Мәдәни җомга

Галимнең гомер мизгелләре

Бу көннәрдә филология фәннәре докторы, “Казан университетының атказанган профессоры”, Россиянең  һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы Хатип Йосыф улы Миңнегулов үзенең гүзәл гомер бәйрәмен - 80 яшь тулуны билгеләп үтә.

Шушы уңайдан Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының конференцияләр залында  галимгә багышланган “Гомерем мизгелләре” дигән бәйрәм  кичәсе узды. 


Хатип аганы Казан университеты ректоры, экономика фәннәре докторы И.Гафуров (ул шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиевнең котлау папкасын тапшырды), проректор Р.Минзарипов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Җамалетдинов, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ә.Шәрипов,  Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.Вәлиев (Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды), филология фәннәре докторы Ф.Галимуллин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Әхмәтҗанова, Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Һидиятов, Татарстан фән эшлеклеләре исеменнән  Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Н.Вәлиев, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары О.Хисамов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры И.Гыйләҗев (ул шулай ук  Хельсинкидан Акан Таһир котлавын тапшырды), Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Р.Закиров, профессор Т.Гыйләҗев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Р.Аймәт, Татарстанның халык шагыйре Р.Гаташ, “Безнең мирас” журналы баш редакторы,  шагыйрь Л.Лерон, Татарстанның халык язучысы Р.Батулла, Казахстан галиме Марат Кәримов, Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Хафизов, Сарман районыннан полковник М.Сәхәбетдинов, Г.Тукай әдәби музее директоры Г.Төхвәтова, галимнең эшен дәвам итүче укучылары, аспирантлар, хезмәттәшләре, элекке студентлары һ.б. котлады. Чыгышлар аша Хатип аганың гомер юлы һәм эшчәнлеге мизгелләр булып күз алдыннан үтте. 

Зәй районы Апач авылыннан сугышка киткән әтисе Йосыф аганың яу кырында батырларча һәлак булуы турында хәбәр килгәндә, Хатипка нибары дүрт-биш яшьләр тирәсе генә була. Әнисе Гайнелхәят кулында дүрт бала кала. Гаиләдә әле Хатиптан да кечерәк Хәнифә сеңлесе дә  була бит. Малайлык, үсмерлек чорлары хезмәт көннәренең әҗере бик аз булган бу елларда узган Хатипка, әлбәттә, барысын да кичерергә туры килгән. Егет, шактый урау юллар узгач, 1967 елда Казан дәүләт университетына эшкә килә. Кичәдә филология фәннәре докторы Фоат ага Галимуллин бәйрәмдар галимнең 52 ел дәвамында алып барган фәнни эшчәнлегенә күзәтү ясады.

Күп дистә еллар дәвамында Татар халкы һәм әдәбияты тарихын өйрәнүгә мөмкинлек булмый. СССР Партия Үзәк Комитетының 1944 елның августындагы махсус карарында татар халкының тарихын өр-яңадан язарга кирәклеген һәм аны рус пролетариаты белән бергә сыйнфый көрәш тарихы итеп гәүдәләндерү мәслихәт икәнлеген әйткән бер пункт була.  Белгәнебезчә, рус пролетариаты хәрәкәте XIX гасыр ахырында башлана. Димәк, татар тарихы да XIX гасыр ахырыннан гына өйрәнелә башларга тиеш була. Шулай итеп, татар халкы дәүләтчелек тарихыннан да мәхрүм ителә. Моннан тыш карар белән “Идегәй” дастаны - ханнар, феодаллар эпосы дип, әдәбияттан алып ташлана һәм аны искә алу тыела. Чөнки әсәр Алтын Урда чорындагы казаныш­ларыбызны, бөеклекләребезне, олуг шәхесләребезне күрсәткән эпос  булып тора. Ниһаять, ХХ гасырның 60 нчы еллар башында җепшеклек чоры килә. Татар әдәбият галимнәре, шуннан файдаланып, “Борынгы татар әдәбияты”н - иң беренче төзек, шактый гына бай, безнең үткән рухи тормышыбызны тулы гына итеп күрсәткән хезмәтне тәкъдим итә. Кимчелекләре дә хәтсез булган басма галимнәребезне, зыялыларыбызны зур эшләргә рухландыра. Нәкъ менә шушы чорда Хатип Миңнегулов университетка аяк баса һәм Ш.Абилов, Х.Госман, Н.Хисамов һ.б. галимнәребез белән җигелеп татар әдәбияты тарихын барлау эшенә керешә. 

Х.Миңнегулов Х. Госман җитәкчелегендә борынгы әдәбият үрнәкләрен өйрәнә башлый һәм 1970 еллар башында “Котып иҗаты” дигән бик тә әһәмиятле хезмәтен бастырып чыгара. Аннары  Алтын Урда чорының бөек шагыйре Сәйф Сараиның тормышын, иҗатын өйрәнеп калын, әтрафлы монографиясен яза. Уңышлы хезмәте аны иҗатка, фәнни эзләнүләргә дәртләндерә. Бу эшчәнлек Хатип аганың үзенең дә фәнни карашларын киңәйтеп җибәрә, ул “Көнчыгыш классикасы һәм татар әдәбияты” дигән зур монографиясен тәмамлый. “Бүгенге көндә галимнең 55 китап булып дөнья күргән хезмәтләрен күздән кичергәндә, аларның, шулкадәр тирәнтен өйрәнелеп, меңнәрчә чыганак­ларны файдаланып, күңел аша уздырылып, бөртекләп язылган фәнни эшчәнлек нәтиҗәсе булуына игътибар итәсең”, - диде Ф.Галимуллин.  

Ул шулай ук галимнең иҗатындагы казанышларның тагын бер тармагы итеп, фәнне өйрәнүнең методологик принципларын эшләвен күрсәтеп үтте. Х.Миңнегулов тәфсилләп өйрәнеп язган хезмәтләргә төрки дөньяда ихтыяҗ гаять зур була. Һәм алар тугандаш халыкларда фәнни тикшеренүләрендә нигез итеп алына. Моннан тыш ул бик күп урта гасыр әдәбияткәрләребезне татар укучысына кайтарган текстолог та. 

Билгеле ки, болар барысы да Хатип аганың киң карашлы булуын һәм бу мәсьәләләрнең төбенә төшеп өйрәнүен таләп итә. Чыгыш ясаучылар кабат-кабат Х.Миңнегуловның төрки-татар әдәбиятының тирән катламнарын өйрәнеп, фән дөньясында үз юнәлешен, үз концепциясен  булдырган олпат галим, мөхтәрәм остаз булуын, татар халкын нәкъ менә Хатип ага кебек шәхесләре саклап калуын искәртте. Галим һәрвакыт актив. Бүгенге көндә ул еш кына башка илләрдә һәм төбәкләрдә узган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, аны таныйлар, беләләр, киңәшләр сорыйлар, аның фикере һәрвакыт югары куела. Галим Марат Кәримов бу уңайдан  Казан университетының берничә гасыр дәвамында Казахстанга, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргыз­стан, Төркмәнстанга галимнәр, зыялылар әзерләвен, ләкин соңгы елларда бу эшнең сүлпәнәюен, әмма Х.Миңнегуловның, доктор буларак, казахлар өчен галимнәр әзерләүне дәвам итүен әйтте. “Казахның әүвәлге зыялылары кимеп, борынгы дәрәҗәбез түбәнәеп барганда, Хатип әфәнде безнең дәрәҗәбезне күтәрә, казах халкы өчен эшли, халыклар бердәмлеген ныгыта”, - диде ул. 

Хатип ага язган дәреслекләр аша берничә буын әдәбият тарихының иң ерак сәхифәләрен ача. Ул тәрбияләгән, белем биргән студентлар бүген Татарстан һәм Россия төбәкләрендә,  чит илләрдә татар  телен һәм әдәбиятын укыта, халкыбызга түкми-чәчми рухи байлыгыбызны кайтару эшендә хезмәт куя.

Сөембикә КАШАПОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: