Мәдәни җомга

Юлын белгән арымас

Җыручы җыру әйткәндә, Сәхнәләрдә томандыр. Гел заманча кылансак та, Асылыбыз моңдадыр.

Җыручы җыру әйткәндә,
Сәхнәләрдә томандыр.
Гел заманча кылансак та,
Асылыбыз моңдадыр.

Әгәр мин рәссам булсам, Дәште Кыпчак буйлап җилдергән гаярь аргамакның узаман җайдагын, озын-озак уйлап тормастан, Айдар Фәйзрахмановка охшатып сурәтләр идем. Хәер, үткер күзле кайбер кылкаләм осталары моңарчы да җиһангирның йөз-кыяфәтен, килеш-килбәтен нәкъ менә Айдар абыйга тартым итеп тасвир кылды шикелле.

Кем белә, бәлки, аерым очрак­ларда хәтта олуг затлар белән җисми охшашлык та адәм баласының язмышына ниндидер йогынты ясый торгандыр. Бу кадәресен без тәгаен генә белә алмыйбыз, билгеле. Ә менә гөманлап карасак, кызыклы гына ачыш-табышларга да юлыгуыбыз бар. Моның өчен Айдар Фәйзрахманов феноменын беркадәр аңларга тырышып карау да җитә, минемчә.

Ул үзе зыялы, җырлы-моңлы гаиләдә дөньяга килә, сабый чагыннан ук әтисенең сыздырып гармунда уйнаганын, әнисенең моңлы итеп җырлаганын тыңлап, халкыбызның җан тиб­рәлешләрен күңеленә сеңдереп үсә. Тумыштан җыр-көйгә һәвәс малай өчен бусы инде чын-чынлап бәхет эше булгандыр, мөгаен. Шулай итеп, ул музыка гыйлеме әлифбасын гаиләдә үк ныклап үзләштерә башлый. Өстәвенә, абыйлары да уздырыштан баянда уйнарга өйрәнә-өйрәнә, энекәшләрен көйле дөньяга гел ымсындырып тора. Кыскасы, Фәтхрахман абзый белән Бибинур апаның кабилиятле гаиләсе Айдар улларына менә дигән музыка мәктәбе вазифасын да башкара. 

Гап-гади авыл баласының югары сәнгать мөнбәренә илтәсе юлы әнә шулай башланып китә.

Аннары җитлегүле Казан дәвере килә. Әйтергә генә ансат: Айдарыбыз пайтәхеттә 10 ел буена берөзлексез гыйлем эстәп йөри. Башта педагогика институтының музыка, аннары консерваториянең вокал факультетларын тәмамлый. Югары башкару осталыгына ирешкән байтак татар җырчыларының алыштыргысыз остазы Зөләйха Хисмәтуллина классында сабак алып, Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакырыла. Белүебезчә, аны театрга баш режиссер Нияз Даутов үзе дәшеп китерә. Ул заманда әле Җәлил театрында милли кадрларның кадере зурдан була. Биредә Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхабиев, Клара Хәйретдинова, Мөнир Якупов, Венера Ганиева, Руслан Дәминов... кебек, үз консерваториябездә укып чыккан үз опера җырчыларыбыз сәхнә тота, дөнья опера сәнгатендәге иң катлаулы партияләрне башкару белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләрен сәхнәләштергәндә дә баш режиссерның төп таянычы була. Шул ук вакытта алар халык көйләрен, композиторларыбыз иҗат иткән җырларны бердәй югары кимәлдә башкарып, җыр-эстрада сәнгатебезне үстерүгә дә бик зур өлеш кертә, аны өр-яңа, кабатланмас милли аһәңнәр белән баета.

Шушы куәтле йолдызлыкның шаулы җырына Айдар Фәйзрахмановның уйчан лирик тенор тавышы да килеп кушыла.

Операны, гадәттә, сәхнә сәнгатенең таҗы, диләр. Дөрестер ул. Юкса дөньяның иң мәһабәт, галәми тавышлы җырчылары гел операда гына җырлап йөрмәс иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, бездә хәлләр башкачарак шул. Татарның иң кәттә опера җырчысына да кайчандыр үзен тәрбияләп үстергән җыр-моңнарны газиз халкы белән ихластан бүлешү вазифасы йөкләнгән. Билгеле, ул үз гомерендә итальян яки рус телендә опера партияләре генә башкарып йөрсә дә, зур уңышларга ирешә алыр иде. Шөкер, милләттәшләребез арасында зур дәрәҗәләргә ирешкән, дөнья күләмендә дан, шөһрәт казанган опера йолдызлары да бар. Халкыбыз әлеге мәшһүр затлар белән хаклы рәвештә горурлана да. Нигә горурланмаска – алар да татарның газиз баласы ич.

Шулай да милләтне, аның озын-озак гасырлар дәвамында туплана килгән рухи байлыгын киң дөньяга танытуның икенчерәк, Айдар Фәйзрахманов сайлап алган юлы да бар.

Алдарак искәртелгәнчә, ул да мәртәбәле иҗат юлын опера җырчысы буларак башлый, 27 ел гомерен әлеге элитар сәнгатькә багышлый, шул дәвердә төрле илләрдә, төрле телләрдә дистәләгән партияләр башкара. Дж. Пуччининың “Тоска”сында – Сполетто, Дж. Вердиның “Риголетто”сында – Борса, Н.Җиһановның “Алтынчәч”ендә – Урмай, И.Штраусның “Летучая мышь”опереттасында – Франк, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”ында – Мисаил, И.Кальманның “Сильва”сында – Бонн, П.Чайковскийның “Пиковая дама”сында – Чаплицкий, Чекалинский, Җ.Фәйзинең “Башмагым”да – Галимҗан... Болар – Айдар Фәйзрахманов репертуарындагы партияләрнең кайберләре генә. Ул, опера җыр­чысы буларак, театрның байтак гастрольләрендә катнаша, Германия Франция, Бельгия, Голландия, Швейцария кебек илләрнең көяз тамашачысы каршында да чыгышлар ясый. Һәм бер үк вакытта үз милләте алдындагы мөкатдәс вазифасын да югары дәрәҗәдә башкарып килә – затлы, нечкә зәвыклы, нәзакәтле җырлары белән эстрадабыз сәхнәсен дә яулап, халкыбызның яраткан җырчысына әверелә. Айдар Фәйзрахмановның зәүкын бераз чамалаганга күрә, аның репертуарында өч тиенлек җыр­лар бөтенләй дә юк дип беләм. Гәрчә, шагыйрь әйтмешли, өч тиенлек җырлар кайберәүләргә миллионнар китерсә дә, җырчыбыз заман шаукымына иярмәде, үз кыйбласына тугры калды. Тәрбиясе шундый чөнки.

Белмим, Айдар абый үз-үзе белән сөхбәтләшкәндә, хәзерге җыр сәнгатенең хәл-торышы турында ниләр уйлый торгандыр, ә менә аның сәнгать советларын кичекмәстән кабат торгызу кирәклеге турында әйт­кән сүзләрен тәгаен хәтерлим. Чыннан да, гомер бакый изге дип саналып йөртелгән сәхнәбез соңгы дәвердә отыры зәвыксызлык, затсызлык, башбаштаклык, анархия мөнбәренә әйләнеп бара түгелме соң? Тагын кайсы кавем тәүлегенә 25 сәгать буе берөзлексез җырлап яки җырлаган атлы булып, барлык теле-радиоканалларның эфирын тутырып тора ала икән? Әгәр аларны карап-тыңлап торсаң, бу халыкның бер дә сөйләр сүзе калмаган икән, диярсең, валлаһи. 

Күпләр уйлаганча, сәнгать советы ул һич кенә дә айбалталы цензор-палач түгел, ә сәхнәгә, халык алдына чыгасы иҗат әһелләренә бәяләмә-лицензия бирә торган профессиональ белгечләр, экспертлар бергәлеге. Лицензиясез килеш берәүнең дә үз товарын базарга чыгарып сатарга хокукы булмаган кебек, тамашачыга җыр тәкъдим итүчеләрдән дә ниндидер сертификат ише нәрсә соралырга тиештер ич инде. Ахыр чиктә, сәхнәдәге профессиональ үзешчәнлекне бары тик шул рәвешле генә беркадәр чикләп була торгандыр...

Моннан 17 еллар элек Айдар Фәйзрахманов иҗатында бөтенләй яңа чор башлана – ул Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Әлеге вазифаны аңа Татар дәүләт филармониясенең ул чактагы сәнгать җитәкчесе Илһам Шакиров үзе тәкъдим итә. Татарның җыр сәнгатен гомере буе җигелеп тарткан бөек моңсар үтә дә җаваплы бу эшне кемгә ышанып тапшырырга икәнен бик яхшы чамалаган, күрәсең. Ару-талуны белмәс ансамбльнең киң колачлы, игелекле, соклангыч зур иҗаты Илһам аганың мотлак хаклы булуын раслады. Дөресен генә әйткәндә, бүген дөньяда безнең халыкның җыр-моңнарын да, биюләрен дә, музыка уен коралларын да, киемнәрен дә, нигездә, нәкъ менә әлеге коллектив аша ишетеп-күреп беләләр. Шушы еллар эчендә, Татарстанның, татар халкының җыр-моң илчесе сыйфатында, алар гизеп йөргән ил-җирләрне саный башласаң да, шактый саллы исемлек хасил булыр иде: Германия, Төркия, Финляндия, Австрия, Польша, Литва, Казахстан, Тунис, Монголия, Оман Солтанаты, Чехия, Голландия, Судан... Ә инде Россия, Татарстан буйлап оештырылган иҗат сәфәрләренең исәбенә чыгарлык түгел. Ансамбльнең репертуарына күз салсаң да, хәйран калырлык: йөзләгән халык җырлары, биюләре, инструменталь әсәрләр, композиторларыбыз тарафыннан язылган җырлар, сюжетлы концертлар... Һәм алар барысы да маэстро Айдар Фәйз­рахманов интерпретациясендә беренче мәртәбә башкарыла. Бусы инде чын-чынлап иҗади каһарманлык­ка тиң гамәлдер. Билгеле, әлеге катлаулы әсәрләрне югары сәнгати дәрәҗәдә халыкка ирештерер өчен тирән әзерлекле, талантлы артистлар, музыкантлар коллективы туплау сорала. Бу җәһәттән, ансамбльдә чын виртуозлар иҗат итә. Алар барысы да универсаль башкару сәләтенә ия: бер үк вакытта җыр­лыйлар да, бииләр дә, музыка уен коралларында да уйныйлар. Шуңадыр әлеге коллектив үтә мобиль, хәрәкәтчән булуы белән дә сокландыра. Зур тизлекләр заманында бу сыйфат та бик кирәкле шәйдер.

Ансамбльнең иң күркәм, игелекле эш-гамәлләреннән тагын берсе – Татарстан шәһәрләре, район үзәкләре, авылларында мәктәп укучылары һәм өлкәннәр өчен махсус концерт-чыгышлар оештыруы. Бу очрашуларда балалар да, өлкән буын кешеләре дә халкыбызның гүзәл сәнгать үрнәкләре белән якыннан таныша, артистлар белән аралаша, үзләрен кызыксындырган сорау­ларга әтрафлы җаваплар таба. 

Соңгы елларда Айдар Фәйзрахманов безләрне янә гаҗәпкә калдырды – бер-бер артлы моңлы, халыкчан җырлар, романслар иҗат итеп, үзен талантлы композитор буларак та танытты. Һәм әлеге әсәрләр ноталары белән “Яшәү барыбер кызык”, “Олы юл” һәм “Борчылма” дигән китап­ларда басылып та чыкты. 

Менә шундый кабатланмас шәхес, менә шундый кабатланмас иҗат. Бу кадәр зур хезмәтне башкарыр өчен зур талант та, тырышлык-булганлык та, иман ныклыгы да кирәк. Шөкер, табигать Айдар абыйга боларның барысын да кушучлап биргән. Һәм мин кулымны йөрәгемә куеп әйтергә җөрьәт итәм: бүген татарның җыр-музыка галәмендә Айдар Фәйзрахманов, һичшиксез, беренче скрипкада уйнаучы олуг шәхес саналырга хаклы. Хәер, бу хакта Илһам Шакиров үз кулы белән үк язып калдырган иде. Менә ул моң патшасының лаеклы шәкертенә биргән бәяләмәсе: “Айдар Фәйзрахманов – Татарстанның алтын баганасы ул... Ни өчен “алтын баганасы” дим, – фольклор ансамбле белән Финляндиядә булганда аны кулда күтәреп йөртәләр. Финляндиядә генәме соң, якын һәм ерак чит илләрдә чыгышлар ясаганда да нәкъ шундый хәл. Ул илләрне санап чыгар өчен дә күп кәгазь бите кирәк. Айдар Фәйзрахмановны кая гына куйсаң да, үз эшен җиренә җиткереп башкара, адәм баласы сокланырлык итеп үти. 

Дөньяны урап, үзебезнең милли сәнгатьне, әдәбиятны, нәкыш, бизәү һәм башкаларны бәян итү ник кирәк соң? Бик кирәк! Милләт үзенең сәләтен, байлыгын белсә, аның йөрәге ешрак тибә, горурлыгы арта, ә горурлык булганда милләт яши. Һәр халык, һәр ил, һәр милләт үзенең кем икәнлеген белдерер өчен гомер кичерә, иҗат итә. 

Габдулла Тукай үзе исән булса: “Айдар энем, син минем бүләккә лаек”, – дип, башыннан сыйпар иде. “Афәрин!” – дияр иде”.

... Әгәр мин рәссам булсам, Дәште Кыпчак буйлап җилдергән гаярь аргамакның узаман җайдагын, озын-озак уйлап тормастан, Айдар Фәйзрахмановка охшатып сурәтләр һәм аның кулындагы әләмгә скрипка ачкычы ясап куяр идем. 

Газинур МОРАТ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: