Мәдәни җомга

Театр тарихы плакат сәнгатендә

Татар театрының данлы һәм бер генә халыкның да сәхнә тарихына охшамаган үзенчәлекле үткәне бар. Мөселман өммәтендәге  милләт буларак, татар хатын-кызларына туганыннан, иреннән башка кешенең кулы  кагылырга ярамаган.

Шулай да, театр сәнгатен үстерергә теләүче татарлар, рольләрне туганнар арасында бүлешеп, бу киртәләрдән чыгу юлларын таба. Казанның Горький урамындагы 3нче йортында урнашкан Яңа клубта киң катлау тамашачыларга «Кызганыч бала» драмасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе буенча әзерләнгән ачык спектакль куела. Әлбәттә, тамашачыны җыю өчен аның афиша-игъланнары да кирәк. Алар кулдан да язылган, Казандагы И. Харитонов типографиясендә, «Татполиграф»та басылып та таратылган. 

ХХ гасыр башыннан хәзерге көнгә кадәр туп­ланган йөзләрчә данәдәге афишаларның уникаль үрнәкләре Казанның театр архивларында, Татарстан Милли музеенда, С.Сәйдәшев музеенда, Татарстан Милли китапханәсе, Казан (Идел буе) федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәдә, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланып калган. Аларны өйрәнү, халыкка йогынты ясау үзенчәлекләрен анализлау белән бергә, татар театрының тарихын, аның режиссер-куючыларының, артистлар, рәссамнарының эшчәнлеген тулырак ачарга ярдәм итә. Әмма театр сәнгате белгечләре әлегә кадәр бу мәсьәләгә әллә ни игътибар бирмәде. Аны республика галимнәреннән, беренчеләрдән булып, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова күреп алды.  Күптән түгел аның бу хезмәте «Татар театры тарихы плакат сәнгатендә» дигән яңа китап-альбом булып дөнья күрде. Татар театрының 110 еллык юбилеена багышланган бу хезмәт рус, татар һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән. Басма «Заман мәдәнияте киңлегендә театр музее» дип исемләнгән V Бөтенроссия семинары барышында тәкъдим ителде. Шунысын да әйтик, оештыручыларының берсе Рауза Солтанова булган бу җыен бик фикерле һәм эшлекле узды.

Бу – татар театры тарихын афишалар, плакат сәнгате нигезендә тасвирлый, аларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә торган беренче китап. Төсле фотолар, рәсемнәр белән бизәлгән альбом-басманың битләрен актарганда, илдәге сәяси система белән бергә, театр сәнгатендәге үзгәрешләр, аның үсеш сәхифәләре, алфавит (гарәп имлясы, латин, Кирилл хәрефләре) алмаштырулар, афишаларның бизәлеше, стиле үзгәрүен күрергә мөмкин. 

352 биттән торган саллы һәм затлы китапка 320 иллюстрация – татар театрларының премьералары, бенефислары турындагы афишалар, программалар һәм плакатлар кергән. Алар респуб­лика (Казан, Буа, Бөгелмә һ.б.), Россия (Уфа, Оренбург, Мәскәү, С.-Петербург), Урта Азия (Ташкент, Кустанай һ.б.) шәһәрләрендә, чит илләрдә (Германия, Төркия, Кытай һ.б.) татарлар укмашып яшәгән төбәкләрдә куелган спектакльләр һәм гастрольләр хакында киң мәгълүмат бирә.

Р.Солтанова иң тәүге татар театр афишасының пәйда булу вакытын революцион күтәрелеш чорында – 1905 елның көзендә дип, тәгаенләп күрсәтә. Ул рус телендә һәм төсле итеп эшләнгән була. Анда Россиядә беренче тапкыр мөселман артистлары труппасы рус һәм татар телләрендә спектакль куя­чаклары хәбәр ителә. Программада А. Грибоедовның «Горе от ума», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Свет и тьма» комедияләреннән өзекләр булуы да белдерелә. 

Басмада беренче театр труппалары «Сәйяр», «Нур», Татар сәнгать эшчеләр театрының «Эшче», Колхоз-совхоз күчмә театрының, Г.Камал исемендәге ТДАТның XX гасырдан алып бу көннәргә кадәрге афишаларын күрергә мөмкин. Алар Казанның Сәүдәгәрләр җыены, Зур театр, Шәрекъ клубы, «Рус Швейцариясе» биналарында, аерым йортларда куелган. 

Хезмәттә татар театры формалашу чорында Казандагы сәхнә тормышының турыдан-туры шаһиты булган афишалар турында аеруча тәфсилләп бәян ителгән. «Күп кенә афишалар үзешчән дәрәҗәдә генә бизәлгән булса да, ул чорның плакат сәнгате татар театры тарихының гаҗәеп кызыклы сәхифәләрен ача. Игъланнарда спектакльне оештыручыларның татар хатын-кызлары спектакльгә бармас, чөнки анда аңа бөркәнчексез, чит ирләр арасында утырырга туры киләчәк дип борчылуын да тоемларга мөмкин. Газетада басылган белдерүләрдә дә, афишада да бельэтажның фәкать хатын-кыз тамашачы өчен генә билгеләнүен, теләгән мөселман хатын-кызлар өчен анда нәфис вуаль битлек тә булуы махсус күрсәтелә. Бельэтажга керү, коридор һәм тышкы киемне саклау өчен көйләнгән элгечләр ир-атлар үтеп кермәслек итеп көйләнә», – дип сөйли автор Р. Солтанова.

Галимә басмада искәртеп үткәнчә, 1920 еллар ахырына кадәр афишаларда цирк тамашалары элементлары кулланылуы да кызыклы.  Әйтик, 1918 елның гыйн­варында Г. Монасыйповның «Ирем кайтты», «Имчеләр корбаны» спектакльләре өчен, почмакларына чәчәк орнаментлары чигелеп кулъяулык рәвешендә бизәлгән афишаларны да күрергә мөмкин. Игъланда «На вечере дивертисмент, танцы, лотерея, американский аукцион, серпантин и др.» дигән сүзләр дә язылган. Р. Солтанова бу уңайдан укучыларның игътибарын Г.Камалның «Бәхетсез егет» спектаклен куюга  әзерләнгән афиша текстына юнәлтә.  Анда афишаның татарча вариантында диагональ буенча рус телендә һәм нәсх стилендәге (гарәп язуының бер төре) язу белән залның һәм киоскларның көнчыгыш зәвыгынча бизәлүе, тәнәфес вакытында оркестрның милли көйләр башкарачагы, спектакльдән соң биюләр, конфетти көрәшләре, серпантин, 133 бомбачык, очучы почта булачагы хәбәр ителә. Басмада гаять кызыклы мәгълүматлар да күп. Әйтик, кайбер спектакльләр  сигезәр сәгать барган, тамашачыларның иртәнге өчтә таралган чаклары да булган. Спектакль тәмамлангач, биюләр, концертлар башланган, тәнәфес вакытында милли көйләребез яңгыраган. Корбан, Ураза гаете көннәрендә дә спектакльләр тулы залда үткән, соңыннан чәй эчүләр оештырылган.

Автор театр афишасының беренче рәссамы дип, бик хаклы рәвештә драматург Галиәсгар Камал исемен атарга мөмкин икәнлеген әйтә. «Татар шрифтларының утызлап яңа төре (аларның егермедән артыгы 1909 еллардан И.Харитонов типографиясендә китаплар басуда кулланыла) барлыкка килүдә дә аның хезмәте зур булган», – ди Рауза Солтанова. Плакат сәнгатендә татар театр афишаларының мөстәкыйль графика жанры буларак формалашуы да Г. Камал белән бәйле. Афишаларны, типографиядә бастырудан бигрәк, кулдан ясарга тырышканнар. Гарәп каллиграфиясен яхшы белгән Г. Камал үзенең улы Әнәс белән һәр спектакльгә 40-50 шәр афиша эшли. Аларда төп урынны биләгән рәсемнәр чын сәнгати композиция тәшкил итә. Авторның үз бенефисының афишасы аеруча матур бизәлгән була. Профессиональ каллиграф буларак, Г.Камал афишаларда төрле типтагы һәм үлчәмдәге хәрефләрне бизәкләп эшләгән. Әйтик, 1914 елның 22 декабрендә Яңа клубта куелган «Уйнаш», 1916 елның 15 августында күрсәтелгән «Кечкенә сугыш», «Җилкуарлар» спектакльләре өчен әзерләнгән афишалар, нәсх стилендә эшләнгән бизәкле каллиграфик иҗат үрнәге булып тора. Шунысы да әһәмиятле, татар халкында театр сәнгате башлангыч алган беренче дистә еллардагы театр афишалары аерылып тора. Аларда, спектакль атамасы, анда катнашучылар һәм башкаручылар исемлегеннән тыш, тамашадан соң уздырыла торган музыкаль кичәләрнең яки башка чараларның программалары да күрсәтелә. 1920 еллар ахырында – 1930 еллар башында афишаларда әйдәүче актерларның фотографияләре бирелә башлый.

Басманы тәкъдим итү тантанасында катнашкан А. Бахрушин исемендәге дәүләт үзәк театр музее генераль директоры Дмитрий Радионов, шушы ук музейның гыйльми секретаре Тамара Бурлакова тарих фәннәре докторлары Айдар Хәбетдинов, Фаяз Хуҗин, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова, сәнгать белгечләре хезмәткә гаять зур бәя бирде, аның күләмле, җентекле тикшеренүләр нәтиҗәсе икәнлеген белдерде, бай мәгълүматлы булуын искәртте. Дмитрий Радионов шулай ук басмага кергән афиша һәм плакатларның бер өлеше Мәскәүдә – А. Бахрушин исемендәге Үзәк дәүләт театр музеенда экспозициягә куелуын, аларның башкалада яшәүче сәнгать һәм театр белгечләрендә дә зур кызыксыну уятуын искә төшерде. «Китапка кергән афиша-плакатлар бик үзенчәлекле, аларда татар театры иҗат коллективларының тарихы һәм 110 елдан артык вакыт дәвамында афиша-плакатларның стиле үзгәрүе ачык чагыла, шулай ук  бу сәнгатьне үстерүдә хезмәт куйган кешеләрнең дә шәхесе күренә. Гасырдан артык бу чор күп шатлык-сөенечләр, моңсу хатирәләр белән тулы», – диде ул.

Айдар Хәбетдинов белдергәнчә, галимә үзенең хезмәтендә плакатларның революциягә кадәрге чорда күбрәк бизәкләү үрнәкләре кулланып эшләнгән каллиграфия сәнгате әсәре булуын да күрсәтә. «Плакат сәнгатенең чәчәк ату вакыты 1920 елларга туры килә.  Шул ук вакытта Р.Солтанова басмада афиша-плакатларда революция­гә кадәрге үзенчәлекләр саклану белән бергә, конструктивизм эстетикасы һәм агитация–гаммәви сәнгать йогынтысын да сизелүенә игътибар итә. Автор китапта 1960 елларда плакат сәнгате күтәрелешенә дә бәя бирә. Бу чорда сатирик алымнар татар халык сәнгате традицияләре белән бергә бәйләп алып барыла. Китапның иң әһәмиятле казанышы исә сценография һәм плакат сәнгате юнәлешләрен һәм  Казанның театр рәссамнарының исемнәрен искә төшерү. Шушы рәвешле автор тарафыннан татар театры тарихын өйрәнүдә зур тәфсилле хезмәт куелган», – ди А. Хәбетдинов.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: