Мәдәни җомга

Шомбай, Зөһрә кыз һәм башкалар

Казаныбызда «Хаврошечка» спектакле сәхнә күрә

 Юл йөргән таш шомарыр, дип белми әйтмәгәннәр. Шулай бервакыт «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының директоры Роза Яппарова театр фестивалендә кызыклы режиссер Светлана Дорожко куйган спектакльне күрә, үзе белән таныша һәм  «Әкият»кә кунакка чакыра. Бу танышуның нәтиҗәсе буларак, Казаныбызда «Хаврошечка» спектакле сәхнә күрә.


«Хаврошечка»ны куйганда ук, С.Дорожко татар төркемендәге артистларыбызны күзәтеп, моңлы татар сөйләменә колак салып, театрыбызда татар әкияте сәхнәләштерү турында хыялланып йөргән һәм бу теләген театрыбызның җитәкчелегенә җиткергән булган икән.  Ниһаять, Светлана Дорожконың һәм нәни тамашачыларыбызның хыялы тормышка ашты – иҗат сезоны ахырында «Әкият» театры тамашачыларына «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» тамашасын бүләк итте.

«Зөһрә кыз һәм ай», «Сандугач», «Тегүче, җен баласы һәм аю», «Өч күгәрчен» һәм Шомбай турында әкиятләрен бер җепкә тезеп, сценарийны Светлана үзе үк иҗат иткән. Спектакль татар һәм рус телләрендә куелды. Татарчага тәрҗемә итүче - шагыйрь Ркаил Зәйдулла.

Әйтергә кирәк, иҗат төркемендә актерлардан кала бер Геннадий Макаров кына татар милләтеннән. Геннадий дәдәй спектакль өчен музыка сайларга ярдәм иткән, артистларны үз куллары белән ясаган борынгы татар халык музыка уен коралларында уйнарга өйрәткән. Татар халык көйләренә композицияне исә Санкт-Петербургтан Татьяна Алешина иҗат иткән. Спектакльнең рәссамы – шулай ук Санкт-Петербургтан «Алтын битлек» милли театр премиясе иясе Александр Алексеев. «Татар авыз иҗатын ничек бар шулай сәхнәдән күрсәтүне максат итеп куймыйбыз, ниятебез – татар фольклорына үзебезнең карашыбыз­ны белдерү», - дип милли спектакль мәсьәләсенә бик сак якын килүен алдан ук белдереп куйган иде режиссер. Нәтиҗәдә, спектакльне  караган һәр тамашачы чит милләттән булса да, иҗат төркеменең милли мәдәниятебезгә карата ихтирамын вә  тирән кызыксыну хисен тойгандыр.

«Спектакльне бер карау гына җитми, татар халкының зирәклеген, күңел байлыгын туплаган әкиятләр генә дә бишәү бит. Һәркайсына бер музыка уен коралы туры килә. Мәсәлән, Шомбайның шуклыгын, тапкыр акылын, тиктормас холкын нинди музыка уен коралы барыннан да төгәлрәк чагылдыра дип уйлыйсыз? Әлбәттә, дәф. Таш астыннан чыккан Шомбай турындагы әкияткә шуннан да ныграк туры килгән музыка уен коралын табуы читен. Өч күгәрчен турындагы озын бәян тамашачыга гөсләдә ашыкмыйча башкарылган талгын музыка ярдәмендә җиткерелә. Әкиятләрне музыка уен кораллары гына түгел, иҗат өслүбләре дә аера. Шомбай турындагы әкият ширмә өстендә башкарылмаса гаҗәп булыр иде. «Өч күгәрчен» әкиятендәге вакыйгаларны тасвирлап бетерү өчен бер кич җитмәс. Шәүләләр аркылы күрсәткәч, аннан җыйнак, матур әкият килеп чыккан. Кыскасы, спектакльдә курчак театрындагы төрле иҗат өслүбләре, хәтта безнең театрда сирәк күренгән планшет-курчакларга кадәр кулланыла, шул төрлелек тамашаны тагын да кызыклырак итә.

Биш әкияттә никадәр герой бар, ничаклы вакыйга турында бәян ителә! Сәхнәдә исә аларны нибары биш актер – Ришат Гыйздәтуллин, Юрий Чуктиев, Марс Гайфуллин, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Нияз Садыйков башкара. Хатын-кыз рольләрен дә шулкадәр килештереп уйныйлар! Әмма режиссер Светлана Дорожко ир-ат актерларыбызны хатын-кызларыбызга караганда ныграк ошаткан, дигән сүз түгел бу. «Ислам мәдәниятендә ир-атлар зур урын тота. Спектакльдә дә шуны искәртергә теләдек», - дип аңлатты режиссер. Күренгәнчә, тамашада һәрнәрсә җиде кат үлчәнгән, ныклап уйланган.

Менә мондый спектакльләр белән көз көнне «Шомбай» фестиваленә  кунаклар каршы алу да күңелле булачак ичмаса!

Миләүшә Галиуллина.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: