Мәдәни җомга

Могҗизалар иле 

Узган җомгада республиканың һәммә театрлары да яңа иҗат сезонын башлады. Фәкыйрегезнең инде утыз елдан артык гомер буена Әтнә авылына барганы юк иде. Әле 28 ел элек Әтнә районы үзе дә юк иде бит. Татарстан җирлегендә пәйда булган яңа бер үзәкне күзәтү максатыннан, иң әүвәл, Әтнәнең үзен тамаша кылып чыгуны кирәк таптым.

Нибары 3500 гә якын кеше яшәгән авылны  әллә ни зур дип булмый, әлбәттә, әмма аның төзеклегенә, гел заманча сулыш белән яши белүенә сокланмыйча да мөмкин түгел. Яңа парлар өчен махсус булдырылган Яшьләр урамы, бүгенге район үзәкләренең һәммәсенә дә хас “Могҗизалар кыры” бистәсе, дистәләгән кибетләрне берләштергән сәүдә үзәге – һәммәсе дә чиста, сокландыргыч төзек. Әмма Әтнә авылының йөзек кашы – әле үзәккә җиткәнче үк күзне камаштыра торган Совет урамы икән. Бүген-иртәгә ачылырга торган “Дулкын” йөзү бассейны, балалар өчен булдырылган мәдәният-спорт комплексы, районның үзәк шифаханәсе, “Калатау” рестораны, ял һәм спорт паркы, һәм, әлбәттә инде, Россиянең теләсә кайсы каласын да көнләштерә алыр­дай драма театры!

...Күңелне әрнү һәм гарьләнү хисләре талап, телеп уза. 29 ел элек Чаллы каласында бер мең татар белән бергә партиянең Автозавод райкомы бинасын басып алган һәм шунда драма театры ачтыру бәхетенә ирешкән идек. Райком бинасы – партиянең үзе шикелле үк учаксыз һәм җансыз иде. Татар театрына яңа, йөз меңләгән кешеләрне үзенә тартырдай бина төзеттерү өчен дистә еллар буе көрәштек, ни үкенеч, безнең якты хыял таш җанлы түрәләрнең җансыз диварына бәрелеп, челпәрәмә килде. Чаллы театры бүген дә җаны һәм нурлары булмаган райком бинасында хөкем сөрә, милләт башы, гаебе бар сабый баланыкыдай, аска иелгән. Ә ул Чаллыда туктаусыз алышынып торган “вакытлы” түрәләрне дә, яңа театр проектларын кире каккан җансыз башлыкларны да, җыйнап-туплап, менә шушы Әтнә театры каршына китереп бастырасы иде. Юк, үкенүдән йөзләре кызармастыр. Һичьюгы көнләшеп вә сок­ланып китмәсләрме?!.

Менә шушы сокландыргыч бинада җиденче елын яшәүче Әтнә драма театры үзенең быелгы сезонын Шәриф Хөсәенов әсәре буенча куелган “Әниемнең ак күлмәге” спектакле белән башлады. Әлбәттә, әлеге пьеса эчтәлеге белән йөз меңләгән тамашачы таныш. Ялгыз көенә фәлән чаклы бала үстереп, картаймыш көнендә яман чиргә тарган һәм сыңар гына “җанкисәге” өчен дә кирәксезгә калган бәхетсез һәм бичара ана турында ул. Эчтәлеге һәм фаҗигасе белән бәгырьләрне телә. Бүген, миллионлаган тәңкә акчасы, таш пулатлары булган көе дә ялгыз анасына кысан гына почмак та тапмыйча, аларны картлар пансионатларына илтеп ташлаган карак-байлар өчен аеруча сабак-гыйбрәт булыр иде дә, ләкин ул таш җаннар татар театрларына аяк та басмый шул!..

Әтнә театрының башка бер генә коллективка да хас булмаган, аерым җимеше бар. Әтнәлеләр әле халык театры булып йөргән чактан башлап, кырык ел буена мәркәзнең Камал театры артистлары белән “туганлашып” яши. Менә бу юлы да спектакльдәге төп рольгә кадерле артисткабыз Наилә ханым Гәрәеваны чакырганнар. Аның Ана ролен бәгырьләрне телердәй итеп башкаруы бу кичтә сәхнәдәшкә әверелгән Әтнә театры артистларын да, имтихан тоткан студентлардай, җаваплылык тоеп яшәргә, уйнарга мәҗбүр итә. Уеннарында кытыршылыклар, керфекләрне кысыбрак карарга этәргән беркатлылык та бардыр, әмма быел Әтнә халык театрының 100 еллык юбилеен тантана итәргә әзерләнүче коллектив һаваларга – зуррак сәхнәләргә дә күтәрелердәй канат белән уйнау серен дә үзләштерер, камилләшер әле. Яннарында аларны дәртләндереп, илһамландырып яшәтүче тугры тамашачы – газиз милләт бар бит!

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: