Мәдәни җомга

Карашәмнән – ак нурлар

Күренекле тарихчы, академик Рәмзи Кәлимулла улы Вәлиев – Казан дәүләт университетында гына түгел, ә бәлки республикабызда, Россия күләмендә киң җәмәгатьчелеккә билгеле галим.

Ул – берничә монография, дистәләгән китап, фәнни һәм публицистик мәкаләләр авторы. Гыйлем иясенең, халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып, республикабызда чыгып килә торган саллы газета-журналларда тарихи актуаль темаларга күләмле  мәкаләләре белән әледән-әле чыгышлар ясавы күпләрне сокландыра. 


Аның милләтебезнең күренек­ле шәхесләренә кагылышлы һәм әле моңарчы бик аз билгеле булган, яисә билгесез четерекле вакыйгаларны чын тарихи дөрес­леккә китереп, һәркем өчен дә гади һәм аңлаешлы итеп ачып бирә белүе, һичшиксез, күркәм күренеш. Аның каләме аша үткән мәкаләләрнең хәтта исемнәре генә дә хакыйкатьнең үзе кебек үк бәхәссез, ачык, төгәл булулары белән аерылып тора, тынгысыз бу галимнең милләтебез ихтыяҗлары белән туктаусыз янып яшәвен, рухы сындырылмаган галим икәнен раслый. Шундый  хезмәтләрнең кайберләрен генә искә төшерик: “Демократия өчен көрәш – гаделлек өчен көрәш”, “Хакыйкать – бары тик көрәш”, “Дело N3404”, “Халык”, “Шәрәфләр нәселе”, “Милли дәүләтчелек туганда”, “Хроника “Забулачной республики” һ.б. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мин Рәмзи Вәлиевнең күңел төшенкелеге, ниндидер пассивлык, фикер буталчыгы белән язылган бер генә язмасын да хәтерләмим. Рәмзи Вәлиев – халкыбызның катлаулы тарихын “энәсеннән җебенә” кадәр тикшереп, өйрәнеп, җиң сызганып иҗат итә торган галим.

Минемчә, мондый сыйфатлар Рәмзигә бик яшьли салынгандыр. Р.Вәлиев 1937 елның 7 маенда Төнь­як Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районының Карашәм авылында муллалар нәселеннән чыккан Кәлимулла абый гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Гөбенә елгасында балык тотып, су коенып үткән балачак елларын күренекле галим  яхшы хәтерли. Аның баш хисапчы, икътисадчы булып эшләүче әтисе  Кәлимулла абыйны авылдашлары “аяклы энциклопедия” дип атап йөрткән, төрле мәсьәләләр буенча аның янына киңәш-табышка килеп йөргән. Кәлимулла авылда күмәк хуҗалык оештыруда да катнаша. Ватан сугышы михнәтләрен башыннан кичерә, каты яраланып,  ярты сәламәтлеген аяусыз сугыш кырларында калдырып кайта һәм нәтиҗәдә каты авырудан туган авылында вафат була. Сабыр, ихлас күңелле, әйт­кән сүзендә нык торучан әнисе Шәмсекамәр апаны да Карашәм авылы кешеләре әле бүген дә олы ихтирам белән искә ала.

Рәмзи колхоз кырларында эшләп, тәүге хезмәт чыныгуы уза. Ул үзенең физик тазалыгы, кызыксынучанлыгы һәм күпне белергә теләве белән башка малайлардан аерылып тора. Бик яшьли очучы булу турында хыяллана. Бу теләген тормышка ашыру өчен, ул Казанга килә, аэроклубка йөри башлый. Хәрби хезмәткә алынгач та, авыр сынаулар узып, Вольск шәһәрендәге авиаучилищеда ике ел дәвамында очучылыкка укып йөри. Тик күңеле белән Рәмзи һаман да фәннәр үзәге булган Казанга тартыла, чөнки узган тарихыбыз серләре белән кызыксыну аңа бер генә минутка да тынгылык бирми. Рәмзи Вәлиевнең шуннан соңгы тормыш юлы Казан дәүләт университеты белән бәйләнә. Университетның  тулай торагында Индус Таһиров (танылган сәясәтче, күренекле галим-­академик) һәм Нургали Булатов (журналист)  белән өчәүләп дүрт ел буена бер бүлмәдә яшиләр. Үзенең бер әңгәмәсендә  Н.Булатов: “Ул студент елларында ук (сүз Рәмзи Вәлиев турында бара) архив һәм китапханә юлларыннан кайтып кермәде, фәнни түгәрәк утырышларының берсен дә калдырмады... Теге яки бу яңалык турында Индус Таһиров белән төннәр буе бәхәсләшеп чыга иде”, – дип җылылык белән искә төшерә.

Казан дәүләт университетында югары белем алгач, Рәмзи Вәлиев шунда ук аспирантурада укый,  кандидатлык диссертациясен яклый һәм 1970 елда СССР тарихы кафедрасында укытучы итеп калдырыла, доцент була. “Идел буенда гомуми милли кризис. 1917 ел”, – дигән темага докторлык диссертациясен галимгә 1990 елда Екатеринбургта якларга туры килә. Бу яклау да зур уңыш белән уза. Р.Вәлиев илгә танылган олы галимнәрдән күп кенә мактау сүзләре ишетә. Үзенең бу монографиясе белән ул “Казан дәүләт университеты лауреаты” дигән мактаулы исемгә лаек була.

“Үзенең тарихын белмәгән халык – хәтерсез халык”, – дип кабатларга ярата Рәмзи Кәлимулла улы. Аның “Фаҗига” исемле китабын чын мәгънәсендә фидакярлек үрнәге дип бәяләргә мөмкин. Ул Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 1996 елда басылды. Үзенең бу китабында Рәмзи Вәлиев чыннан да җан тетрәткеч вакыйгаларны тасвирлый, халкыбызның сок­ландыргыч зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре – биш бертуган Шәрәфләрнең (чыгышлары белән хәзерге Буа районының Кишер Аксуы авылыннан) фаҗигале тормыш юлларын яктырта. 

Әлеге темага ничек алынуы хакында Рәмзи Кәлимулла улы болай ди: “Шактый еллар элек, архивта эзләнгәндә, кулыма татарның күренекле тел галиме һәм сәяси эшлеклесе Галимҗан Шәрәфнең 1927 елның 7 маенда И.Сталинга язган бик кызыклы һәм күләмле хаты эләкте. Анда галим СССРдагы төрки халыклар язуын латин алфавитына күчерүгә карата үз фикерен ачык итеп әйтә, ягъни гарәп алфавитын гамәлдә калдыруны яклап чыга. Шулай ук, дәүләт белән идарә итүдә республиканың милли кадрлары аз катнаштырыла, ди. Бу хакта Татарстан Халык Комиссарлары Советы рәисе 1926 елның 1 декабрендә партия өлкә комитеты бюросы утырышында ясаган докладында да конкрет дәлилләр китергән була. Галимҗан Шәрәфнең революциядән соң “Идел-­Урал штаты”н төзү уе белән янып йөргәнлеген белә идем инде. Менә бу хаты белән дә танышкач, мин эзләнүләремне көчәйттем...”

Китап Шәрәфләрнең һәркайсы хакындагы күләмле биш  очерк­тан тора. Беренче очерк һәм иң күләмлесе телләр белән бик нык кызыксынучы, милләтебез тарихын ныклап үзләштерүче, Г.Тукай әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдә катнашкан, институтта укыганда ук (ул, реаль училищены тәмамлагач, Петроградның тимер юл инженерлары институтында укый)  “Татар учагы” дип аталган оешманы төзүдә катнашкан Галимҗан Шәрәфкә багышлана. Г.Шәрәф шулай ук Россиядә дәүләтчелеген югалт­кан милләтләрнең милли-мәдәни үсеше проблемаларын чишү юлларын да тырышып эзли. 

Борһан Шәрәф исә, журналист буларак, “Казан мөхбире”, “Әхбар”, “Вакыт” газеталары редакцияләрендә хезмәт итә. Гыйльметдин Шәрәф, нәшрият оештырып, аларда татар китапларын күпләп бастырып чыгара. Ә инде Шиһаб Шәрәф, зур белемле мулла буларак, кулакка чыгарыла һәм нәтиҗәдә “Идел-Урал” төркеме вәкиле сыйфатында Сталин лагерьларында җан бирә.

Шәрәфләрнең бишенче вәкиле – Шәһретдин – тарихчы, мәгърифәтче, язучы, дин әһеле, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме. Аның гомере дә фаҗигале төстә өзелә – ул да атып үтерелә. Р.Вәлиев Шәрәфләр гаиләсенең татар халкының милли аңын, мәдәниятен үстерүдә, дәүләтчелеген тергезүдә куйган тырышлыкларын һәм кыюлыкларын тулы итеп ачып бирә. Милләтебезгә хезмәт итүләре өчен бу зыялыларның барысы да шәхес культы елларында юк ителә. 

Галимҗан Шәрәфнең тууына 100 ел тулу уңаеннан Казанда республика фәнни конференциясе булып уза. Анда профессор Р.Вәлиев “Галимҗан Шәрәф: тормышы һәм эшчәнлеге” дигән темага тирән эчтәлекле доклад ясый. Рәмзи Вәлиев йөрәк әрнүе белән: “Әгәр дә бу талантлы ир-атлар туздырылмаган булса, алар милләт өчен нинди генә игелекле эшләр кылмас  иде. Тоталитаризм Шәрәфләрнең гаиләләрен, ягъни хатыннарының, балаларының, оныкларының язмышын да  таптап бетерә бит...” – ди.

Китап турындагы фикерләргә бер йомгак буларак, Галимҗан Шәрәфнең хатыны Әсма Шәрәфнең Рәмзигә  юллаган хатында мондый юллар бар: “Бөтен дөнья­дагы рәхмәтләрне җыйнасаң да, Сезнең бу хезмәтегезгә җитә торган түгел... Шулхәтле архив материалларын өйрәнеп, чын дөреслекне ачып бирә белүегезгә сокланып, чиксез рәхмәтләремне җиткерәм...”

Әйе, профессор Рәмзи Кәлимулла улы Вәлиев – күренекле тарихчы – галим. Аның  талантының шулай киңкырлы итеп ачылуына Казан дәүләт университетының, андагы югары фәнни мохитнең йогынтысы, һичшиксез, бәя биреп бетергесез. Мәгълүм булганча, Казан дәүләт университетында тарих факультеты 1939 елда ук оештырылып, бер еллар чамасы тарих-филология факультеты буларак эшли. 41 елдан соң ул яңадан бары тик тарих факультеты итеп калдырыла. Моңарчы биредә СССР тарихы, гомуми һәм партия тарихы кафедра­лары гына эшләп килә. Тарих факультеты җитәкчесе итеп тарих фәннәре докторы, профессор Р.Вәлиев сайлап куела һәм ул 10 ел дәвамында декан булып эшли. Бу елларда бөтен факультет компьютерлаштырыла, аның бюджетына 1 млн. сумнан артык акча туплана. Бүген факультетта күпләгән фән докторлары һәм кандидатлары, профессорлар, доцентлар, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре, республикабызның дәүләт һәм шулай ук Халыкара премияләр лауреатлары җиң сызганып хезмәт итә. Р.Вәлиев, академик И.Таһиров, профессорлар белән ныклы бәйләнештә торып, студентларда милләтебезгә, аның катлаулы тарихына игътибарлы, җитди караш тәрбияли.

Татарстан тарихы буенча кафедра ачуда да Р.Вәлиевнең зур тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Шунысы да куанычлы, күренекле галим, олы яшьтә булуына да карамастан, яңа темалар өстендә, гадәттәгечә, ару-талуны белмичә, җиң сызганып эшләвен дәвам итә. Ул безне тарихыбыздан аерылмаска, аны белергә, узганыбызны өйрәнергә, битарафлык чиреннән ваз кичәргә чакыра. Р.Вәлиев үзенең “хакыйкать, бары тик хакыйкать” дигән девизына мәңгегә тугрылыклы булып калуын раслап килә. Тарихи материалларны барлап, аларны дөньяга чыгаруда газета-журналларыбызның да шактый эш башкаруларына Рәмзи Вәлиев сөенеп бетә алмый. 

Ул бер үк вакытта Татарстан Республикасы архивларында тарихыбызның төрле чорларына  караган 50 миллионлап чыганак барлыкны да искә төшерә. Әмма алар тарихчылар һәм тарихыбыз­ны яратучылар ярдәмендә генә дөнья күрә.  “Менә шуңа күрә дә архив белән тарих факультетлары арасында яхшы мөгамәлә һәм ныклы элемтә булырга тиеш”, – дип чаң суга тынгысыз галим.

Илгизәр ФАЗЛУЛЛИН, Россия һәм Татарстан  Журналистлар берлекләре  әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: