Мәдәни җомга

«Таңбатыр»лар белән туа таң

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында нәни тамашачылар өчен тагын бер спектакль барлыкка килде

«Таңбатыр» татар халык әкиятенә нигезләнеп драматург Мансур Гыйләҗев язган пьеса буенча яшь режиссер Олег Кинҗәголов куйган тамаша театрның балаларга Яңа ел бүләге булды. 

Әкиятләр – халкыбызның якты өмет-хыялларын, яхшыга ышануларын, уңганлык, тапкырлык, олыны - олы, кечене кече итә белү кебек матур сыйфатларын туплаган бәһасез мирас. Әмма балалар театрлары өчен әсәрләр тудыручы авторларыбыз ни өчендер аларга бик сирәк мөрәҗәгать итә. «Әкият» театрында, мәсәлән,  «Камыр батыр» спектакле генә уйнала. Үткән иҗат фасылында репертуарларында биш әкиятне берләштергән «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!..» дип исемләнгән бик матур тамаша пәйда булган иде дә, аны да үзебезнең язучы түгел, Санкт-Петербургтан Светлана Дорожко иҗат иткән (тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла). Сәхнәләребездән каһарманлык темасы  юкка чыкканда, аннан күрмеш, җәмгыятебездә дә вак җанлы адәмнәр күбәйгән заманда әкиятләр батыр­лыкка хөрмәтне,  гаделлеккә омтылышны кире кайтарырга ярдәм итәргә мөмкин. 

Халыкның хыял байлыгы чиксез, шуңа күрә әкиятләребез дә бик бай эчтәлекле. Ләкин аңлашыла ки, пьеса авторына вакыйгаларны, катнашучы геройлар санын кыскартырга туры килгән. Шуңа карамастан мәгънәгә зыян килмәгән – Таңбатыр патша кызы Таңсылуны җир асты патшалыгында хуҗа булып яшәүче Дию пәриеннән коткарып, әти-әнисенә кайтара һәм газаплы юл үткәндә бер-берсенә гашыйк булып өлгергән бу егет һәм кыз кавыша. Иң үкенечлесе шул: спектакль татар әкиятенә нигезләнеп иҗат ителсә дә, сәхнә бизәлешләре (рәссам – Ләйсән Хөсәенова), геройларның киемнәре, музыкада (композитор – Эльмира Галимова) төрле чорлар, иҗат өслүбләре кушылган, төрле халыкларның мәдәниятләре чагылыш тапкан. Татар мәдәниятеннән арткы пәрдәдә алтын патша сараен билгеләгән кыпчак балбалларына охшаш таш рәсемнәре, музыкада  ишетелеп алган кубыз моңнары, ахырдан гына сәхнәгә чыккан һәм озак та тормыйча гаип булган татар читекләре һәм тел генә калган...

Шулай да спектакльне рәхәтләнеп карыйсың. Игътибарны тотып торган төп нәрсә – пластика. Хореограф Нурбәк Батулла гади генә сюжетка хәрәкәт ярдәмендә ит үстерүгә ирешкән. Дию пәрие гаскәренең Таңбатырга ташлануы күренешендә спектакль хәтта балетны хәтерләтә. Диюнең хәзерге заман ир-атларының көндәлек киеме – чалбар, түфлидән чыгуы иң башта ризасызлык уятса да, рольне башкаручы Фәнис Сафинның куе тавышы белән сәхнәне тутырып гырылдап бер сүз әйтүе булды, бөтен ризасызлыклар да юкка чыкты. Автор һәм күселәр башлыгы Күс-Күс ролен башкаручы Раил Шәмсуаровтан спектакль буе күзләрне алып булмый. Ришат Әхмәдуллинның бөтен кыяфәтеннән эчке затлылыгы сизелеп тора, шуңа күрә аның герое Кичбатырның энекәше Таңбатырга карата кабахәтлек кылуына күңел ышанып бетмәде. Караңгы сәхнәгә тычкан өеренең килеп чыгуы шундый тәэсирле куелган ки, хәзер дә күзләрне йомгач, кимерүче кавемнең ут-күзләре кабынгандай була. Убырлы - Айгөл Шәкүрова,  Сукыр – Артур Шәйдуллин, Кулсыз – Фәннүр Мөхәммәтҗанов катнашкан күренеш аерым сәхнә номеры булып  та яшәп китәргә мөмкин әле. Анда пантомима, цирк, театр алымнары бергә кушылган. Спектакльдә уйнаган бөтен актерларның да  татар сөйләменең көен бозмыйча камил, төзек итеп сөйләшүләрен билгеләп үтми мөмкин түгел. 

Шулай итеп, спектакль яшьләргә хас җиңеллек, хыял байлыгы, кыюлык белән алдыра. Ул - күңел көткән «Таңбатыр» түгел. Шулай да сәхнә әкиятләренең таңы булсын иде ул.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: