Мәдәни җомга

Сәнгатькә багышланган гомер 

Җыр яратты – үз татары өчен Моңга күмәр иде дөньяны!.. Халык һәм җыр, сәнгать,                              ил гамьнәре – Бары шулар аның үткәне.

Танылган шагыйрә Салисә Гәрәева бу шигырьне Татарстанның халык артисты Венера Хәсән кызы Гәрәевага багышлап иҗат иткән. Сәнгать эшлеклесен республикабызның, милләтебезнең йөзен, гореф-гадәтләрен бөтен матурлыгы белән күрсәтә торган Татар җыр һәм бию ансамбленнән аерып карап булмый кебек. Аның 57 елдан артык гомере шушы ансамбль, аның гаме, борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән бәйле. Баш хормейстер булып кына да ул ярты гасырга якын эшләгән. Венера Гәрәеваның коллективтан бүгенге көнгә кадәр аерылганы юк. Ул – аның хормейстеры һәм алыштыргысыз киңәшчесе. 

ГАБДЕЛБАРЫЙ АБЗЫЙ ДӘРЕСЛӘРЕ

Кеше өч-дүрт яшьләренә кадәр булган бернәрсәне дә хәтерләми, диләр. Венера Гәрәеваның исә, ни гаҗәп, аны 13 яшенә кадәр үстергән бабасы Габделбарый абзыйның, “Хафизәләм иркәм” җырын көйли-көйли олы якта сиртмәгә эленгән бишектә үзен тибрәткәне бүген дә бер картина кебек күз алдында калган. Ул бу хакта әйтсә, аңардан көләләр, янәсе алай була алмый. Әмма әлеге көнгә кадәр, шушы җырны ишетсә, күзенә яшьләр тыгыла. Аның бабасы – Саба районындагы Өчиле авылында гомер иткән Габделбарый Рәхмәтуллин – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган, гарәп, фарсы телләрен әйбәт белгән гыйлемле хәзрәт. Ул өйдә Коръәнне әкрен генә көйләп укый башласа, рәхәт мохит урнаша, Венерага бабасы бу вакытта Аллаһы белән турыдан-туры очрашкан сымак тоела. Ә кызчык әбисе белән бергә кече якта утырып, тын да алмыйча, Изге Китабыбыз аятьләрен тыңлый. Менә шушы сәгадәтле сәгатьләр гомерлеккә хәтеренә уелган аның. Бүген мәчетләрдән азан тавышы ишетелсә дә, бабасының Коръән укыганы күз алдына килеп баса. 

Габделбарый абзый Г.Тукайны ихластан яраткан, аның барлык әсәрләрен белгән, бик күбесен күңелдән сөйләгән. Ул үзе шагыйрьдән ярты елга гына кече булган. Габделбарый абзый Г.Тукайга туган тиешле Кадыйр мулла белән дә мәдрәсәдә бергә укыган, шагыйрь авырган вакытта янына хәлен белергә дә бергә барып йөргәннәр. Егетләр шагыйрь катнашкан кичәләрне дә калдырмаган, ул укыган лекцияне дә кереп тыңлаган, дустанә мөнәсәбәтләрен гомер буе саклаган, якыннан аралашып яшәгәннәр. Хәзрәт, шактый еллар узгач, 1956 елның июнь аенда, Тукай лекциясенә алган билетын Фәннәр академиясенә илтеп тапшырган. Аның турында галим Рәмил Исламов та язып чыккан иде. 

Венера Хәсән кызы Габделбарый абзыйның Арча районы Ташкичү авылына Ш.Мәрҗани туып-үскән нигезгә – алар нәселе яшәгән йортка кунакка барып йөрүен дә хәтерли. Хәзрәтнең апасы Мәрҗаниләрнең бер туганнарында тормышка чыгуы мәгълүм. Шуңа да ул Мәрҗаниләр, аларның яшәү рәвешләре белән бик таныш була. Аннары хәзрәт Казанга да еш бара, анда мәдрәсәдә бергә укыган муллалар белән очраша.

Габделбарый абзый, шагыйрь дигәндә, бар дөньясын оныта торган була. Бер тапкыр  стенага эленгән тәлинкәдән Ә.Фәйзинең “Тукай” романының   радиокуелышы бара. Абзый оныгы Венера белән мөкиббән китеп, кайбер урыннарда күз яшьләрен сөрткәләп, шуны тыңлый. Хәзрәтнең җәмәгате Мәэлүфә апа кечкенә якта чәй эчеп утыра. Берзаман “Пожар!” дип кычкырган тавышлар ишетелә. Шулчак күршеләре Маһирә апа килеп керә: “Габделбарый абзый, нишләп ятасыз, мунчагыз янып бетте бит инде”, – ди. 

Г.Рәхмәтуллинның Хәбиб­рахман исемле бертуган энесе дә була. Җиде буыннан килгән мулла нәселе балалары буларак, алар авылда укымышлык, зыялылык белән аерылып тора. Әмма холыклары икесенеке ике төрле. Габделбарый абзый – мулла, ә энесе – чын коммунист. Көннәрдән бер көнне энесе абыйларына килеп керә. “Тукайны син идеаллаштырасың инде, – дип башлый ул сүзен. – Ә Тукай салгалаган бит!”. Габделбарый абзый Тукайга тел-теш тидергәнгә һич түзеп тора алмый. “Оят түгелме сиңа, Тукай турында шундый сүз әйтергә! Эчкән кеше 27 яшендә мондый әйберләр язып калдыра алмый. Ул авырган!”. Ике туган шулай әйткәләшүгә барып җитә. Эш якалашуга таба бара. Шуннан Мәэлүфә әби чыгып, “Картаеп беткән ике җүләр, нәрсә бүлешәсез?” – дип аларны тынычландыра. Йортта мондый хәл бары бер тапкыр, Тукайга кагылышлы булганда гына килеп чыга. Еш кына туганнар Пермь өлкәсе Кизил шәһәрендә яшәүче сеңелләре Кафия кайт­кач та бергә җыела. Яраткан уртак темалары – соңгы елларда басылган әсәрләр, әдипләр, аларның иҗаты. 1952-1953 елларда Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”е дөнья күрә. Венера бабасының авылдашы Мәлик белән әсәрдәге Төркиягә чыгып киткән кешеләрне исемнәре белән атап, романны тикшерүләрен бүгенге көнгә кадәр хәтерли. Аларга еш кына туган авылы Гөберчәктән үзе укыта торган Керәннегә барышлый Мөхәммәт Мәһдиев керә. Ике укытучы шулкадәр сүз тәмен белеп сөйләшә: яңа әсәрләр дә, мәдрәсәләр дә, Тукай да телгә алына.

Габделбарый абзый мулла гына түгел, ул мәктәптә рус теле, математика да укыта. Аның укучылары район үзәгендә язу-сызу белән шөгыльләнә, агент булып эшли. Укытучы һәм хәзрәт гаять тырыш кеше була. Рәхмәтулиннар гомер буе умарта тота, сыер асрап яши. Әлбәттә, кәҗәгә генә тиенеп яшәгән еллары да була. Аны сатып, Теләчедән тагын сыер алып кайталар. Әмма аларның уртача тормыш алып барулары кемгәдер ошамый. Габделбарый абзыйның гаиләсен алардан бер өй аша гына булган бик кечкенә генә йортка күчерәләр. Анда яшәүчеләргә Рәхмәтуллиннар өен бирәләр. Әмма бу хәлгә бөтен авыл халкы күтәрелеп чыга. “Оят түгелме сезгә 8-9 балалы гаиләне кысан өйгә кертеп утыртырга”, – диләр. Шуннан соң аларны кабат үз йортларына күчерәләр. 1937 елда Габделбарый абзый да репрессиягә эләгә. Аны, әдип М.Мәһдиевнең әтисе, Гөберчәк мулласы Сөнгатулла хәзрәт, Сеҗе авылыннан язучы Гөлчәчәк Галиеваның әтисе Кәрим абзый белән бергә кулга алып, Саба төрмәсенә алып китүләре  мәгълүм. Бу юлы да авыл халкы ярдәмгә килә. Укучысы Шәриф абый, аны яклап хат язып, авылның барча кешеләреннән кул куйдыра. Хәзрәтне азат итәләр. 

Габделбарый абзый белән аның җәмәгате Мәэлүфә апа 3-4 баласының вафатын кичерә. Бер уллары Наил сугышта һәлак була, икенчесенең гомерен Кемерово өлкәсендә шахтада өзәләр. Кызчык Габделбарый абзый белән Мәэлүфә әбисенең күз яшьләре белән елап улларын сагынуларын, шушы авыр хәс­рәтне кичерүләрен күреп үсә. Кич булдымы,  әбисе моңлана башлый, “Су буйлап”ны, “Исле гөл”не көйли, еш кына Габделбарый абзыйдан “Арча”ны җырлата. Бусы инде туган ягын сагынуыннан. Ул Көек авылы мулласы кызы була. Әмма аны иң хәсрәтләндергәне, өзелеп көткәне –  сугыштан кайтмаган улы. 50-60 яшьләрендәге бу карт-карчык өчен шушы елларда Венера юаныч һәм бик кадерле бала була. Ул гомеренең башка бер генә чорында да андый рәхәт, күңеле мәтәлчек атып яшәгән елларын хәтерләми. 

Венера Гәрәеваның әдәбиятка, сәнгатькә тартылуына да бабасы сәбәпче. Табигатьне яраткан, картиналар ясарга да кулы ятып торган Габделбарый абзый (бу сәләтен үстерсә, ул рәссам булып танылыр да иде) үзе дә гел халкыбыз җырларын көйләп алырга ярата. Тавышы да моңлы, матур. Аннары аларда нәселдән нәселгә күчеп килгән музыкага һәвәслек тә бар. Рәхмәтуллиннар нигезеннән күп җырчы-музыкантлар чыккан. Аларның берничәсе Арча педагогика көллиятендә музыкадан белем бирә. Район хакимиятенең мәдәният бүлегендә эшләгән улы Сәлим – тирә-якта танылган музыкант. Бу сәләт Венерада да ярылып ята. Габделбарый абзый үзенең көндәлегенә оныгының, алты яше тулганчы ук,  “Зөләйха”, “Кара карлыгач микән” , “Әллүки” кебек 25 ләп җырны көйләп йөргәнен теркәп куйган. Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Ысулы кадимче” кебек әсәрләрен дә Венера бик кечкенәдән белә. Өйдә радиодан да көйләр яңгырый, патефонда да Р.Ваһапов, Г.Сөләйманова кебек җырчылар башкаруындагы язмалар уйнатыла. Йортта шулай ук музыка кораллары да хәтсез: тальян да, хромка да, мандолина да бар.  Соңгысында уйнарга кызчыкны бабасы үзе өйрәтә. Венера анда татар көйләрен дә, русныкын да уйный. Хәбибрахман абыйсының кызы Дилбәр хатирәләре буенча, урып җыю чорында авылга җибәрелгән студентларның өчесен фатирга Рәхмәтуллиннарга кертәләр. Рус егетләренең берсе кызчык­ка “Сыграй” дип әйтеп, аның мандолинада уйнавын сорый торган була. Венера исә уен коралын дивардагы кадактан җәлт кенә тартып ала да “Яблочко”ны сыздыра.

Өчиле авылы табигатьнең җәннәт почмагы кебек матур урынына урнашкан. Бер якта – Мәһдиев әсәрләренә кергән, менә егылам-егылам дип торган текә тауга ябышып үскән чикләвек урманы, аның авыл ягындагы итәгеннән һәм авыл эчендәге ярдан иллеләп чишмә агып, аларның суы Кече Мишә елгасына кушыла. Габделбарый абзый табигать кешесе булганга урман-кырлардагы, барлык күренешләрне кызчыкка аңлата бара. Бу авылда үскән оныгы фәкать табигатьнеке булырга, аны өйрәнергә, саклау өчен көрәшергә тиеш дип исәпләгән Габделбарый абзый Венераны биолог итеп күрергә тели. Кыз үзе дә бабасы фикере белән ризалашкан кебек. Әйләнә-тирә табигать – аның дөньясы. Ул  яңгырдан да, яшеннән дә курыкмый. Бик көчле бураннарда тау битендә үскән чыршылар янына чыгып китә, алар шавын тыңларга ярата, аларда ниндидер сер бар сыман тоела. Урманда аларның кортлыклары бар. Язын, бал кортларын омшаниктан чыгарыр вакыт җитү-җитмәвен чикләвекнең чәчәк атуына карап билгелиләр. Бабасы ел саен апрель аенда Венераны каршыдагы тауга чикләвек куаклары чәчәкләрен карарга меңгерә. Габделбарый абзый Венерага еллар алмашынган көннәрдә 12 айның төнге 12дә, учак янына җыелып утырулары турында әкиятне бик тәмләп, чын итеп сөйли. Ә 13нче яше белән баручы Венера шуңа ихластан ышана, “Барыйк инде шунда”, – дип бабасын аптыратып бетерә. Ә ул исә “Анда хәзер кар күп яуган, юл юк инде”, – дип җавап бирә. 

Кыз бу елларда, нык холык­лы, әмма бөҗәк имгәнсә дә, аны кызгана торган бабасына, кап-кара чәчле, зур яшел күзле, чибәрлеге белән хәйран иткән әбисенә “әти-әни” дип дәшә торган була. Кызның үз әнисе исә – Минзәлә драма театрында эшләүче, Татарстанның атказанган артисткасы Мәбрүрә Рәхмәтуллина гастрольләрдән кайтып керми. Сәйдәшевның барлык арияләрен башкара алган артистканы Минзәлә сандугачы, дип йөртәләр. М.Рәхмәтуллинаның колоратуралы сопрано тавышы белән башкарган “Болын”, “Гөлҗамал”, “Сәлви”, “Ак чук” кебек халык җырларын бүген дә сагынып сөйләүчеләр бар әле. Аларга ул елларда кем генә мөкиббән булмаган икән. Венерага алты яшь тулгач, әнисе Мәбрүрә  үги әтисе Шамил Сабиров (театрның музыканты, бик оста баянчы) Минзәлә театры белән Шәмәрдән бистәсенә гас­трольгә килә, берочтан кызчыкны да алып китәргә ниятлиләр. Венераның чын театрны да күргәне юк, ияреп чыгып китә. Аларны Рәхмәтуллиннарның төпчек кызы Сеҗе мәктәбендә укып йөрүче Сатирә озата бара. Соңгы спектакль дә тәмамлана, инде театр машинасы белән Минзәләгә кайтып китәргә тиешләр. Шулчак кызчык әткәе белән әнкәеннән (Габделбарый абзый белән Мәэлүфә апа) аерылачагын бөтен тулылыгы белән аңлап ала. Венера тәрәзәгә чытырдатып, аерып ала алмаслык итеп ябыша, үзе “Әткәй! Әнкәй!” дип илереп елый. Кыз­да көчле истерика башлана. Мәбрүрә апа “Болай булмый инде, ул күнегә алмаячак”, дип калдырып китәргә ризалаша һәм кызын, бер машина табып, Сатирә апасы белән бергә шуңа утыртып җибәрә. Яңа Чүрилегә килеп җиткәч, Венераны озатып, кабат кадерле төпчек бала булып калу турында хыялланган Сатирә апасы, “Мин сине Шәмәрдәнгә кире җәяү  илтәм”, ди. Венера торып йөгерә. Каршысына укытучы Фәния апа килеп чыга. “Бу юл кая бара?” дип сорый аңардан кызчык. “Авылга кайтып җиткәнсең инде, әз генә баргач ферманы күрерсең”, – ди ул. Кыз тагын йөгерә. Кайтып керсә, әнкәе белән әткәе  самавыр гөжләп торган өстәл янында елашып утыра. Оныкларын күргәч, аларның йөзләрендә, дөньяда алтын кошны тоткандай шатлык чагыла. Шушы куанычлы йөзләр бүгенге көнгә кадәр Венераның  хәтерендә саклана.

Габделбарый абзый 10-11 яшьләрендә Венераны Минзәләгә әниләре янына китәргә әзерли башлый. “Кызым, сиңа укырга кирәк булачак. Анда  белем алу өчен дә шартлар әйбәтрәк” дигән сүзләр әледән-әле әйтелә тора. 1956 ел җитә, Венерага 13 яшь тула. Әнисе Мәбрүрә апа белән үги әтисе Шамил Сабиров спектакль белән бу якларга кайта. Габделбарый абзый аларны озата бара, кызы Мәбрүрәгә, “Бик көр күңелле бала, сындыра күрмәгез”,  – дип, соңгы сүзен әйтә. 

ТОРМЫШ ДӘРЕСЛӘРЕ

Әлбәттә, Венера Өчиледән китүне, әбисе белән бабасыннан аерылуны бик авыр кичерә. Кызга Минзәлә тормышның бөтенләй икенче ягын ачып җибәрә. Дөньяда тигезсезлек тә бар икән бит. Соңгы елларда гәүдәгә калынаеп киткән Мәбрүрә Рәхмәтуллинага, спектакльләрдә рольләр бүлгәндә, баш героиня ролен бирмиләр, чөнки буе да кечкенә. Ул еш кына сәхнә артында җырлап торырга тиеш була. Яисә аңа әбиләр, апалар роле туры килә. Моны артистка бик авыр кичерә, өйгә кайткач, күз яшьләре түгә. Кеше алдында болай да ачылып бетүне өнәмәгән Венера исә, үзе өчен чит җиргә килгәч, шактый йомыла. Аны “Бу тормыш шулай барамы икәнни?” дигән сораулар бимазалый. Җәйләрен бу халәттән аны бабасы коткара. Ул, мәктәптә укулар тәмамлануга, Минзәләгә килеп, оныгын алып кайтып китә.

Минзәләдә Венера яши торган йорт подвалында музыка мәктәбе урнашкан. Кыз үтеп-китеп йөргән вакытта аннан агылган көйләрне тыңлап торырга ярата. Аның да шунда керәсе, укыйсы килә. Әмма мәктәпнең директоры Терегулова дигән ханым, яше узган дип, Венераны музыка мәктәбенә алмый. Аның Минзәләдәге тормышындагы иң авыр хәл, мөгаен, шул булгандыр. Кыз анда, урта мәктәпне тәмамлаганчы, биш еллап укыган булса, тормышы, билгеле ки, башкачарак барыр иде. Инде кыз­ның мәктәп тәмамлар көннәре дә җитә. Кая барырга? 1960 елда Казанда педагогика институтының музыка факультеты ачыла. Республика буйлап талантлы балаларны җыялар. Венераны да шунда теркәп куялар. Әмма кызның күңеле тартмыймы, язмышымы – институтта укыйсы итми. Аның күз алдында һаман Казанның музыка училищесы. Ул аны инде берничә ел күңелендә йөртә. VIII сыйныфта укыганда йөгерү, сикерү буенча беренчелекне бирмәгән кызны Казанга ярышка алып киләләр. Шул вакытта балаларны Кекин йортындагы ашханәгә алып керәләр. Венера тиз генә капкалап урамга чыга, колагына бик матур итеп скрипкада уйнаган тавыш ишетелә, кыз сихерләнгәндәй туктап кала. Жуковский урамы чатында музыка училищесыннан агылган көйләрне бер сәгатьләп  тыңлап торуы бүген дә күз алдында. Мөгаен, ул музыка училищесының нәрсә икәнлеген шунда аңлагандыр. X сыйныфны тәмамлагач бар хыялы исә – шушы уку йортына керү. Әниләре – гастрольләрдә. Абыйсы партиянең шәһәр комитетына бара, танышы аша билет алып кызны, “кукурузник”ка утыртып, Казанга озата. 

Көчле яңгыр явып торган көн була ул. Венера троллейбуска утырып училищега килә. Анда кабул итү имтиханнары башланып киткән. Әлбәттә, авыл баласы шәһәрнекеләр кебек чәчрәп тормый. Кызны соң булса да тыңлыйлар. Ул “Әниемнең җылы кочагы”н җырлап күрсәтә. Үтми. Инде кая барырга, нишләргә? Шуннан үги әтисе Шамил кызны Алабугага алып китә. Анда Мамадыш районы Комазан авылыннан танышы да була. Сөйләшүләрдән соң Венераны имтиханнарсыз гына алалар. Әмма ул, бер ай үткәч, барлык имтиханнарны да тапшыра. Бу 1960 ел була. Кыз монда чын фортепианоны, хорны күрә, аларның нәрсә икәнен аңлый. Укыган вакытта музыка уен коралларыннан да, җыр, хордан да  дәресләр ала. Уфадан килгән кечкенә генә буйлы дирижер ханым башкортларның “Ирәндек” дигән җырын өйрәтә. Студентлар, сәхнәгә чыгып җырлый башлый, әмма укытучы хорны җыеп бетерә алмый, авазлар тарала. Ханым сәхнәдән елап чыгып китә. Шунда Венерада хор дирижеры турында “иң начар  һәм авыр профессия икән” дигән фикер кала. Училищеда уку мәшәкатьләре белән бер ел узып та китә. Икенче елның декабрь аенда уку йортына Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров килә. Коллективта буыннар алмашы бара, талантлы яшьләр кирәк. Җәүдәт Айдаров барысын да җырлатып, музыка коралларында уйнатып карый. Өч  кешене  сайлап алып үзе белән алып китә. Алар арасында Венера Гәрәева да була. Ул вакытта да – шушы ук бина.

Шулай итеп Венера хор җыр­чысы булып китә. Әмма кыз­да музыка училищесында уку теләге әз генә дә сүрелмәгән. Ел саен музыка училищесына имтиханнар тапшырып карый, әмма таләпчән укытучылар аны һаман да кире кага. 1964 елда ансамбльнең хормейстеры Җәвит Котдусов белән Җәүдәт Айдаров Венераны училищега әзерли. Бу юлы ул сентябрь аен студент булып каршылый, бик затлы нәсел кызы  булган Хәмзина дигән укытучыга эләгә. Дәүләт университеты өчен беренче гарәп алфавитын төзегән ханым ул. Педагог Венера белән эшли башлагач, “Сез моңарчы кайда йөрдегез соң?” дигән сорауны бирә. “Йөрмәдем, сез мине алмадыгыз”, – дип җаваплый Венера.  

Училище бинасына якын гына бер йорттан фатир табалар. Киңрәк скамья кебек сәкедә Вафирә Гыйззәтуллина, Ижукова фамилияле чуаш кызы һәм Венера бергәләп йоклый. Әлбәттә, таракан, кандала үзәкләренә үтә. Кызлар дәресләргә иртәнге алтыда чыгып китә, төнге 12дә кайтып ята. Бар вакытлары белем өстәүгә багышланган, көннәре фәнни китапханәдә үтә. Билгеле ки, укырга теләкләре зур булу авырлыкларны әлләни сиздерми, барысын да шулай тиеш, дип кабул итәләр. Әйтик, студентларга училищеда берәр композиторны Бахнымы, Ключаревнымы, башканымы алып, аның турында бер дәфтәр тутырып язылган трактат алып килергә кушалар. Ә алар материалны таба, баш күтәрми яза. 

Венераның иң зур хыялы – консерваториягә керү. Әмма фортепианода көйләрне барыбер кеше алдында башкарырдай итеп уйный алмый. Теориясен  “бишле”гә тапшырып барса да, ул гына җитми, хор партитураларын уйнау сорала. Бах, Моцартларны яңгырату өчен бармакларның озын булуы кирәк.  Ә Венераныкылар – кыс­ка, кечкенәдән күнектермәгәч, сыгылмалыгы да начар. Шулай да документларны тапшырып карый. Читтән торып уку бүлегенә кабул итәләр. Мөгаен, баллары да җитмәгәндер. Әлбәттә, уку йортының ректоры Н.Җиһанов, хорларда дирижерлык итү кафедрасы мөдире С.Казачков милләт турында уйлаган булсалар, В. Гәрәеваны көндезге бүлектә дә укыткан булыр иде. Әмма аларның бар хыяллары ансамбльне бетерү, аңардан капелла төзү була. 

Училищены тәмамлаган белгечне Сабага җибәрәләр. Ул Сабада өч ел музыка мәктәбендә укыта. Аны Казанга Семен Казачков чакырып кайтара. Ул җитәкләгән консерватория хорында җырларга көчле соп­рано тавышлы кешеләр кирәк була. Ул тамагын ансамбльдә эшләгәндә үк чарлаган Венера Гәрәеваны искә төшерә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамб­лендә хәлләрнең мөшкелләнеп киткән чагы. Коллективта җитәкчелек калмаган, Җ.Котдусов киткән. А.Ключарев бер үзе эшләп йөри. Берзаман өлкә комитетыннан С.Казачковка шалтыраталар. “Гәрәева 3 айга гастрольләргә китәргә тиеш”. Татарстан мәдәният министры урынбасары Юныс Әминев “Венера, ансамбльдә эшләү турыдан-туры вазыйфаң”, – ди. Венера бу вакытта читтән торып консерваториядә белем дә ала. С. Казачков боргалап тормыйча гына турысын ярып сала, “Мин сезне ансамбльдә эшләгәнегез өчен консерваториягә алырга теләмәгән идем”, – ди. Ә үзе өлкә комитетына каршы килүнең нәрсә икәнен яхшы аңлый. Венера ансамбль коллективы белән хормейстер вазифасында гастрольләргә чыгып китә. 

Ижевскида башланган концертлар Сахалин тамаша залларына кадәр барып җитә. Кире кайткач, Казачков Венераны тагын үзенә чакыра. “Где вы болтались три месяца?”. “Гастрольләргә сез мине үзегез җибәрдегез бит”, – дип җавап­лый кыз. Казачков “Сайлагыз! Йә консерватория, йә ансамбль!” – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куя. “Минем консерваториядә укыйсым килә, сайларга хокукым юк!”. В.Гәрәева ансамбльдән китми. Аны консерваториядә “өчле” куя-куя дипломга җиткерәләр. Билгеле ки, авырлыкларын үзе генә беләдер. Чөнки гастрольләрдә йөргәндә белем алу белән шөгыльләнеп булмый. Хәтта берничә тапкыр укуын ташламакчы да була. Иптәш кызы Вера гына “Сиңа консерваториядән китәргә ярамый, укырга кирәк, син бердәнбер милли кадр” – дип  ахирәтен ныгытып тора. 

Дәүләт имтиханы килеп җитә.  Ә Венера Хәсән кызын аңа кертмиләр. Аның беренче курстамы, фортепианодан бер сынавы бирелмичә калган. Кыз фортепиано укытучысы янына китә, хәлне сөйли. Бюрократия бик көчле еллар бу. Педагог “Өйрәнегез!” ди. Венера хәзер үзенең хор белән эшләргә тиешлеген, вакыт калмаганлыгын аңлата. Шуннан соң Н.Җиһановның кайчандыр өйрәнгән “Әкият” дигән бала-чага өчен язылган бер әсәрен уйный да, аңа “өчле” куеп чыгарып җибәрәләр. 

Соңыннан Әзһәр Абдуллин комиссия рәисе, Мәскәү консерваториясе профессоры, академик Г. Литинский белән С.Казачковның ни рәвешле сөйләшүләре турында Венерага җиткерә. С. Казачков “В.Гәрәевага белешмә генә биреп чыгарабыз”, дип әйтә икән. Литинский, торып басып, аның сүзенә каршы төшкән. “Бу кыз гомере буе хор белән эшләячәк. Мин аның потенциалы киңлеген күреп торам. Калганнары әле билгесез”, дип әйтте, ди. Шуннан  Венера Хәсән кызына “бишле” куеп чыгаралар. 

АНСАМБЛЬНЕҢ ҮЗ ТРАДИЦИЯЛӘРЕ

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле – бу елларда респуб­ликада татар халкының җыр һәм бию сәнгатен күрсәткән бердәнбер зур, милли коллектив. Аның инде үз традицияләре, халык җырларыннан тупланган данлык­лы репертуары булдырылган. Ансамбль чыгышлары – дәүләт дәрәҗәсендә үтә торган барлык дәрәҗәле концерт-кичәләрнең матур бизәге. Аларны илнең татарлар яшәгән барлык шәһәр-авылларында көтеп алалар. Венера Гәрәевага, хормейстер буларак, традицияләрне дәвам итәргә, татар җырының гасырлар дәвамында килгән яңгырашын аңларга һәм сакларга, ансамбль репертуарындагы алтын фондны югалтмаска кирәк була. Билгеле, үзе дә хорда Җәвит Котдусов  дирижерлыгында җырлаган Венерага бу әлләни авыр булмый. Шул ук вакытта Л.Бичарина, Ә.Хәйдәров, Н.Вәлиева, Г.Әмирҗанов кебек яшь җырчылар белән яңа язмалар эшләү башлана. Венера аларга музыка дәресләре бирә. Тора-бара яшьләр училищега кереп белем дә ала. Хор репертуары елдан-ел байый. Алар арасында Ә.Абдуллин эшкәртүендәге “Сорнай моңы”, “Әзифә”, “Тәчкә икә”, “Картуф”, “Җомга”, “Эрбет”, “Сандугачкай” кебек җырлар аеруча көтеп алына. Әмма коллектив ансамбльнең чишмә башындагы җитәкчеләре Зөләйха Әхмәтова, Александр Ключарев калдырган мирасны һәм яңгырашны югалтмый. Ел саен диярлек, ансамбль тарафыннан Мәскәүнең затлы залларында, төрле уңайдан концертлар куела. 

Татар мәдәниятен югары дәрәҗәдә күрсәткән ансамбль булса да, зур уңышлар шундук килми. Коллективның 1973 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз конкурсында ясаган чыгышлары призлы урын ала алмый. Ә дүрт елдан соң уздырылганында ансамбль башкарган җыр-биюләрне икенче урын белән бәялиләр. 1980 елда үткәрелгән конкурста татарстанлылар сынауны СССР­ның халык артисты Игорь Моисеев һәм Пятницкий хоры җитәкчеләре кергән комиссия каршында тота. Жюри бу юлы ансамбль иҗатына 37 коллектив арасында иң югары баллны куя. Аларга академик статус бирәләр. Бу аларның иң шатлыклы көннәре була. Әмма республикага җиңүче булып кайткан ансамбльне каршы алучы да табылмый. Әлбәттә, аның мәрәкәләре конкурска киткәнче үк башлана. Аларга башында Таишев утырган Мәдәният министрлыгы бәйгедә чыгыш ясау программасын тапшыра, анда төп темалар коммунистлар партиясе һәм Ленин, татар халкын күрсәтә торган бердәнбер “Сабантуй” кертелгән. Ансамбль җитәкчеләре Лима Кустабаева, Венера Гәрәева, Раилә Гарипова, Рәшит Мостафин төн утырып уйлашалар. Чөнки ансамбльнең, бу җыр-биюләр белән барганда, бернинди урын да алып кайтмаячагы ачык аңлашыла, һәм алар программаны тулысынча фольклорга  алыштыралар. Министрлыкта, коллектив киткәндә  үк, ансамбль җитәкчеләрен эштән азат итү турында фәрман чыгарыла. Татарстанда коллективка карата көчле басым башлана, янәсе аларның профессиональлеге дә, эш күнекмәләре дә җитенкерәми. Ә үзләренең алыштырырга бер генә әзер белгечләре дә юк. Чөнки консерватория милли кадрлар әзерләми, бу эш дәүләт дәрәҗәсендә куелмаган. Ансамбльнең Мәскәүдән алып кайткан академик статусын да башка коллективка 
ябыштыралар. 

Шулай да Мәскәүдә җиңү яулап кайтуның файдасы да була. Ансамбль алдында, конкурстан соң, чит илләргә юллар ачылып китә. Алар, Татарстанда беренчеләрдән булып, Италия, Япония кебек илләргә, Европа мәмләкәтләренә гастрольләргә чыга башлыйлар. Африка илләренә дә тәүге сукмакны ансамбль сала. Татар милләтенең йөзен күрсәтә торган зур коллектив ул елларда илче буларак та әһәмиятле эш башкара. Аларны Европадагы иң алга киткән милләтләрнең сәнгате белән бер дәрәҗәгә куялар. Югары бәя фестивальләр вакытында да күренә. Бу аларның карашларында, алкышларында ярылып ята. Рөстәм Яхинның “Сорнай моңы”, А.Ключаревның “Зөлхиҗҗә”, “Зөбәрҗәт”, “Эңгер-меңгер”е дә теләсә кайсы илдә иң яхшылар булып саналыр иде. Чөнки белгечләр әйтүенчә, бу әсәрләр үзләренең кичереше, язылышы, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылуы белән аларны эшкәрткән композиторларны Чайковский, Рахманинов белән янәшә итә.

Коллектив кадрларны гомер-гомергә үзе әзерли. Биредә җитәкчеләрне генә түгел, солистларны да, без киткәч, кем килер, дигән сорау борчый. Нияз Гәрәев хормейстер булып ансамбльгә килеп, шактый чарлангач, репертуарны да үзе эшкәртә башлагач, В.Гәрәева кадрлар әзерләү белән ныклап шөгыльләнергә дигән карар кыла һәм җиң сызганып музыка көллиятендә вокал буенча укыр­га керешә. Ул шул ук вакытта ансамбльдә дә хормейстер эшен дәвам итә. Коллективка әзер җырчылар кайта башлый (берочтан шунысын да әйтик, Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән дә Венера Хәсән кызы шөгыльләнә). 

Ансамбльнең беркайчан да хөкүмәт тарафыннан кайгырту күрмәве анда эшләүчеләргә исемнәр биргәндә, аларны фатирлар белән тәэмин иткәндә дә чагылыш таба. Венера Гәрәевага да, Россиянең атказанган артисты кебек дәрәҗәле исемнәр алу язмаган була. Ул үзе исә бу хакта искәртеп йөрүне түбәнлек дип исәпли, ә югарыдагылар  хормейстер хезмәтен күрергә теләми. Яшәү урыны да – бер бүлмәле кысан гына фатир. Дәрәҗәле кунаклар, танылган җырчы – композиторлар, язучылар шушында җыелгач, ул пианинода әсәрләр башкарыла торган музыка салонына, кирәк булганда, китапханәгә, аш һәм йокы бүлмәсенә әверелә. Кичәләр үткәргәндә, бергә укыган дуслары – профессорлар килгәндә, уңайсызрак булып куя әлбәттә. Югыйсә, Казанга килеп берничә ай эшләгән кешеләргә дә 100ләрчә мең хезмәт хакы, яхшы фатирлар биреп кинәндергәннәрен ишетеп торабыз.

Ансамбльнең профессиональлеге бүген дә югары дәрәҗәдә. Концертсыз торган бер көннәре дә юк диярлек.  Хәзер дә дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә торган һәм башка әһәмиятле чаралар ансамбль катнашыннан башка узмый. Коллектив үз иҗатын гастрольләрдә йөреп күрсәтә. Бу инде ансамбльне Россиянең башка шәһәрләрендә дә таныта. Ел саен Төркиягә, башка илләргә барып кайталар. Әмма Казанда, үз тамаша залы булмагач, алар концертлар бирә алмый. Бу республикада үз залы булмаган  бердәнбер коллективтыр, мөгаен. Ә залларны арендалау кыйммәт. Концерт сезонын ябу, гадәттә, филармония  залында үтә.  

Узган елның декабрь аенда ансамбльнең йомгаклау юбилей концерты узды. Аның беренче бүлеге “Алтын фонд”ка кергән җыр-биюләрдән генә торды. Әмма репертуар яңа җырчылар башкаруында яңгырады. Алар коллективның югары профессиональлеген саклап калуына һәм тагын да үстерүенә сәнгать сөючеләрне тагын бер кат инандырды. Тиздән Опера тетры бинасында 1937 елларда халыкны тавышы белән мөкиббән иткән Разия Тимерхановага һәм озак еллар баш хормейс­тер булган Венера Гәрәевага багышлап концерт куелачак. Мозаффаров, Ключарев кебек композиторларыбыз “Әллүки”, “Зиләйлүк”, “Зөбәрҗәт”, “Кар суы”, “Сибелә чәчәк” кебек әсәрләрнең барысын да Разия апа өчен эшкәрткән. Бу әсәрләр нәкъ шул чордагы кебек яңгыравы белән бүген дә тамашачыларны җәлеп итә. Әлбәттә, бу Венера Гәрәева кебек фидакярләрнең хезмәт нәтиҗәсе. Шулай ук Ансамбльнең 1970 еллардан 2000 елга кадәрге башкарган җырлары  тиздән аерым дискта дөнья күрәчәк. Бу – баш хормейстерның иҗат белән тулы елларының данлы сәхифәләрен теркәгән бер йомгак. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Фотолар В.Гәрәеваның шәхси архивыннан.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: