Мәдәни җомга

«Шәй-бү! Шай-бу!»

Г.Кариев театрының баш режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов матур гомер бәйрәмен Камил Кәримовның пьесасы буенча куелган «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакле белән билгеләп үтте.

Р.Әюповны милли җанлы режиссер буларак беләбез. Ул театр сөючеләребезгә татар әдә­бия­тының классикасы буенча куелган «Кыйссаи-Йосыф» (Кол Гали), «Алмачуар» (Г.Ибраһимов), «Оҗмах капкасы» (А.Гыйләҗев), «Мөһаҗирләр» (М.Галәү), «Сак-Сок» (Р.Батулла инсценировкасы), «Кәләпүшче кыз», «Кәҗүл читек», «Остазбикә», «Сөннәтче бабай» (Г.Исхакый), «Печән базары», «Зәйтүнәкәй», «Әйт әле, күбәләк» дип исемләнгән Тукай трилогия­сен һәм башка матур спектакльләр бүләк итте. Р.Әюпов заманча пьесаларның юклыгына беркайчан аптырамады, татар прозасын сәхнә теленә күчерүе белән бу кыен хәлдән уңышлы чыга килә. Ренат Мирзахәсән улы Әюпов театр сөючеләргә хыялый табигатьле, якты рухлы, кыю, тәвәккәл режиссер буларак та билгеле. Аның спектакльләрендә матур символлар, образлар озак еллар үткәннән соң да онытылмый. Киләчәккә өмет күзе белән карау, хыяллана белү аңа татар яшьләр театры озак еллар бинасыз интеккән, күчмә тормыш алып барган авыр елларда да төшенкелеккә бирелмичә иҗат итәргә, труппаны бер йодрыкка туплап саклап калырга ярдәм итте. Бүген дә ул элеккеге офицерлар йортында урнашкан яңа бинада якты иҗатын дәвам итә. 

Спектакль алдыннан Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов режиссер Р.Әюповка рес­публикабызның Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәмдарны шулай ук якташлары пит­рәчлеләр, яшьләр театрының беренче көннәреннән үк иҗат иткән мөхтәрәм артистыбыз Нуриәхмәт Сафин һәм Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова тәбрик итте. 

Спектакльдә театрның беренче актерлары да, яңа гына сәхнәгә аяк баскан яшьләр дә катнаша. Режиссер, әйтерсең лә бер тамашада ике буынны берләштереп, Кариев театрының иҗат куәсен, көчен, бай мөмкинлекләрен күрсәтергә теләгән. Спектакль яшьләр һәм өлкән буын, үткән заман һәм киләчәк, акча һәм рухи кыйммәтләр, аларның бергә үрелеп килгәндә генә камиллеккә, матурлыкка ирешеп булуы турында. Һәрвакыттагыча, режиссерның кыюлыгы шаккатыра. Театр­ның зур булмаган сәхнәсендә җиде-сигез спектакль герое роликта җилдертә. Хоккей уены сәхнәсендә, гомумән, берьюлы уналты персонаж кайнаша. Алар ни рәвеш­ле бер-берсенә бәрелеп, тамашачы өстенә мәтәлеп төшми, ничек кәшәкә белән сылап, бер-берсен яраламый, бер Алла гына белә торгандыр. Вакыйгалар исә гади генә. Биш әбекәй умарта тотып, бал саткан акчаны хәйрия эшләренә җибәреп, матур гына яшәп ятканда авылларына экологик чиста, саф табигатьле җирләрдә матурлык һәм ял үзәге ачып, силикон җитештерү турында хыялланган инвестор килеп төшә. Җирнең язмышын әбиләр һәм инвестор яраннары арасында бер хоккей матчы хәл итәргә тиеш. Әбиләр уенда җиңелә. Ләкин яхшылык барыбер җиңеп чыга. Тамаша режиссер Р.Әюповның иҗат асылына хас булганча, - кыю, җиңел, якты рухлы. Сиринә әбинең кәкре аяк­лары (Алия Кәлимуллина), Миләүшә әбинең алып гәүдәсе (Лидия Галиева), Таһир Рәфкатовичның Мефистофельныкы сыман зәһәр чыраеннан (Илфат Камалиев) тамаша буе күзләрне алып булмый. Шушы актерлар һәм Гөлнара Әбитова (Ландыш әби), Фирүзә Зиннәтуллина (Резедә әби), Гөлнара Фазылҗанова (Сөмбелә әби), Алсу Шакирова (Гөлчәчәк, Сиринә әбинең оныгы), Фәнис Кәлимуллин (рәис) барлыкка китергән театр күңелгә никадәр кадерле! Бүген сәхнә буйлап роликта җилдерткән Илфат Гыйбадуллин, Динар Низамиев, Булат Гатауллин, Эльдар Гатауллин,  Рәис Әхмәтзакиров,  Назлыгөл Хәбибуллиналарның иҗат алымнары никадәр кызык, яңача, мавыктыргыч! Менә театр көченең сере нәрсәдә! Бай тәҗрибәле өлкәннәрнең һәм тиктормас колыннардай иҗатка ашкынып торган яшьләрнең сәхнәдә бәрелешен матур күрсәтү өчен театрның балетмейстеры Нурбәк Батулланың бик тырышканлыгы сизелеп тора. Артистларның һәр хәрәкәте чарланган. 

Кариев театрының тагын бер авторга баюы да куанычлы. Яшьләр белән сәхнә романтикасын бер тапкыр татып караганнан соң, үзе дә яшьләрчә җиңел рухлы язучы Камил Кәримовның алардан аерылырга теләве бик икеле, хезмәттәшлек дәвамлы булмагае. 

Хыялый режиссер Ренат Әюповка үзе кебек сәнгатькә бирелгән хыяллана белүче актерлар белән тагын да кыю премьералар куярга язсын!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: