Мәдәни җомга

85 яшьтә – дөнья чемпионы!

Әхмәт Гыйрфан улы Сираҗиев ветеран спортчылар арасында Австрия, Бөекбритания, Канада, Швеция, Франция, Норвегия, Испания, Финляндия, Италия кебек илләрдә уздырылган дөньякүләм чаңгы ярышларында катнашып җиңүче исемен яулый,  алтын медальләр алып кайта.

Аңа, төрле сәбәпләр табылгач, зур спорттан ике елдан артыграк аерылып торырга туры килә. Ләкин нык холыклы, үз алдына куелган максатларына ирешүдә ифрат тырышлыгы һәм омтылышы нәтиҗәсендә бу “бушлыкны” ул олы җиңү шатлыклары белән тулыландыруга ирешә.

Венгрия башкаласы Будапештта өлкән яшьтәгеләр, ягъни 85 тән 90 яшькәчә булган ветеран спортчылар арасында җиңел атлетиканың бер төре – йөгерү буенча да дөнья беренчелегенә ярышлар үткәрелә. Анда безнең Татарстаннан 85 яшьтән узган Әхмәт Сираҗиев та катнаша һәм 1500, 3000, 8000 метр озынлыгындагы дистанцияләрдә йөгереп, бу ярышларның өчесендә дә җиңүче дип табыла һәм өч алтын медальгә ия була.

85 яшьтә дөнья чемпионы! Моңа сокланмаска мөмкинме соң?! Шунысы аеруча сокландыра, чаңгыда узышу һәм шулай ук йөгерү, икенче төрле әйткәндә, спортның ике төре буенча да Әхмәт Сираҗиев кебек берьюлы дөнья чемпионы була алган ветеран-спортчының башка күренгәне юк әле.

Әңгәмәбезнең берсендә мин Әхмәт абыйга: “Сез ничек шулай олы яшьтә дөнья күләмендә танылган спортчы булып китә алдыгыз соң? Моның өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?” – дигән соравымны биргән идем. 

– Үзең беләсең, без бит авылда туып-үскән малайлар. Безнең Яшел Үзән районындагы Карашәм авылында элек-электән йөгерү, көрәш, кәшә таягы уены – хәзерге хоккей бик киң таралган, бу уеннардан бер генә бала-чага да читтә калмый иде.

Әхмәт балачактан ук бөтен күңелен биреп йөгерә башлый, кышларын көн саен чаңгыда йөри. Авыл белән икенче бер төбәк арасын гына түгел,  ул елларда район үзәге булып саналган Төньяк Норлат районына да чаңгыларда гына “элдертә”. Бөек Ватан сугышы тәмамланган елда Әхмәт район урта мәктәбе укучылары, тагын бер елдан соң исә хәрби хезмәткә чакырылучы яшүсмерләр арасында үткәрелә торган ярышларда катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешә. 1947 елда исә аны чаңгы буенча Казан шәһәре беренчелегендә катнашырга чакыралар. Биредә дә ул беренчеләрдән була. 

Солдат тормышы, хәрби училищены тәмамлаганнан соң офицер булып хезмәт итү, 20 елдан артык Армавир шәһәрендә яшәү – һәркайда да спорт Әхмәт Сираҗиевның аерылмас дустына әверелә, спортның гомерне озайтуына ул чын күңеленнән инана.

Хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң, Әхмәт Сираҗиев Казанга кайта һәм оборона заводлары арасында илебез күләмендә күз уңында тотылган “Элекон” заводында (халык телендә аны 7 нче завод дип йөртәләр) эшли башлый. Инструментлар җитештерү буенча 4 нче цех башлыгы, якташы Юныс Вафин аны производство эше буенча үзенең урынбасары итеп ала. Тырыш, булдыклы, техник яктан да яхшы әзерлекле булган Әхмәт Сираҗиев Юныс Вафин белән эшчеләр арасында спортны киң җәелдерү буенча бердәм, актив эш башкара. Ул елларда, ягъни СССР чорында, цех коллективының эшчәнлеген бәяләп, завод күләмендәге ярышларда тиешле урын бирү өчен спорт чараларының ничек куелышына да җитди игътибар бирелә. Моның төп максаты итеп, беренче чиратта, эшләүчеләрнең,  аеруча яшьләрнең сәламәтлеге турында кайгырту, хезмәт  нәтиҗәләрен күтәрүгә уңай йогынты ясау, аларның физик мөмкинлекләрен тулырак ачу күздә тотыла. Юныс Вафин белән Әхмәт Сираҗиев заводташлары арасыннан чаңгычылар, йөгерешчеләр командалары туплап, үзләре дә алар белән бер сафка баса...

Әхмәт Сираҗиев үзенең сә­ла­мәтлеген туктаусыз ныгыта  бару өчен табигать белән дус булырга кирәклеген дә, аның чикләнмәгән дәвалау көченә ия булуын да нәкъ менә шул елларда ук күңеленә нык беркетеп куя. Еллар узу белән Әхмәт Сираҗиев, “Элекон” заводында гына түгел, ә Ленин районы (хәзерге Авиатөзелеш районы) һәм шәһәр күләмендә уздырыла торган спорт ярышларында да катнаша һәм беренче урыннарга чыга башлый. Хәтта СССР күләмендә үткәрелгән ярышларда да ул үзенең табигый көч-куәте, сәләте, тырышлыгы белән аерылып тора, икенче-­өченче урыннарга чыга, берничә төрле узышта РСФСР чемпионы булуга ирешә. 5 һәм 10 чакрымга йөгерү буенча ул 1999 елда ук инде ветеран-спортчылар арасында илебез чемпионы исемен яулый.

Дөнья күләмендә чаңгы ярыш­ларында катнашу өчен тәүге чакыруны исә Әхмәт Сираҗиев 1993 елда ала. Ул Норвегиядә үткәрелә. Төркемдәге 84 чаңгычы арасыннан Ә.Сираҗиев нибары 15 нче урын белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр була. Ни өчен дигәндә, алар чаңгы ярыш­лары үткәрелә торган урынга иртәнге 7 ләрдә генә килеп җитә. Ә инде көндезге 11 ләрдә, чаңгы юллары белән яхшылап танышыр­га да өлгермәгән килеш, аларга ярышта катнашырга туры килә. Европалылар исә, чаңгы юллары белән танышу өчен, бер ай алдан ук килгән була. 

Ә.Сираҗиев күңелен һич кенә дә төшерми. Сөенече дә, көенече дә бергә була аның. Дөнья чемпионатында катнаша алуын ул үзе өчен зур бәхет дип саный. Бу ярышта ул күп нәрсәләргә төшенә, чит илләр спортчыларына тудырылган мөмкинлекләрне үз күзләре белән күреп кайта. 

– Һәр спортчы ярышларда көндәшләрен дә яхшылап өйрәнергә, аларның мөмкинлекләрен, холык-гадәтләрен белеп торырга тиеш, – ди  Әхмәт абый. Спортның аерым төрләренә яшь спортчылар әзерләү мәсьәләләренә карата дөнья чемпионының үз карашлары, үз фикерләре бар. Ул, гомумән, чаңгы спорты буенча безнең республикабызның артта булуына борчыла. Бездә аңа йөгерүгә, футболга, хоккейга булган кебек үк игътибар бирелмәүне әйтә. Югыйсә, аларның һәр кайсының да нигезен йөгерү тәшкил итә бит. Яхшы йөгерә алмый икән, ул нинди футболчы, хоккейчы, волейболчы, теннисчы булсын ди?!

Аның чаңгы таякларын үзенең мәңгелек дусты – тальянына алыштырган чаклары да була. Бөтен шәһәребезне гөрләтеп гармунчылар ярышканда Камал театры бинасы алдындагы мәйданда өздерә генә тальянында! Төшереп алып, үзәк телевидение­дән күрсәттеләр үзен. Гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге конкурс лауреаты дип тә ­таныдылар. 

Илгизәр ФАЗЛУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: