Мәдәни җомга

«Самоварлар», яки «Әкият» әкияткә каршы

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры куйган спектакль өчен  «Самовары» исеме сәер тоела. “Әкият” театрында сугыш турындагы спектакльнең сәхнәләштерелүе үзе үк гаҗәп.

Тамаша унике яшьтән өлкәнрәкләр өчен кичләрен театрның кече сәхнәсендә күрсәтелә.

Спектакльнең кап-кара программа кәгазенә ак белән бары тик берничә исем – пьеса авторы һәм режиссер Рафаэль Таһиров, рәссам Сергей Рябинин, композитор Юрий Чаплин һәм  курчак­ларны җанландыручы җиде артист – Н.Егорова, Ю.Василишина, И.Гайнуллина, Т.Сорокина, Л.Нә­җипова, Л.Пасынкова, ­А. Жукова язылган. Һәм “программа”ның кара фонына  тилмерүле карашлы кешеләрнең берничә фотосы ­урнаштырылган. 

«Самовары» спектакле турында бөтен мәгълүмат шушы бер абзацка сыйган да беткән. Әмма алтын зур булмый, ди халык. Курчак театрында гына түгел, рес­публикабыз сәхнәләрендә сугыш турында болай сөйләгәннәре юк иде әле. Рафаэль Таһировның  «Самовары» спектакле безнең ил кешесенең колакларына җитмеш биш ел буе эленә килгән ялганны бер сәгать эчендә юкка чыгара. Аны карагач, озак еллар мәрткә китеп дөнья хәлләреннән бихәбәр булганнан соң гүя айнып китәсең.

Санкт-Петербургтагы хәрби-медицина музее мәгълүматларына караганда, Бөек Ватан сугышы елларында 46 миллион 250 мең совет солдаты яраланган. Шуларның 2 миллион 567 меңе кулсыз, аяксыз әйләнеп кайткан. Бу әле рәсми мәгълүматлар гына. Аяксызларны – «танкист»,  кулсыз-­аяксызларны исә «самовар» дип йөрткәннәр. 

Сугыштан соң бөтен җирдә күтәренкелек, халык тыры­шып-газапланып илне торгыза, рәхәт киләчәккә өметләнә. Ә шул вакытта вокзал, базар тирәсендә аяксыз «кәрләләр» хәер сораша. Сорашмаслар иде дә, аларга бик аз күләмдә пенсия түләнә, авылдан чыкканнарга исә бөтенләй түләнми. Күз көеге булып, халыкны куркытып утырмасыннар өчен, 1948 елда хәерчелек белән көрәш йөзеннән төрле чаралар күрә башлыйлар. Берникадәр вакыт «самовар», «танкистлар» һәм бүтән гарипләр вокзал, базар тирәләреннән югалып тора. 1951 елда Сталин хәер сорашкан сугыш инвалидларын җыеп ябык интернатларга урнаштыру турында карар кабул итә.  Андый интернатлар гадәттә монастырьләрдә урнаша. Советлар Союзының Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1951 елның икенче яртысында гына да хәерчелек өчен 107 мең 766 кеше кулга алына. Шуларның 70 проценты – сугыш инвалидлары. 

Спектакльдә менә шундый бәхетсез язмышка дучар булган гарип турында сүз бара. Аның туганнан алып үлгәнгә кадәр бөтен тормышы сурәтләнә. Балачакта ишеткән назлы бишек җырлары, якты киләчәк төзергә чакырган лозунглар, снаряд шартлаулары, сугыштан соң бала-чаганың бәхетле чыр-чуы, «самовар»ларның бәхет авазларын ишеткәндә чәкештергән калай стаканнар тавышы, Совет илендә эшләмичә күз киеге булып ятканнары өчен, махсус интернатка алып китәргә дип төнлә килгән билгесез адәмнәрнең аяк тавышлары, интернатта төшләрендә сугыш мәхшәрен күреп,  иптәшләренең куркып кычкырулары ишетелә. Бер сәгать буе сәхнәдә геройлар ник бер сүз әйтсен. Сценография дә бер-берсен алыштырган символлардан гыйбарәт. Сәхнә түрендәге изге Богородица иконасы Советлар Союзы гербына әйләнә. Аннары аның урынында гомер узганын санаучы сәгать пәйда була. Бер мизгел эчендә сәгать телләре, чайкалган саен адәм балаларының башларын кискән чалгыга әйләнә һәм сәхнә түренә төрле тарафтан ап-ак күгәрченнәр егылып төшә тора. 

Бер сәгатьлек тамашада интернатка килеп эләккән бичараларның ничек гарипләнүләре дә сыйган. Берсен фашист концлагереннан качканда явызлыкларыннан шашынган этләр талый, икенчесе – самолетта, өченчесе танкта яна, яшьлегендә чечетка суккан дүртенчесен фашистлар кыйнап бер аяксыз калдыра. Әнә шул хәлләрне кабат төшләрендә күргәндә «ит кисәкләренең» караватларында әрле-бирле бәрелүләрен күрү, ачы тавыш белән кычкыруларын ишетү бик авыр. 

«Самовары» – сугышның чын йөзен ачкан югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре. Аның яшь режиссер тарафыннан куелуы бигрәк тә куанычлы. Аңлы яшьләребез күбрәк булса, сугыш мәхшәре бүтән кабатланмас иде. 

Бүген балаларын гимнастеркага киендереп фотога төшергән ата-аналарга әрле-бирле караватларында бәргәләнгән «ит кисәкләрен» күрсәтәсе иде. «Үлемсез полк» акциясендә катнашучыларны бәйрәм чарасыннан соң ук «Әкият» театрына куып кертеп,  каһәрләнгән «самовар»ларының мәгънәсез, кадерсез тормышы һәм аяныч үлеме турында бәян итәсе иде. «Самовар» язмышларын үз йөрәкләре аша кичергән артистларның яшьле күзләренә бер карасын иде алар... 

«Самовары» – гадәти спектакль генә түгел, ул «Әкият» театрының сугышка карашын билгеләгән гражданлык позициясе. «Әкият» сугыш турындагы әкиятләргә каршы!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: