Мәдәни җомга

Җыр-көйләребез нинди?

Июнь ае театраль чараларга бик бай булды – төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале тәмамлангач ук «Науруз school» милли театр студияләре фестивале башланды.

Аны республикабызның Мәдәният министрлыгы, Татарстан театр әһелләре берлеге ярдәме белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырды. Төрле милли театр мәктәпләрен өйрәнүне, үзара тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куйган беренче фестивальдә татар, башкорт, казах, әзәрбайҗан, якут, венгр студентлары, ГИТИСта укучылар катнашты. Студентлар үзләренең спектакльләрен күрсәтеп кенә калмады, тәҗрибәле педагоглардан осталыкка да өйрәнә алды. Ә бер көнне, Россиядә Театр елына багышлап, флешмоб үткәрделәр. 

Арктика мәдәният һәм сәнгать институты студентлары Казанга беренче генә тапкыр килсә дә, бу уку йорты белән без байтактан бирле таныш, чөнки «Нәүрүз» фестивалендә нигездә Саха-Якутиядән «Олонхо» театры килә, анда исә әнә шул институтны тәмамлаган артистлар иҗат итә. Студентлар   безгә «Кыыс Дәбилийә» исемле олонхо алып килгән. Олонхо – якутларның милли дастаннары. Анда әкиятләрдәгедәй батыр, аның төрле җәнлекләргә әверелә алу сыйфатына ия аты, чибәр кыз була. Вакыйгалар югары, урта, түбән дөньяларда бара. Олонхолар туй белән тәмамлана. Саха-Якутиядә кыш  озын. Җәен бик тырышып кышка җитәрлек азык-телек әзерлиләр, кышын исә  олонхо тыңлыйлар.  Бер көнлек олонхолар, бер айга сузылган озыннары  бар. Якутлар республикабыз театр сөючеләрен әнә шулай янә бер мәртәбә үзләренең милли мәдәниятләре белән таныштырды. 

Театр сөючеләр Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты  студентларының «Акбүзат» башкорт дастанына нигезләнеп куелган спектакльләрен дә бик кызыксынып карады. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры быел Казаныбызга гастрольгә бик зур чыгымнар тотып куелган милли рухлы «Урал батыр» спектакльләрен алып килгән иде. «Акбүзат» шуның дәвамы сыман килеп чыккан. Чынлыкта да «Акбүзат» - «Урал батыр» дастанының дәвамы. Анда Урал батырның туруны Сәүбән һәм аты турында сүз бара. Башкорт театр сәнгатендәге буыннар дәвамчылыгын күреп сөенми мөмкин түгел. Милли дастаннарын әнә шулай буыннан буынга тапшырып сак­лаулары күпләргә үрнәк булырлык. 

Т.Жургенов исемендәге Казах милли сәнгать академиясе дә кимен куймады – классиклары Мөхтәр Ауэзов әсәре буенча куелган «Карагоз» спектакле белән казаннарның мәхәббәтен яулады. Бер ырудан булганга күрә кавыша алмаган чибәр кыз Карагоз һәм Сырымның бәхетсез мәхәббәте турындагы милли костюмнар, сәхнә бизәлешләре, казахча җырлар белән баетып куелган тамашаны бүген үк зур берәр театр сәхнәсеннән күрсәтергә мөмкин. Ә иң мөһиме - фестивальдә казах студентлары милли әдәбиятларын, халык гадәт-йолаларын бүтән милләтләрне кызыктырырлык итеп күрсәтә белде. 

Әзәрбәйҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары шулай ук классиклары Әбдеррәхим Әхвәрдиевнең  әсәренә нигезләнеп куелган «Кара уен» спектакльләрен күрсәтсә дә, ни кызганыч, ул җете булып хәтергә уелып калмады, чөнки әзәрбайҗан теленнән кала, сәхнә бизәлешләрендә дә, костюмнарда да милли мәдәниятләренең төсмерләре юк иде. 

Венгриянең Капошвар университеты студентлары хәзерге заман драматургы Иван Вырыпаевның әсәренә тукталырга булган. Ялгышларын үзләре дә аңладылар бугай, спектакль тәмамлангач, венгр халык җырын чыгып җырладылар. 

Моннан тыш тагын ГИТИС студентларының спектакльләре  күрсәтелде. 

Үзебезнекеләр исә  өч тамаша – Казан театр училищесының күренекле актер Илдар Хәйруллин курсы башкаруында «Шәхсән» (режиссер Марсель Мәхмүтов), «41 нче ел хатыннары» (режиссер – Илдар Хәйруллин үзе) һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетындагы Фәрит Бикчәнтәев курсы башкаруында «Парковка» (режиссер Олег Кинҗяголов) тамашаларын күрсәтте.  Беренчесе – заманча һәм Көнбатыш Европа авторлары әсәрләрендәге геройларның төшенке рухтагы монологларыннан гыйбарәт. Икенчесе Зәки Зәйнуллинның әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Өченчесе Сөмбел Гаффарованың әсәре буенча куелган. Көнбатыш драматурглары төрки халыкларның милли театр студияләре җыенына батмый. Зәки Зәйнуллинның әсәрендә тасвирланган Бөек Ватан сугышын якут, башкорт, казах әзәрбайҗан күрмәгәнме? Арада «Парковка» гына яңа. Чынлыкта исә ул да иске булып чыкты. Шул ук көнбатыш театры өслүбенә иярү, шул ук милли җирлектән аерылып, глобаль проблемаларны чишәргә азапланулар. Парковка мәсьәләсен гадел хәл итүдән башлаган Фатыйма бер көнне югалтыр нәрсәләребез була торып та, агымга каршы бара алабызмы, дигән сорау алдында кала, имеш. Венгрлардан күрмеш, ахырдан безнекеләр дә татар халык җырын башкарды.

Фестивальдә катнашкан милли театр студияләренең флешмобы турында да әйтик әле. Төркемнәрнең җырлардан гыйбарәт кыска гына чыгышлары гүя бөтен фестивальнең асылын ача. Җыр бит ул – үзе нәни генә спектакль. Аның сюжеты, геройлары, вакыйгалар белән бәйле билгеле бер төрле хис, мөнәсәбәт бар. 

Якутларның тормышлары элек-электән ат өстендә узган, шуңа күрә ат алар өчен бик кадерле. Җырлары да ат турында иде. Берсендә атка соклану, икенчесендә атка атланып ерак юлга чыгу, икенчесендә ат дусты белән  җайдакның сөйгән яры белән күрешергә баруы турында җырлана. Бу «Дәгәрәң» атта барганда башкарыла. Көендә ат тояклары ишетеләдер кебек. Борынгы чорларда иҗат ителгән булса да, аны бүген дә һәр якут кешесе белә икән. 

Репетицияләренә туры килү сәбәпле, казахлар флешмобта катнаша алмады. Әмма аларның җыры да спектакльләренә тиң булуына һичбер шигебез юк. 

Башкортлар да сокландырды. Беренче итеп «Кәрван-сарай» төркеменең репертуарында үзәк урынны тоткан милли каһарман Салават Юлаев турында «Ай, һай, Салават» исемле милли рухлы җырларын башкарып, тарихларын белә, милли геройларын олылый торган горур халык икәннәрен тагын бер кат раслады. «Аргамак» этно-рок төркеме репертуарыннан «Алпамша» җырлары милли яңгырашы белән генә түгел, заманчалыгы белән дә күңелләргә хуш килде. «Акбүзат» дастанының  көйгә салынган бер төре – «Акбүзат» җыры да, аңлашылганча, очсыз такмак түгел. Дүртенче җырларын чибәр бер кызлары башкарды. Анысы – сөйгән ярга мәхәббәт аңлату турында шаян халык җыры. 

Әзәрбайҗаннар 1978 елда  төшерелгән «Гайнана» милли кинофильмнарындагы  җырларын башкарды. Венгрлар спектакльдән соң башкарган халык җырларын җырлады. Татар төркеме Вәсилә Фәттахова репертуарындагы дәртле яңгырашлы «Туган як» җырына биетте...

Ә шулай да гыйбрәтле булды бу фестиваль. Якут - олонхолары, «Дәгәрәң»нәре, башкортлар «акбүзатларына атланып», Салават Юлаевларын байрак итеп күтәреп, казахлар «Карагоз»ләре белән глобальләшү агымына каршы тора, шулардан көч ала. Без, татарларның, бу хәлиткеч каршылыкта таяныр нәрсәләребез бармы? Көнбатыш Европа авторлары, «Парковка»лар безне коткарырмы? Җырыбыз нәрсә? Көебез нинди? Телебез исәнме? Һәм иреккә, гомеребезгә кизәнүчеләр булганда, шанлы тарихыбыздан, бай мәдәниятебездән көч алып киләчәккә горур, кыю адымнар белән атлауга сәләтлеме без? Башта әнә шундый сораулар әйләнә...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Татарстан Театр әһелләре  берлегенең матбугат үзәге һәм  "Татар-информ" фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: