Мәдәни җомга

Бәхет һәм фаҗига 

Салих Сәйдәшевнең безнең арадан китеп баруына 65 ел чамасы вакыт узды. Әмма асылы, даны, исеме, иҗади моңнары һаман исән, һаман безнең арада. Үзенең иҗаты белән ул үлемсезлек яулады, үзенә җырдан һәйкәл салды.

Замандашлары Сәйдәшев концертларында аның илаһи музыкасына гөрләтеп кул чапкан. Әле хәзер дә без композиторны гел олылап, яратып искә алабыз. Кызганыч, сөекле композиторыбыз данга ирештерү ягыннан әле һаман тиешле бөек­леккә менеп җитмәгән шул. Сорау туа: Татарстан автономиясенең ул чактагы олы түрәләре һәм аларның эреле-ваклы яраннары нигә Сәйдәшевне яратып бетермәгән, күрмәмешкә салышкан? Моны аңлату бик кыен, чөнки аны кысрыклау-эзәрлекләүләр хакында документлар сакланмаган. Ә телдән-телгә күчеп йөргән истәлекләрнең рәсми көче җитәрлек дәрәҗәдә түгел. 

Салих Сәйдәшев үлгәннән соң да музыка хакимиятенең югары баскычында утырып калучылар аңа карата мөнәсәбәтен үзгәртмәгән. Өстән кушулар буенча аның байтак язмалары яндырыла яисә театр киштәсендә тузан җыеп ята. Исем-фамилияләр язмасак та, кайбер мисалларга тукталыйк. 

Берничә дистә еллар узганнан соң Опера һәм балет театры архивында С.Сәйдәшевнең үз куллары белән язган “Гөлнара" балеты партитурасы табыла (ул аны 1948 елда ук сәхнә куелышы өчен тапшырган). Шуннан бирле күпме гомер узды, шәһәрнең горурлыгы булган Шаляпин фестивальләрендә балеттагы борынгы болгар биюләрен һәм шуның гүзәл моңнарын әле һаман да күргән-ишеткән юк. Акча юкмы бездә, йә теләкме? Әле дә ярый, композитор Фасил Әхмәтов һәм Заһид Хәбибуллин берәүдән дә курыкмыйча, күп урыннарда С.Сәйдәшев иҗатын һәм шәхесен яклап, кайнар чыгышлар ясап өлгерде.

Музыканы үтерү мөмкин түгел

Йомышыбыз төшсә, бик еш кына Мәскәүгә кузгалабыз. Шул чагында Казан каласыннан "Сәйдәш маршы" белән озаталар безне. Бу сихри мәлдә горурлык хисе мулдан: саубуллашу яме, килер көнгә ышану, республикабыз өчен горурлану һ.б. Хәтта күзгә яшь килсә дә гаҗәп түгел.

Ә бит җанны тетрәткеч Марш моңнары Ватан сугышы елларында Татарстанның күпме кызларын һәм улларын сугыш кырларына озаткан. Ә инде 1945 елның май аенда, халыкара музыкаль шедеврлар белән беррәттән, Чехиядә һәм башка шәһәрләрдә армия ансамбльләре шушы көйне бөтен Европада яңгыраткан. 1990 елның 30 августында, Татарстан суверенитетын игълан иткән көннәрдә "Сәйдәш маршы”ның ничек дәртле яңгыраганын һәм халыкка ничек тәэсир иткәнен сөйләп тору да артык.

Кечкенәме, зурмы – һәрбер халыкның күренекле шәхесләре, талантлы уллары бар: шагыйрьләребез Кол Гали һәм Тукай, композиторлар Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, сынчы-рәссам Бакый Урманче һ.б. Талантларның күбесе бер-берсенә гадел-дөрес бәя бирә белгән. Аларны мактау­чы да, сүгүче дә, көнләшүчеләр дә җитәрлек булган.

Шулар арасыннан Сәйдәшев – үз заманының баласы да, корбаны да. Баласы дибез – чөнки татар хәяты аны көтеп алган, талантын югары бәяләгән. Шул ук вакытта көнләшүчеләр дә табылмыйча калмый. Менә шуннан соң Сәйдәшне "урталай" бүлгәләү башлана. Берәүләр мактау, икенчеләр яманлау ягына күчә. Мондый хәл тормышта күп кенә талантлар язмышына эләккән, аны төрлесе төрлечә кичергән: берәүләр чирләп егылган, икенчеләрне каршылык­лар чыныктырган гына.

Ә Сәйдәшев? Ул әрепләшеп-ямьсезләнеп йөрмәгән. Үз дәрәҗәсен белеп иҗат итә биргән. Битараф дип әйтмәс идек, күп нәрсәләрне авыр кичергән, эчтән генә янган, күңел рәнҗеш­ләрен кайчакта “ачы су" белән бастырырга тырышкан.

Дөресме-юкмы, менә шундыйрак бер хәл турында еш ишетергә туры килә иде. Сәйдәш дирижер пультына чыкса, костюмы эчендә ак-чиста ситсалардан оешкан һәм төймәләр белән каптырылган "күлмәк" һәм, әлбәттә, кара күбәләк. Сынатмас өчен, хәйләсен таба белгән! Ләкин композиторны хөкүмәт һәм җитәкчеләр нигә шулкадәр түбәнлеккә төшерде икән?

Музыка белгечләре З.Хәйруллина һәм Ч.Бәхтиярова үзләренең язмасында ("Совет әдәбияты”, N7, 1952 ел) татар композиторы Салих Сәйдәшевкә карата шактый тенденциоз рухлы мәкалә язып чыга. Өстән "кушканнар" булса кирәк. Гәрчә мәкалә С.Сәйдәшевнең туган көне – 3 декабрь көненә багышлап язылса да, редакция хезмәткәрләре аны ярты ел буе "тоткарлап" тора. Әмма ахыргача тоткарларга көчләреннән килми: чөнки партия сүзенә, аның күрсәтмәләренә каршы килү ансат эш түгел ул елларда...

Мәкаләне укып чыккач, журналның редколлегия әгъзасы, бертуган абыем, язучы Афзал Шамовтан сорадым:

– Шундый да җитди журналда сез ничек Сәйдәшевкә каршы мәкалә чыгара алдыгыз?

Җавап хәтеремдә: "Кулъязма редакция портфелендә озак ятты, чыгарырга теләмәделәр. Әмма обком секретаре С.Батыев редакторны ВКП(б) карарларын үтәмәүдә гаепләде һәм редактор тәнкыйтьне кабул итте".

Ә шулай да, намуслы редактор Гази Кашшаф 1952 елның җәендә Сәйдәшев белән очрашу вакытында, нигә соң син әлеге мәкалә уңаеннан аларга җавап бирмисең, дип тәкъдим ясаган. Композитор әйткән:

– Алар белән көрәшергә минем вакытым да, теләгем, мөмкинлегем дә юк.

– Кемнәр соң ул алар дигәнең?

– Алар – зур, йогынтылы кешеләр. Мәкалә авторлары исә гади башкаручылар гына лабаса... 

Аңламассың, әллә үз язмышың белән ризалашу бу, әллә горурлык! Хәер, ул чакта шәхес культының икенче дулкыны тирбәлеп торганын да онытмыйк. 

Дөресен әйткәндә, консерватория әһелләре тарафыннан аның иҗатына бик озак еллар буена рәсми булмаган кысрыклау, тоткарлану салына. Ә халык аның музыкасына сусаган, көтә. Шундый шартларда да И.Әүхәдиев, А.Абдуллин һәм Н.Рахлин һ.б. Сәйдәш мирасын радио һәм сәхнәләрдә яңгыратырга мөмкинлек таба.

Без шулай хәтерлибез

Сугыш елларында безнең көләч-кырыс студентлык еллары Урал ягында, Свердловск шәһәрендә узды. Андагы уку йортларына һәм завод-фабрикаларга меңнәрчә татар, башкорт җыйналган иде. Шушы тугандаш ике халыкның мәдәни учаклары гөрләп эшли: клуб, китапханә, "Социализм юлы” дигән газета һ.б. Шәһәр һәм өлкә радиотапшырулары аша татарның яңа буын композиторлары Мансур Мозаффаров, Латыйф Хәмиди, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев һәм, әлбәттә инде, Сәйдәшевнең иҗади үрнәкләре яңгырый иде. Шәһәрдәге педагогик училище һәм институт студентлары да концертлар оештырган С.Сәйдәшев әсәрләрен башкарып яшәде.

Зур сугыш якынлашып килә иде, уку йортын тәмамлаган бик күп яшьләрне, сафка бастырып, кулларына мылтык тоттырдылар. Шулар арасында мин дә бар. Безне, япь-яшь кызылармеецларны, концертка чакырдылар. Тын океан ярына якын булган атаклы Уссури тайгасында без Свердловск музыка училищесының өч баянисты (трио) башкаруында Салих Сәйдәшевнең "Кызыл Армия маршы"н әсәрләнеп тыңлаган идек. Алкышлап, кабат уйнауларын сорадык.

Сугыш – сугыш инде, ләкин фронтның алгы сызыкларына бик еш кына татар артистлары төркеме килеп чыга иде. Шулар арасыннан мин бигрәк тә Күчмә театр артисты Әхмәт Әбдрәшитов белән очрашуны хәтерлим. Ул көннәрдә безнең 53 нче армия Днестр буенда Балкан сугышлары өчен әзерләнә иде.

Концерт солдат һәм офицерының сугышчан рухын күтәрде. Соңыннан без Әхмәт белән, аерым очрашып, Казан, артистлар һәм әдипләр, башка күп кенә танышлар турында сөйләшеп утырдык. Мин Салих Сәйдәшев турында сорашырга тотындым. Баштарак сөйләшү бик авыр барды (заманы шулдыр!), аннары Әхмәт абзый ачылып китте. Аның сөйләгәннәреннән аңладым: "халык дошманнары" дип якын дусларыннан Фәтхи Бурнаш һәм Кәрим Тинчуринны кулга алганнан соң, бу фаҗигале хәлләрне композитор бик авыр кабул иткән. Кәрим Тинчуринның үлемен ул аеруча авыр кичергән, шушы хәбәрләрдән соң үз эченә бикләнгән. Мондый мәгънәсез вәхшилек аның күңеленә дә, иҗади омтылышларына да кырын суккан.

Иң якын дусларын халык дошманы дип кулга алганнар икән, Сәйдәшев моңа битараф кала аламы соң? Юк, билгеле. Аның тормышы һәм язмышы да үлчәү тәлинкәсенә салынган булса кирәк. Шуңа күрә ул еш кына өенә әйләнеп кайтмый, ышанычлы дусларында төн куна. Менә шундый көтелмәгән сәфәрләр аны НКВД кулларыннан коткаргандыр.

Ватан сугышы башланып китү дә коткара композиторны. Моны миңа соңыннан, 1945 елның декабрендә, бик тә яхшы танышым сиздерде: ул миндә еш кунып йөрде, аны төрмәгә тыгудан яклауда Татарстан Югары Советы рәисе Динмөхәммәтов тырышлык күрсәтте, дигән сүзләре бер дә ялган булмагандыр.

...Мин яңадан танылган язучы, туганым Афзал Шамов белән булган әңгәмәләрне күңелемнән үткәрәм. Татарстан Язучылар союзы рәисе, "Совет әдәбияты" редакторы, Югары Совет депутаты һәм ул чактагы обком члены буларак, ул музыка өлкәсенә кагылышлы күп мәсьәләләрне шактый якыннан белә, күп кенә темалар хакында сөйләшә идек. Берсенә аерым тукталасым килә.

Сәйдәш турында, янәсе, эчә, салып йөри, дигән сүзләр куера башлый. "Абый, син бит эчә торган кеше түгел, аның белән эчеп утырганың да булмагандыр. Ә нигә соң аңа карата шундый ярлык тагулар көчәйде?" – дип сорадым берзаманны.

– Күргәнем юк! – дип кисеп салды ул шундук. – Бу хакта түрәләрдән Батыев һәм Җиһанов кына әйткәли иде миңа.

Мәсьәләне болайрак аңларга кирәктер. Түрәләрдән берәүнең дә халыкчан композитор белән пирәшләп утырганы булмагандыр, әлбәттә. Ләкин түрәләрнең якын дуслары, яраннары күп була, нәкъ менә шундыйлар композиторның йомшак яклары турында тиешле урында "тамызып" торганнар.

– Батыев һәм Җиһанов – коммунистлар, мин аларның сүзенә ышана идем, – дип сүзен тәмамлады абый.

Юкәдә икән чикләвек! Базар гайбәтләре әнә шулай җыйнала килгән. Ә күренекле Сәйдәш шәхесен түбәнәйтү өчен бик мөһим нигезме бу?

Хәзер, әнә, берәүне дә борчымый: русның бөек композиторы – сәер язмышлы М.П.Мусоргский хәмер эчкәнме-юкмы, ә "Хованщина", "Борис Годунов" һ.б. әсәрләре элек тә, хәзер дә музыка сөючеләрне сокландыра килә.

Сәйдәш турындагы гайбәтләрнең күбесе исә провокацион рухта булган. Әйтүләренә караганда, Нәҗип Җиһанов рәсми тантаналарда Сәйдәшев һәм аның иҗаты турында һәрвакыт мактау һәм хөрмәт сүзләре әйтә белгән. Моны кире кагып булмый. Әмма бу – айсбергның өске өлеше генә. Күрер күзгә күренми торган аскы өлешләрдә ни булган, сәхнә артында яисә берничә кеше генә катнаша торган ябык утырышларда исә нинди сүзләр әйтелгән, нинди бәхәсләр булган – без боларын төгәл белү мөмкинлегеннән мәхрүм. Чөнки андый чакларда беркетмәләр алып барылмаган. Барылса да, калын ишекле тимер сейфларда, сәгате сукканны көтеп, йозакланып яткан яки юкка чыгарылган.

Мин бертуган абыема шушы уйларымны сөйләп-аңлатып бирдем. Ул бәхәсләшмәде. Ә бит "Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр” язган әдип буларак, күпне күргән-белгән булгандыр юкса. Аннары композиторның 80 еллыгы уңаеннан "Салих Сәйдәшев турында истәлекләр" китабына карата мөнәсәбәтен сорадым. Күпмедер уйланып торганнан соң, фикерләрен турыдан-туры әйтеп салды: "Барыннан да элек, мәкалә авторларының күбесенә ихтирамсызлык күрсәтелгән. Бөек шәхесләр турында язганда шабашка һәм халтурага урын булмаска тиеш. Бу китап исә юбилей уңаеннан ашык-пошык, уйланмыйча гына эшләнгән, юкса арада яхшы язмалар да юк түгел. Авторларның ни үзләренә, ни юбилярга хөрмәте, мәхәббәте җитенкерәми бу җыентыкта". 

Композиторның соңгы вакытларда матди кыенлыклар кичерүен белгән кеше буларак, ул аңарга: нигә консерватория тирәсенә эшкә урнашмыйсың, дигәнрәк сорау белән мөрәҗәгать итә. Сәйдәшнең җавабы бөтенләй көтелмәгәнчә яңгырый: 

– Консерватория хуҗасы мине эшкә чакырмый, партия өлкә комитеты аны мондый кыюлык­ка кыстамый. Ә мин, Сәйдәш, эшләпәмне салып, алар каршына барып тезләнәсем килми...

Сәйдәшевнең "алар" дигән сүзе бу очракта, әлбәттә, ул чактагы обком җитәкчелегенең бюрократик эшчәнлегенә дә, консерватория җитәкчеләренә дә шактый усал-үткен бәя булып яңгырый.

Композиторның 90 еллык юбилеена әзерләнгән елларда абыем А.Шамовның фикерләре нык үзгәргән иде. Менә аның саф татар телендә әйткән сүзләре. "Хәзер инде ачык: Сәйдәшев – музыкабыз сәнгатенә нигез салучы гына түгел, ул XX гасыр мәдәниятебезнең бөек шәхесләреннән берсе дә. Тукай белән янәшә, ул бай тарихыбыз­да калырга лаек".

Күпләр белән бергә, абыемның да Салих Сәйдәшев һәм аның тормыш юлына карата фикере гаделлек, дөреслеккә таба нык үзгәрде. Менә шушы хакыйкатьне баштан ук аңлаган булсаларчы икән!

Айсбергның асты һәм өсте

Татар зыялыларыннан берәүнең миңа сәнгать тормышыннан байтак хатирә сөйләгәне бар иде. Шулардан истә калган бер сәхифә: “Салих тумыштан композитор гына түгел, шәхес буларак та гаҗәеп акыл иясе иде. Музыкант үзен беркайчан да талант итеп күтәрмәде, мактамады, чөнки үзенең музыкада тоткан ролен болай да бик яхшы аңлый иде. Тормышта һәм иҗатта үзенең фаҗигагә якын драматизмын төптән аңлый, ләкин бу хакта иң якын дусларына да зарланырга яратмас, дәшмәс, горур. Кыскасы, эчендә утлар янса да, тышка чыгармас кеше".

Мансур Мозаффаров исә бик сак һәм кыска сөйләргә яраткан: "Бу бик катлаулы тема, киләчәк буыннар өчен байтак серләр томаланып ята. Әмма берәү дә Салихның гаеп-кыегын тап­мас: ул артыгы белән намуслы һәм саф күңелле кеше иде. Тормышындагы драматизмны, никадәр сәер тоелмасын, аның югары дәрәҗәдәге тәрбиясе, әдәбе белән генә аңлатып була. Ул дусларыннан-якыннарыннан беркайчан да ярдәм сорамады. Без исә ул мохтаҗлыкны сизмәдек яисә сизмәмешкә 
салыштык".

Сизәсеңдер, күп хакыйкать сүзләрнең теге ягында посып кала. Якынча гына әйткәндә: Сталин режимы, обкомның камчы тоткан җитәкчелеге, консерваториядәге урын өчен эчке көрәш һәм куштанлыклар. Кемдер әйтмешли, заманы нинди, кешеләре шундый...

Минем күпләрдән сораганым бар иде: "Талантлы композитор Латыйф Хәмиди ни өчен Казанга кайтырга теләми?" Теләми, чөнки аңа анда яхшырак, дип җавап кайтардылар миңа ансат кына. Дустым галим-тәнкыйтьче Мөхәммәт Гайнуллин исә бу җәһәттән шактый усал һәм ачык җавап бирде: "Хәмиди, әлбәттә, зур талант, безнең якташыбыз. Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, ул Казахстанга китеп барды. Аны анда бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Ә менә шундый талантны нишләптер үзебезгә, туган ягы Казанга чакырырга бер дә ашкынып тормыйлар. Чөнки моның өчен иң элек Җиһановны күндерергә кирәк".

Нәҗип Җиһанов республикабыз милли культурасына нигез салуга зур өлеш керткән кеше. Консерваторияне ача, җитәкли, алга таба тарта. Аның фәкать Көнбатышка яисә фәкать татарга гына йөз тоткан күпсанлы иҗади әсәрләре сәхнәдә яңгырый. Оештыручы, җитәкче, иҗатчы – мондый шәхесне республика җитәкчелеге хуплаган, әлбәттә. Аңарда энергия, инициатива, иҗади омтылышлар кайнап тора! Әмма гел үзеңне генә ярату, гел үзеңә генә ышану һәм соклану билгеле бер чикләнгәнлеккә, башкалардан аерылуга китерә шул.

Без Мөхәммәт ага Гайнуллин белән ул очрашуда күп хәлләр хакында сөйләштек. Ул бигрәк тә талантлы яшь композитор, "Шүрәле" балеты авторы Фәрит Яруллин язмышы хакында бик ачынып сөйләде.

Сугыштан соң, 1950-60 елларда, ил һәм Европа сәхнәләрендә беренче татар балеты "Шүрәле" триумфаль адымнар белән уңыш яулый башлагач, Казан зыялылары арасында үткен сорау калка: ни өчен соң бронь-саклагычы була торып та, композитор Фәрит Яруллинны сугышка, солдат уенына җибәргәннәр? Хәер, болар хакында язучы Рашат Низамиевның "Ут һәм җыр" дигән роман-хроникасында (ТКН, 2000 ел) шактый тәфсилле язылган...

М.Гайнуллин сөйләгәннәрдән шуны аңладым: С.Сәйдәшевкә карата Җиһанов ике катлы чемодан сәясәте алып барган икән. Бер яктан, рәсми чыгышларда аны ачыктан-ачык мактау, икенче яктан, аның иҗади мөмкинлекләрен яшертен генә кысрыклау, юл бирмәү...

Тагын шунысы гаҗәп: С.Сәйдәшев Н.Җиһанов белән беркай­чан да конфликтка кермәгән, аның хакында начар сүзләр сөйләп йөрмәгән. Нәрсә бу: гадәттән тыш тыйнаклыкмы, әллә инде вакыт кемнең кем икәнен үзе күрсәтер әле дип үз-үзеңә мистик ышанумы?

1980 еллар башында С.Сәйдәшевнең драматургия музыкасына кагылышлы күп кенә уникаль клавирлары, афиша һәм фотографияләре һ.б. эзсез югала. Консерватория әһелләре моны бер дә сизми калды микәнни? 1948 елның көзендә үк инде Сәйдәшевнең Г.Камал театрында уңышлы барган "Күзләр" музыкаль драмасы ни өчендер репертуардан төшереп калдырыла. Кырык ел инде моңа рөхсәт юк, кем тарафыннандыр тыю салынган да, бу ямьсез "традиция" әле һаман да булса дәвам итә дип уйларга урын кала. Кыс­касы, Сәйдәшевнең үлеменнән соң да аның күп кенә иҗади үрнәкләрен, җырларын радиоэфирдан яңгырату тыелган. Әмма татар сәхнәсенең атаклы осталары, өстән бирелгән "күрсәтмә"ләргә карамастан, аның иң популяр җырларын яңгыратудан курык­мый. Болар – Ф.Насретдинов, А.Аббасов, Р.Билалов, З.Сөнгатуллина һ.б. Күренекле җырчы Илһам Шакиров исә барысыннан да уздыра: аның концертлары алдыннан залда иң элек "Сәйдәш маршы" лейтмотив булып яңгырый, башка җырлары да концерт барышында җыр сөючеләргә ирешә. "Сау булыгыз, илнең батыр егетләре" дигән сүзләрдән соң көчле алкыш­лар залны тетрәтеп тора. Менә шушы өчлек: Тукай – Сәйдәш – Илһам халыкның җырга сусаган традицияләрен саклап килә.

Бөек бәхет – калсаң кешеләрнең
күңеленә кунган нур булып.
Якты хәтер булып, ләйсән булып,
чәчәк булып, моңлы җыр булып.

(Р.Фәйзуллин. "Сәйдәш").

Композитор белән хушлашу

1954 елның декабре ифрат салкын килде. Горький урамына килү белән мин Г.Камал театрына таба сузылган гаҗәеп озын чиратка – акрын гына атлап баручы кешеләр төркеменә тап булдым. Гадәттән тыш хәл: бернинди сөйләшү, чыш-пыш юк, бары өнсез бер хәрәкәтләнү. Тирә-якта тәртип сакчылары – милиционерлар да күренми. Кешеләргә якынайгач, берәүнең уфтанып: "Әй, Сәйдәш!.." – дигәнен ишетеп алдым. Бугазыма төер тыгылды. Тере Сәйдәшнең юклыгына күңел ышанмый. Музыкасы халык күңелендә калыр, тик үзе менә... 

Камал театрының фойесы матәм һавасы белән тыгызланган. Күз күреме биеклегендәге урталыкта композиторның чәчәкләр белән уратылган гәүдәсе ята. Югалту ачысын тагын да көчәйтә төшеп, нәкъ менә күкләрдән саркылган шикелле, кайдандыр "Тәфтиләү" моңнары агыла. Бу – остазы һәм дусты белән саубуллашучы Заһид Хәбибуллинның скрипкада сыктап уйнавы икән...

Ике көн буена халык ташкыны шушы тирәдән өзелми. Сөекле композиторы белән хушлашу өчен бөтен Казан аякка баскан, хәтта республика районнарыннан, Башкортстаннан, илнең башка шәһәрләреннән дә килгәннәр. Сәйдәшевне күмәселәрен ишетеп, Шәрыкка баручы поезддан байтак гаиләләр Казан каласында төшеп кала. Хушлашучылар арасында төрле һөнәр ияләре, төрле милләт вәкилләре – рус һәм яһүд, украин һәм чуаш, кыскасы, легендар маршын һәм язгы вальсларын яхшы белгән гавам нинди шәхесне югалтуларын аңлаган хәлдә ихтыярсыз җыйналган.

Матәм агымы кузгалыр алдыннан күңелсез "аңлашылмау­чылык" килеп чыга. Процессиядә үзен күрсәтәсе килепме, обком секретарьларыннан берәү мәрхүмнең югары бүләкләрен чыгартырга куша. "Ә сезнең аны биргәнегез булдымы соң?" – дип түзмичә кычкыра фронтовик шагыйрь Мөхәммәт Садри. Секретарь кеше белеп әйтте микән моны, әллә үзенчә "шаяртып" алырга уйлады микән – аңламассың. Ачык авызлар ышана калды, композиторларның туганнары һәм иң якын дуслары исә моны партия җитәкчесенең чираттагы "мыскыллавы" рәвешендә кабул итте.

Әле моның белән генә эш бетми. Сигез ел узганнан соң, үзенең затлы эш бүлмәсеннән телефон аша гына С.Батыев шапшаклыгы белән дан тоткан һәм Сталин заманында Ф.Бурнаш, К.Тинчурин эзсез югалган Пеләтән төрмәсе урамына С.Сәйдәшев исемен кушарга фәрман бирә.

Җәмгыятьнең мәдәни-рухи мәсьәләләре дистәләрчә еллар буена Мәскәүдәге "халык юлбашчысы" теләге белән генә түгел, урыннарда утыручы тәкәббер түрәләр тарафыннан да мыскыл ителә иде ул чакта.

1963 елны "Эрмитаж" бакчасында күренекле әдипләр И.Гази, М.Әмир һәм А.Шамов белән очрашканда мин аларга шундый сорау бирергә җөрьәт иттем:

– Ни өчен республика Язучылар союзы Пеләтән урамын Сәйдәшев исеме белән "мәңгеләштерүгә" каршы чыкмады?

Җаваплары уртак иде: һәммәсе дә партия өлкә комитеты ягына төртеп күрсәтте. Ибраһим Гази исә тагын да кискенрәк әйтеп бирде:

– Әйтеп кенә кара, төкереп тә бирмиләр!

Мирсәй Әмир исә тагын да төгәлрәк әйтте:

– Композиторлар союзында Батыевның якын дусты утыра. Шуның белән бергәләп киңәшә алар.

Алар белән килешкәнен белдереп, А.Шамов иркен сурәттә елмаеп куйды.

Менә шундый хәлләр. Җитәкчеләрнең дә төрлесе булган. Яхшылык кылганнарын халык мактап сөйли, ә тәкәббер түрәләрне тиз оныта.

Истәлекләр бу кыска язмаларга гына сыеп бетми. Шуңа бәянне Европа музыка дөньясында киң танылган композитор София Гобәйдуллина сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Минем аңыма Салих Сәйдәшев иҗаты бик нык тәэсир итте. Ләкин ул акрынлап кына, тора-бара, татар халкының барлык мәдәни көчләренә йогынты ясады".

Салих ШАМОВ, сугыш һәм хезмәт ветераны. 

“Идел”, 2000 ел.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: