Мәдәни җомга

Бөрбаш галимәсе

Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә  Минһаҗева хакында

Үзем өчен  җанга якын Кукмара төбәгенә еш кайтып йөрим. Йөз илле чакрым арада байтак авыллар аша узарга туры килә. Шул вакытларда аларда туып-үскән яки шушы җирлеккә мөнәсәбәтләре булган затларның исемнәре, эшләре хәтеремдә яңара. Авыллар байтак, әмма күңелгә аеруча ятышлысы Балтач районына керә торган Бөрбаш дип аталганыдыр кебек тоела.

Борынгы әби-бабаларыбыз гомер итү өчен су тибеп чыккан урыннарда урнашыр­га яраткан. Әлеге авылны нигезләүчеләр дә Бөре (халык телендә Бөр) сулыгы башланган урынны үз иткән, биредә тормыш корып җибәргән. Шушыннан чыгып, әлеге Бөр суы, илле чакрымнар  баргач, Нократ елгасына кушыла. Кукмара районында Бөр буендагы авыллар иң зурлары һәм матурлары булса кирәк. Зур Сәрдек, Аш-Бүҗи, Вахит, Мәмәшир, Мәчкәрә... Болар, дөресен әйткәндә, районның төп терәк авыллары. 

Бу очракта безне Бөрбаш белән Мәчкәрә авыллары кызыксындыра. Аларны әлеге Бөр суы гына түгел, бәлки шактый әүвәлге чорлардан килә торган башка бәйләнешләр дә тоташтыра. Шомлы  XVI гасыр уртасында  Бөрбаш авылы кешесе Туктаргали белән аның улы Ишмән, бирегә күчеп килеп, Мәчкәрә авылына нигез салган. Боларның  нәселе исә дөньяга танылган күренекле  әдип Чыңгыз Айтматовка кадәр килеп җитә. Тәвәккәл Хәмзә атлы егет Эссе Күл (Иссык Күл) якларына нәкъ менә биредән чыгып китеп урнашкан. Аның балаларының берсе Нәгыймә – Чыңгызның әнисе. Моның белән горурланмаган милләттәшебез бармы икән?

Бөрбаш авылы дисәң, ничек инде  бүгенге көндә һәммәбезгә яхшы мәгълүм булган Җәлил хәзрәтне искә алмыйсың? Аның шушыннан торып милләтебезгә никадәр игелекле эшләр башкаруы кемне генә сокландырмый!  Бер уңайдан бу авылның тагын байтак затлы кешеләрен хөрмәтләп искә алырга мөмкин. Шуларның берсе турында тәфсилләбрәк сөйлисем  килә. Ул  – бүгенге көндә Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә  Минһаҗева хакында. 

Мин инде Ләйлә Ихсан кызын гомерем буе беләм кебек. Алай ук булмаса да, утыз елдан артык икәнлеге бәхәссез. Ни өчен дигәндә, Казан педагогика институтына укырга килүчеләрнең һәрберсе белән әңгәмә уздыру тәртибе бар иде. Бу сөйләшү вакытында яшь кешенең булачак профессиясенә мөнәсәбәтле уй-хыяллары ачыла. Ихтимал, йөзләрчә абитуриентлар арасында Ләйлә исемле кыз белән сөйләшү күптән хәтердән җуелган булыр иде. Әмма аның мәктәптәге укытучыларына булган яратып әйткән сүзләре хәтер челтәренә эләгеп калган. Ул искә алган мөгаллимәләрнең бездә укыган булуларына сөенгәнлегемне бүген дә онытасым юк.

 – Мин укытучыларым Гөлнур һәм Гәүһәрия апалар кебек булырга телим. Алар да биредә укыган. Гөлнур апа әйтте: “Әгәр дә чын-чынлап укытучы булырга телисең икән, Казан педагогика институтына бар. Андагы мохит, остазларның үз эшләренә булган мәхәббәтләре студентларны бу эшчәнлеккә гашыйк иттерүе күпләргә билгеле. Зөһрә апа Вәлиуллина, Мәдинә апа Җәләлиева, Фатыйма апа Вәлиева, Марат абый Сәгыйтовлардан белем алу - үзе бер бәхет!”

Барыннан да элек шунысы куандырды: безнең элеккеге студентларыбыз үз үрнәкләре ярдәмендә яшь буында тормыштагы иң кирәкле һәм игелекле профессиягә  хөрмәт тәрбияли. Алар ышанып җибәргән бу балаларны укырга кабул итмәү гафу ителмәслек хилафлык булыр иде. 

Ләйлә үзен укытучылык эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән кыз икәнлеген күрсәтте. Белем үзләштерүдә төгәллек, пөхтәлек, эзлеклелек дигән бик тә мөһим таләпләр бар. Студентның аларны көндәлек яшәү рәвешенә әверелдерә баруын күреп тору күңелне кинәндерә. Бу сыйфатлар бигрәк тә  курс һәм диплом эшләрен башкарганда нык сиздерә. Шулай да булачак укытучының үз профессиясен дөрес сайлаганмы-юкмы икәнлеге аеруча педагогика практикасы вакытында күренә. Мантыйклы фикерләве, матур сөйләме, балаларга булган ихтирамлы, таләпчән мөнәсәбәте Ләйләдән менә дигән укытучы чыгачагын вәгъдә итә  иде.

Уңган, булган, эшен яратып башкарган кеше үз урынын тапмый калмый. Ләйлә, мәктәптә эшләсә дә, алдынгы укытучы булып танылыр иде. Педагогика практикасы үткән мәктәпләренә аны укытучы итеп чакырулары юкка гына булмагандыр. Әмма институт укытучылары Ләйләдә фәнни эшкә булган омтылышны да күреп алган иде инде. Бу исә шактый сирәк очрый торган сыйфат. Шуңа күрә татар әдәбияты кафедрасы мөдире Эльмира апасы Галиева аны  ассистент булып калырга кодалады. Профессор Флүн Мусин исә аңа Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керергә юл ачты. Билгеле булганча, Флүн Мөслах улы шул институтның әдәбият бүлеге мөдире булып эшли иде. Бер үк вакытта ул педагогика институтында татар әдәбияты тарихы буенча дәресләр дә алып барды. Менә шунда ул Ләйләнең фән кешесе өчен зарур булган якларына игътибар итә. Аның институт җитәкчелегенә ясаган мөрәҗәгате яклау таба. Иң мөһиме – Ләйлә үзе бу юлның дөрес булуын аңлый. Чөнки аспирантура үтмичә институтта укыта башлауның катлаулы икәнлеге яхшы билгеле. Шулай итеп, Л. Минһаҗева остазы Ф.Мусин җитәкчелегендә өч ел аспирантурада укый. 

Әлбәттә инде, фәнни-тикшеренү юнәлешен билгеләү зарурлыгы да алга килеп баса. Җитәкчесе дә, аспирант үзе дә ул елларда “Тайгак кичү” (“Колыма хикәяләре”) әсәрен бастырып чыгарган Ибраһим Сәлахов иҗатын өйрәнүне мәгъкуль  күрә. Бу сайланышта әсәр авторының нәсел-нәсәбе Балтач районы белән бәйләнешле булуы да, ихтимал, билгеле бер сәбәп булгандыр. Ләйлә әдип белән дә бәйләнештә тора. Аның Казандагы вәкиленә әйләнә: вакытлы матбугатта мәкаләләр бастыра, Ибраһим абыйсының газета-журналлар, нәшрият белән бәйләнешләрен тәэмин итә. Миңа язган хатларында Ибраһим абый һәрвакыт Ләйләгә дә сәлам әйтүемне үтенә иде. Үз чиратында Күкчәтауда яшәгән өлкән язучы аның эзләнүләрендә булышчы булды. Нәтиҗәдә 1998 елда “Ибраһим Сәлахов иҗаты: төп проблематикасы һәм әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше” дигән темага кандидатлык диссертациясе якланды. Инде яшь галимәне туган уку йортында укытучы буларак каршылыйлар. Менә шуннан бирле, ягъни ике дистә елдан артык,  ул биредә булачак укытучыларга татар әдәбиятын укыта, махсус курслар алып бара, шәкертләренең фәнни-тикшеренү эшләренә җитәкчелек итә. Хәзер инде ул үзе яшьләрнең остазына әверелде.

Сүз дә юк, мондый тынгысыз, һәр яклап камиллеккә омтылучы галимә фәндә үз сүзен тагын да киңрәк, саллырак итеп әйтергә тиеш иде.  Ул Ф.Мусин белән докторлык диссертациясен язу гамәленә кереште. Моның өчен “ХХ гасыр татар балалар әдәбияты: үзенчәлеге һәм үсеш тенденцияләре” дигән теманы сайладылар, бергәләп булачак хезмәтнең төзелешен ачыкладылар.  Эшкә тотынып килгәндә, Ф. Мусин авырып китте һәм бу хасталык аның гомерен чикләде. Хәл белешеп шалтыратуларымның берсендә ул миңа үтенечен белдерде:

– Төгәлләнми кала торган эшләремнең берсе – Ләйләнең докторлык диссертациясе. Шушы эшкә күз-колак булып, консультацияләр белән ярдәм итсәңче.

Әлбәттә, аның бу васыятен мин изге бурыч буларак кабул иттем. Әлеге зур эшнең  ахырынача җиткерелүе үзем өчен дә күңел тынычлыгы бирде. Бүгенге көндә Л.Минһаҗева филология фәннәре докторы һәм профессор булды.

Әмма диссертация яклау белән эш бетми. Үзең ирешкән казанышлар югарылыгында фәнгә хезмәт итүне көндәлек бурыч дип карарга һәм шуны чынлыкка әверелдерү өчен тырышлык куярга кирәк. Л.Минһаҗева бу юлы да үз өлкәсендә гаҗәп маһирлек һәм  үҗәтлек белән эшли. Ул барлыгы утыздан артык саллы хезмәт бастырды. Бу ел саен кимендә бер китап дигән сүз. Алар арасында монография кебек фәндә аеруча бәяләнә торганнары гына да алты данә. Алдарак әйтелгән И.Сәлаховка, балалар әдәбиятына карата булганнарыннан гайре Г.Гыйльманов, Р.Миңнуллин иҗатларына караганнары да фәнни эзләнүләренең мөһим баскычларын тәшкил итә. Аның мондый хезмәтләре Саарбрюккенда алман телендә, Истанбулда төрек телендә дөнья күрде. Моннан тыш мәктәп китапханәсе сериясеннән Г. Ибраһимов, А. Алиш, Ә. Бикчәнтәева томнарын, Балалар әдәбияты, Сугыш чоры балалар әдәбияты һәм башка җыелма хрестоматияләрне әзерләп бастырды. Бу хезмәтләр арасында уку әсбапларының гына да ниндиләре юк! Алар турында аерым хезмәт язу мөмкин булыр иде. Вакыты җиткәч, әлбәттә, бу эшләнер, аның фидакарьләрчә эшенә тиешле бәя бирелер. Шуларга аның Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак иҗат оешмасындагы хезмәтләрен дә  өстәсәк, Ләйлә ханымның киң колачлы эшчәнлегенә сокланырга гына кала. Шулар өстенә ул ире Айдар белән менә дигән итеп Назлыгөл исемле кыз һәм Айнур атлы малай үстерә.

Әле менә бу араларда гына Ләйлә ханым Бакудан кайтты. Анда аның бер китабын төрек теленә тәрҗемә итеп чыгарганнар. Үзләре үк хезмәтне тәкъдим итү кичәсен дә оештырганнар. Әлбәттә инде, авторның үзен дә чакырырга онытмаганнар. Тугандаш Әзәрбәйҗан башкаласында галимәбезнең хезмәтен шулай матур итеп бәяләүләре күңелле, әлбәттә. 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Казан федераль университеты профессоры.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: