.Вәлиуллин кемгәдер охшарга тырышып ялгыша. Аның операсы миндә бернинди тәэсир калдырмады. Миндә генә микән? А.Ключарев симфониясе – буталчык әсәр, формасы юк, якты темасы юк. Бу симфония авторның характеры һәм мөмкинлекләренә бөтенләй туры килми.

1958 ел, 10 гыйнвар. Аудитория каршында чыгыш ясаганда мин үземнең композитор (начар булмаган әсәрләр авторы) икәнлегемне онытам. Кайбер иҗатташ дусларымның үзләре турында композитор буларак сүз йөртүләренә оялам да. Аудитория композитордан чынлап та аның көйләр авторы булуына кабатлаулар түгел, ә музыка, моң көтә.

1959 ел, 2 гыйнвар. Бүгеннән мин мәңгегә филармониядән киттем. “Тапшырылмаган хатлар”ны халыкка җиткерәсе иде. 3000 сумлык хезмәт хакыннан коры калу – җиңел эш түгел, әмма сәнгать корбансыз булмый шул.

9 гыйнвар. М.Латыйповның яңа җырларын тыңладык. Шулай да сәер ул һәм өстәвенә сәләтсез тоела. Аның йөрәге юк, була калса да, шайтанныкы гынадыр. Акылсыз акыл сата.

13 гыйнвар. Рәссам Искәндәр Рафиков портретымны ясарга кереште. Киңәшәбез, әңгәмә корабыз. Ул минем киңәшләргә каршы килми, димәк, аннан мәгъ­нә чыгачак.

23 гыйнвар. Иң яхшы либретто өчен Бөтенсоюз күләмендәге конкурста катнашырга булдым. “Тапшырылмаган хатлар” либреттосы, ни өчендер, җиңүчеләр рәтендә булыр дип ышанам.

20 март, 1960 ел. Бездә бер музыка белгече бар, Касаткина исемле. Музыка турында көчкә-көчкә “касательно” хөкем итә, музыкант буларак та тегеләй-болай гына. Сандугачның барлыгын да белмәгәннәр өчен сандугач булып тора.

20 ноябрь. А.Монасыйпов әлегә “тигез урындагы шеш” кенә. Ул кем булыр, белмим, әмма ул хәзергә Н.Җиһановка гына кирәк бугай. Дирижер Алмаз композитор була алмас.

28 ноябрь, 1963 ел. Безнең культура тарихында шундый хәлләр дә булды: югары оешмалар тарафыннан “зарарлы, совет чынбарлыгына каршы” дип “Күгәрчен”, “Наган”, “Кара карлыгач микән?”, “Зәңгәр күз” көйләре башкарылудан тыелды. Халык иҗатын тыярга мөмкинме соң? Алар эстрадада булмаса да, халык телендә яшәде һәм хәзер дә яши. Яшәячәкләр дә. 

15 ноябрь, 1968 ел. Смокинг һәм фрак күптән модада түгел. Тормышта аны киеп йөрмиләр. Шулай да, чын артистлар, дирижерлар сәхнәгә әлеге киемнәрдән чыга. Шунысын аңлый алмыйм, мондый изге урынга сәләтле яшьләр “кыска итәк”, спортчылар фуфайкасы киеп чыга.  Тыярга кирәк моны, музыка һәм сәнгать – рухи әйбер ул.

23 декабрь. Яхшы колхоз машинасында Әлдермеш авылына килеп җиттек. Яңа таш клуб. Хәтта рояль дә бар. Язучылар союзының Тукай клубыннан бүләк ителгән. Ләкин уйнарлык түгел, бозып бетергәннәр. Аны безгә шул хәлдә бирделәр дип алдашалар. Сәйдәш,  Ключарев уйнаган рояль бит ул!

1972 ел, 23 октябрь. Больницага ятармын, ахры. Йөрәк һәм шеш (!) булырга мөмкин дип шикләнәләр. 

* * *

Җәүдәт Фәйзинең юрист  та булып эшләвен, мөгаен, күпләр белмидер дә. Бу хакта композиторның автобиографиясен укыгач кына белдем. Җ. Фәйзинең 1955 елның 20 гыйнварында үз кулы белән язган автобиографиясендә мондый юллар бар: “1929-33 елларда Казан дәүләт университетының совет хокукы факультетында укыдым. 1941-1945 елгы Ватан сугышы елларында иҗат эшендә идем һәм адвокатлар коллегиясендә килешү белән хезмәт иттем”.

Композитор һәм юрист... Бер-берсенә һич охшамаган өлкәләр.  Берсенә – кайнар хис, икенчесенә салкын акыл кирәк. Татарстан дәүләт музее фондында аның шәхси көндәлекләре, календарьлары сакланган. Шул исәптән аның адвокат буларак алып барган кайбер эшләре дә бар. Мәсәлән, 1943 елның 28 гыйнварында Татарстан Югары судында Казан шәһәренең Сталин район суды чыгарган хөкем карары кабаттан карала.  Биредә Җинаять кодексының 19-136а маддәсе буенча җавапка тартылган Гали Әхмәдуллин эше тикшерелә. Район халык суды адвокат Җәүдәт Фәйзи  тырышлыгы белән 17 яшьлек кызын үтерергә теләүдә гаеп­ләнүчене аклый. Югары суд район суды хөкем карарын дөрес дип таба. Судпсихоэкспертиза нәтиҗәләре дә Галинең кызы Саниянең акылга зәгыйфь  икәнен раслый, Саниянең дөньяны күзаллавы чикле дип бәяли. Бу да кызның әтисе өстеннән язган шикаятьләрен юкка чыгарырга ярдәм итә...

Җ.Фәйзи танылган композитор булу белән бергә адвокат буларак та уңыш казана. Ул хаксыз гаепләнүчеләрне якларга, андыйларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Архивларда сакланып калган материаллар да нәкъ менә шул хакта сөйли. Җәүдәт Фәйзи исә үзенең истәлекләрендә һәм көндәлекләрендә бу турыда нигәдер бөтенләй искә алмый. Әмма Җ.Фәйзинең иҗатын өйрәнүчеләр дәфтәрләренең берсендә бәләкәй генә кәгазь бите таба. Анда шундый сүзләр язылган була: “Дөрес тормыш ничә ел яшәвең белән генә түгел, ничек гомер итүең белән бәяләнә. Андыйлар эше белән бәхетле, кешеләргә, бурычына тугрылык­лы кала белә”.

Бу сүзләр Җәүдәт аганың үзенә дә кагыла кебек. Ул һәр адымын уйлап атлый, һәр гамәле белән башкаларга булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә тырыша. Киләсе ел башында Җ.Фәйзинең тууына 110 ел тула. Бу олуг шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты турында китап чыгарганда да яхшы булыр иде. Бәлки Композиторлар берлеге бу эшкә алыныр, хокук органнары да читтә калмас.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: