Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

“Аяз рухы шатланыр...”

Бу дөньяда кешене өмет, ышаныч, теләк яшәтә, диләр. Моннан 15 ел элек бакыйлыкка күчкән мөхтәрәм Аяз ага Гыйләҗевнең берничә атнадан 81 яшен билгеләп узачак хатыны Нәкыя апа да зур өмет-ниятләр белән тормыш итә. Аның бар хәяте әдип иренең иҗатын, мирасын барлау, олылау, укучыга ирештерүдән гыйбарәт.

“Аяз фани дөньяда бик үзенчә, күп михнәт күреп яшәде, бакыйлыкта булса да рухы шатланып торсын иде”, – дип аңлата Нәкыя апа бу тырышлыгын. Ниятләрен тормышка ашыру өчен, компьютер дигән заманча машинаны да иярләгән. Язучы үзе исән чакта һәр елны, барлык архивын, китап сыман төпләтеп барган. Бу төпләмәләрдә аның дусларына, танышларына, түрәләргә язган хатлары да, киң катлау укучыга мәгълүм булмаган әсәрләре дә, газета-журналларга язган мәкаләләре дә кергән. Нәкыя апа шуларны компьютерда үзе җыеп, басмага әзерләде. А.Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлын әтрафлы өйрәнү өчен гаять кыйммәтле әлеге материал барланды һәм системалаштырылды. Берничә елга сузылган ошбу олуг хезмәт төгәлләнеп, күптән түгел бу тупланмаларның соңгы – алтынчы томы дөнья күрде.

Берничә көн элек кенә Нәкыя апаның тагын бер теләге чынга ашты. Татарстан китап нәшриятында әдипнең соңгы әсәрләреннән берсе булган “Йәгез, бер дога” романы Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән, Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә, рус телендә басылып чыкты. “Давайте помолимся!” дип исемләнгән китапның кереш сүзен дә М.Шәймиев үзе язган. Кремльдә узган шәхси очрашуда Нәкыя апа аңа китапның беренче нөсхәсен, Татарстан хөкүмәте гранты буенча нәшер ителгән, Аяз Гыйләҗевнең сайланма әсәрләренең югарыда телгә алынган соңгы, алтынчы томын бүләк итеп тапшырды. Бүген, 20 октябрьдә, Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә “Давайте помолимся!” китабының рәсми тәкъдим итү кичәсе узачак.

Нәкыя апаның бисмилла белән башлаган зур эше башкалар өчен дә этәргеч булды. А.Гыйләҗевнең тормышын, иҗатын өйрәнүче галимә Миләүшә Хәбетдинова әдипнең шәхси архив материаллары белән рухланып, язучының “Йәгез, бер дога” әсәрендә телгә алынган персонажларны барларга керешә. Тырышлык бушка китми, ләкин хәзерге көндә дә исән-сау венгр Арпад Галгоциның табылуы чын могҗиза дияргә була. Лагерьдагы дусты Арпадны А.Гыйләҗев үзе исән чакта да эзләп карый. Ләкин КГБ дигән явыз зәхмәт тә, ил капкаларының эчке һәм тышкы яктан бикле торуы да, интернет кебек заманча нәрсәләрнең булмавы да комачаулагандыр. Лагерьдан чыккач, үз иленә кайту тыелганга күрә, берара Мәскәүдә кара эштә йөрергә мәҗбүр булган А.Галгоци соңрак барыбер туган төбәгенә ирешә. Хәзер ул — илнең атаклы тәрҗемәчесе, рус классикасы әсәрләрен венгр теленә тәрҗемә итеп рекорд куйган кеше. М.Хәбетдинова тырышлыгы белән, А.Галгоци Казанга да килде. “Йәгез, бер дога” әсәренең русчага тәрҗемәсен тәкъдим итү кичәсендә катнашты. Шуның белән ул Нәкыя апаны, А.Гыйләҗевнең балаларын  сөендерде. Ә шатлыкның тагын да зуррагы озак көттермәде: Венгриянең Кеше ресурслары министрлыгы һәм ГУЛАГ фонды ярдәме белән тәрҗемәче Андраш Шопрони һәм Юдит Вертеш 2 ай ярымда романны венгр теленә күчерде. А.Галгоци исә бу тәрҗемәләрне тикшереп, басмага әзерли. Аяз ага китапларының чит телдә басылуы турында бик хыялланган. “Бу хыялы да чынга ашты, моңа рухы шатланыр, иншалла”, – дип куана Нәкыя апа. Шунысы да игътибарга лаек: венгрларга чит күзлектән бәя биргән, аларның язмышындагы авыр чорларны телгә алган “Йәгез, бер дога” китабы Венгриядә зур кызыксыну уята, тиражлар бик зур булмаса да, берничә генә ай эчендә ул инде биш тапкыр басылып чыкты. М.Хәбетдинова катнашындагы делегация җәй башында бу басманың Венгриядә алтынчы тапкыр уздырылган тәкъдим итү кичәсенә сәфәр кылып кайтты.

Күптән түгел Аяз аганың улы Искәндәр Германиягә сәфәре вакытындагы (сүз уңаеннан, ул бу илдә берничә ел яшәп, немец телендә иркен сөйләшә) гыйльми конференциядә әтисе, аның шушы китабы турында сөйли. Немецлар да бу роман белән кызыксына, шуңа күрә аны алман теленә тәрҗемә итү тәкъдиме хуплап каршы алына. “Фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килеп, бәлки, китапның немецчасын да күрә алырбыз”, – дип өметләнә Нәкыя апа.

Язучы иренең әдәби мирасын гына түгел, шәхси ядкәрләрен дә кадерләп саклый ул. Һәм үзе барында аларны мөмкин кадәр барлап калдырырга, тәртиптә тотарга омтыла. Гыйләҗевләр гаиләсен дистәләрчә еллар сөендереп торган дачаны да төзекләндерү эшенә әнә шуңа тотынган.

Хәзер Казанның Киров районына кергән Займище авылындагы бу бакча йортында әдипнең бик күп әсәрләре иҗат ителгән. А.Гыйләҗев роман-повестьларының ахырына да, кайда язылганлыгын ассызыклагандай, гел “Казан-Займище” дип куя торган була. Язучы тормышында мөһим роль уйнаган ошбу дача тарихыннан да күп сабак, гыйбрәт алырга мөмкин.

А.Гыйләҗев яшь чактан ук гел җиргә тартыла, йорт төзү турында хыяллана. 1963 елда Яшел Үзән районының каләм ияләренә хөрмәт белән караган җитәкчесе Займище тирәсендә “Социалис­тик Татарстан” журналистларына җир кишәрлекләре бирә. Ул вакытта “Чаян” журналының баш мөхәррире Альберт Яхин белән аның кул астында хезмәт куйган А.Гыйләҗев та шуннан бераз җир сорап алуга ирешә. Планетабызның алтыдан бер өлешен биләгән СССРда иҗатлары, хезмәтләре белән милләтне, халыкны әдәп-әхлакка өйрәткән, белемен арттырган каләм әһелләренең һәрберсенә диярлек нибары 4-5 сотый кишәрлек эләгә. Гыйләҗевләрнеке исә 4 сотыйга да тулмый! Әле шуңа да карамастан, түрәләр явызлыгын күп татырга туры килгәнгәме, үзсүзле булса да, күрше-тирә белән бозылышырга һич яратмагангамы, А.Гыйләҗев коймаларның үз кишәрлекләрен кысрыклый баруын күрмәмешкә салыша, Нәкыя апаны да шуңа өйрәтә. “Чаян”лылар бик җитез булып чыга, кишәрлек кәгазьләре кулга керүгә, осталар чакыртып, өй салдыру мәшәкатьләре белән йөгерә башлый. Беркөнне бу тирәләргә килеп чыккан Киров районы башлыгы өй фундаментын аяклары белән типкәли-типкәли, осталарны куып җибәрә, янәсе, монда нинди мәчет ясап ятасыз, бу җирләр хәзер Казанныкы, монда төзелеш алып барырга ярамый. Тагын түрәләрнең ишекләрен шакып, бу кишәрлекләрнең законлы икәнен дәлилләргә, осталарны кире кайтарту артыннан йөрергә туры килә (ул чорда ““эһ” иткәнче йорт салып бирәбез”, дип торган ширкәтләр почмак саен түгел шул). А.Гыйләҗевнең хәзерге заман күзлегеннән караганда сыерчык оясыннан зур булмаган өен үзе теләгәнчә салдыруы да кемгәдер ошамый. Бакча җитәкчелеге монда әзер “щитовой” йортлар гына булырга тиеш дип бәйләнә. Әлеге әзер өйләр шулкадәр кечкенә итеп эшләнә ки, бер карават куйсаң, борыла да алмыйсың. Бакча йорты төзелеп, аңа җылы стеналы янкормалар сугылгач, язучының “иркен” яшәве тагын кемгәдер ошамый, бу хакта югарыга “чагалар”. Ул вакыттагы бакчачылык җәмгыяте рәисе киңәше белән, А.Гыйләҗев тагын төрледән-төрле начальниклар кабинетын таптый. “Мин монда гаиләм, өстәвенә, хатынымның әнисе белән торам, – дип аңлата һәм өстәп куя. – Сез, әнә, Башкортстан язучыларының дачаларын барып карагыз”. Шуннан соң гына әдипне тынычлыкта калдыралар. Түрәләрнең бер кирелеген генә җиңә алмый ул: бакча кишәрлегендә мунча салырга рөхсәт бирмиләр. Татар кешесе өчен мунчаның кадерен аңлатып торасы юктыр. Якын-тирәдә бердәнбер мунча Таһир Нурмөхәммәтовта була, ул аның мич торбасын мунча якканда гына бастырып куя да, комиссия тикшерү уздырганда, “бу бит сарай гына” дип аклана. Гыйләҗевләр гаиләсе әнә шул мунчага йөрергә “мәҗбүр” була. Нәкыя апа Аяз аганың гомер буе мунча турында хыялланып яшәвен искә алгач, Г.Камал театрының элекке директоры, мәрхүм Шамил Закиров бу ниятне хуплап җибәрә һәм ярдәм кулы суза. Язучы иркенлек яратканга күрә, Нәкыя апа аның рухын шатландыру теләге белән салынган мунчаны да шактый зур, уңайлы итеп төзетә.

Әлбәттә, вакыт давылы аяусыз. Әдип иҗат иткән бакча йортының түбәсе туза, диварлары таушала башлый, көчле яңгырлар вакытында эчкә су да үтә башлый. Моңа Нәкыя апаның җаны үртәлми калмагандыр. Шуңа күрә ул, соңгы вакытта чыккан китапларның гонорар керемнәрен туплап, һәм әлбәттә, балаларының ярдәме белән бу йортка яңадан җан өрә: тәрәзәләр, матчалар алыштырыла, диварлар тышлана, электр чыбыклары тулысынча яңартыла... Искене төзәткәнче, яңаны салу отышлырак дип, хәтта монда эшләгән төзүче осталар да әйтеп куя, ләкин Нәкыя апаның максаты – Аяз ага эшләгән мохитне саклап калу. Шуңа күрә ул балыкка йөрергә бик яраткан иренең кармакларын да, иҗат эшендә яктырткыч булган куык­лы лампасын да, ризык әзерләү өчен кулланылган керогазны да чүплеккә озатырга ашыкмый. Нәкыя апа, киләчәктә монда язучының музей-йорты барлык­ка килеп, болар бер ядкәр итеп куелыр дигән өметне югалтмый.

Илгизәр ЗӘКИЕВ.

Октябрь, 2017 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев