Мәдәни җомга

Йомрыбаш күңел тәрәзәләрен ача

Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында француз язучысы Мари-Од Мюрай әсәре буенча «Йомрыбаш» спектакле куелды.

Ул «Тамга» беренче режиссерлар лабораториясендә җиңгән эскиз буенча сәхнәләштерелгән. Режиссеры – мәскәүле Екатерина Корабельник. Дөресен  әйткәндә, мәскәүләр иҗат итәсен белгәч, татар сәхнәсенә ят булган тамаша  күрербез дип гөманлаган идек. Спектакльнең тышкы сурәте театр сәхнәләребез өчен, чыннан да, яңа. Татар тамашачысы хис-кичерешләргә бай, шау­шулы спектакльләр карап гадәтләнгән. «Йомрыбаш»ның башында исә геройлар хисләргә бик саран, күбрәк салкын акыл белән эш итә кебек тоела. Психологик спектакльләргә хас булганча, бу тамаша  залдагы халыкны озак вакыт билгесез бер киеренкелектә тота, хәтта чебен очкан тавыш ишетелә. Ахырдан исә,  язгы ташу вакытында котырынган дулкыннар буаны алып киткән сыман, тамашачыларның күңелендә дә тулышкан хисләре, әйтерсең лә шартлый һәм ташып ага. 

Бер тамашада геройлар һәм тамашачылар күңелендә кискен борылыш китереп чыгарган зат – 17 яшьлек Клебер (Динар Низамиев) һәм, 22 яшендә булса да, биш яшьлек сабый дәрәҗәсендә фикер йөртүче  акылга зәгыйфь Йомрыбаш, чын исеме Барнабе (Дилүс Хәкимҗанов). Әнисе вафатыннан соң әтисе Барнабены интернатка илтеп тапшыра. Клебер абыйсын үзенә тәрбиягә ала һәм алар бер төркем студентлар яшәгән фатирга килеп урнаша. Күз алдыбызда студентлар Корантен (Булат Гатауллин), Энцо (Эльдар Гатауллин), Арья (Алсинә Закирова), Эммануэльнең  (Илназ Хәбибуллин) чын йөзләре ачыла башлый. Йомрыбаш белән очрашу алар өчен кешелеклелеккә сынау була. Геройларның өзек-тетек җөмләләр белән сөйләшүе бүгенге яшьләрне ачыграк итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Рус теленнән сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән тезмә-җөмләләрнең күп ишетелүе исә татар яшьләренең ана телебезне ни дәрәҗәдә имгәтүен аңларга мөмкинлек бирә. Сәхнә уртасында кыйшаеп аварга торган  дивар сыман конструкция әдәп-әхлак юкка чыгу сәбәпле, тотрыксызга әйләнгән дөнья образын күз алдына бастыра. Диварның җиңел убылучан пыяла тәрәзәләрдән торуы сәхнәдәге тотрыксызлык халәтен тагын да көчәйтә. 

Ләкин спектакль дәвамында  пыяла тәрәзәләр ешрак ачыла бара, бер яктан – салкын әйләнә-тирә мохит, икенче яктан җылы сүзгә, аңлауга мохтаҗ Йомрыбаш арасында бәйләнеш ныгый, гүя пыяла тәрәзәләр түгел, геройларның күңелләре ачыла. Спектакль башында салкын ялтыравы белән күңелләрне өшеткән пыяла диварга тора-бара, әйтерсең лә җан керә. Анда видеопроекция аша геройларның тормыш итүләре – душ керүләре, SMS-хатлар язулары, дискәтүк утлары гына чагылып калмый, гүя геройларның соры күңелләренә  чис­талык-сафлык билгесе булган – ак,  яшьлек хыялын билгеләгән – күк, өмет төсе – яшел, ут, ялкын, дәртле хисләрне символлаштырган кызыл һәм башка  төс-төсмерләр өстәлә. Яхшылык, күңелдән-күңелгә күчә бара һәм хәтта юкка-барга кешегә бәйләнеп, шикаять язудан тәм табып яшәгән күршеләре нәзберек Види әфәндене дә (Нуриәхмәт Сафин) бер мәлгә тукталып, яшьләргә карата яхшылык кылырга этәрә. Хәтта Йомрыбашны кабат интернатка алып китәргә дип килгән социаль ярдәм оешмасы вәкиле, алдан әзерләп куелган һәм кешесенә карап үзгәрми торган кыска, җансыз җөмләләр белән сөйләшүче Барду ханым (Халидә Сөнгатуллина) 17 яшьлек Клеберның, абыйсын интернаттагы кадерсез тормыштан коткару омтылышын күреп, хәйран кала. Дөнья ак вә кара төсләрдән генә тормаган кебек, спектакльдә дә төрле хис төсмерләре өстәгән геройлар бар. Яулык бәйләгән Зөһрә (Рузанна Хәбибуллина), аның телсез сеңлесе Әминә (Ләйсән Большова), Месье Крокроль (Илнар Низамиев) төп идеяне тагын да көчәйтә төшсә, бернигә дә карамыйча салкын күңелле булып калган Беатрис (Назлыгөл Хәбибуллина) спектакльне әкияткә охшашлыктан коткарып, аны тормыш-чынбарлыкка якынайта. Кыска гына вакытка сәхнәгә чыгып, зур булмаган роль башкарса да, Гөлназ Галимуллина спектакльнең идеясенә үзеннән саллы өлеш кертте.

Кызганыч ки, әдәби әсәрләрдән, җыр, музыка, рәссамнарның картиналарыннан җан киткән заманда яшибез. Ил дилбегәсе сәнгать, мәдәниятне аяк астына салып таптаучы, акчага гына табынучы «корыч» йөрәкле, үле җанлы адәмнәргә күчте. Алар безне кая китереп чыгарыр - билгесез. Шушы вәзгыятьтә яшьләрчә рухта, яңача кызыклы сәхнә өслүбендә куелган «Йомрыбаш» спектакле –  караңгы көздә бер аяз көн кебек.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

“Татар-информ” фотолары.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: