Мәдәни җомга

Театрның горур алиһәсе 

Татар театры тарихында Гөлсем Исәнгулованың беркемгә биргесез үз урыны, үз йөзе, тавышы, миссиясе бар. Хикмәт татар театрында уйнаган Башкортстан кызының берьюлы ике республиканың халык артисты исемен йөртүендә генә түгел. Театрга һәм аның үзенә багышлап, шагыйрьләр җырлар, шигырьләр, композиторлар көйләр иҗат итте.

Гөлсем горур, һавалы Энҗебикә – матурлыгына, үз көченә, һәр эшне булдыра алачагына нык ышанган тәкәббер, масаючан Патшабикә булып хәтергә уелган. Затлы, горур, чибәр, талантлы артист ханым гомер буе гүзәл булып кала белде.


Щепкинчылар. Аларның Казанга кайтуы тамашачы өчен онытылмаслык вакыйга булды. Без аларның һәркайсын үзгә бер мәхәббәт белән яраттык. Һәм бу хис әлегә кадәр – ярты гасырдан соң да сүрелми. Эчке культурасы – интеллекты затлы хушбуй сыман сизелер-сизелмәс бөркелгән Гөлсем француз кызы Корри (А.Муис, «Фаҗигале юлда»), сылу, сокландыргыч Назлыгөл (М. Байжиев, «Хуш, Назлыгөл»), явыз ниятле адәмнәрнең корбанына әверелгән ихлас Айсылу (Н.Исәнбәт, «Миркәй белән Айсылу»), кияүгә чыгарга атлыгып торган көяз Липочка (А.Островский, «Агай-эне ак мыек»), үзсүзле Энҗебикә (Н.Фәттах, «Кол Гали») рольләре белән тамашачыны әсир итте. Хәер, гади авыл хатыны – тәрбиягә алып үстергән улы язмышы өчен бәгыре өзгәләнгән Миңзифа роле дә (Р. Батулла, «Кичер мине, әнкәй!») шәфкатьлелеге, гадилеге белән тетрәндерде бит. Әлбәттә, бу талант. Әмма барыбер Гөлсемне гадәти кыз-хатын итеп күзаллау кыенрак. Горур дигән бәяләмәм әлегәчә үзгәрмәгән икән. Сәхнә тоту – көчле рухлы, максатчаннар өлешенә тигән көмеш ул! Килеш-килбәтенә, башын югары тотып, үз дәрәҗәсен белеп сөйләшүенә, килешле-затлы киенүенә карап Гөлсемне ятимлек ачысын татып, балалар йортында үскән, кимсенү газап­ларын тойган-кичергән дип уйламассың да. Ә чынлыкта язмыш аңа сынауларның ачыдан-ачысын гомере буена җитәрлек итеп өеп биргән икән. 

Балачак. Җырларда җырлана торган Ашказар суы буендагы Дәүләткол авылында колхоз хисапчысы булып эшләгән Сабир Хафиз улы сугыш башлануга фронтка китә. Өч яшьлек Гөлсем әтисен хәтерли дә, хәтерләми дә: озын буйлы, карлыгандай кара күзле, чибәр, шәфкатьле, хөрмәтле кеше булуын туган-тумача сөйләгәнме, үзе тоеп-танып өлгергәнме?! Бәхетле сабыйчак төштә күргән кебек кенә. 1943 елда өлкән сержант Сабир Исәнгуловның Сталинград сугышында хәбәрсез югалуы хакында кара кәгазь алалар. Олы кыз Әкълимәне Эстәрлебаш районында салым агенты булып эшләргә җибәрәләр. Авылларында кырда калган башак ашап байтак кеше үлгәнен ишетеп, ул әнисе белән туганнарын да Эстәрлебашка китертә. Торыр урын, ашарга ризык бар. Куаныч кыска гомерле була: дәүләт акчасын әрәм-шәрәм итүдә гаепләп, дус кызы белән Әкълимәне кулга алалар. Хата-ялгыш бу, гаебем юк, дип антлар эчеп өзгәләнгән унҗиде яшьлек кызны кем яклар? Әнкәләре Гафифә апага адвокат ялларга киңәш итәләр. Җигеп йөрергә өйрәткән үгезләрен сатып, бал-май юнәтеп, адвокатка дигән акчасын күкрәкчәсенә яшереп, Уфага чыгып китә ана... һәм суга төшкәндәй юкка чыга. Каберен дә белүче юк. Чуаш авылында калган өч бала әниләрен айлар буе көтеп тилмерә... Ашарга юк. Унбер яшьлек Зөбәерне әтиләренең кардәше Мәләвез ягына алып китә, малай тамак хакына көтү көтә. Биш яшьлек Альбертны әтиләренең сеңлесе, җиде яшьлек Гөлсемне Мостафа авылында әнисенең абыйсы Сынтимер гаиләсе сыендыра, кыз аны бабай дип йөртә. 

Шат, уен-көлкегә исе китә торган, киң күңелле «ысын башкорт» булып күңеленә уелып калган бабасы фин сугышында яраланып әсир төшә; кишер, кыяр, кәбестә, суган үстерергә шуннан өйрәнеп кайткан. Түтәл-түтәл яшелчә чәчәләр. Ә утау, төпләрен йомшарту, су ташып сибү – Гөлсем җилкәсендә. Буыннары ныгымаган бала язын-җәен иртәле-кичле унар көянтә су китерә! Өй борынча йөреп бәби карый, мунчалалап, комлап идән-сәке юа. Ә әби, ягъни инәй усал! Өйрәнгәнең үзең өчен, ди. Бәлки ул хаклыдыр. Асрау гына түгел Гөлсем, әбинең онык­лары – Нәсимә апасының ике баласына, Вәгыйз абыйсының Рәшитенә апа да әле! Сыер да саудырыр иде әбисе, сыер җиленен тартырга беләкнең көче җитми. Ә бабасы, әбисе күрмәгәндә, аркасыннан сөеп китсә дә җан рәхәте. Бер яман гадәте бар көләч солдатның: күңел ачарга әвәс. Атнасына бер тапкыр, күрше авылда базар көнне, шунда барып, кымыз эчеп, кубыз уйнаганнарын тыңлап хушланып кайта. Ак эт бәласе – кара эткә! Ачу, каргыш ир ягыннан туган Гөлсем башына ява. Көтү көтеп, кыш буе мал карап кол хәлендә яшәүгә риза булмый Зөбәер абыйсы, Эстәрлетамактагы балалар йортын эзләп таба, урнаша. Гел бишлегә укый, кулы эшкә ята. Сәләтле, тырыш малайны Уфадагы балалар йортына күчерәләр. Исәнгуловлар гаиләсе кичергән фаҗигале хәлләрдән хәбәрдар авылдашы Усманов абыйга сеңлесе һәм энекәшенең язмышы өчен гаять борчылуын сөйли Зөбәер, туганнарын балалар йортына урнаштырырга ярдәм итүләрен үтенә. Бу дөньяда ак белән кара, изгелек белән караңгылык һәрчак аралашып, чиратлашып бара. Һәм беркөнне Гөлсем яшәгән авылга чакыру килеп төшә. Әмма рус телендә язылган чакыруны аңламыйлар, тартмага салып куялар. Мөгаен, югалган булыр иде, бәхеткә, Әкълимә апасы авылга кайтып төшә. Әнкәләре югалганга унөч ай үткәч, гаепсез кызны аклап, иреккә чыгаралар. Баксаң, акчаларны урлаган Кунафин атлы адәм Оренбург ягында үзенә йорт төзеп ята икән. Хәер, болары соңрак ачыклана. Ә ул көздә... Әкълимә хат-чакыруны табып ала. Әбисенең бушка эшли торган асрауны ычкындырасы килми: «Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер, көтеп торалар сине анда. Кайтырсың әле!» – дип ачуланып озата. Юллык акча – тиеннәр, кием-салым – ташка үлчим, ә вокзалда тәмле токмач исләре... «Апа, эчәсем килә!» Вагоннан төшүләре була, поезд китеп бара, калалар утырып. Нахак бәла, төрмәдә узган вакыт сындырган Әкълимәне – холкы үзгәргән, кешеләргә ышанычы югалган – сүгә генә Гөлсемне! (Чәчәк атарга да өлгермәгән гөл кебек иртә сула, рәхәт күрми йөрәк авыруыннан яшьли дөнья куя апасы. Ни аяныч, Зөбәер абыйлары юллап балалар йортына китерткән, әйбәт тәрбия алган Альбертның да гомере фаҗигале тәмамлана, армиядә хезмәт иткәч, аны Мәскәүдә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшкә калдыралар. Дүрт ел эшләгәч, егерме биш яшендә, бандитларны тотканда, шулар кулыннан һәлак була төпчекләре.)

.Щепкинчылар режиссер М.Сәлимҗанов белән.

Уфа. Мең газап белән барып җитсәләр... соңарганнар, балалар йортында урын калмаган. Гөлсемне кулыннан җитәкләп министрлыкка алып керә апасы. «Фәлән көнгә килеп җитәргә кушканнар бит. Ник соңардыгыз?» – диләр анда да. Нишләргә? Кире кайтып китәргә акча юк. Елап утырган Исәнгуловаларга: «Барып карагыз Әхмәровка, берәр җаен тапмасмы?» – дип киңәш итә берсе.

Директорның исемен хәтерләми Гөлсем, Әхмәров абый дип йөрткәнгә ул да аны фамилиясе белән генә истә калдырган. Сеңлесе өчен ихлас шатланган кеше берәү – Зөбәер абыйсы гына монда. Ач апасы белән икесенә ипи сыныгы табып китерүче дә ул. Әмма урнаштыру... Октябрь башлары. Урын юк диюләре хак – тыгызлык, кысанлык! Утын сак­лый торган абзарда төн куна Гөлсем. Абыйсы да, шинель җәеп, туганы янында йокларга кала. Әхмәров агай, хәлнең котылгысызлыгын аңлап булса кирәк, раскладушка юнәтеп, кысан булса да урнаштыра кызны.

Балалар йорты... Үзеннән-үзе сискәндерә бу сүз. Бәхетле язмышлы кешеләр бу йортта яшәми. Гөлсем үзен бәхетсез дип санамый, ташландык урам балалары, Дзержинский заманындагы бур-караклар тулган детдом түгел бу. Нәсел тамыры нык, тәрбияле гаиләләрдә туып-үскән, каһәрле сугыш ятим иткән, яхшы ата, яхшы ана балаларын сыендырган йорт чын тәрбия мәктәбе булган ич. Әхмәров абый үзе бер гаҗәп зат. Гаделлек, кайгыртучанлык, шәфкатьлелек үрнәге була ул ятимнәргә. Сугыш афәте – чигәсендә, күзенә якын гына снаряд кыйпылчыгы йөрткән бу кешенең чын асылын тора-тора аңлар әле Гөлсем. Якты хатирәләре белән күңелгә уелып калган 7 нче балалар йорты, Әхмәров абыйлары, тәрбиячеләрнең яшь буын язмышы өчен ихлас борчылуы, кайгыртуы эзсез үтми. Монда тәрбия алган бала үз сукмагын, үз юлын таба, берәү дә урлашу, караклык юлына басмый. Эшкә өйрәнеп, чын кеше булып үсә. Иркенлек, муллык заманы әле ерак, һәммәсенең өстендә шинель, аякта кирза итек. Гөлсем дә шинель кия, җылыга тиенеп, рәхәтләнеп йөри, аякта ялтыравыклы резин галош. Мәктәптән кайтуга ялтыратып, чүпрәк белән сөртеп куя, көзге кебек бит! Бертөсле киенгән детдомныкылар сафка тезелеп, җырлап урамнан узганда кызыгып караучы бихисап! Гөлсем мәктәпкә кадәр йөгереп бара, салкыннар җиткән, аяк өши. Унбер яшенә җитеп мәктәпкә йөрмәгән сеңлесенең хәреф танымавына әрни Зөбәер абыйсы. Хәрефләрне ятлый Гөлсем, хәтере шәп, ә иҗекне иҗеккә куша алмый. Фотога төшерә, кино күрсәтә белә торган абыйсының чарасызлыктан елап җибәрүе тетрәтә аны. Йөгертеп укып китә! Ә алтынчы класста сыйныфташларын, ниһаять, куып җитә. 

.Сабакташлар, хезмәттәшләр, дуслар (сулдан уңга) – Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова, Нәҗибә Ихсанова.

Сылу кызга егет-җилән сүз куша башлый. Ә ул һавалы, тәкәббер! Юлын бүлеп мәхәббәт аңлатырга азапланган малайларга төртмә теле белән бер генә сүз әйтеп куя... Масая дип кемдер абыйсына әләкли. Зөбәер абыйсы укроп, кишер, кәбестә үсә торган яшелчә бакчасына чакырып «тәрбия сәгате» үткәрә. Яклау­чы, терәк дип йөргән зирәк, акыллы абыйсы кырыс, таләпчән дә икән.

Уфадагы опера һәм балет театры балалар йортына якын гына. Башкорт академия театры спектакльләре дә, опера, балеты да чиратлап, шушы бинаның сәхнәсендә куела. Һәр якшәмбене арзанлы билетлар алып, театрга йөртәләр аларны. Башкорт артистлары уенын дөньясын онытып карый кыз. И, Рәгыйдә Янбулатова кебек сәхнәне иңләп-буйлап йөрсәң икән! Спектакльләрдә катнаша, әмма артист һөнәрен сайларга уйламый Гөлсем. Химия укытучысы: «И, минем кызым булсаң!» – дигәнгәме, химияне ныграк ярата. Нефть институтына ке­рергә әзерләнә. Башкорт театры артисты, Мирхәйдәр Фәйзинең туганы Рәфкат Фәйзи очрый да: «Мәскәүдә Щепкин училищесына Татар театры өчен студия җыялар. Тәвәккәллә! Талантың, матурлыгың бар», – ди. Татарча белмәсә соң?! Өйрәнер! Бербөтен ипи, бер кило печенье, юллык акча биреп, детдом аны Казанга озата. 

Казан. Этюд күрсәтергә кирәк. Шундый ихлас, килештереп уйный башкорт чибәре, бер урынга утыз кеше булса да, аны алмый калдыру гөнаһ булыр иде! «Алтын орлык булачак бу!», – ди гаҗәеп талант иясе Хәлил Әбҗәлилов. Үткен күзе, тоемлавы бер күрүдә сәхнә йолдызына әйләнәчәк кызның сәләтен бәяли. 

Имтиханнар тәмам, саубуллашып детдомнан чыгып китте, кайтыр җире дә, юллык акчасы да юк. Театр чарлагында Каракалпакстаннан килгән Мәсгудә белән икесенә раскладушка куеп, яшәп торырга рөхсәт алалар. Ашарга юк. Өй борынча йөреп, эш эзли Гөлсем, тамак хакына кер юарга, өй җыештырырга риза. Ышанмыйлар, кертмиләр. Аптырап йөргәндә, Хәлил ага очрый. «Кайтып китәр идем, акчам юк!» Кызларны ияртеп, Әбҗәлилов Мәдәният министрлыгына китә, йөз сум ярдәм бирдертүгә ирешә.

Мәскәү. Тормышка, кешеләргә ышаныч, яшәүгә дәрт уяткан мәрхәмәтле остазларын үзенә үрнәк итәр, аларның яхшылыгын беркайчан да онытмас Гөлсем. Талантлы педагог, мәрхәмәтле остазлары Хәлил Әбҗәлилов, Гладковлар очрамаган булсамы... Гөлсем Исәнгулованың катлаулы рольләрне тарта алырлык сәләте барлыгына аның үзен дә, башкаларны да ышандыра, осталыгын үстерергә ярдәм итә остазлары. Студент кыз зыялылар гаиләсенә гел барып йөри. Эш сөючән, чиста, пөхтә, егәрле кызга өй җыештыру, хуҗалык эшләрендә булышу кыен түгел, ә олыгаеп килүче карт белән карчыкка ярдәм! Хәер, бурычлы булып калмый алар да, кызларыдай якын күреп, сый-хөрмәт күрсәтәләр. Казанга кайтып театрда эшли башлагач та, җай чыгуга мәрхәмәтле остазлары хозурына ашыга Гөлсем. Гладковлар җәен Әстерханга пароходта сәяхәт кылырга ярата. Әстерхан белән Казан арасы – кул сузымы җир. Казандагы шәкертләрен – щепкинчыларны күреп, уңышларына сөенеп, кунак булып йөрү – алар өчен дә бәхет. «Гомеребезне озайтасың син, күгәрченкәем!» Очрашулар оештыручы Гөлсемгә зыялы затларның рәхмәтләре чиксез.

Мәхәббәт гомере дә, гөл гомере кебек кенә икән шул! Бөреләнә, чәчкә ата, чәчкәсен коя. Ялкынлы мәхәббәт җимеше булып бала дөньяга аваз сала. 

Кинематография институтында Румыниядән килгән ике егет укый. «Табор күккә аша», «Минем нәзберек, сөйкемле җанварым», «Анна Павлова» фильмнарын төшереп дөньякүләм танылу алачак Эмиль Лотяну һәм сценарий факультетында укучы дусты Юлиу... Кышкы каникулда тулай торак бушап кала. Туган ягында Гөлсемне көтәр кеше, кайтып керергә өе, киләп-сарып йөрерлек акчасы юк. Күрше бүлмәдә молдаван студиясе егетләре яши, кайтырга акчалары юк, румын егетләре дә кышкы каникулда Мәскәүдә кала. Яшьләр таныша, аралаша. Эмиль Лотяну нечкә билле, энҗе тешләрен күрсәтеп елмайса, алсу алмадай йөзе яктырып-балкып китә торган, япон кызларына тартым кызны күреп ала. Әмма Фидель Кастро сыман олпат, матурларны күздән яздырмаска, мәхәббәт өлкәсендә беренче булырга ияләнгән Юлиу өлгер – кызны биергә чакыра һәм мәхәббәт аңлатырга тотына. Шашкын музыкага ияреп фокстрот, рок-н-ролл биюләр... Шул музыка сыман дәртле хисләр дулкынында тибрәнү... «Моңарчы берәүгә дә үлеп гашыйк булганым юк! Өйләнешик!» – ди егет. Остазлары чит ил кешеләре белән мавыкмаска киңәш итсә дә, мәхәббәт күзсез була, Гөлсем белән Юлиуның чәчләре чәчкә бәйләнә! Озакламый уллары туа. Дуслары Лотяну хөрмәтенә аңа Эмиль исемен кушалар. Ир хатынын үз иленә чакыра. Румыниядә киленне ирнең әти-әнисе, туганнары да ярата. Баланы сөеп туялмыйлар. Тел белмәгән актрисага үзен таныту мөмкин эш түгел. Сагыну үзәккә үтә. Оныкны күрәселәре килеп, чакырып, ярдәм итеп тора гаилә. Ә мәхәббәт көймәсе тормыш мәшәкате атлы кыяга бәрелеп челпәрәмә килә. 

Иҗат газабы... Ул башкарган рольләр – шулкадәр күп – йөзгә якын, санап чыгу да күп вакытны алыр иде. Аны тамашачыга таныткан роль – «Фаҗигале юлда» драмасындагы француз кызы Корри булмадымы икән? 

Корри шорты киеп, теннис уйнау өчен чыгарга тиеш, ә кендек күрсәтеп йөри торган заман түгел. Теннис өчен килешле буй-сынына ятышлы чалбар тектертә Гөлсем, рольгә кереп, шундый шәп уйный, спектакльдән соң да яратып, «Корри» дип эндәшәләр аңа. Премьерага кадәр авылларга чыгып, чирканчык алу, спектакльне шомарту, тамашачының ничек кабул итүен сынап карау гадәте бар иде. «Хуш, Назлыгөл»не кыш көне сап-салкын авыл клубында куялар. Анда өч актер – Исәнгулова, Таҗетдинов, Дунаев уйный. Ялкынланып эшләделәр… Халык ничек кабул итәр? Спектакль тәмам, шылт иткән тавыш юк. Өч яшь артист – Ринат, Наил, Гөлсем бер-берсенә сыенышып, котлары очып, тамашачы хөкемен көтә. Пәрдә читеннән залга күз салсалар, елап утыра халык. Тик бераздан гына клуб түшәмен күтәрердәй булып алкышлар ява башлый. 

Марсель Сәлимҗанов Н. Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ын куя. Сәхнә җене кагылган һәр артист хыялы – Айсылу ролен Гөлсемгә тапшыра. Роль өчен яңа төсмер, үзенчәлекле буяулар табарга, эзләнергә кирәк. Акылдан язган Айсылуның көлүе... Юләрләр йортына барып карый, юк, табылмый кирәкле төсмер. Театр вестибюлен җыештыручы хатынның буш бинаны яңгыратып көлүе тетрәндерә бер көнне, каһкаһәле, гаҗизләнеп көлү хакында гел уйланып йөри. Ниһаять, табылды бит юләр хатын көлүе. Ярдан суга ташланырга Айсылу арты белән бара. Хәвефле бусагалар аша ташлы тауга күтәрелә. Репетициядән соң, кеше кайтып киткәч, шул тоткарлыкны үтү өчен адымнарын саный-саный, табаннары белән басмаларны тоеп-ятлап, өчәр-дүртәр сәгать шул күренешне кат-кат кабатлый. Ике-өч метрлы «ярдан» егылырга өйрәнә. Үзенчәлекле көлүе, көлүдән сүзләрен әйтә-әйтә елауга күчүе тамашачыны тет­рәндерә. Мактау сүзләренә саран Нәкый Исәнбәт, Гөлсемнең уенына премьерадан соң зур бәһа бирә: «Соңгы – акылдан шашу күренешендә миңа да каз тәннәре чыкты», – ди.

Сәхнә тоткан, бар күңелен театрга биреп, дәртләнеп, ялкынланып иҗат иткән бәхетле еллар онытылырлыкмыни?! «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим) ул башкарган Шәфәкъ әнә нинди көчле образ. Ә Назлыгөл, Липочка, Энҗебикә… Әмма ни хикмәттер, туган ягы – Башкортстанга гастрольгә чыкканда төп рольләрдә илһамланып уйнаган спектакльләрне алып бармыйлар. Туган якта якташлары белән иҗат уңышларын бүлешсә, бәхете артыр, дип көнләшә гүя кемдер. Очрак­лылыкмы бу? Бәлки... Сынау арты сынау сагалыймы аны? Зур өметләр баглап, театрларга ияртеп йөрткән яраткан оныгы Альбина фаҗига, очраклылык корбаны булды. Дәү әнисе гастрольдә чакта, су коенганда суга бата. 

Шагыйрь күз яше белән юылган көзгегә тиңләгән сәхнә әйләнә дә әйләнә... Якты утлары күзләрне чагылдыра. Алкышлар башны әйләндерә. Әмма бу серле, шаккаткыч театр дөньясында караңгы почмак­лар да бихисап. Режиссерга актер кебек бәйле бүтән һөнәр иясе җир йөзендә юк. Ул сине патшабикә дә, кол да итә ала. Ә сәхнә артында корылган мәкерле интригалар Шекспир трагедияләренә тиң. Туры сүзле, гадел кешегә биеклек яулау авыр. Балачактан эшләп, чыныгып үскән Гөлсем һәр рольгә чытырдап ябыша, хәтта икенче, өченче составта булса да, сәхнәгә чыгу ихтималы күренмәсә дә, үҗәтләнеп эшли. Үлсәм-үләм, әмма эшнең төбенә төшми туктамыйм, ди ул үзе дә. Кайчак очраклылык – уйнарга һәрчак әзер булып тору да героиня итә аны. Сәнгать ваемсыз, гамьсезләрне өнәми. Әлбәттә, талантлы актерга таләп тә зурдан. Дистәләгән роль уйнап та дан-шөһрәткә артык ис китмәү талантларга хас сыйфатмы?! Биектә калу, күтәрелүгә караганда да авыррак. Табигате иркенлеккә, бәйсезлеккә тарткан Гөлсемгә гел баш рольләрдә уйнап та, олы бүләкләр тәтемәвен ни белән аңлатырга? Рафаэль Мостафинның: «Ничә еллар сәхнә тоткан Исәнгулованың бер тапкыр да Тукай бүләгенә тәкъдим ителмәве гаҗәп», дигән сүзләре теләсә кем йөрәген әрнетерлек. Ә гомер үткән. Үкчәгә басып яшьләр килгән. Дөнья бит бу! Дөрес, театрда җиң сызганып алар эшләгән чорда да инде олыгайган, уеннан бизгән дистәгә якын актер бар иде. Шәүкәт Биктимеров белән Вера апа Минкинадан башкаларына роль юк, ә пенсия акчасына яшәү читен. Гөлсемне профсоюз рәисе итеп сайлаганнар иде. “Булдыра, тарта” дипме, ул чактагы директор Рәшидә Җиһаншина җәмәгать эшләрен өя торды. «Инсаният» труппасы оештырдылар. Өлкәннәр өчен янып-көеп йөрүче әлеге дә баягы Гөлсем булды. Ә театрдан китеп баруы... Халык ярата торган, ике билгеле шәхес: Фирдәвес Әхтәмова һәм ул бит! Бу хәлгә гаҗәпләнүчеләр байтак иде. Арыды, ди­сәң... Гөлсем Исәнгулова әле бүген дә театрга килми түзә алмый. Ә эштән китүе...

Ятимлек, кимсенүләр, тормыш сазлыгына батмаска тырышып бәргәләнү гомер буе озата барамы аны? Кайчандыр үзенә яхшылык эшләгән кешеләрне беркайчан онытмый, аның тормыш девизы: яхшы­лыкка – яхшылык. Мәскәүдә бергә укыган шәриктәшләрен якларга, бәйрәмнәр оештырырга һәрчак әзер. Әмма ул эштән китә башлагач, берәүнең дә якламавы сәер. Битарафлык, гомумән, аңлашылмый. Дөрес, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Батуллага рәхмәтле ул. Юбилее уңаеннан шул чактагы Президент белән очрашуны да алар оештыра. Ул көнне Минтимер Шәймиевкә каядыр китәргә туры килә. Әгъзам Гобәйдуллин аны хөрмәтләп каршы ала. «Нигә берни дә сорамыйсың? Юньле фатирың бармы соң?» дип тә кызыксына. Бар, Мостай Кәрим булышты, дип җавап тотарга туры килә. Ә ник театр җитәкчеләре түгел, нишләп “чит-ят” шагыйрь? «Бишенчедә укый идем, Мостай аганы мәктәпкә чакырырга уйладык. Мин шалтыраттым. Килгәч, мине чакырып сөйләште. Шуннан күздән яздырмады. Фатирсызлыктан нык интектем. Юеш подвалда яшәүдән туеп, Румыниягә китеп карадым. Сагынуга түзә алмыйча, кире әйләнеп кайттым. Тугыз катлы йортның тугызынчы катыннан фатир бирделәр. Лифт эшләми, су юк, түшәменнән тамчы тама. Чемоданнар күгәреп-күпереп чыкты. Кая гына бармадым, аптырагач, хәлемне бер килүендә Мостай Кәримгә сөйләдем. Ул да, безнең зур җитәкче Усманов та депутатлар, ахирәтләр иде. Фатир шулай эләкте». 

Үткәннәргә кире кайтып булмый, сагынып кына була. Театр ул – уен. Уйныйбыз. Тамашачылар төсле тезелешеп, түрәләрнең искә, иманга килүен дә көткәлибез кайчак.

Роза КАМАЛЕТДИНОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: