Мәдәни җомга

Тормышы да, иҗаты да серле...

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге гөрләп эшләгән 60-70 нче елларда сәхнә түрен халкыбызга хезмәт иткән күренекле җырчы-биючеләр, нәфис сүз осталары, музыкантлар белән беррәттән оригиналь жанр осталары да бизәгән.

Алар арасында – үзенчәлекле язмышка ия талантлы артист, иллюзионист, кызыклы фокуслар, могҗизалы манипуляцияләр күрсәтү остасы, Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсы дипломанты Рәмзи Гарифуллин да бар.Быел март аенда аның тууына 95 ел булды.


Филармония музее фондында артистның заманында сәхнәдә киеп чыгыш ясаган костюмы, фокус күрсәтү әсбаплары, фоторәсемнәре саклана. Әлеге шәхси әйберләрен былтыр аның улы – психология фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты Рамил Гарифуллин бүләк иткән иде.

Аның балачак, үсмер еллары да, тормышы да фокус кебек бик серле булган бит...

Рәмзи Гарифуллин 1924 елның 3 мартында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында укытучы гаиләсендә туа. Ул кечкенәдән фокуслар ясарга хыялланган. Рәмзи җиде яшьләр чамасында булганда, Аксәеткә «Күз буучылар» килә һәм төрле хикмәтле әйберләр күрсәтеп, аны таң калдыра. Шуннан ул да «күз буучы» булу теләге белән яна башлый. 

Аннан сугыш башлана, авыр еллар... Әтисе турында Рамил әфәнде Гарифуллин болай дип искә ала: «Әти тугыз яшендә туган нигезе – өеннән чыгып киткән. Аның әтисе, ягъни минем бабам мәктәптә укыткан. Илдә авыр еллар, әти шунда бик пүчтәк кенә тәртипсезлек эшләгән, ачлык булгач, нәрсәдер урлаган бугай. Ә бабай бик кырыс булган, мәктәп директоры да булгач, аны бик каты тиргәгән, чөнки бар җирдә тәртип яраткан. Әти шуннан кызып китеп, хурланып, өйдән чыккан да киткән. Кайгыга баткан якыннары әтине бөтен тирә-якны бетереп эзләгәннәр.Авылдан ерак түгел, юлда йөзе танымаслык хәлгә килеп вафат булган бер малайның гәүдәсен табып, аны әти дип уйлап җирләгәннәр».

Ул чакта үзе белән акчасы да булмаган Рәмзи балалар йортына барып эләгә, яшүсмер еллары шунда үтә. Үскәч Уфа заводларының берсенә эшкә керә, бер цехтан икенчесенә кирәкле әйберләр ташый, аннары газосварщик һөнәрен үзләштерә.

1944 елда Уфага мәшһүр цирк артисты Юрий Дуров җитәкчелегендәге күчмә цирк коллективы килә. Рәмзи анда эквилибристика, фокус һәм жонглер уеннарын күзәтеп, шушы һөнәргә гашыйк була. Бер ай буе циркка һәркөн йөри, жонглер уеннарын, берничә фокус номерлары өйрәнә һәм үзенең цех коллективында чыгыш ясый. 

Сугыш беткән елны ул Казанга килеп театр училищесына укырга керә, булачак сәхнә осталары Айрат Арсланов, Шәүкәт Биктимеров белән бергә белем ала. 1949 елда Минзәлә театрында эшли башлый. Берничә рольдә үзен сынап караса да, барыбер егет үзенең киләчәген оригиналь жанрда күрә,сәхнәдә нәфис сүз белән бәйләп, эквилибрист, иллюзионист буларак чыгыш ясый.

Армия хезмәтен үтәп кайт­кач, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшен дәвам итә.1965 елда Мәскәүгә Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗади остаханәсенә укырга керә һәм яңа программа әзерләп, илебез буйлап гастрольләргә чыгып китә. Ул елларда үзенә Йосыф исемен, «Гарский» дигән псевдоним ала. Аның беренче афишалары да шушы исеме белән чыккан. 

Филармониядә ул атаклы җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова бригадаларында эшли. Рәмзи Гарифуллинның энесе, бүгенге көндә Лаеш районында гомер итүче Нил абый Гарифуллин аның турында болай ди: «Заманында Илһам Шакиров: «Син сәхнәдәге үзенчәлекле талантың белән халыкның уч төбендә генә йөртә торган артистларының берсе булырлык кеше», – дип әйтә торган була. Ул Рәмзи Гарифуллинның хатыны Нәсимә апа белән Казандагы тулай торакның кысан бер бүлмәсендә яшәвен белеп, аңа филармониядән фатир бирүләре турында кайгыртучанлык күрсәтә. Бу инде олуг җырчының аңа карата булган ихтирамын һәм игътибарын раслый торган дәлилләрнең берсе.Озак та үтми,филармония тарафыннан абыйның гаиләсенә Бауман урамындагы йорттан бер бүлмәле фатир бирелә». 

Шул елларда бөтен кешене дә гаҗәпләндереп, ул туган авылы – нигезенә кайтып, әнисе, туганнары белән күрешә. Кызганычка, ул чакта аның әтисе вафат булган инде. Шуннан соң ул туган ягына концертлар белән ешрак кайтып йөри.

Бөтен эшкә дә кулы ятып торучы Рәмзи Гарифуллин фокус реквизитларын да зур осталык белән үзе ясаган. Чөнки ул балта остасы да, эретеп ябыштыручы, электр-монтажлаучы да булган. Тормыш аны көнкүрештә кирәк булган бик күп һөнәрләргә 
өйрәткән. 

Рамил Гарифуллин әтисе турында сөйләвен болай дәвам итә: «Ул фокусчы-манипулятор, иҗаты белән һәрвакытта башкалардан аерылып торырга ярата иде. «Минем төп максатым – сәхнәдә кешеләрдә гаҗәпләнү, шаккату хисләре тудыру, күңелләрен күтәрү», – дип әйтә иде ул. Кайда гына булмасын, ул гел кешеләр белән аралашырга, үзенең фокусларын күрсәтергә ярата иде. Ресторанда, тукталышта булсынмы, ул кешеләрдә кызыксыну уятырлык номерларын да күрсәтергә өлгерә иде. Мәсәлән, еш кына Бауман урамында Татар кулинария йортыннан пәрәмәчләр алып, алар эченнән биш тиенлек акчалар тартып чыгара иде, шул акчаларны пәрәмәчләр өчен түли иде. Урамда узып баручы кешеләргә дә фокуслар күрсәтеп, кәефләрен күтәрә иде.Мин сигезенче класста укыган чагымда аның белән гастрольләргә йөри башладым, аның программаларында катнашкалый идем. Укуны бетергәч, озак уйлап тормыйча, фокуслар белән шөгыльләндем, мин дә бераз филармониядә оргиналь жанр артисты булып эшләп алдым.Әти бик гади генә нәрсәдән дә кызыклы әйберләр ясый иде. Өйдә иртәнге ашны ашаганда, пешкән йомырка өстәл буйлап яки стакан өстендә тәгәрәп йөри иде. Шырпы тартмасы аның кулы буйлап менеп китә, аннан төшә иде. Мин аның серен соңрак аңладым. Аның эченә металлдан түгәрәк куелган булган икән. Ләкин аны тотып тору, йөртү өчен кулның сыгылмалы булуы кирәк. Заманында Мәскәүдә авыл хуҗалыгы бәйрәме уңае белән үткәрелгән зур концертта аның чыгыш ясавын Үзәк телевидение төшереп ала, тик аны күрсәтмәделәр генә. 1968 елда аны Казан телевидениесе төшерә, ул язманы яздыртып алып кайткач: «Менә монда мин тере килеш сакланачакмын, син аны сакла, югалтма»,– диде. Еллар үткәч без аны туганнарым белән дискка күчерттек һәм интернет челтәренә куйдык. Хәзер инде телевидение фондында да ул юкка чыккан. Бу фильмда аның бөтен трюклары да күрсәтелми, әлбәттә. Әмма аның тамашачы белән булган җылы элемтәсе, карап торучыларның йөзләрендә чыккан хис-тойгылары ае­рымачык күренә».

Рәмзи Гарифуллин берүзе генә дә концертлар куя торган була. «Фокусны күрсәткән вакытта берничек тә ялгышырга ярамый, югыйсә, тамашачыны югалтасың»,– дип әйтә торган була. Чыгышларына бик җентекләп әзерләнә, һәрбер номерны йөрәге аша үткәрә. Әлеге киеренке халәт аның исәнлегенә йогынты ясамый калмый, соңгы елларда йөрәк өянәге борчый башлый.1977 елда ул лаеклы ялга чыкса да, сәхнәдән китәсе килми, әле шактый озак чыгышларын дәвам итә. 

Рамил әфәнде әтисенең соңгы елларын искә алып болай дип сөйли: «Ул йөрәге авыру булса да, ерак җирләргә чыгарга җөрьәт итә иде. 1982 елның көз аенда соңгы тапкыр барганда мине дә үзе белән алды, Кырым шәһәрләре буйлап без мәктәпләрдә чыгыш ясадык, ул башта чыгышлары өчен акча да алмады, аннары аны акча түләп тагын чакыра башладылар. Тамашачылар аның чыгышыннан соң гел рәхмәт укый иде.Ул гомере буе сәхнәне яратып яшәде, бакыйлыкка күчүе дә гастрольләр вакытында, Симферополь шәһәрендә булды». 1982 елның 3 октябрендә Рәмзи Гарифуллинның җәсәден Казанга алып кайтып,Яңа Татар бистәсе зиратында җирлиләр. 

Аның шәхси әйберләре арасында «Фокус серләре» дип исемләнгән китабы һәм иллюзия тематикасына багышланган мәкаләләре дә бар.Бер караганда бик җиңел тоелган, әмма зур тырышлык таләп иткән бу һөнәр турында һәм фокусларны, аларны әзерләү алымнарын күрсәткән бу кызыклы китап талантлы сәхнә остасы Рәмзи Гарифуллинның якты истәлеге һәм кадерле ядкәре булып 
саклана.

Алсу ХӘКИМОВА, филармония музее мөдире.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: