Мәдәни җомга

Театр алиһәсе 

(Галимә Ибраһимованың тууына 110 ел)

Галимә апа Ибраһимова 1909 елны Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районы Яңа Шандыр авылында туа. 1929 елны Казанда Татар театр техникумын, 1932 елда Мәскәүдә театр институтын (ЦЕТЕТИС) тәмамлый һәм шул ук елны Академия театрында эшли башлый. Нечкә хисле лирик пландагы төп рольләрне якты, шигъри нурларга төреп бирә белә торган гүзәл актриса. Соңгы елларда фаҗигале язмышка дучар булган драматик образлар иҗат итте дип язылган “Г.Камал театры артистлары” китабында. 

Мин Татар академия теат­рын 1957 елны Мәскәүдә гастрольләргә килгәч күрдем. Аңа кадәр татар театрын күргәнем юк иде әле. Миңа Үзбәк, Казах, Кыргыз, Төркмән, Таҗик, Әзәрбәйҗан театрларының спектакльләрен карарга туры килде. Болар бит Союздаш республика театрлары, мөмкинлекләре зур, чөнки үзләренә күрә дәүләтләре бар. Ә бездә – автономия респуб­ликасы, ләкин татар театры исә тегеләрнең берсеннән дә ким түгел, киресенчә, үзенең өстен икәнлеген күрсәтте. Академия театрына илнең иң зур бүләген - Ленин орденын бирделәр, мондый хәлнең булганы юк иде әле. Татар академия театрының спектакльләренә билетлар сатылып беткән, тамаша заллары тулы. Урам тулы халык, барысы да билет сорап тора. Ничек кенә булса да керәбез дип, театрның ишекләрен, тәрәзәләрен ватып бетерә яздылар, ахыр чиктә, театрны сак­ларга атлы милиция чакырырга туры килде. Минем мондый хәлне ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Әлбәттә, Мәскәүдә татар тамашачысының күп булуы да ярдәм иткәндер. Юк, алай гына түгел, тамашачыны җәлеп итәрлек спектакльләре булмаса, Мәскәү мишәрләре бушка чакырсаң да, килмәячәк. 

Менә шундый данлыклы те­атрның лирик героинясы булып эшләп кара. Ләкин 1957 елдагы гастрольләр вакытында Галимә апа Ибраһимованы бары тик В.Шекспирның “Король Лир” трагедиясендә Корделия ролендә уйнаганы гына истә калган, башка рольләрен бик яхшы хәтерләмим. 

1961 елны театрга эшләргә кайткач кына, Галимә апаның нинди кеше, нинди артистка икәнен ачыкладым. Җыелышларда һәрвакыт чыгыш ясый, яңа пьесалар укыганда үз фикерен әйтми калмый, гомумән, коллективта актив кеше, 50 яшеннән узган артистка итеп кабул итеп булмый. Беркемнән оялып тормый, яшьләр белән бергә кызынырга, коенырга чыгып китә. Бер сүз белән әйткәндә, күңеле шулкадәр яшь, аны өлкән яшьтәге артистка итеп кабул итмисең. 

Без театрда өлкән яшьтәге әниләрне, әбиләрне уйнаганнарны олылап, хөрмәт белән карарга өйрәнгәнбез. Ә Галимә апа гомере буе яшь героиняларны уйнаган. Ф.Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт” трагедиясендә - Луиза, В.Шекспирның “Отелло” трагедиясендә - Дездемона, “Король Лир” трагедиясендә - Корделия, А.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасында Катерина, М.Әмирнең “Тормыш җыры” драмасында Фатыйма... Саный китсәң, дистәләгән яшь гүзәл образлар, тик миңа андый кабатланмас рольләрен күрергә насыйп булмады. Ләкин шуны әйтергә тиешмен, яшь чагында уйнаган рольләр әле ул бер нәрсә, син менә өлкән яшьтәге әниләрне, әбиләрне уйнарга күчеп кара, яшь героиняларны уйнап өйрәнгән артистка өчен иң авыр сынау шушы була. Син үзеңнең киләчәктә театрда эшләргә хакың бармы, юкмы икәнен исбатларга тиешсең. Ә бит күп артисткалар ул сынауны уза алмады. Галимә апа Ибраһимова бу авыр сынауны уңышлы үтеп үзенең талантлы артистка икәнен раслады. 

Миңа аны Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясендә - Туктабикә, Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә - адәм баласы” комедиясендә - Җәүһәрия, “Әни килде” драмасында Ана ролендә күрергә насыйп булды. Ул вакытта “Әни килде” спектаклен карамаган татар тамашачысы бик сирәк булгандыр. Әлеге спектакльне театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов 1970 елда куйды, рәссамы - Мәэмун (Мәхмүт) Сутюшев. Бу спектакль белән Мәскәү, Уфа, Алма-Ата, Ташкент, Фрунзе, Баку, Әстерхан, Ленинград, Чиләбе - саный китсәң, әле тагын бик күп шәһәрләрне йөреп чыктык. 

Сүз дә юк, Шәриф абый Хөсәеновның бу әсәре татар драматургиясендә иң көчле пьесаларның берсе санала. Аны куймаган театр калмады, хәтта бик күп рус театрларында да барды әлеге әсәр. Аз гына эчтәлеген искә төшерәсем килә: авылда берүзе генә яшәгән карчык, кинәт авырып китә. Ялгыз үләр дип, моны авылдашлары Казанга балалары янына алып килә. Ләкин балалары, авыру карчыкны карап, соңгы юлга озатырга бик ашкынып тормый. Әнә шунда, әниләренә булган мөгамәләдә балаларның чын йөзе ачыла. 

Әлбәттә, безнең халык турында мондый кискен, җан ачысы белән язылган драма юк иде. Урта Азиядә яшәүче милләттәшләребез бу спектакльне бик яратып кабул итмәде. “Татарда мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, сез татар халкының бүтән милләтләр алдында дәрәҗәсен төшерәсез”, - дип, безгә үпкә белдергәннәре истә калган. 

Менә хәзер күз алдына китерегез, сәхнәгә шундый ачык йөзле, җыйнак, матур гәүдәле чын татар карчыгы килеп керә. Син аның авыл кешесе булуына да ышанасың, шул ук вакытта без сәхнәдә күрер­гә ияләшкән әби дә түгел, ниндидер укытучыны да хәтерләтә, һәрхәлдә, мин академия театры сәхнәсендә мондый Ананы күрмәдем. Галимә апага бу роль шулкадәр туры килә иде, әгәр дә ул сүзләрен сөйләп кенә чыкса да, тамашачы аны бөтен күңеле белән кабул итәр, яратыр иде. Ә бит Галимә апа артистка буларак Ана ролен, аның җанын шулкадәр ачып бирде ки, залдагы тамашачы Ананың язмышын, фаҗигасен үз язмышы кебек тетрәнеп кабул итте. Әлбәттә, Галимә апа Ибраһимова бу роле белән татар театры тарихына кереп калды. 

Бик кызганыч, Галимә апаның бу эше турында зур мәкаләләр, истәлекләр укыр­га туры килмәде, күрәсең, язарлык кешесе булмагандыр, яки язарга теләмәгәннәрдер. Мәрхүмәне соңгы юлга озатканда, Роза ханым Усманова (сәнгать фәннәре докторы): “Галимә Ибраһимова талантлы артистка иде”, дип сөйләгәндә түзмәдем: “Исән чагында шул сүзләрне язып чыгарга кирәк иде, хәзер соң инде”, - дип әйткәнем әле дә хәтеремдә. Чынында Галимә апаның академия театрында эшләре турында гадел бәя биргән тирән эчтәлекле тәнкыйть мәкаләләре күрмәдем, әйтерсең академия театрында андый талантлы артистка эшләмәгән. 

Аның тормышында да гаҗәп фаҗигале бер вакыйга була, кыз баласы гарип туа. Галимә апаны театрда тиргиләр, әгәр дә син корсет киеп, яшь кызларны уйнап йөрмәсәң, балаң болай гарип булып тумас иде, яшь героиняларны уйныйм, ролемне башка кешегә бирмим дип, балаңны үзең генә харап иттең, диләр. Миңа Галимә апаның кызы Флера белән еш очрашыр­га туры килде, чөнки премьера алдыннан тавышым бетә торган иде. Ул опера театрында җырчы артистларның тамагын, тавышын тикшереп, кирәк чакта аларга бик нык ярдәм итүче белгеч иде (медицина фәннәре кандидаты). Кешене һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, искиткеч оптимист, әнисен чын күңелдән ярата, хөрмәт итә, үзенең шундый булуына да әнисенең бернинди гаебе юк икәнен бөтен кешеләр алдында сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Ничек мондый кыз баланы хөрмәт итмисең! Миңа калса ул музыканы, җырчыларны, сәнгатьне бик нык яраткан, күрәсең. Казанда аның кебек тамак авыруларын белүче бүтән кеше юк иде. Нигә кызы турында шулкадәр күп яздың дип сорасагыз, шуны гына әйтә алам, кызы да үзе кебек бөтен күңеле - җаны белән кешеләргә ярдәм итү өчен туган. Бу, әлбәттә, әнисеннән килә. Ул да үзенең гомерен сәнгать кешеләренә багышлады. Ире Гай Таһиров Муса Җәлил исемендәге опера балет театрының баш балетмейстеры булып эшләде. Безнең академия театрында кайбер спектакльләргә биюләрне куя торган иде. 

Галимә апа Ибраһимованың һәрбер уйнаган роле турында туктап язарга мөмкин булыр иде, чөнки ул аңа лаек. Ләкин минем максатым аның уйнаган рольләренә бәя бирү түгел, бары тик кеше буларак 110 еллыгында искә төшерү генә. Мин инде заманында академия театрына Россия буенча сибелгән татарларның талантлы балалары җыйналган, алар Мәскәүдә үзләренең кем икәнлекләрен күрсәтте, дип язган идем. Әлбәттә, мондый талантлы артистлар белән горурланмыйча мөмкин түгел. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Галимә апа Ибраһимова да шулар рәтендә тора. Татар академия театры тарихында аның үз урыны бар. 

Әзһәр ШАКИРОВ, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты. 

 

"Әни килде" - Г.Ибраһимова, Г.Шамуков.

"Отелло" - Г.Ибраһимова, Камал III. 1953 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: