Мәдәни җомга

Фасеев кебекләр кирәк

Гомере буе милләтенә, халкына җиң сызганып хезмәт итүчеләр бар.

Алар моның өчен өстәмә акча да сорамый, хезмәтләрендә югарырак вазифаларга күтәрүне дә таләп итми, әйләнә-тирәдәгеләр белән үзләрен бик тыныч, дустанә тота, һәркемгә мөмкин кадәр ярдәм  итәргә тырыша. Камил Фатыйх улы Фасеев тарихыбызга нәкъ менә шундый олуг шәхес буларак  кереп калган.


К.Фасеев 1919 елның 10 маенда Яңа Писмән районының Тимәш авылында (бүген Лениногорск районына керә) туа. Быел бу күренекле затның 100 еллыгы. Камил Фатыйх улының тормыш юлына күз салыйк. Узган гасыр ахырындагы бер мәкаләсендә ул болай дип язган иде: “Мин үземне бәхетле тормыш юлы узган кеше дип тоям. Комсомол, партия, совет органнарында эшләргә, аннан соң фәнни институт  җитәкчесе булырга, университетта кафедра мөдире вазифасын башкарырга туры килде. Шөгердә, Яңа Писмәндә беренче чыныгу мәктәбен узып, ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлагач, 1943 елда мине партия өлкә комитетына алдылар. Анда лекторлар группасы (штатта 13 кеше) җитәкчесе,  пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары хезмәтләрен башкардым. Фән оешмалары, мәктәпләр, мәдәният, сәнгать минем карамакта иде. Бик күп күренекле галимнәр, язучылар, сәнгать осталары, журналистлар белән аралашып,  дусларча тыгыз мөнәсәбәттә тордым”.

1953 елда Мәскәүнең иҗтимагый фәннәр академиясендә диссертация яклап, философия фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешеп кайткач, Камил Фасеевне Татарстан партия өлкә комитетының фән, мәктәпләр һәм мәдәният бүлеге мөдире итеп раслыйлар. Бераз соңрак К.Фасеев философия буенча докторлык диссертациясе дә яклый.

Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын зур уңыш белән үткәргәч, Камил Фатыйх улын 1957 елда партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре, ә 1959 елда Татарстан Югары Советы президиумы рәисе итеп сайлыйлар.

К.Фасеев – тел галиме түгел, фәлсәфәче. Әмма кайда гына эшләсә дә, аны иң борчыган нәрсә – татар теле, милли мәктәп, мәдәният проблемасы була. Партия өлкә комитетында эшләгән чорда еш кына районнарда булганда, мәктәпләр белән  танышканда ул гаять аяныч, сәер күренешләр белән очраша. Татар мәктәпләрендә туган телдә укытуның елдан-ел программалардан  кысрыклап чыгарылуын, русча бер сүз белмәгән балаларны беренче сыйныфтан башлап русча укытып маташуларын күрә. Күпчелек җитәкчеләрнең туган телләрен онытуларына уфтана. Лекторлар, пропагандистларның да бары бер өлеше генә халык алдында ана телендә чыгыш ясый ала. Партия, совет, комсомол,  проф­союз комитетларына, Министрлар Советына, министрлыкларга татар телендә килгән хатларга тик рус телендә генә җавап җибәрелә. Балтач, Әтнә, Саба, Мөслим, Сарман, Актаныш район конференцияләрендә рус делегатлары ике-өч кенә булуга карамастан, докладлар шул телдә языла һәм ватып җимереп русча укыла. Русча начар сөйләшүче делегатлар, уңайсызланып, теләгән сүзләрен трибунага чыгып әйтергә оялып утыра.

Әлбәттә, командировкалардан кайткач, урыннардагы хәлләр турында Фасеев рес­публиканың ул чактагы төп җитәкчесенә – партия өлкә комитетының беренче секретаре Зиннәт Ибәтович Моратовка сөйли торган була. Ләкин ул тел язмышы турында борчылып йөрүче хезмәттәшен якламый.  Гадәттә: “Кычытмаган җирне кашыма. Татар теленең гомере барыбер кыска, милләтләрнең кушылуын һәм бер гомуми телгә килүен туктату  мөмкин түгел”, - дип җавап бирә торган була. Татар кешесе бит югыйсә. Күрәсең, Мәскәү позициясенә каршы килергә батырчылык итмәгәндер. Бу уңайдан К.Фасеев: “Татар мәктәпләренең бетә баруына һич тә исе китмәде һәм мине дә моның уңай процесс икәнлегенә ышандырырга тырышты”, - дип яза. Ул чордагы идеология буенча секретарь Салих Батыев исә кайчакта Камил Фатыйх улы белән килешсә дә, беренче секретарь позициясеннән читләшми. 

Әлбәттә, төрле кеше төрлечә уйлый. Әмма җитәкче беренче чиратта халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиеш. Шулай да, Зиннәт Моратов кебекләрне дә аңларга була. Аларның һәр адымын союз һәм федерация җитәкчеләре күзәтеп тора. Моратов та татар милләтенең каймагы булган, аның социаль-мәдәни тәрәккыяте өчен көрәшкән, шуның өчен утызынчы елларда репрессиягә тартылган һәм үтерелгән шәхесләр язмышына эләгеп куюдан курыккандыр.

Ул чорда Камил Фасеев мондый вәзгыять озакка сузылмас дигән өмет белән яши. Чөнки халыкның, мәгариф эшчәннәренең, интеллигенциянең абсолют күпчелеге милли телгә һәм мәктәпкә тискәре мөнәсәбәт белән килешми. Партиянең үзәк һәм өлкә комитетларына, мәгариф министрлыкларына борчулы хатлар ява башлый. 

1957 елның июнь аенда өлкә комитетының беренче секретаре Зиннәт Моратовны пенсиягә озаталар. Аның урынына күре­нек­ле партия һәм дәүләт эшлеклесе Семен Денисович Игнатьев сайлана. Моңарчы ул Үзбәкстан, Кыргызстан, Белоруссия, Бурятия партия органнарында эшләгән, Үзәк Комитетта бүлек мөдире, СССР дәүләт иминлеге министры, соңгы елларда Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре постларын биләгән.

Алда торган бурычларны тикшерүгә багышланган беренче бюро утырышында К.Фасеев милли мәктәпләрнең авыр хәле турында сөйли. Ашыгыч чаралар күрелмәсә, бер-ике елдан татарча уйларга, укырга, язарга, әдәбият-сәнгать әсәрләрен иҗат итәргә сәләтсез кешеләр үстерәчәкбез, дип искәртә. Бу уңайдан фикер алышулар тәмамлангач:

- Мәсьәлә гаять катлаулы, ныклап шөгыльләнергә кирәк булыр. Үзәк Комитет белән киңәшербез. Хәзер сез, озакка сузмыйча, тулы белешмә язып бирегез, мәдәниятнең бөтен комплексын эченә алган планын төзегез, - ди Игнатьев. 

Кыска гына вакыт эчендә план төзелә, партия өлкә комитеты бюросында раслана, төрле киңәшмәләр,  җыелышлар үтә. Барысында милли тел, мәктәп проблемалары карала. КПСС Үзәк Комитетының фән һәм мәктәпләр бүлеге мөдире урынбасары Василий Дербинов җитәкчелегендәге бригада Казанга килеп, мәсьәләнең торышы белән якыннан таныша, хәлнең бик актуаль булуын күрә.

1958 елның 21 маенда партия өлкә комитеты пленумы татар мәктәпләре эшенең кичектергесез бурычларын тикшерә. Докладны өлкә комитеты секретаре К.Фасеев ясый. “Мәгариф министрлыгы, партия һәм совет органнары соңгы елларда балаларны ана телендә укыту эшенә игътибарны йомшартты. Нәтиҗәдә милли мәктәпнең абруе  төште, татар балаларын рус мәктәпләрендә укытырга омтылу көчәйде. 1947-48 уку елында татар балаларының 95 проценты ана телендә укыган булса, 1958 елда 70 проценты, ә Казан шәһәрендә 16,8 проценты гына укый. Казандагы һәм районнардагы татар мәктәпләренең күбесе тулысынча рус телендә укытуга күчте. Нәтиҗәдә белем бирү сыйфаты начарланды, өлгереш түбәнәйде, бер сыйныфта икешәр ел утыручылар саны ишәйде,  педагогик процесс бозылды”, - диелә докладта.

Татар мәктәбен тәмамлаган яшьләрнең югары уку йортларына кергәндә кыен­лык­ларга очравы халыкны борчыган һәм балаларын рус мәктәбенә бирү теләген көчәйткән проблема буларак күрсәтелә. Рус телен тиешле күләмдә белмәү аркасында балаларның күбесе югары уку йортларына конкурстан уза алмый. 1957 елда Казан университетының беренче курсына 620 студент кабул ителгән.  Шулар арасында татарлар 173, аларның 27 се генә татар мәктәбен тәмамлаган. Авиация институтына алынган 750 студентның 113 е татар, аларның 11 е генә татар мәктәбендә белем алган. 

Керү имтиханнарын абитуриент теләге буенча татар телендә алырга, сочинениене әңгәмә белән алыштырырга кирәк, дип саный Камил Фатыйх улы. Ана телен, милли мәдәниятне яхшы үзләштергән кеше генә шул нигездә рухи эрудициясен киңәйтә, дөньякүләм мәдәни казанышлар белән баета, җәмгыятькә файдалы белгеч булып чыныга. Баланың йөрәгенә үтеп керү, аның характерының яхшы сыйфатларына йогынты ясый белү укытучы, тәрбияче өчен бик әһәмиятле. Ә моңа бары тик бала яхшы аңлый торган тел, ана теле ярдәмендә генә ирешергә мөмкин. 

Пленумда К.Фасеев доклады зур кызыксыну белән тыңлана. Чыгыш ясау­чыларның барысы да анда күтәрелгән мәсьәләләрне хуплый. Аеруча язучы Гомәр Бәширов чыгышы тыңлаучылар арасында җанлану тудыра. “Татар мәктәпләре эшен партия өлкә комитеты пленумында тикшерү республикабызның мәдәни тормышында зур һәм шатлыклы вакыйга, - ди ул. – Бу мәсьәлә ата-аналарны һәм укытучыларны гына түгел, язучыларны, журналистларны, интеллигенция вәкилләрен, кыскасы, халкыбызның киләчәгенә битараф түгелләрне борчый. Никадәр генә гаҗәеп тоелмасын без соңгы елларда балаларны туган телдә укытуның әһәмиятен онытып барабыз. Гомуми белем мәктәбендә бирелергә тиешләрне өйрәнүдә бала туган тел аркылы барысын да яхшырак һәм җиңелрәк кабул итә. Мин иптәш Фасеевнең татар мәктәпләрен савыктыру, аларны битараф, талантсыз, очраклы һәм надан кешеләрдән арындыру хакындагы фикерен яклыйм”, - ди ул. 

Пленумда КПСС Үзәк комитетының фән һәм мәктәпләр мөдире урынбасары В.Дербинов зур нотык белән чыга.

– Иптәш Фасеев докладында әйтелгәнчә, нибары ун ел эчендә туган телдә белем алучы балалар саны 25 процентка кимегән. Соңгы елларда татар балаларының күпләп рус мәктәпләренә күчүе милли мәктәпләрдәге хәлнең аерата начарлануы хакында сөйли. Партия өлкә комитетының элеккеге составы бу мәсьәләдә хата җибәргән, тәнкыйть­кә колак салмаган, әлеге процессның мәгънәсен аңламаган һәм аңа тиешле бәя бирмәгән, – ди ул. – Кайбер кайнар башлар рус мәктәпләрендә укучы балаларның барысын да татар мәктәпләренә кайтарырга тырышып, мәсьәләне тиз генә хәл итәрбез дип уйлыйдыр. Моны эшләү барыннан да җиңелрәк, тик ул тагын бер хата ясау булыр иде. Әгәр алар балаларын рус мәктәбендә укытырга тели икән, укытсыннар, ләкин анда да татар телен өйрәнүне югары баскычка куярга кирәк.

“Татарстанга килгәнче үк мин халык­лар өчен милли мәктәп һәм туган телнең әһәмиятен яхшы аңлаган идем. Татарстандагы милли мәктәпләр хәле яхшыдан түгел икәнлеге көн кебек ачык. Без милли мәктәпнең тәмам бетү куркынычы алдына килеп басканбыз. Тәкъдим ителгән документ безгә татар мәктәпләре эшен тамырдан яхшыртырга ярдәм итәр”, - ди йомгак­лау сүзендә С.Игнатьев.

Пленум К.Фасеев кебек милләт мәнфәгатьләре өчен тырышып йөрүчеләр күптән көткән куанычлы карар кабул итә. Шунда ук кайбер оештыру чаралары да карала. Мәгариф министры Вәлиуллина эшеннән бушатыла. Аның урынына Казан университетында аспирантура тәмамлап килүче, татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрен камил белгән Мирза Мәхмүтов сайлана. Ф.Табиев җитәкләгән бүлектән өлкә комитетының мәктәпләр һәм мәдәният бүлекләре аерылып чыга. Ф.Табиев фән һәм югары уку йортлары бүлеге мөдире булып кала.

К.Фасеевнең дә вазифасы үзгәрә. РСФСР һәм ТАССР Югары Советларына сайлаулар алдыннан республика Президиумы рәисе С.Низамов пенсиягә җибәрелә. Аның урынына Камил Фатыйхович тәкъдим ителә. Ул яшь булуына карамастан, бер үк вакытта РСФСР Югары Советы депутаты, Президиум әгъзасы да итеп сайлана. Россия Югары Советының беренче сессиясендә мәктәп­ләр мәсьәләсе карала, К.Фасеев партия өлкә комитеты пленумы кабул иткән карар турында сөйли. 1959 елның маенда мәктәпләрнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту турындагы мәсьәлә Татарстан Югары Советы сессиясендә тикшерелә, декабрь аенда республика укытучыларының съезды уздырыла. Татар теленең абруе үсә башлый, ул рус мәктәпләренә дә кертелә. Яңа дәреслекләр нәшер ителә.

Шулай тыныч кына яши башлагач, аяз көнне яшен яшьнәп ала. КПСС Үзәк Комитетыннан өлкә комитеты карарын яңадан тикшерергә дигән әмер килә.  Партия өлкә комитетының элеккеге беренче секретаре Үзәк Комитетка бу карарның һәм К.Фасеевнең “Татарстан коммунисты” журналында басылган мәкаләсенең  тетмәсен тетеп записка җибәргән икән.

Шундый шартларда шактый кыю һәм абруйлы шәхес Игнатьев та шүрләп кала. 1960 елның 27 гыйнварында КПСС өлкә комитеты пленумы җыела һәм 1958 ел карарын юкка чыгарырга мәҗбүр була. Мин, күзлек киеп бу карарны кабат укып утырам. “КПСС өлкә комитеты “Татар гомумбелем мәктәпләрендә эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында”гы карарында җитди хаталар җибәрелгән дип саный, - диелә анда. – Карарда үз балаларын рус мәктәпләрендә укытырга омтылган татарлар тәнкыйтьләнә, татар мәктәпләрендә рус класслары ачылуга тискәре караш белдерелә, югары һәм махсус урта уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укыту мәҗбүри куела. Рус мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрнең рус классларында укучы татар балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, имтихан алу мәҗбүр ителә”.

КПСС өлкә комитеты 1958 елның 21 маенда пленумда кабул ителгән “Татар гомумбелем мәктәпләрендә эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында”гы карарын ялгыш дип таба һәм юкка чыгара. КПСС өлкә комитеты бюросына гомумбелем мәктәпләрендә эшнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар планын тормышка ашырырга кушыла.

Нәтиҗәдә әйбәт кенә башланган эшләр, өметләнеп корган планнар өзелеп кала. Татар мәктәпләренең саны кимү дәвам итә. Татар теле орфографиясенә үзгәрешләр кертү турында әзерләнгән проект гамәлгә ашырылмый, К.Фасеев җитәкләгән терминология комиссиясе юкка чыга, Тукай премияләре комиссиясе эше туктатыла.

Коры утын өстәп тормасаң, әйбәт кенә кабынып киткән учак та пыскый-пыскый сүнә. Татар мәктәпләре, гомумән милли мәдәният өлкәсендә матур кузгалыш янудан туктаган учакка охшап кала. С.Игнатьев белән К.Фасеевне эшләреннән китәргә мәҗбүр итәләр.

“Без тагын торгынлык хәленә төшеп, җайлырак заманны, яңа кыю инициативаларны һәм көрәшчеләрне утыз елдан артык көтәргә мәҗбүр булдык. Шөкер, ниһаять, алар яңадан күтәрелеп чыкты, үткән уңай традицияләргә таянып һәм рухланып, милли тел, милли мәктәп һәм мәдәниятнең гөрләп чәчәк атуы өчен көрәш юлына бастыра”, - дип язды Камил Фатыйх улы 1999 елны “Татарстан” журналында  басылган мәкаләсендә.

Бу мәкалә К.Фасеевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән иде. Мин ул чорда журнал мөхәрриренең беренче урынбасары булып эшли идем. Без мәкаләгә исемне озак уйладык. Аннары “Без чәчкән орлыклар утыз елдан соң шытты” дигән исемгә тукталдык. Исем авторга бик нык ошады.

Әмма үткән гасырның 90 нчы елларында ирешелгән үрләрне саклап калып булмады. Өмет уты әкренләп сүнә барды. Ирешелгән казанышларны бер-бер артлы югалта барабыз. Республикада татар мәктәпләре саны кими. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре азая. Мондый шартларда ата-аналар балаларын рус мәктәпләренә бирү ягын карый. Федераль үзәк милли телләренең үсешен тоткарлау өчен төрле чаралар күрә. Мондый вәзгыять кайчанга кадәр дәвам итәр – моны хәзергә төгәл берәү дә әйтә алмый. Федераль үзәк җитәкчелегенә Камил Фасеев кебек тынгысызлар, милләт җанлы кешеләр килсә генә инде.

К.Фасеев 1960 елда Татарстан Югары Советы президиумы рәислегеннән киткәч, 1960-63 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, аннары тел, әдәбият, тарих институты директоры була. 1984 елдан соң ул Казан дәүләт университетында фәнни коммунизм укыта. Әмма кайда гына эшләсә дә, туган телебез, милли мәдәниятебез мәнфәгатьләрен кайгырта. Камил Фатыйх улы 2005 елның 2 апрелендә безнең арадан  китеп барды. Шулай да без олуг шәхесне бүген дә сагынабыз, хөрмәт белән искә алабыз. 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

 


    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: