Мәдәни җомга

Югары кимәлле бәйрәм

Бу көннәрдә Әлмәт татар дәүләт драма театры 75 еллык юбилеен билгеләп үтте, үзенең затлы, иркен бинасында Россиянең барлык почмакларыннан килгән кунаклар катнашында зур бәйрәм тантанасы уздырды.

Җәяүләп атлаган еллар

 “Театр яктылыкка, нурга илтә” Тукаебыз әйткән бу сүзләрнең хаклыгын тормыш үзе раслап тора сыман. 1944 елда, илдә Ватанны дошманнардан азат итү өчен авыр сугышлар барганда, халык икмәккә тилмергәндә, ул вакытта зурлыгы белән бик мактана алмаган, хәтта шәһәр статусы да булмаган Әлмәттә күчмә колхоз-совхоз театры барлыкка килүен башкача аңлатып та булмый. Баштагы елларда халык теленә “Ике Нәгыймә театры” (Нәгыймә Кимова һәм Нәгыймә Дәүләтшина) буларак кергән бу кечкенә сәнгать коллективының эш шартлары турында сөйләү дә урынсыздыр. Аларга Мәдәният йортыннан нибары бер бүлмә бүлеп бирелгән. Сәхнә дә кул астындагы материал белән җиһазлана торган була. Конторасы – исә Газиз Саттаров йортында, спектакльләр өчен сәхнә реквизитлары саклана торган склад икенче бер бинада урнаша. Артистларның, авылларга спектакльләр белән чыкканда, еш кына рольләр өчен киемнәрне, сәхнә бизәү кирәк-яракларын күтәреп, җәяү атлаган вакытлары да була. Әлбәттә, алар бу елларда артыгына өмет утын да кабызмагандыр, булганына шөкер кылып иҗтиһат иткәндер, әмма артистларның, бер пәрдәле спектакльләр әзерләп, авылдан-авылга михнәт чигеп, сугыш еллары кыенлыкларыннан алҗыган халыкның күңелен күтәрергә, киләчәккә өмет уятыр­га тырышуы хак. Театр сәхнәләштергән беренче җитди әсәр булып Риза Ишморатның “Кайту” драмасы буенча эшләнгән спектакль санала. 

Театрның даны иҗат белән

Кунакларны Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева кочак җәеп каршы алды, бина, заллар белән дә үзе таныштырды. “75” саны белән бизәлгән зур шар, икенче каттагы иркен фойедагы “Артистлар урманы” (фото беркетелгән “агач”ның икенче ягында тәкъдим ителгән QR-код ярдәмендә үзең теләгән артист турында тулы мәгълүмат алып була), хәтта тәрәзә пәрдәләренең дә афишалар төшерелеп эшләнүе, тагын бер шундый иркен залда стеналарны тутырып эленгән театр ирешкән уңышларның дәлилләре – Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге дипломнар, затлы витриналарга урнаштырылган призлар, истәлекле бүләкләрнең, коридорларда, фойеда барган интерактив күренешләр коллективның үз бәйрәменә бик җитди әзерләнүе турында сөйли. ­Теа­тр аеруча соңгы елларда күп кенә халыкара, бөтенроссия фестивальләрендә катнашкан, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булган. Әлмәтлеләрнең спектакльләрен Венгрия, Германия, Чехословакия, Литва, Латвия, Казахстан, Эстония, Төркия кебек илләрнең театр сәнгатен сөючеләр карап алкышлаган. Витринадагы бер диплом коллективның быел сентябрь аенда Грозный шәһәрендә үткән Беренче Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә Ж.Мольерның “Әҗәлгә дару бар диләр” дигән спектакль белән катнашып кайтуын искәртә. Коллектив ирешкән тагын зур уңышларның берсе – аның М.Җәлил исемендәге бүләккә лаек булуы. Моннан тыш Әлмәт драма театрына өр-яңа шатлыклы хәбәр килеп ирешкән: алар Туфан Имаметдинов куйган “Тынлыкта гына урын бар” спектакле белән “Алтын битлек” милли театр премиясенең лонг битенә кергән. 

Әлмәт театрының бертөрлелекне сөймәве мәгълүм. Шуңа күрә дә бүген коллектив репертуарында булган 40ка якын спектакль арасында, татар, рус язучылары пьесалары буенча куелганнары белән бергә, чит ил драматургларының классик, заман авторлары әсәрләре бар. Театрның һәр сезонда 7-8 спектакль чыгарып өлгерүе дә коллективның тынгысыз хезмәт белән яшәвенә бер дәлил. Театрда бүген 140лап кеше хезмәт куя, аларның 40ы – артистлар. 75 ел дәвамында исә 400гә якын спектакль әзерләнеп тамашачыга тәкъдим ителгән. 

Күңелләргә үтеп керердәй осталык 

Тантаналы бәйрәм кичәсе артистларның тәгәрмәч өстендә сәхнәгә чыгуы белән ачылып китте. Бу аларның күчмә колхоз-совхоз театры буларак барлыкка килүе, спектакльләр белән авыл-шәһәрләрдә йөрүе, башкача әйтсәк, күп вакытларын тәгәрмәчләр өстендә уздыруы хакында искәрткән күренеш булып истә калды. Бу урында бәйрәмгә кунак булып килгән Фоат ага Садриевның сүзләрен мисалга китерү кирәктер. Театрдан өч яшькә өлкәнрәк язучы коллектив куйган барлык спектакльләрне кечкенәдән үк карап барган. 

– Театрның киләсе алдан ук хәбәр ителә. Аны һәркем көтеп ала, акчасын әзерли. Менә артистлар ат чаналарында, яисә трактор арбаларында авылга килеп төшә. Бу көн авыл халкы өчен бәйрәм була иде. Клуб халык белән шыгрым тула. Кыш көне клублар, гадәттә, бик ягылмый иде. Спектакль керәчин лампасы яктысында, салкын бинада куела. Шулай да артистлар кечкенә авылларны да читләтмәде. Театр шушы рәвешле яралганнан бирле кеше тәрбияләү белән шөгыльләнде, халыкны рухландырып, изге эш башкарды. 

Ә кичен артистлар әнисе улы Фоат белән генә яшәгән йортка (әтисе сугышта һәлак булган) кунарга кайта торган була. Язучының театр белән дуслашып китүе дә шуннан башлана. Камил Вәлиев җитәкчеләргә күрсәтү өчен Фоат Садриевның әсәрен сорап ала. Шулай итеп аның беренче пьесасы 1976 елда Әлмәт театры сәхнәсендә халыкка тәкъдим ителә. “Бүгенге театр шул ук вазифаны башкара – дип сүзен дәвам итте Фоат ага. – Әлбәттә, хәзер аларның мөмкинлекләре дә зур. Театр традиция буенча килгән вазифасын дәвам итә. Режиссерлар да драматургларга һәрвакыт игътибарлы булды. Коллектив артистлары – искиткеч фидакяр кешеләр. Үзләренең беркайчан да уч тутырып, әллә кем булып йөрерлек акчалары да булмады. Әмма алар, үз иҗатларына бирелгән кешеләр, яратып, җаннарын биреп эшли. Кайвакыт артистларга ике сәгать һәм аннан да күбрәк вакыт сәхнәдән керми уйнарга туры килә. Ул спектакльдән лимон кебек сыгылып чыга, шулай да күңелләре кайтмый, үз эшен күңелен биреп, ихластан башкара. Бүген Әлмәт театры үз юбилеен югары кимәлдә каршылый.

Роль – ул яшәү рәвеше

Котлауларны Əлмәт шәһәре һәм районы башлыгы Тимур Нагуманов башлап җибәрде. Ул театрның Татарстан нефте белән “яшьтәш” икәнен искәртте. “Нефть табылган җирдә театр да барлыкка килгән. Бу инде биредә мәдәни, рухи тормышның әһәмиятен аңлаулары турында сөйли. Əлмәт театры, аның “кара алтыны” кебек үк, шәһәребезнең визит ­карточкасы”, – диде. 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов игътибарны театрның сәхнә тәрбия мәсьәләсендә әһәмиятле роль уйнавына игътибар юнәлтеп, бу уңайдан драматург Туфан ага Миңнуллинның сүзләрен искә төшерде. Депутатлар Дәүләт Советы утырышында хоккеймы, футболмы ярышы вакытында килеп чыккан күңелсез хәл – җанатарларның сугышуы турындагы мәсьәләне тикшереп утыра. Шунда Туфан ага трибунага чыга да болай ди: “Монда нәрсәдер хәл итәрдәй бер ни дә юк. Әнә театрга йөрсеннәр. Спектакльдән соң тамашачыларның дөмбәсләшкәннәрен күргәнегез бармы?” – ди. Марат Әхмәтов тормышның үзе дә сәхнә кебек булуын, ә башкарган роль – ул - яшәү рәвеше икәнлеген белдерде. “Кеше күңеленә үтеп керү, аны уйландырыр өчен зур осталык кирәк. Әлмәт театры исә даими үсештә, артистлары – һәрвакыт иҗади эзләнүдә”, – диде ул. 

Әлмәтлеләргә сәхнәдән Татарстан мәдәният министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов, “Татнефть” компаниясенең профсоюз рәисе Гомәр Яруллин котлау сүзләрен ирештерде. Ул ел йомгаклары буенча театрга акчалата ярдәм булачагын хәбәр итте. Театрның сәхнәсен яңартырга 86 миллион сум акча бирелүе турындагы хәбәр алкышлар белән кабул ителде.

 “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова исә Әлмәт театры талантлы артистларының Динар Хөснетдинов, Мәдинә Гайнуллина һәм Энҗе Сәйфетдинованың фильмнар төшергәндә дә актив катнашулары турында сөйләде. Театр директорына “Остазбикә” һәм “Мулла” фильмнарын әлеге бинада халыкка күрсәтергә кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде. 

Элгәреләр сагындыра

Искәртеп үткәнебезчә, театр артистлары һәрвакыт гаять зур осталыгы, рольләрне тамашачының күңеленә үткәреп, тәэсирле итеп башкара белүе белән аерылып торды. Билгеле ки, тәҗрибә еллар белән тупланган, яшьләргә тапшырыла барган. Луиза ханым Солтанова, Камил ага Вәлиев, Роза ханым Салихова – озак еллар дәвамында Әлмәт театры сәхнәсен тоткан, аңа уңышлар китергән, халык ихтирамын казанган артистлар хакында, 75 ел дәвамындагы иҗат турында сөйләргә тамашачы алдына чыкты. Театр тормышында якты эз калдырган режиссер-артистларның фотолары экранда пәйда булган саен, хәтерләр яңарды, элгәрләрне сагыну, юксыну хисләре ташыды. Барый Гатауллин, Рәйсә Гобәйдуллина, Әгъзам Галиуллин, Әхмәт Галиәкбәров, Камилә Игъламова, Ләлә Садыйкова, Рамазан Ихсанов, Әминә Садыйкова, Диләрә Хисаметдинова, таланты һәм фидакярлеге белән кабатланмас образлар тудырган, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, яшьли арабыздан китеп барган Дамирә Кузаева... “Анам кыры”, “Муса”,“Әни килде”, “Кар астында кайна чишмә”, “Ай булмаса, йолдыз бар” кебек спектакльләрен сәхнәгә куеп, халык күңелендә калган мәшһүр режиссер Гали Хөсәенов... Ә “Кайту” спектаклен 1949 елда тамаша кылган Башкортстанның Краснокама районында яшәүче 90 яшьлек Мәгънәви абзыйның экран аша ул чактагы тәэсирләре белән уртаклашуы театрның беренче җитәкчесе Әсфан Галиев, коллективны оештырып, туплап, аңа иҗади рух өрүче Камал Халәповны искә төшерде. “Спектакль миндә тирән эз калдырды. Чөнки өч абыем фронттан кайта алмады, – диде Мәгънәви абзый. – Соңрак әлмәтлеләрнең спектакльләрен еш карарга туры килде”. Тәэсирләр ул елларда башкарылган көй-моң белән тагын да көчәйде. Камил Вәлиев искәрткәнчә, артист ул җирдә ятмый, ә күкләрдә яшьнәп яши! Соңыннан театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева да бу минутларда хисләре ташуын, керфекләре яшьләнүен әйтте. Ветераннарны искә алудан соң театр әһелләре берлеге исеменнән котлау сүзен әйтергә сәхнәгә менгән Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваның да дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Чөнки ул беренче чирканчыкны шушы сәхнәдә алган, ветераннарның да шактыен күреп белгән. 

Сәхнә иҗаты берләштерә

Россия һәм Татарстанның халык артис­ты, Камал театры сәхнәсендә башкарган рольләре белән тамашачы күңелен яулаган Әзһәр Шакиров театрның дөнья буйлап сибелгән халкыбызны берләштерү, күңелендә татар әдәбияты, сәнгатенә, музыкасына, теленә хөрмәт уяту кебек гаять изге эш башкаруын әйтте. Театрда гына милләтебезгә хөрмәт уяна, үзен татар итеп күрә башлый. Ул халкының артистлары белән горурлана, әдәбиятының зурлыгын күрә, фаҗигасен аңлап, киләчәгенә өмете уяна. Телебезне мәктәпләрдә укыту тыел­ган авыр заманда бу – гаять әһәмиятле. Нефть тормышыбызны җиңеләйтсә дә, аның белән генә дөньяны үзгәртеп булмый, милләт яшәсен өчен әдәбият, сәнгать, театр, тел, үз гореф-гадәтләрен белгән халык булырга тиеш! 

Әзһәр Шакировның фикерен Әлмәт театры сәхнәсенә 15 спектакль чыгарган режиссер, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин куәтләде. Әлмәт театрында аның 12 шәкерте хезмәт куя, ул аларны нәкъ менә шушы коллектив өчен махсус әзерләгән. И.Хәйруллин сәхнә артының кайбер серләрен дә ачты. “Режиссер белән артист кайвакыт үпкәләшә дә, әйткәләшеп тә ала. Ә спектакль куелган көнне алар якын әшнәләргә әверелә”, – диде ул тәбрикләвендә.

 Г.Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, Оренбург татар театры сәнгать җитәкчесе, шушы коллективта 16 ел артист, баш режиссер, директор вазифаларын башкарган Рөстәм Абдуллаев, “Әкият” театры, Әлмәтнең музыка көллияте үз музыкаль котлауларын ишеттерде. Әйтик, Кариев театры алып килгән “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакленнән заманча җыр, музыка көллиятенең аккордеончылар ансамбле башкарган моңнар, курчак театрының “Әлфия” спектакленнән күрсәтелгән өзеге, Әтнә театрының җырлы бүләге бәйрәмнең матур бизәге булды. Рөстәм Абдуллаев театрда хәзерге вакытта яшь артистларның күп булуына куануын белдерде.  

      *  *  *

Бәйрәм тантанасы, театр коллективының иҗат итү мөмкинлекләре кебек үк югары кимәлдә үтте. Бәйрәмдә дәрәҗәле исемнәр бирү дә, рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре белән бүләкләүләр дә шактый булды. Иң зур бүләк исә Россия Президенты Владимир Путинның Әлмәт театры коллективына Рәхмәт белдерүе булгандыр. Татарстанның халык артистлары Рәфыйк Таһиров белән Рамил Минхановка, театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага Россия мәдәният министрының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Фотолар Әлмәт театрының "Вконтакте" челтәрендәге рәсми төркеменнән алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: