Мәдәни җомга

Томан эчендә яшәү

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә биш сәгатьлек спектакль барлыкка килде.

Дөресрәге, ул берәр сәгатьлек өч тамашадан тора. Озын тәнәфесләрдә аларның авторлары, режиссерлары белән фикер алышырга, альтернатив музыка тыңларга, яшь рәссамнар иҗаты белән танышырга, әдәбиятта тәүге адымнарын атлаучы  егет-кызларның шигырьләрен тыңларга мөмкин. 


Моннан ике ел элек “Яңа татар пьесасы” бәйгесен төрлеләндерү максатыннан, яшь авторларга күбрәк игътибар  бирелгән иде. Драматургия өлкәсендә көчен сынап карарга булган егет-кызларны төркемнәргә бүлделәр, һәр төркемгә мөгаллим беркеттеләр, эш дәвамында һәркайсы берәр пьеса язды. Шуларның җидесе җиңде. Өчесен Камал театрында кую турында килешенде.

Биш сәгатьлек тамаша режиссер Олег Кинҗәгулов Сөмбел Гаффарованың әсәре буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укучылары белән сәхнәләштергән “Парковка” спектакленнән башланып китә. Вакыйгалар Фатыйманың парковкада тәртип урнаштыру өчен имзалар җыюы тирәсендә бөтерелсә дә, ахырга таба спектакль тирән социаль драмага әйләнә. Фатыйма образы мәктәпләребездә татар телен укыту, берәр олуг шәхесебезгә багышлап һәйкәл куюны сорап һәм бүтән максатларга ирешү өчен имза җыйган бүгенге зыялыларны гәүдәләндерә кебек. Фатыйма тормыш-көнкүрешкә җайлаша белми, хәтта “Пятерочка” кибетенең ташламалар картасын интернет аша гамәлгә кертү хәленнән килми. Зыялы катламның да әнә шулай тормыш арбасыннан төшеп баруына, имзалар җыюдан башкага көче җитмәгәненә ишарә бу. Социаль гаделсезлекне фаш иткән, адәм баласының хакимият алдында чарасызлыгын үткен сәхнә алымнары белән күрсәткән бу спектакль   дәвамында геройлар, тамашачының колаклары тынганчы, буш чиләк кага.  Буш чиләк – буш өметләр дигән сүз. Автор, шау­-шуы күп булса да, нәтиҗәсез талпынышлар, вакытны бушка үткәрү турында әйтергә теләгән кебек. Геройларның исемнәре дә бик уйлап сайланган. Дәҗҗал, Мәһди, Исрафил – Коръәндә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең хадисләрендә ахырзаман белән бергә телгә алынган исемнәр. Спектакль дәвамында Фатыйма һаман ахырзаман билгеләрен кабатлый. Сәхнә бизәлешләре, геройларның костюмнарында караңгы төсләр өстенлек итә. Спектакль тәмамланганда, ут сүнеп, сәхнә кап-кара була. 

Буш чиләк каккан тавыштан да катырак рус сүзләре бәгырьне телә. “Счет фактуры”, “столбиклар”, “управляющая компания”  кебек чит-ят сүзләр һәр җөмлә саен диярлек ишетелә. Быел җәй башында студентларның театр төркемнәре арасында узган “Нәүрүз”  фестивалендә беренче тапкыр күрсәтелгәч, кайбер татар мәгълүмат чараларында геройларның ике телне катнаштырып сөйләүләрен яңа татар теле барлыкка килү дип бәя бирүчеләр булды. Әмма әлеге дә баягы каш ясыйм дип, күз чыгарырга омтылу бу. Бүгенге вәзгыятьтә безгә бөтенләй телсез калмас өчен, яңа тел уйлап чыгару түгел, хәлдән килгәнчә булганын саклау мәслихәт.  Театрны яшьләргә якынайтабыз дип, урам сөйләмен сәхнәгә күтәрү, академия театрында Тукаебыз телен имгәтү, мәсхәрәләү килешә торган эш түгел!

Энҗе Гыйззәтованың әсәре буенча режиссер Рамил Гәрәев куйган “Ишекләр” спектаклендә авыру бала тәрбияләүче бер гаилә үрнәгендә аутизм күренешенең асылы ачыла. Авторның проблеманы өйрәнеп эш башлавын, эченә керүен билгеләп үтәргә кирәк. Спектакль нигездә монологлардан тора. Бу форма аутист бала үстерүче ата-аналарның бер яклаучысыз, ялгыз, чарасыз булуын күрсәтергә бик ярдәм итә. Монологлар аркылы авырлыкларга тиз бирешеп, эчүгә сабышкан җебек ирләр, медицина хезмәткәрләренең битарафлыгы, салкынлыгы, җәмгыятьнең үзенчәлекле балаларны чит күрүе үзәк өзгеч итеп тасвирлана. Спектакльдә тетрәндергеч бер ачыш бар. Бу фикер сәхнәдәге экран аша күрсәтелгән социаль сораштыру вакытында яңгырый. Аутизм ул – үз-үзеңә бикләнү, тормышны үз дөньяң белән чикләү, – дип бер егет авыруның асылын аңлатмакчы була һәм, – мин дә бераз аутист бугай, – дип көлемсерәп куя. Чыннан да, бүген социаль бәйләнешләр өзелгән заманда, туган-тумача, күрше-күлән, милләтнең киләчәге, Җир шары турында уйламыйча, һәркем үз дөньясына чумып, үз мәнфәгатен генә өстен күреп гамьсез яши бирә. Бер-береңне аңлау, ярдәмләшү, киңәшеп эш итү гадәте юк икән, җәм­гыять чирле дигән сүз. Шулай итеп бер гаилә фаҗигасен ачкан “Ишекләр” спектакле дә ахыр­га таба җиһан зурлыгындагы проблемага килеп чыга. Ишек­ләр үзенчәлекле балаларның ата-аналары юлында корылган киртәләр буларак аңлашыла. Һәм гомумән, бүген социаль өлкәдә, сәнгатьтә, мәдәнияттә, фәндә адәм баласы гаделлек эзләп төрледән-төрле ишекләргә башын бәрергә мәҗбүр. Табигый, ихлас хыялларыбызны чикләгән, башыбызны канатып, аңыбызны миңгерәтеп бетергән корыч ишекләр символы ул. 

“Парковка” спектаклендәге кебек “Ишекләр” тамашасында да телебезне имгәтү күңелне борчуга сала. Монда инде рус телендә бишәр-алтышар җөмләле монологлар ишетергә туры килә.

Гүзәл Сәгыйтова әсәре буенча Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган “Томан” спектаклендә адәм баласының җәмгыятьтә үз урынын таба алмыйча, бәргәләнүләре турында бәян ителә. Баш героиня Алия иренә ышана, әмма бер көнне иренең хыянәте билгеле була. Психология ярдәм итмәгәч, мәчеткә барып карый, ләкин ислам  тыю, гаепләүгә генә корылган, дигән нәтиҗәгә килә. Мәчеттән әйләнеп кайтканнан соң, татар теле өчен көрәшеп йөрүче журналист ирен дә хуп­ламый, бер милләтне генә аеру, аның мәнфәгате белән яшәүне тә­кәбберлек дип уйлый башлый. Шигырь язып карый, психология белән шөгыльләнергә талпына, әмма берсеннән дә тәм тапмый. Бала табу өчен исә өлгереп җитмәгән, имеш. Спектакльдә үз җенесеңне ярату темасы артык, кирәкмәгән тоелса да, тора-бара адәм баласы табигатендәге бу тайпылышларның да үз-үзеңне таба алмаудан килеп чыкканы аңлашыла башлый һәм бу тема спектакльнең бөтенлеген берникадәр какшатса да, аңа үзенә бер төсмер биреп, баетып җибәрә. Автор Алиянең бәргәләнүләрен балачакта дөрес тәрбия алмавыннан күрә дигән тәэсир кала. Шулай итеп, вакыйгалар чуар булып, берьюлы әллә никадәр тема күтәрелсә дә, нигездә, “Томан” буыннар арасында бәйләнеш өзелү һәм җәмгыятьтә кыйб­ла булмау сәбәпле, яшьләрнең тормышта адашулары проблемасын күтәрә. “Томан” спектакле беренче икесенә билгеле бер дәрәҗәдә нәтиҗә чыгара кебек. Режиссер Бикчәнтәевнең бүтән спектакльләрендә кебек үк, «Томан» тамашасында да музыкаль бизәлеш игътибарны җәлеп итә. Рус сүзләре кулланылса да, “Томан” спектаклендә тел, беренче ике тамаша белән чагыштырганда, «чистарак». Татар сүзләрендә басым да тиешле иҗеккә төшә. 

Яшьләр иҗат иткән өч спектакльне карагач,  пьеса язган кызларның, аларны сәхнәгә куйган егетләрнең һәм һәр сүзне түкми-чәчми тамашачыга җиткерүче яшь артистларның акылына, укымышлылыгына, бүгенге вәзгыятьне дөрес чамалауларына сөенми мөмкин түгел. Болай булгач, яшьләрне театрга тартуга, уйландырып, тетрәндерүгә юнәлдерелгән “Сишәмбе көн кич белән” тамашаларының файдасы булмый калмас. Әмма бернәрсәгә игътибар итми мөмкин түгел. Сәхнәдә кыйбласын югалткан  бүгенге яшьләр образы. Һәм өметсезлек, чарасызлык, төшенке рух хөкем сөрә. Ягъни бу спектакльләр тамашачының күзен ачса да, җанына тырнак очы кадәр дә ризык, яшәү көче бирми.  Моның сәбәбе гади һәм шул ук вакытта бик үкенечле – олы яшьтәге зыялыларыбыз тормыш арбасыннан төшеп кала, дөньядан китә барган саен, әдәбияттан, сәнгатьтән, шул исәптән театр сәхнәләреннән гасырлардан килгән һәм яшәү көче бирердәй халык җаны югала бара. Яшь буынның тормышта адашуы, кыйбласыз мескен булып калуы да шуннан килә. Халык җаны үлә барган саен салкын “Парковка”, “Ишекләр” тырпаешып утырып кала, “Томан”нар куера. 

“Җомга көн кич белән” һәм “Сишәмбе көн кич белән”  арасы –  төпсез упкын. Шул упкын сагайта да инде.    

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

”Татар-информ” фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: