Мәдәни җомга

Илгә танылган академик

Талантлы белгеч, фән дөньясында исең китәрлек  ачышлары белән исеме чит илләрдә дә яхшы билгеле булган академик Илдус Хәйбуллин милләтебезнең зур горурлыгы булып санала.

1994 елда “Фән” нәшрияты “Татарстан Фәннәр академиясе” дип исемләнгән 544 битле белешмә-китап бастырып чыгарган иде. Китапта Татарстан Республикасында төрле фәннәр тармаклары үсеше турында шактый тулы мәгълүматлар бирелде. Анда шулай ук Татарстан Фәннәр академиясенә хакыйкый һәм мөхбир әгъзалар итеп сайланган галимнәрнең фән өлкәсендәге казанышлары һәм ачышлары бәян ителде, беренче тапкыр республикабыз­ның фән докторлары турында белешмәләр урнаштырылды.

Китаптагы аңлатмалы текстлар рус, татар, инглиз телләрендә нәшер ителде. Мин андагы материалларның татарча текстларын редакцияләдем. Илдус Барый улы ХӘЙБУЛЛИН белән беренче тапкыр әнә шул вакытта танышкан идем.


Әйе, талантлы белгеч, фән дөньясында исең китәрлек  ачышлары белән исеме чит илләрдә дә яхшы билгеле булган академик Илдус Хәйбуллин милләтебезнең зур горурлыгы булып санала. Төньяк Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районының Норлат авылында туып-үскән, гади  авыл малаеннан дөньяга  билгеле галим булып танылуының сәбәбен гаять тә зур тырышлык һәм омтылыш, корычтай ихтыяр көче һәм, һичшиксез, аңа тумыштан ук бирелгән табигый сәләте белән аңлатырга кирәктер.

Илдус Хәйбуллин – физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе (РФА) мөхбир әгъзасы, 1992 елдан Россиянең инженерлык фәннәре һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, академиянең баш гыйльми сәркатибе, ул шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, РФА КФҮ физика-техника институты лабораториясе мөдире булып торды. Илдус Барый улы Чуашстан Республикасының инженер-технологик академиясе академигы буларак та билгеле кеше иде. Каты җисем радиациясе физикасы һәм ярымүткәргечләрне лазер белән яндыру буенча фәнни ачыш ясаган галимгә 1988 елда СССР Дәүләт премиясе тапшырылды. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә, “Атказанган уйлап табучы”, “Татарстан Респуб­ликасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды, “Почет билгесе”, Юрий Гагарин исемендәге Диплом һәм медаль белән бүләкләнде, ә республикабызның беренче Президенты аңа Татарстан Республикасының Почет Грамотасын тапшырды, ул шулай ук халык­ара премияләр белән бүләкләнде. 

– Сез галим булачагыгызны әллә инде бала чактан ук белеп, яшьтән үк шуңа әзерләнгәнсездер, ахрысы..., – дип сораган идем мин уены-чыны белән галимнән. 

– Шулай дип фараз итәргә күпмедер нигез бар, – дип сөйләп китте ул очрашуларыбызның берсендә. – Минем иң беренче уйлап табу эшем әле малай чагында ук туган авылым Норлатта булган иде. Ул заманнарда радиоалгычлар бик аз кешеләрдә генә бар иде бит. Уйланып-хыялланып йөрдем дә, мин аны гап-гади генә итеп үземчә ясарга булдым. Буш шырпы тартмасына тимерчыбык тоташтырдым һәм кырыну пәкесеннән ике кыйпылчыкны, бер-берсенә  чак кына тиеп торырлык итеп ялгап куйдым. Тимерчыбык очларын розеткага тыктым... Сөйли башламасынмы радио! Тора-бара шундый ук радионы келәткә дә эшләп куйдым.

Илдус Хәйбуллин уйлап чыгарган, тормыш таләп иткән мондый “вак-төяк­ләр”нең исәбе-хисабы юк. Янкапка ишегендәге күчән урынына консерв банкасыннан эшләнгән җайланма, радиоалгычларда югары ешлыктагы тирбәнүләрне колак белән ишетерлек итеп түбән ешлыклы тирбәнүләргә әверелдерә торган приборлар ясап кую дисеңме – боларны ул мәктәп елларында ук бик мавыгып һәм кызыксыну белән эшли башлый.

Урта мәктәпне медаль белән тәмамлаганнан соң, И.Хәйбуллин Казан авиация институтының радиотехника факультетына укырга керә. Ул елларда ярымүткәргеч приборлар турында күпләрнең әле ишеткәне дә булмый. Студент Илдус Хәйбуллин, үзенең курсташы белән бергә, әле беренче тапкыр буларак, ярымүткәргеч приборларга нигезләнгән бәләкәй радиоалгыч ясый. 

Илдус Хәйбуллин Казанның “Радио­компонентлар” заводында эшләгән елларын аеруча бер горурлык белән искә ала. Халык телендә аны “7 нче завод” дип йөртәләр. Биредә аның фәнни һәм инженерлык эшчәнлеге практик рәвештә киң колач белән җәелдереп җибәрелә. Хезмәт сөючәнлек, фән-техникага бөтен барлыгы белән бирелгәнлек сыйфатлары һаман саен тулырак ачыла бара.

Мәгълүм булганча, 60 нчы еллар тарихка галәмне үзләштерү юлында кешелек дөньясын таң калдырган сәхифәләр белән  кереп калды. 1961 елда беренче  космонавт Юрий Гагарин бөтен дөньяга аваз салды. Әмма аның галәмгә очышын тәэмин итү өчен чиктән тыш  катлаулы һәм җаваплы булган фәнни-техник мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк иде әле. Шул җәһәттән “Радиокомпонентлар” заводына Юрий Гагарин очарга тиешле булган “Восток-1” космик корабленә урнаштыру өчен ерактан торып идарә ителә һәм көйләнә торган телеметрик система җитештерү буенча партия һәм хөкүмәтебезнең махсус заданиесе бирелә. Моңарчы әле мондый системаларны бер генә фәнни-техник оешманың да, бер генә промышленность предприятиесенең дә эшләгәне булмый. Сроклар бик кысан итеп билгеләнә. Хәзерлекле инженерлар җитешми, ә инде берсеннән-берсе җаваплырак булган яңадан-яңа бурычлар өстәлә, җитдидән дә җитдиерәк булган таләпләр куела. Моны телеметрик системаның бик тә катлаулы һәм югары сыйфатлы булырга тиешлеге, беренче космонавтның йөрәк тибеше, сулышы, кан басымы, үз-үзен тотышы, аның хәрәкәтләрен күзәтеп торырга кирәклеге, шулай ук космик корабльнең тулаем халәте турындагы мәгълүматларның җиргә бирелеп торырга тиешлеге таләп итә. 

СССР хөкүмәте Казан авиация институтының радиоинженерлар әзерләү факультеты студентларының иң сәләтлеләрен, дипломнар да  алырга өлгермәгән килеш, 7 нче заводка җибәрү турында махсус карар кабул итә һәм биредә ашыгычлык белән телеметрик системалар эшләү буенча махсус радио­техник бүлек оештырыла. Мәскәүдәге ОКБларның берсеннән “чиле-пешле” генә булса да сызымнар килә башлый. Ләкин аларны завод шартларында бик ныклап эшкәртергә, инженер-конструкторларның кул һәм акыл көчен эшкә җигәргә туры килә.

Дәүләт заданиесе уңышлы үтәлә. Беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның иксез-чиксез галәм киңлекләреннән: “Барысы да – тәртиптә, очыш дәвам итә!” – дигән сүзләрен ишетеп, үзенең хезмәттәшләре белән бер тавышка: “Ур-ра!” дип кычкырып җибәрүләрен Илдус Хәйбуллин беркайчан да оныта алмый. 

– Космик корабльгә урнаштырылган телеметрик системалар безнең йөрәк тибешен дә әйтеп тора иде бит, – дигән иде галим.

Фәнни-техник иҗат өлкәсендәге олы казанышларның юл башы әнә шулай башлана.

Республикабыз галимнәренең, фән-техника өлкәсендә генә түгел, ә бәлки табигый байлыкларны үстерү юлындагы фәнни казанышлары да күзгә күренеп тора. Әйтик, аграр секторда селекционер – галимнәр алып бара торган фәнни юнәлешләр продуктларның уңышлылыгын тәэмин итүгә, яңа сорт­лар булдыруга  юнәлдерелгән. Карабодайның, мәсәлән, илебез күләмендә иң яхшы сортлары бездә  җитештерелә һәм ул авыл хуҗалыгы мәйданнарының шактый өлешен алып тора. Галимнәребезнең фәнни ачышлары шулай  ук терлекчелек продуктларын арттыру, төрле авыруларга каршы көрәш алып бару, нәселле терлекләр санын арттыруда да зур роль уйный.

Кама елгасы аша салынган күпер файдалануга тапшырылгач, татарстанлылар гына түгел, тирә-як өлкәләрдә яшәүчеләр дә зур шатлык кичергән иде. Бу күперне проектлаштыруга һәм төзүгә Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре керткән зур өлешне бәлки күпләр белеп тә бетермидер. Аларның бу эштә турыдан-туры катнашулары һәм “һәр адымны” фәнни-практик нигезләүләре нәтиҗәсендә күпер төзелеше өчен каралган чыгымнарны 260 млн сумга киметергә мөмкин була.

Казан метросы төзелешендәге иң-иң четерекле сорауларга җаваплар эзләп табу һәм иҗади табышларны практик эшләрдә куллану – боларның һәркайсында да галимнәребезнең нәтиҗәле хезмәт эшчәнлекләре ачык чагыла. Галимнәребез тарафыннан уйлап табылган электр чыбыкларның яңа төрләре дә төрле тармакларда киң  кулланыш тапты. Аларга ракеталар, космик корабльләр метро кебек җир асты корылмаларыннан башлап,  торак төзелешләрендә дә ихтыяҗ кимеми. 
                     
* * *

Академик Илдус Хәйбуллин Норлатта 1937 елның 11 октябрендә дөнья­га килә, 2007 елның 23 февралендә вафат була. Ул туган авылына вакыты-җае чыгуга кайтып килергә тырыша иде. Дуслары, таныш-белеш­ләре, туган-тумачалары, авылының өлкәннәре белән сөйләшү-фикерләшүне ул үз өчен иң шатлыклы мизгелләрдән саный, аның тирә-ягының үзенә генә хас булган гүзәл табигатенә, көмеш сулы чишмәләренә, ак каеннарына, урман-тауларына сокланып бетә алмый иде. Монда авылдашларының якты уй-фикерләре, шатлык-кайгылары аның үзенеке булып әверелде. Уллары Рөстәм һәм Тимур да, барысына фәкать үз көчләре, үз акыл-фигыльләре белән ирешә алган һәм хезмәтнең тәмен-ямен белә торган дәвамчылар булып тәрбияләнгән. 

Илгизәр ФАЗЛУЛЛИН, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: