Мәдәни җомга

Фикрәт Табиев – кабатланмас шәхес

Узган ел Татарстан китап нәшриятында “Фикрят Табеев. Философия оптимизма” дигән китап дөнья күрде

Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев (1928-2015) турында республикада гына түгел,  Россиядә дә белмәгән кеше юктыр. Утыз бер яшендә партиянең Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган һәм Совет хакимияте елларында респуб­ликаны егерме елга якын җитәкләгән шәхес бит ул.


Узган ел Татарстан китап нәшриятында “Фикрят Табеев. Философия оптимизма” дигән китап дөнья күрде. Ул - “История татар в лицах” сериясендә (галим Булат Хәмидуллин идеясе) нәшер ителгән уникенче китап. Китапның авторы – рус телендә иҗат итүче язучы Раил Вахитов. Бу - аның Фикрәт Табиев турында икенче хезмәте. Беренчесе  - “Фикрят Табеев. Судьбе благодаря и вопреки” дигәне өчен язучыны В.В.Маяковский ордены белән бүләкләгәннәр иде.

 “Мәскәүнең татар штабы”, бас­ма белән Россия башкаласында яшәүче милләттәшләребезне  таныштыруны оештырганнан соң, Казанда да  китапны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсен уздырды. Галимнәр, әдипләр, Фикрәт Табиев белән бер чорда һәм аның янәшәсендә эшләгән кешеләр катнашында узган китап бәйрәмендә төп игътибар басма героеның республика җитәкчесе буларак алып барган эшчәнлегенә, республиканы икътисади яктан алга җибәрүгә, татар халкына куйган хезмәтенә бирелде.

Фикрәт Әхмәтҗан улы рухына дога кылу белән башланган кичәне танылган кино төшерү остасы Юрий Гвоздь Ф.Табиевка 90 яшь тулу уңаеннан эшләгән “Фикрят Табеев. Личное дело” фильмын карау дәвам итте.

 Истәлекләрне “Мәскәүнең татар штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев башлап җибәрде. Р.Ямалиев Фикрәт Әхмәтҗан улының Татарстан тарихы елъязмасына республика тормышына, икътисадына бөек үзгәрешләр алып килгән җитәкче, кабатланмас, көчле шәхес буларак теркәлеп калуын ассызыклады. Ул беренче секретарь вазыйфасын алып барган елларда автономияле республиканың көньяк-көнчыгышында нефть чыгару сәнәгате омтылышлы үсте, күз күрмәгән тизлектә ярты миллионнан артык халык яши торган Чаллы кебек заманча инфраструктуралы яңа шәһәр, эшче бистәләре калкып чыкты, ә Кама ярларында Европада иң зур нефть химиясе комплексы һәм КамАЗ, “Түбән Кама нефть химиясе” (“Нижнекамскнефтехим”) һәм Алабуга заводлары сафка басты, нефть чыгару буенча рекордлар куелды. Бу төбәккә Советлар Союзының барлык почмакларыннан яшьләр агылды. Р.Ямалиев җитәкче кылган иң зур хезмәт батырлыгы итеп ике дистәгә якын ел эчендә биш зур шәһәр, гигант заводлар кору, республика сәнәгать мөмкинлекләренең тулысынча уңай борылыш алуына китерелүен атады, хәтта шунда гомер кичергән кешеләрнең фикерләве үзгәрүе дөньяда күрелмәгән хәл икәнлеген искәртте. Ф.Табиев республика белән идарә иткән елларда Казан да заманга яраклы рәвештә үзгәрә, Дәрвишләр, Караваево кебек яңа бистәләр үсеп чыга. 1979-1991 елларда Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитетының сәнәгать бүлеге мөдире булып эшләгән Р.Мөслимов һәм 1977–1982 елларда Казан шәһәр комитетының бүлек мөдире булган Г.Гайнетдинов Фикрәт аганың бик югары фикерләү сәләтенә, җитәкчелек итү осталыгына ия, белемле, дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар шәхес булуын, теләсә нинди хәлдә дә үз йөзен сак­лап кала алуын искә алдылар. Р.Мөслимов ул вакытта нефть табу буенча куелган рекордны (елга 105 мең тонна) хәзер дә уза алмаганнарын искәртте. “Без бергәләп Чаллы яки Түбән Камадагы төзелешләрне карарга баргач, ул һәрвакыт эшчеләр белән гәпләшә, аларның зарларын тыңлый, үтенечләрен ишетә һәм шундук аларны хәл итү җаен карый иде”, - диде Р.Мөслимов. 

Академик Мирфатыйх Зәкиев Ф.Табиев белән студент елларыннан ук таныш булган. Аларга Казан дәүләт университетында бергә укырга керергә, тулай торакта яшәргә туры килгән. Мирфатыйх ага 1949 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына кабул ителә. Ә Ф.Табиев тарих бүлегендә белем алырга ниятләгән. Алар тулай торак юллап йөргәндә таныша. Егетләргә геология факультетының тулай торагында бер зур бүлмәнең яшәү өчен яраклаштырылачагын әйтәләр. Беренче курс студентлары Фик­рәт белән Мирфатыйх та шушы 40-50 кешелек бүлмәдә яши башлый. Аннары уку йортында Ф.Табиевның оештыру сәләтен күреп алалар һәм аны профсоюз тармагы буенча күтәрәләр. Ярты елдан ул үзе яшәгән зур бүлмәдән китә. Тормыш булгач, Мирфатыйх агага сабакташының җилкәсенә таянырга туры килгән чак­лар булгалый. Ул сабакташына ярдәмен һәрвакыт күрсәтеп тора. Галимгә, педагогика институты ректоры булганда да, кайчандыр бүлмәдәше булган җитәкче белән еш аралашырга туры килә. 

Тәкъдим итү кичәсендә Ф.Табиевка мөнәсәбәт шактый катлаулы булуы да күренде. Аның татар халкының милли үзаңын үстерү белән шөгыльләнмәвен дә искәрттеләр. Әлбәттә, совет хакимияте алып барган сәясәт бик күп кешеләрдән интернационалист ясады. Әмма Р.Ямалиев респуб­ликаның элекке җитәкчесенең, Мәскәүдә яши башлагач, Татарстанда бик көчле, талантлы, үзләрен хезмәткә тулысынча багыш­лап эшли торган кадрлар булуын һәрдаим искәртеп торуын, аларны күтәрүдә әһәмиятле өлеш кертүен сөйләде. Академик Индус ага Таһиров Фикрәт ага җитәкчелек иткән елларда Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирү дә туктатылып торуын искә төшерде. “Әлбәттә, бу аның тәкъдиме генә булмагандыр. Ул елларда кешеләр, шул исәптән Фикрәт Табиев та, коммунизмда яшәячәкбез, дигән сәясәткә нык ышана иде. Ә коммунизмда инде милләтләр дә, аларның телләре дә булмаячак. Ф.Табиевның да шулай уйлавы тоемланды. Әмма ул шул ук вакытта эчтән татар булып калды, үз халкын бик ярата иде. Татар халык көйләренә мөкиббән булуы истә калды, үзе дә җырлый иде”, - диде академик. 

1988-1990 елларда партиянең Татар өлкә комитеты секретаре, 1990-1991 елларда рес­публика комитетының беренче секретаре булган Рево Идиятуллин Фикрәт Әхмәтҗан улының гаять оста оратор булуы турында сөйләде. Аңа Казанның Идел буе районы һәм “Теп­локонтроль” партия комитетларында эшләгәндә хуҗалык активы җыелышларына йөрергә туры килгән. “Мин аларны бәйрәм кебек көтеп ала идем. Республика җитәкчесе безгә, бернинди кәгазьгә карамыйча, шулкадәр кирәкле һәм кызыклы мәгълүмат бирә, аны үзеннән үзе тыңлыйсың һәм сеңдерә барасың. Мин үз гомеремдә башка алай оста сөйләүчене очратмадым”, - диде Р.Идиятуллин. 

“Фикрят Табеев. Личное дело” фильмын төшергән режиссер һәм оператор Юрий Гвоздь­га да  беренче секретарь белән аралашырга, Боровое Матюшинодагы йортларында да булырга туры килгән. Ф.Табиев, башка түрәләрдән аермалы буларак, үзен бик гади тоткан. Ю.Гвоздь бервакыт фильм төшерә торган төркеме белән респуб­лика җитәкчесенең бассейнда су кергән чагына тап була. Дөрестән дә, Фикрәт Табиев ниндидер ир-ат һәм бала-чагалар белән бергә коена. Ә ул аның машина йөртүчесе булып чыга. Соңыннан аңлашыла, әгәр  машина йөртүче гаиләнең аш вакытына туры килсә, аны һәрвакыт үзләре янына утырта торган булганнар. Кинооператор тагын бер хатирәсе белән уртаклашты. Алар ТАССР байрагын тапшыру мәлен төшерәләр. Нәкъ шул вакытта кинокамера пленканы “ашый”. Пәрдә ябылганнан соң Ю.Гвоздь, республика башлыгы янына килеп, байракны тапшыруны кабатлауларын сорый. Анда Үзәк Комитеттан Воротников та була. Әмма алар ул чакта яшүсмер кебек кенә булган операторның сүзен тыңлап ризалаша. 

Совет хакимияте елларында партиянең Алабуга район комитеты беренче секретаре булган Салих Габдуллин Ф.Табиевның Кама аръягына килгән чагын искә төшерде. Аны Түбән Кама һәм Чаллы шәһәр комитетлары беренче секретарьлары Илдус Садыйков һәм Рәис Беляев белән өчәүләп бер машинада каршы алалар. Республика җитәкчесе үзе генә, сак хезмәтеннән башка килеп төшә. Заманы да шундый...

Галим, археолог Альберт Борһановка Фикрәт ага белән танышлык армия хезмәтен җиңеләйтергә ярдәм итә. Булачак галимгә 1980 елда Әфганстандагы автобатальонда хәрби вазифасын үтәргә туры килә. Шунда аңа Советлар Союзының Әфганстандагы илчесе татар булуын әйтәләр. А.Борһанов, бер дустын үзе белән дәшеп, аның белән танышырга Кабулга бара. Фикрәт Әхмәтҗан улы егетләр янына үзе чыга һәм хәзерге вакытта Вьетнам илчесе белән сөйләшүләр алып баруын, бер 15 минут көтеп торырга кирәклеген әйтә. Шулай була да. Ул егетне өстәл янына чакыра, затлы эчемлек белән сыйлый. Альберт Борһанов кәефе күтәрелеп кайтып китә. Иртән аның янына казармага полковник килә, илченең туганы булу-булмавы турында кызыксына. Ә егет “Әйе” дигәнне белдереп, башын кага. Шуннан соң хезмәт тә җиңеләя. 

Китапның авторы Раил Вахитов Фикрәт Табиевны ачу өчен бик тә укылышлы һәм үзенчәлек­ле алым тапкан. Басмадагы истәлекләр бер тын белән бик җиңел укыла, ул чордагы төрле җитәкчеләргә, гади кешеләргә бәйле вакыйгалар аша беренче секретарьның холкы, яшәү рәвеше, республиканы күтәрү өчен кылган гамәлләре аша ачыла бара һәм җитәкче кабатланмас, үзенчәлекле шәхес, фикер иясе булып күз алдына килеп баса. Китапта Ф.Табиев турындагы вакыйгалар башка кешеләр язмышы белән үрелеп бара һәм истәлекләр матур һәм гади тел белән бәян ителә. Моннан тыш, басма күп санлы фоторәсемнәр белән дә бизәп бирелгән. Аларның кайберләре укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Китапның тиражы -  2,2 мең данә.

“Мәскәүнең татар штабы” Татар автономияле республикасының элекке башлыгы исемен мәңгеләштерүдә алып барган эшчәнлеген алга таба да дәвам итәргә ниятли, ягъни Фикрәт Табиев турында истәлекләрнең икенче томын да нәшер итү күз алдында тотыла. Чөнки Р.Ямалиев белдергәнчә, республиканың элекке җитәкчесе турындагы истәлекләре белән уртаклашырга теләүчеләр күп икән. “Штаб” ноябрь аенда Фикрәт Табиевның җәмәгате, медицина фәннәре докторы Динә Мөхәммәд кызының 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүне дә планлаштыра.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: