Мәдәни җомга

Ташкент: «Сезне зарыгып көттек!»

Ниһаять, озын-озак тәнәфестән соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Үзбәкстан башкаласында гомер сөрүче милләттәшләребез белән очрашып, аларга  дүрт спектакль күрсәтеп кайтты. Соңгы тапкыр,  моннан 33 ел элек, 1985 елда булган гастрольләр  ай буе дәвам итә һәм бу – совет чорының театрлар һәм тамашачылар өчен булган бер уңай күренеше  иде. Инде менә Татарстан һәм Үзбәкстан республикалары җитәкчелегенең турыдан-туры ярдәме нәтиҗәсендә, хыялдагы бу иҗади сәфәр янә тормышка ашты.

Ташкент кызу кояшы белән дә, һава мәйданына безне каршыларга килгән ташкентлыларның кайнар алкышлары, милли уен коралларыннан агылган якты,  дәртле моңнары белән дә күңелләребезне җылытты, кәефләрне күтәрде.  Бу матур тәэсирләр  һәр очрашуда, һәр кичтә  безнең белән булды. “Безне онытмаганнармы,  ничек кабул итәрләр?” - дигән шик-шөбһәләребез бик тиз эреп юкка чыкты. Шыг­рым тулы зал, озакка сузылган алкыш­лар, чәчәк бәйләмнәре милләттәшләребезнең әүвәлгечә татар театрына  мөкиббән икәнен күрсәтте. 

Үзбәк милли академия драма театрында  гастроль башланган кичтә Үзбәкстан  Республикасы Мәдәният министрлыгыннан, Россиянең Үзбәкстандагы илчелегеннән, Татарстанның Үзбәкстандагы  вәкаләтле  вәкиллегеннән, Үзбәкстан театрлары берлегеннән, Үзбәкстандагы Татар җәмгыятеннән килгән рәсми кунакларның сәламләү, котлау сүзләре, изге теләкләре, истәлек­ле милли бүләкләр тапшыру тантанасы ярты сәгатькә сузылды. Без дә үз чиратыбызда Үзбәкстан театрының легендар сәхнәсендә Г.Камал исемендәге данлыклы татар театрына чыгыш ясарга мөмкинлек биргән өчен дәүләт һәм театр җитәкчелегенә зур рәхмәт белдердек, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын, Кол Шәриф мәчете сурәте төшерелгән зур келәм, милли түбәтәйләр һәм истәлекле китап, альбомнар тапшырдык.

Урындагы журналистларның  “Нинди әсәрләр  алып  килдегез?”- дигән сорауларына театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев  биргән җавапны  укучыларга да бәян итим: “Гаҗәеп күренеш! Бөтен сөйләгәннәр  бик яхшы аңлашыла, димәк, без шундый якыннар! - дип башлады ул сүзен. “Зәңгәр шәл”сез без Академия театрын күз алдына китерә алмыйбыз. Кая барсак та без гастрольләрне аның белән башлыйбыз. Театрда сезонны “Зәңгәр шәл” белән ачабыз һәм ябабыз. “Зәңгәр шәл”  ул – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев. “Зәңгәр шәл” ул – безнең моңыбыз, җыр - биюләребез, гореф-гадәтләребез. Анда  бөтен артистларыбыз диярлек катнаша. Икенче спектакль  – Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” әсәре буенча. Анда инде безнең иң  күренекле өлкән артистларыбыз­ны  күрергә  була. Алар 60 нчы  еллардан  башлап, Ташкент сәхнәләрендә уйнаган буын. Монда килгәч, таныш үзбәк  артистлары  белән күрешеп, яшьлек вакытларын искә төшереп, елашып  та алдылар. Өченче спектакль зур әдибебез Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә”дигән әсәренә нигезләнгән. Быел язу­чының тууына 90 ел булды. Бу заманча музыкаль спектакльдә талантлы яшьләребез дә, урта буын артистлары да кызыклы образлар белән ачыла. Ашкынып килүебез юкка булмаган, безне биредә дә бик көткәннәр. Бер билет та калмаган. Рәхмәт, туганнар! Бу искиткеч зур, тарихи вакыйга”.

“Зәңгәр шәл” тамашачылар соравы буенча өстәмә рәвештә көндез дә уйналды. “Без сезне бик зарыгып көтеп алдык. “Зәңгәр шәл” спектакле бик ошады. Югары дәрәҗәдә куелган. Уйнаучылар да, җырлаучылар да бик оста, киемнәр дә матур. Гомер буе ишеткән җырларны тыңлап, кушылып җырлап утыр­дык. Спектакльләргә билетлар тиз сатылып беткән, алырга өлгермәдек тә. Тагын килегез!” - дип рәхмәт укыды Ташкент тамашачылары.  Залда  Үзбәкстан җирендә туган татарларны да, Үзбәкстанның сәнгать әһелләрен дә очраттык. Үзбәкстанның атказанган артисты, “Ялла” төркемендә җырлаган Галиәсгар әфәнде дә  бик дулкынланган иде: “Мин балачакта гастрольгә килгән татар җырчылары Рәшит Ваһаповны, Усман Әлмиевне, җыр һәм бию ансамбле концертларын бик яхшы хәтерлим. Ә исемемне миңа әти Камал театры истәлеге итеп  куштырган. Мин кичләрен татар җырлары тыңларга яратам. Спектакль караганда борынгы бабайларымның моңымы, канымы – йөрәкләрне җилкетте”, - диде ул. 

Үзбәк театры артистлары белән  беренче көнне үк очрашудан тыш, бу сәфәрдә  безгә әле үзбәк коллегаларыбыз  бик эчтәлекле бер сәяхәт оештырганнар иде. Тарихка сәяхәт дияргә дә була, чөнки без экскурсиягә барган Сәмәрканд шәһәрендә тарихи урыннар, борынгы мәчет, мәдрәсәләр  гаять күп. Әмир Тимер каберен, шулай ук Президент Кәримов җирләнгән мавзолейны  да зиярәт кылдык, изге суларны да тәмләдек. Онытылмаслык бу көннәр  Камал театры артистлары хөрмәтенә оештырылган зур дуслык  табыны белән төгәлләнде. Нәкъ әкияттәгечә – бар да бар иде, бар да мул иде – пылауларын, карбызларын мин дә авыз иттем. Ике як та киләчәктә тугандаш халыклар арасындагы дуслык элемтәләренең ныгуына, дәвамлы булуына  зур өметләр баглап аерылыштык. 

Казаныбыз җиренә аяк баскач, театрыбызның директоры Илфир Якупов белән яңа сезонга да күз салдык.

– Без менә сезон башланганчы ук сәхнә эшчәнлеген башлап җибәрдек инде. Әле 20 августта Якутиягә юл тоткан идек. Бу халыкара аралашулар һәр як өчен дә бик кирәк. Һәм моның өчен Россия Мәдәният министрлыгының гастрольләр оештыру үзәгенә, үзебезнең Татарстан Мәдәният министрлыгына һәм Президентыбызга рәхмәт. Рөстәм Нургали улына узган ел Үзбәкстан Президенты белән  очрашу вакытында андагы милләттәшләребезнең Г.Камал театрын бик күрәсе килүләрен җиткерәләр. Ике президент үзара аңлашып, килешмәгән булса, бу   гастрольләр бәлки оешмаган да булыр иде. Дәүләт ярдәменнән башка гына мондый ерак гастрольләрне театрлар матди яктан күтәрә алмый. Төрки халык­ларның бергә аралашып, менә шулай алмаш гастрольләр ясау­лары бик кадерле, әһәмиятле. 

Менә  яңа сезон алдыннан артистларыбыз өчен бу гастрольнең никадәр  рухи күтәренкелек бирүе күзгә күренеп тора. Алар шәрык кояшыдай балкый. Бу гастрольләр иҗади, сәяси һәм рухи яктан да бик әһәмиятле эш. Без Үзбәкстан Мәдәният министрлыгы белән дә сөйләшеп кайттык, мондый алмаш гастрольләрне,  мөмкин булса, хәтта ике елдан ике елга оештырырга кирәк.  Гомумән, алдагы сезоныбыз да  гастрольләргә, төрле иҗади чараларга, премь­е­­раларга бай булачак. Һәр елдагыча, Чаллы, Түбән Кама  шәһәрләре, шулай ук Мәскәү, Уфа, Самара, Ульяновск күздә тотыла. Халыкара театр фестивальләренә дә чакырулар бар. Венгрия, Кытайга сәфәр  булуы мөмкин. Яңа спектакльләргә килгәндә, репертуарда Чыңгыз Айтматов, Мансур Гыйләҗев, Александр Володин әсәрләре дә урын алачак. Инде хәзердән үк “Нәүрүз” театр фестиваленә дә хәзерлек башлана. Яшь драматургларның әсәрләрен Кече залда сәхнәләштерү мөмкинлеген дә карыйбыз. Милли драматургиябезне үстерүнең бер ысулы ул. Һәр сезондагы кебек бездә артистларның юбилей кичәләре дә, күренекле сәнгатькәрләрне искә алу  кичәләре дә күп булыр­га охшый. Сезоныбызны  5 октябрьдә “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы белән ачабыз. Тамашачыларыбызны сагындык инде. 

Ә сентябрьнең соңгы  көннәрендә без инде үзбәк дусларыбызны каршы алдык. Казанлылар Үзбәк милли академия драма театры иҗаты белән  танышты. К.Наркабилнең “Тәкъдир сынау­лары” драмасы һәм Ч.Айтматовның “Анам кыры” әсәре буенча куелган моноспектакль  күрсәтелде. Төп рольне башкарган Үзбәкстанның халык артисткасы Мәликә Ибраһимова үзенең таланты, искитәрлек уены белән бөтен тамаша залын  әсир итте. СССР вакытында Хәмзә исемен йөрткән бу театр  безнең сәхнәдә утыз сигез ел элек чыгыш ясаган. Ни аяныч, соңгы елларда сәяси һәм матди сәбәпләр аркасында элек үзара тыгыз бәйләнештә яшәгән бу тугандаш  мәмләкәт белән  иҗади элемтәләребез тәмам өзелгән иде. Ниһаять, быел Тинчурин фестивалендә, аннары төрки халыкларның “Нәүрүз” фестивалендә дә үзбәк театрларын күрергә өметләнәбез. Әүвәлге дустанә сәнгать элемтәләрен  торгызу  сәгате сукты. Бер гасыр элек үк, ягъни Октябрь инкыйлабыннан соң, 1919 елда Ташкентта Край Татар театры ачылган һәм 20 нче еллар уртасына кадәр яшәп, бу төбәктә милли театр сәнгате   үсешенә зур өлеш керткән. Труппада  “Сәйяр”нең  талантлы артистлары – Нури Сакаев, Нәгыймә Таҗдарова, Фатыйма Камалова, Фатыйма Ильская, Сәед Булатов һ.б. эшләгән. 1922 елда бераз вакыт театр белән К.Тинчурин да җитәкчелек иткән. 1921-1924 елларда Үзбәк милли театрында Галиәсгар Камалның энесе Габдулла (Камал I)  да эшли. Яшь милли театрда берничә спектакль сәхнәләштерә. Бу турыда  Ташкент театрының музеенда да белешмә бар. Әле 1930 еллар уртасында да Ташкентта  Үзбәкстан хөкүмәте карары белән татар театры  оеша һәм эшли.  Танылган  татар артистларыннан Шакир Шамильский, Әсгать Мәҗитов, Исхак Иляловның режиссер вазифаларын башкаруы билгеле. Иҗади элемтәләрнең матур бер нәтиҗәсе булып, Камал театрында 1966 елда Үзбәкстанның халык артисты режиссер  Ташхуҗа Ходжаев  куйган “Гүзәлем Әсәл “спектакле дөнья күрә һәм  театр тарихында данлы урынын ала. Озын сүзнең кыскасы, безнең быелгы алмаш гастрольләр  электән килгән рухи багланышыбызны өзелмәслек итеп ныгытыр дип ышанабыз. Читтә яшәгән үз халкыбызның милли   ихтыяҗын да   онытмыйча, Казандагы  үзбәкләрнең дә, шул җөмләдән студентлар арасында да Үзбәкстаннан  килгән яшьләрнең күп булуын   истә тотып, аралашулар дәвамлы булсын  инде, дигән теләктә яшибез. 

Луара ШАКИРҖАН.

Гастроль көннәреннән күренешләр. Риф ЯКУПОВ һәм Фоат ГАРИФУЛЛИН фотолары. 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: