Мәдәни җомга

Сандугачка сайрар тал кирәк

Минзәлә Татар дәүләт драма театры актрисасы Мәбрүрә Рәхмәтуллинаның тууына 100 ел

Саба районындагы Өчиле авылында гомер кичерүче Рәхмәтуллиннар гаиләсе турында гел ишетеп үстем. Музыкаль һәм зыялы бу нәселне тирә-як авылларда да һәм районнарда да әйбәт беләләр иде. Ә авылыбыз Керәннедән Өчилегә нибары өч чакрым. Җитмәсә, аларның башлангычны тәмамлаган  ул-кызлары белем алуларын безнең авылның сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә. Габделбарый хәзрәт үзе дә җырга-моңга битараф түгел, аның көйләп Коръән укулары йөрәкнең иң түренә үтеп керүе турында сөйлиләр иде. Рәхмәтуллиннарның балалары, оныкларының күбесе язмышларын җыр-музыка белән бәйләгән. Әйтик, хәзрәтнең улы виртуоз баянчы, Чүриле районы мәдәният бүлеге җитәкчесе булган Сәлим Рәхмәтуллин ул заманнарда буй җитмәслек биеклектәге музыкант булып истә калган. Габделбарый абзыйның оныклары - Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә  50 елдан артык баш хормейстер һәм хормейстер булды. Рәйсә Сабирова - Яшел Үзән шәһәрендә сәнгать мәктәбендә вокал укыта,  Рөстәм Рәхмәтуллин Арча педагогика училищесында музыка белеме бирә, ә Миләүшә, Ирек Рәхмәтуллиннар махсус белемле музыкантлар. Хәзрәтнең кызы, Татарстанның атказанган артисты, Минзәлә театры актрисасы Мәбрүрә Рәхмәтуллинаның “гаҗәеп чиста, көчле, матур, сандугачлардан да уздыра торган” тавышы өлкәнрәк яшьтәгеләрнең бүген дә хәтерендә саклана. Узган ел аның тууына 100 ел тулды. 

Мәбрүрә апа заманына күрә шактый дәрәҗәле Арча педагогика училищесын тәмамлый, анда ул елларда да мәртәбәле музыка белеме факультеты була. Ут борчасы кебек җитез, ихлас күңелле, колоратуралы сопрано тавышлы кызны ул елларда үз туган төбәгеннән җибәрәселәре дә  килми, ул Саба халык театрында артистка булып эшләп ала. Шуннан соң М.Рәхмәтуллина Казан курчак театры сәхнәсендә җырлы-моңлы рольләр башкара. Аңлашыла ки, анда да артисткага табигатьтән бирелгән тавышын яңгыратырга шартлар булмагандыр. Бөек Ватан сугышы барган елларда Мәбрүрә Мамадыш колхоз-совхоз теат­рында хезмәт куя. Әмма 1949 елда бу театр да ябыла. Шуннан соң Мәбрүрә Рәхмәтуллина ире, музыкант, баянчы Шамил Сабиров белән Минзәлә колхоз-совхоз театрында эшли башлый. Бу вакытта артисткага 30 яшь тә тулмаган була әле. Гаиләнең театрда эшли башлаган елында, коллектив Өчиледән дистә чакрым тирәсе генә булган Шәмәрдән бистәсенә “Акчарлаклар” музыкаль комедиясен алып килә. Мәбрүрә белән аның ире Шамил Сабиров, мөгаен, актрисаның туган авылына әти-әниләрен күрергә кайтканнардыр һәм Мәбрүрә апаның беренче иреннән туган, моңарчы Өчиледәге бабасында тәрбияләнгән кызы Венераны (Венера Гәрәева) да үзләре белән алып китәргә ниятләгәннәрдер. Кызчыкның Минзәләгә һич кенә дә барасы килми. Әмма әниләре алты яшьлек баланы көйләп-җайлап дигәндәй үзләре белән алып китә. Венера өчен Шәмәрдәнгә баруның барыбер бер файдасы була. Моңарчы радиодан Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Галия Кайбицкая кебек җырчыларны тыңлап ләззәтләнгән кыз, спектакль барганда, беренче тапкыр әнисенең сәхнәдән җырлавын ишетә. Спектакльдә Фәйрүзә ролен уйнаган әнисенең чиста тавышы белән башкарылган җырны сихерләнгәндәй тыңлый. Венераның андый моңны сәхнәдән ишеткәне дә булмый. Шулай да, кыз Өчиледәге әткәе белән әңкәеннән (бабасы Габделбарый абзый белән әбисе Мәэлүфә) һич кенә дә аерыласы килми, китмәс өчен илереп елый. Аны артистлар тәм-том белән сыйлап, Рабига апа Шакирова хәтта курчак биреп юатып карый. Әмма бала үксүен белә. Аны алып китү мөмкин түгеллеген аңлап, тагын Өчиледә калдырырга мәҗбүр булалар. 

Әлбәттә, Минзәлә театры – ул елларда, сәхнәләрне аеруча гөрләткән, халыкның һәрвакыт көтеп ала торган коллективларының берсе. Артистлар ат, үгез, соңрак трактор, машина арбаларына төялеп, авылдан-­авылга йөри, халыкның күңелен күтәрә. Моннан тыш бу елларда театрның төп амплуасы музыкаль драмалар, комедияләр була. Ә табигатьтә бик сирәк очрый торган колоратуралы сопрано тавышлы, спектакльләрдә уйнау тәҗрибәсе дә шактый булган, зур күзле, дулкынланып торган кара чәчле Мәбрүрә Рәхмәтуллина бу театрның бер йолдызы итеп кабул ителгәндер. Артистка моннан тыш табигатьтән абсолют ишетү сәләте белән дә бүләкләнгән. Әтисе Габделбарый хәзрәт биргән тәрбия дә үзен сиздерә. Ул аныңча итеп Тукай теле белән сөйләргә күнеккән. Үткен, теләсә нинди хәлдән оста итеп чыга белә торган М. Рәхмәтуллина баштагы елларда Җ.Фәйзинең Г.Насыйри либреттосы буенча куелган “Идел буенда” – Фәйрүзә, Г.Хаҗибәковның “Аршин мал алан” музыкаль комедияләрендә – Тәлли, ­Х.Ибраһимовның “Башмагым”да музыкаль образ – Җиһан карчык кебек төп рольләрне башкара. Шулай ук Мәбрүрә апа сәхнәдә киң күңелле, эчкерсез, зур йөрәкле ана образларын да уйный. Сәет Шәкүровның “Зөһрә йолдыз”, “Тормыш бусагасында” әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә – М.Рәхмәтуллина башкаруындагы Ана рольләре тамашачы хәтерендә озак сак­лана. “Ул һәртөрле жанр кысаларындагы образлар белән генә чикләнмичә, төрле пландагы рольләрне үз итә,” – дип яза аның турында театр сәнгате белгече Дания Гыймранова “Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры“ дигән хезмәтендә. Мари драматургы Н.Арбанның “Кара бүре”сендә – максатына ирешү өчен берни алдында да туктап калмаучы мәкерле карчык, сихерче Өски, Б.Шоуның “Шайтан шәкерте”ндә – Миссис Уильям, Р.Ишморатованың “Әйтер идем йөрәк серемне”сендә – Галимә, Х.Сафинаның “Җыр дә­вам итә”сендә – Бәдер, ­А.Ба­һаветдиновның “Соңгы каракош”ында Сания һ.б. күп образлар Мәбрүрә апаның иҗади мөмкинлекләре ни дәрәҗәдә киңкырлы һәм тулы канлы булуы турында сөйли. Н.Исәнбәтнең “Һиҗрәт”ендә  Майшәкәр роле бу елларда театр сәнгате сөючеләрнең аеруча хәтерендә кала. Мәбрүрә апаның холкына, табигатенә, тәрбиясенә туры килми торган әдәпсез, оятсыз хатын образы була ул. Әмма аны актриса шулкадәр зур осталык белән башкара ки, буй-буй күлмәк, фуражка кигән Майшәкәр образы һәм аның  “Сөрсә, сөрсеннәр Себергә, Себер үзебезнеке”, дигән җыры әле озак вакытлар халык телендә йөри. “Ул геройларның холык-фигыльләрен бөтенләй икенче төрле ача иде. Аның, образга тулысынча кереп, тамашачы күңеленә үтәрдәй итеп сөйләвен хәтерлим”, – ди әнисе катнашындагы күп спектакльләрдән мәгълүматлы Венера Гәрәева. Ю.Әминовның “Язылмаган законнар”ындагы Хупҗамал образы да халыкны тәэсирләндерә. Килен-кайнана мәсьәләсе бу елларга аеруча хас темалардан була. Спектакльдә шәһәрчә тәрбияләнгән кыз авылның гади бер егетенә кияүгә чыга. Сәхнәдә аның кайнанасына булган мөнәсәбәте күрсәтелә. Ана килененең кыланмышларына түзә алмыйча вафат була. Аның “Балам, сезне язылмаган закон­нар, халык үзе хөкем итәр”, – дигән соңгы сүзләре бүгенге көнгә кадәр Венера Гәрәеваның хәтерендә яши. 

Шул ук вакытта М.Рәхмә­тул­линаның музыкаль спектакльләрдә киң диапазонлы, чиста тавышы белән башкарган  арияләрен, “Болын”, “Гөлҗамал”, “Сәлви”, “Ак чук”, “Су буй­лап”, “Сакмар су” кебек ха­лык җырларын, С.Сәйдәшев, А.Ключарев, С.Садыйкова, Ш.Мәҗитов, Җ.Фәйзи әсәрләрен, Татарстанда гына түгел, Россиянең татарлар яши торган төбәкләрендә бүген дә сагынып сөйләүчеләр бар әле. “Аларга ул елларда кем генә мөкиббән булмаган икән. Минзәләләр Мәбрүрә Рәхмәтуллина катнашындагы концертларны да көтеп ала, аны сәхнәгә кабат-кабат чакырып чыгара иде. Ул халык телендә “Минзәлә сандугачы”на әверелде, җырчы өлкәнрәк буын кешеләр хәтерендә бүген дә шушы исем белән яши”, – дип сөйләде Минзәлә татар дәүләт драма театры музее җитәкчесе, театрга нигез салучылар Мохит Кичубаев һәм Рабига Шакирова кызы – Илһамия ханым Кичубаева. Шунысын да искәртү кирәктер, ул елларда җыр-моң сөючеләр бүгенге кебек бер көнлек җырларны тыңларга  да теләмәгән.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган режиссер Әхтәм ага Зариповка да 1955-1956 елларда Минзәлә театрында эшләп алырга туры килгән. Үсмер урта мәктәпне гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлап та, аңа тиешле алтын медальне башкага бирүләре сәбәпле укырга керә алмый, шуңа борчылып йөргән бер чоры була. Аны Башкортстанның Илеш районы үзешчәннәре үзләренә баянчы итеп кабул итә, егет концерт бригадасы белән авылларда йөри. Шунда ул Минзәлә театрының Актаныш районындагы Аеш авылында “Бирнәсез кыз” спектаклен куячаклары турында ишетә. Егет ат яллап, минзәләләр янына китә. Аешка бик вакытлы барып җитә һәм спектакльне дә карарга өлгерә.   

Ул елны театрларга К.Тинчурин әсәрләрен сәхнәгә мендерү рөхсәт ителә. Минзәлә театры “Зәңгәр шәл”не сәхнәләштерергә тели. Әмма пьесаны таба алмыйлар. Артист Гомәр Калинин академия театрында “Зәңгәр шәл”дә уйнаган булган, аның рольләрне хәтердән белүе ачыклана. Шуның ярдәмендә пьесаны яңадан язып чыгалар. Хәдичә Сәлимова, Рабига Шакирова да нәрсәләрдер өсти. “Зәңгәр шәл” – бик тә музыкаль әсәр. Бу мәсьәләдә дилбегәне Мәбрүрә апа үз кулына ала, нинди генә җырга тукталсалар да, Салих Сәйдәшев язган көйләрне хәтерендә яңартып, Шамиленә көйләп күрсәтә, ул исә җырны нотага салып куя. Шулай итеп спектакльне тулысынча яңадан “тудыра”лар. Мәбрүрә апа шук кыз – Саҗидәне уйнарга тиеш, театрның яңа артисты Әхтәмгә шәкерт ролен бирәләр. Аның да сәхнәдә башкара торган җыры бар. Бу елларда театрда аерым грим бүлмәләре юк, барысы да – бер залда. Мәбрүрә апа ире Шамил белән бергәләп, театрдан кеше кайтып беткәч, Әхтәмгә җырны, көйнең бормаларын өйрәтә. Сугыш еллары михнәтләрен бөтен тулылыгы белән кичергән актриса ярдәмчел, киң күңелле булуы белән дә аерылып тора.

Мәбрүрә апа, кызы Венераны, аңа 13 яшь тулгач, Ире Шамил белән Минзәләгә алып килә. Бу 1956 ел була. Шунда кыз да театр тормышы белән яши башлый. Бер генә эшне дә ярты-йорты башкарырга күнекмәгән, әштер-өштерне яратмый торган әнисе барлык рольләрен, җырларын өйдә җиренә җиткереп өйрәнә, кабатлый. Мәбрүрә апа грим салырга да спектакль башланырга бер сәгать алдан барып утыруны гадәт итә. “Ми­ңа шулай тынычрак”, – дия торган була. 

Әмма Минзәлә театры эшчәнлеген өйрәнгәндә, Мәбрүрә Рәхмәтуллинаның иҗади мөмкинлекләре зур булуына карамастан, аны тулысынча файдаланылмавына игътибар итми мөмкин түгел. Күрәсең, театрда эчке мөнәсәбәтләр киеренкелеге дә булгандыр. Туры сүзле, уйлаганы теленә чыккан, ялагайлануны белмәгән Мәбрүрә апа, ихтимал, җитәкчелек күңеленә дә бик хуш килмәгәндер. Хәзерге тормышта да кайбер әлләни җыры-моңы булмаган адәмнәрнең, югарыдагыларга юл сабып, дәрәҗәле исемнәр алуы, шул ук вакытта кайбер талантлыларның күләгәдә калуын да күреп торабыз. Венера Гәрәева да, Минзәләдә яши башлагач, әнисенең, спектакльләргә рольләр бүлгәндә, читтәрәк калдырылуын искәртә башлый. Мәбрүрә апага  еш кына икенчел пландагы, эпизодик геройларны уйнарга туры килә, яисә әбиләр, апалар ролен башкара. Тагын да рәнҗеткәне, ул еш кына рольне башкаручы кайсы да булса артистка, сәхнәдә авыз ачып, көй сузган рәвеш китергәндә, пәрдә артында аның өчен җырлап торырга тиеш була. Бу хәлләрне хисчән, иҗади күңелле артистка бик авыр кичерә, өйгә кайткач күз яшьләре түгә. Минзәлә театры куйган спектакльләрдә “Минзәлә сандугачы”ның җырлавын тыңлап кинәнгән Әхтәм ага Зарипов та, Аеш авылында “Бирнәсез кыз” спектаклен караганда, Мәбрүрә апаның ресторанда хезмәт күрсәтә торган, трактир хезмәтчесе Иван исемле ир кеше булып уйнавына сәерсенә. “Талантлы артистканы, сирәк тавышлы җыр­чыны, мыек беркетеп, ир кеше итеп сәхнәгә чыгару нигә кирәк булды икән?” – ди ул хәзер.  

Дания Гыймранованың югарыда телгә алынган китабында шушы коллективта утыз елга якын хезмәт куйган артистка турында берәр җөмләле мәгълүматны нибары 3-4 урында таптым. Алары да  артистканың театрга килүе, өлкән яшьтәге Хөббиҗамал (артистка М.Рәхмәтуллина), Майлыбикә (артистка Р.Шакирова) образлары үзләренең җанлы, халыкчан булулары белән күңелне җәлеп итеп өлгерүе турында. Моннан тыш 1957 елда Минзәлә театрының Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында “Язылмаган законнар” һәм “Галиябану” спектакльләре белән катнашуыннан соң 15ләп артистка һәм ветеранга “РСФСРның атказанган артисты”, “Почет билгесе” ордены”, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнүчеләр санап үтелә. Медальгә ия булучылар арасында Мәбрүрә Рәхмәтуллинаның да исеме бар. “Минзәлә театрын яшәтүчеләр” дигән бү­лектә һәр артистка аерым сәхифәләр багышланган. Анда Мәбрүрә апа иҗат иткән 60тан артык роль арасыннан 15ләбе генә телгә алынган. Бу инде артистканың икенчел пландагы рольләр уйнавына да бер дәлил. Мәбрүрә апага “Татарстанның атказанган артисты” дигән исем дә ул ­пенсиягә чыгасы елны гына бирелә. Җитмәсә, 55 е тулуга, лаеклы ялга озатулары да артистка өчен көтелмәгән тукмак була. Ул 1976 елда, 56 яшендә йөрәк чиреннән китеп бара. 

Сөембикә КАШАПОВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: