Мәдәни җомга

Әкиятче галим

Татар халкына күпсанлы талантлар бүләк иткән төбәкләр шактый. Бу җәһәттән Буа районының да үз йөзе, үз төсе бар. Күренекле фольклор белгече, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ленар Шәйхи улы Җамалетдинов та чыгышы белән Буа районыннан. Декабрь аенда галимгә 80 яшь тулды. Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбен тәмамлагач,...

Татар халкына күпсанлы талантлар бүләк иткән төбәкләр шактый. Бу җәһәттән Буа районының да үз йөзе, үз төсе бар. Күренекле фольклор белгече, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ленар Шәйхи улы Җамалетдинов та чыгышы белән Буа районыннан. Декабрь аенда галимгә 80 яшь тулды.
Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбен тәмамлагач, ул ел ярым буе техник училищеда укый һәм үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик буларак башлап җибәрә. Өч ел армиядә хезмәт итә, анда беренче класслы радиотелеграфчы була. Ләкин әле туган авылы Күзби мәктәбендә укыганда ук аның күңелендә әдәбиятка мәхәббәт бөреләнеп кала. Бу мәхәббәт техника белән мавыгудан да көчлерәк булганга күрә, армиядән соң, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Югары белем алгач, радиокомитетта музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире булып эшли. Монда аңа филологик белем дә, техникага осталык та, музыкага һәвәслек тә - барысы да бик ярап куя.
Ләкин 1970 ел азагында, 35 яше тулгач, Ленар Шәйхи улы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә күчә. Биредә аңа халык әкиятләрен өйрәнү вазифасын йөклиләр. Шуннан соң узган еллар дәвамында бу искиткеч мавыктыргыч, сер-тылсым белән өретелгән әсәрләрне җыю, бастыру, фәнни яктан тикшерү юнәлешендә никадәр зур эш башкара ул!
Ленар Җамалетдинов татар әкиятләренең 16 җыентыгын әзерләп дөньяга чыгарды. Аларның гомуми күләме 297 басма табак тәшкил итеп, тиражлары 658 меңнән артып китә! Татар фольклоры өчен рекордлы күрсәткечләр болар. Хикмәт, әлбәттә, саннарда гына түгел. Бу китапларның һәркайсы диярлек фольклор фәне һәм күп меңләгән укучылар өчен мөһим яңалыклар алып килде. Тирән эчтәлекле кереш мәкаләләр, киң мәгълүматлы искәрмәләр, әле беркайда да басылмаган яңа әкиятләр... Ошбу җәһәттән караганда, татар халык иҗатының 12 томлык җыелмасына кергән көнкүреш әкиятләре китабын (1981 ел) беренче нәүбәттә телгә алып узасы килә. Яисә 150 әсәрне туплаган һәм 1986 елда нәшер ителгән «Татарские народные сказки» җыентыгы. Ул - татар әкиятләренең урысча дөнья күргән тулы басмасы. Л.Җамалетдинов бу җыентыкның төзүчесе, кереш мәкалә авторы гына түгел, бәлки махсус мөхәррире дә булды.
Ә инде XXI гасырга кергәч, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар халык иҗаты әсәрләрен урысчага тәрҗемәдә академик томнар итеп бастыру белән бәйле яңа дулкында аның тарафыннан әзерләнгән өч том - "Сказки о животных. Волшебные сказки" (2008), "Волшебные сказки" (2008),"Бытовые сказки" (2010) дөнья күрде. Әлеге томнарның һәркайсына Ленар Җамалетдинов кереш мәкалә һәм һәр әкияткә комментарийлар язды.
Ленар Җамалетдинов эшчәнлегенең бер өлешен халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю тәшкил итә. Ул - ике дистә ел һәр җәй дәвамында, аркасына биштәрен асып, кулына магнитофон, фотоаппарат тотып, Татарстандагы, шулай ук Пермь, Чиләбе, Свердловск, Курган, Иркутск өлкәләрендәге татар авылларын гизеп чыккан кеше. Аның халыктан үзе язып алган әсәрләре саны 3000 нән артып китә, шулардан 192 сен зур күләмле әкиятләр алып тора. Галим фольклор эзләүне архивларда, китапханәләрдә дә эзлекле алып бара һәм кызыклы-кызыклы чыганакларга юлыга. Мәсәлән, ул В.Радлов, А.Бессонов кебек тюркологларның архивларында татар фольклорына караган бай материаллар табып, аларны фәнни җәмәгатьчелеккә ирештерде. Мондый рухтагы тикшеренүләре аны чит ил галимнәре белән иҗади элемтәгә дә алып керде. Атап әйткәндә, ул венгр тюркологы И.Кунош тарафыннан Беренче дөнья сугышы чорында әсир төшкән татар солдатларыннан язып алынган фольклор әсәрләрен дөньяга чыгару һәм үзебезгә кайтару юлында гаять зур тырышлык күрсәтте.
Башта Ленар Җамалетдинов Кунош архивында озак еллар хәрәкәтсез яткан татар әкиятләрен Будапештта бастыруда венгр галиме Имре Башкига ярдәм кулын сузды. Китап чык­кач, андагы әкият текстларын үзебезнең татар матбугатында да дөньяга танытты: «Әсирлектән кайткан әкиятләр» исемле бик кызыклы җыентык чыгарды. Аның чит ил галимнәреннән профессор Ханс-Йорк Утер (Германия, Дуйсбург), профессор Леонардас Саука (Литва, Вильнюс), Һенрих Янковский (Польша, Познань), Эдина Даллош (Венгрия, Будапешт), Сеит Каскабасов, Едыге Турсунов (Казахстан, Алма-Ата) һ. б. белән иҗади хезмәттәшлек итүе хакында да әйтеп үтү кирәк. Табигый ки, мондый багланышлар үзебезнең Рәсәй эчендә тагын да күбрәк.
Милли әкиятләребезне бөтендөнья аренасына чыгару - тынгысыз җан Ленар Җамалетдиновның күптәнге изге хыялы иде. Моны тормышка ашыру өчен ул йөзләгән татар әкиятләрен башка халыклар әкиятләре белән чагыштырды һәм халыкара каталоглар нигезендә зур күләмле сюжет күрсәткече төзеде. Өч кисәкле итеп күзаллана торган бу хезмәтнең беренче кисәге басылып та чыкты. Кызыксынган белгечләр аның белән Интернет аша да таныша ала. Татар әкиятләренең тулы җыелмасын төзергә, аларны яңа академик томнарга урнаштырырга, инглиз телендә дә чыгарырга ашкынып йөрүче кем дисәң, ул - әкиятче Ленар Җамалетдин. Бүген лаеклы ялда булуына карамастан, галим төрле елларда төрле газета-журналларда басылган күпсанлы мәкаләләрен бер китап итеп туплау мәшәкате белән йөри.
Хуҗи МӘХМҮТОВ,
филология фәннәре докторы, профессор.
.Ленар Җамалетдинов Актанышта экспедициядә. 2009 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: